Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Светофор патшалыгына сәяхәт. Башлангыч сыйныфлар өчен класстан тыш чара.

Светофор патшалыгына сәяхәт. Башлангыч сыйныфлар өчен класстан тыш чара.



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

КИЧӘ БАРЫШЫ:

Зал урам рәвешендә бизәлә. Урам чатында светофор, юл билгеләре, машиналар. Бер читтәрәк- автобус, бер якта- “тамашачылар “ урыны. Бу -“Светофор патшалыгы”.

Залга укытучы белән укучылар керә.

УКЫТУЧЫ. Балалар, мин сезне бүген “ТЫЛСЫМЛЫ ПАТШАЛЫККА” сәяхәткә алып барам. Моның өчен иң элек табышмакка җавап табарга кирәк.

Җәен, көзен, яз, кышын, Селкенми дә, кычкырмый да

Иртән, кичен, көндезен. Тыныч кына тик тора.

Ача, йома өч күзен, Машина һәм кешеләрне

Телсез әйтәдер сүзен, Дөрес юлларга бора.

Бик тиз аңлыйлар үзен. ( * )

(Светофор)


Светофор урынында, Алда да бар, артта да бар,

Юл уртасында тора, Борылган да, сырылган.

Үзе елмая, көлә, Озын булып сузылган.

Кешеләр аңа карый, (Юл)

Машиналар да тыңлый.

(Регулировщик)

Аягында резин, Асфальm өстеннән өй чаба,

Ашаганы бензин. Эче тулы бала-чага.

(Машина) (Автобус)


БАЛАЛАР. Светофор.

УКЫТУЧЫ. Бик дөрес, акыллыларым. Мин сезне нәкъ менә “СВЕТОФОР ПАТШАЛЫГЫНА” кунакка чакырам. ( Машина кычкырта ) Безне көтәләр дә. ( Балалар

“автобуска” утыралар ) Юл күңелсез булмасын өчен җырлап та алыйк.

( Машина туктаган, кычкырткан тавыш ишетелә.)

УКЫТУЧЫ. Рәхим итегез, балалар, бу- “ ТЫЛСЫМЛЫ СВЕТОФОР ПАТШАЛЫГЫ”

( Балалар светофор янына киләләр, ә светофор янында Инспектор тора.)

БАЛАЛАР. Исәнмесез!

ИНСПЕКТОР. Исәнмесез, тылсымлы патшалык кунаклары!

СВЕТОФОР. Урамнарны күзәтәм.

Узганнарны кисәтәм.

Чатта торам мин,

Сакта торам мин.

Янып тора өч күзем,

Күреп тора ич сезне,

“ Кузгалма, “- ди кызыл күз,

“ Сабыр, “ – дия сары күз,

“ Ярый , “ – дия яшел күз.


БАЛАЛАР. Без дә аңа карыйбыз,

Күзебезне алмыйбыз,

Ни әйткәнен аңлыйбыз.


ИНСПЕКТОР. Тыңлагыз, тыңлагыз! Боларны белү һәркемгә кирәк!



ТЫЛСЫМЛЫ ПАТШАЛЫКТА “ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ:

1. Юлның уң ягыннан гына йөр!

2. Бары тик тротуардан гына йөр!

3. Велосипедта йөргәндә, тротуар кырыеннан бар!

4. Тротуар булмаган урыннарда- сул яктан, каршы килүче транспортка карап бар!

5. Урам аркылы тиешле урыннардан гына чык!

6. Машина юлыннан йөрү, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела!


БАЛАЛАР. Урамда йөрү күңелле бигрәк,

Урамда йөри белергә кирәк!


СВЕТОФОР. “ Тылсымлы патшалык кунаклары ”! Рәхим итегез! Ә сезне урамда дусларыгыз көтә!

БАЛАЛАР. Дуслар? Кайсы дус? Кая алар?

( Көчле музыка яңгырый. Залга БУРАТИНО, АЙБОЛИТ, МӘЧЕ, КЫЗЫЛ КАЛФАК,

БЕЛМӘМЕШ булып киенгән өлкән сыйныф укучылары керә. )

БЕЛМӘМЕШ. Менә без ул сезнең дусларыгыз! Мин һәм минем дусларым. Сезнең янга шулкадәр ашыктык, шулкадәр ашыктык! Юлдагы билгеләргә дә, светофорга да карап тормадык.Кая туры килсә, шуннан йөгереп чыктык. Әй, күңелле булды да соң! Ашыкканда шулай ярый бит , дусларым?

БАЛАЛАР. Юк, юк! Ярамый!

АЙБОЛИТ. Ә мин аларны кисәттем. Йөгерә торгач хәтта баш киемнәребез алышып бетте.

Ярдәм итегезче безгә, дусларым!

( Балалар кунакларга ярдәм итәләр .)

УКЫТУЧЫ. Юк, юк, безнең дуслар мондый булырга тиеш түгелләр. Чөнки сез бит үзегезне юлда , урамда ничек тотарга икәнен дә белмисез. Балаларга начар үрнәк күрсәтәсез, юлда торган билгеләргә дә игътибар итмисез, аларны аермыйсыздыр да әле.

БЕЛМӘМЕШ. Белмәгән ди ! Әле минем сумкамда юл буеннан җыеп килгән билгеләр бик күп, берсен дә калдырмадык БУРАТИНО белән.

УКЫТУЧЫ. Сез бик начар эшләгәнсез, әлбәттә. Һич ярамый алай. Юлда бит хәзер һәлакәтләр булырга мөмкин.

БЕЛМӘМЕШ. Менә монда ни бу, яле БУРАТИНО күрсәт.

БУРАТИНО. Бер кеше җир казый

Берәрегез беләме?

Әллә монда байлыклар,

Акчалар күмелгәнме?


1 нче бала. Юк шул, юк шул, белмәдең,

Юл эшләрен белмәдең.


МӘЧЕ. Ә менә бу билгедә

Уклар йөри әйләнеп.

Машиналарның барысы да,

Бер- берсенә бәйләнеп,

Йөриләр түгәрәктә әйләнеп.


2 НЧЕ БАЛА. Белмәсәң –бел,

Бу мәйданда-

Машиналар йөриләр

Әйләнә юл буенча.



КЫЗЫЛ КАЛФАК. И әйбәт тә соң инде

Шушы өндәү билгесе.

Әллә шушында гына

Рәхәтләнеп биисе.

( К.К. биеп китә.)

3НЧЕ БАЛА. Юк,юк, зинһар, дусларым,

Монда юл бик куркыныч.

Бу билге сорый бездән

Үтәргә әкрен, тыныч.

АЙБОЛИТ. Карале син, карале,

Бу батарея ник монда,

Рәсемдә эленеп тора?

Әллә юлчылар буранда

Гел шушында җылына?

4НЧЕ БАЛА. Бу билге шофёрларга

Болай дип әйтә бит ул:

“ Тукта!” “ Әнә ерактан

Бер поезд килә тизләп,

Шлагбаумнан чыкканда

Бик зур түземлек кирәк.”

УКЫТУЧЫ. БЕЛМӘМЕШ, инде күрдеңме, безнең балалар юл билгеләрен бик яхшы беләләр.

БЕЛМӘМЕШ. Мин дә беләм. Мәсәлән, мәнә бу юлдагы сызыкларның ни өчен ясалганын беләм.

БАЛА. Я, әйтеп кара.

БЕЛМӘМЕШ. Әһә, белмисезме? Сикереп уйнарга. Әнә бит, рәсемдәге малай да сикереп уйный.

5НЧЕ БАЛА. Юк инде, син нәрсә. Бу сызыклар “зебра” дип атала. Ул җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны.

( Машина юлыннан мәтәлчек атып ике ГНОМ килеп керә. )

БАЛА. Бу ни хәл? Гномнар, сез бит машина юлында, сезгә куркыныч яный. Ни булды сезгә?

1НЧЕ ГНОМ. Берни дә булмады.

2 НЧЕ ГНОМ. Булды шул.

( Үзара әйткәләшәләр.)

УКЫТУЧЫ. Инде ГНОМнарга ничек ярдәм итик?

( Магнитафонннан КИРЛЕМӘН тавышы ишетелә. )

КИРЛЕМӘН. Ха-ха! ГНОМнарны мин котырттым. Әгәр аларга ярдәм итәсегез килсә, минем биремнәрне үтәгез. Бүген АЙГӨЛ дусты МЫРАУҖАН белән әбиләренә кунакка кайтырга тиеш иде. Ә ГНОМНАР, минем кушуым буенча, юл билгеләрен җыеп чыктылар. Хәзерге минутта АЙГӨЛ белән МЫРАУҖАН нишләргә белмичә юл чатында торалар. Менә сезгә биремнәр һәм юл билгеләре. Юл билгеләрен кисеп тиешле урыннарга ябыштырып чыксагыз ГНОМНАР тереләчәк.

( Укучыларга биремнәр һәм юл билгеләре салынган конверт бирелә.)

Тик мин сез бу биремне үтәп чыгарсыз дип уйламыйм. Ха-ха!

УКЫТУЧЫ. Балалар, без КИРЛЕМӘННЕҢ биремен үтәргә тиеш. ГНОМНАРГА куркыныч яный. Алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне искә төшерик тә, эшкә керешик.

( Балалар биремне үтәгәндә, икенче ГНОМ СВЕТОФОР янына бара, аны үчекли, телен күрсәтә. Шулвакыт машина чыжылдап туктаган тавыш ишетелә. ГНОМны машина бәрдерә.)

УКЫТУЧЫ. Нинди аяныч хәл! Безнең ГНОМЫбызны КИРЛЕМӘН кабат котырткан.

1НЧЕ ГНОМ. Юл билгеләре бит безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар,

Кирәксә кисәтәләр.

( Балаларның эшләрен тикшерү.)

КИРЛЕМӘН. Ах, сез барысын да эшләгәнсез!Мин җиңелдем!

УКЫТУЧЫ. Балалар, икенче ГНОМыбыз савыгып килгәнче, бер шәһәр малае турында “Юлда да акыл кирәк” дигән хикәя тыңлап узыйк әле.

- Шәһәрдән авылга бер малай кайткан. Мәктәптә укыганда СВЕТОФОР белән танышкан. Урамнан барганда әнисен төрле сораулар белән аптыраткан. Әнисе улына юл йөрү кагыйдәләрен аңлаткан. “ Ярый”, “ярамый” белән малайның башы шыплап тулган. Тик авыл урамында йөргәндә, малай кагыйдәләрне онытып җибәргән, чөнки анда тиешле билгеләр булмаган. Ул, кисәтү билгесе булмагач, урамда ничек йөрсәң дә ярый дип уйлаган. Юл уртасында футбол уйнаган. Шофёр юлдагы малайны күргәч тә машинасын тиз генә туктата алмаган. Нәтиҗәдә, малай шифаханәдә!

УКЫТУЧЫ. Балалар, ә сез ни әйтерсез?

БАЛА. Авылда да юл йөрү кагыйдәсен белергә кирәк.

БАЛА. Бергә булса да, ялгыз булса да,

Урамда дөрес йөрсен һәр бала.

Хоккей уйнарга чыкма син юлга,

Туп тибәргә дә ярамый анда.

Як-якка кара, нәрсә бар анда?

Ут чыккан кебек ашыгып чапма,

Бераз туктап тор урам чатында.

Игътибарлы бул урамда

Кагыйдәләрне нык бел.

Бер дә истән чыгарма,

Бәлаләрдән саклар ул.

БАЛА. Кем гаепле ?!

Вакыттыр бит

Гаепләрне юарга.

Бәлки әле авылга да

Светорлар куярга?!

Болында һәм урманда,

Һәм, әлбәттә, урамда,

Әти-әни, әби- бабай,

Кыз һәм малай-һәммәсе,

Бердәй белсен һәм үтәсен

Хор: Юл йөрү кагыйдәсен!


( Кулы һәм аягы бинт белән бәйләнгән икенче ГНОМ керә.)

2 НЧЕ ГНОМ. “Тылсымлы патшалык” кунаклары! Кичерегез мине, уеннан уймак чыгара яздым бит.

УКЫТУЧЫ. Борчылма, ГНОМ. Моннан ары үзегезгә иптәш сайлаганда игътибарлырак булырсыз.

КУНАКЛАР.( БУРАТИНО, АЙБОЛИТ, БЕЛМӘМЕШ, КЫЗЫЛ КАЛФАК, МӘЧЕ ) Балалар, безне дә кичерегез! Бүген без дә бик күп нәрсәгә өйрәндек, хаталарны да аңладык. Юл билгеләрен һәрвакыт хөрмәт итәрбез. Сүз бирәбез!

УКЫТУЧЫ. Ышанабызмы, балалар?

БАЛАЛАР. Әйе, әйе!



БАЛА(ГНОМГА)

Машина узганын көтми

Йөгермә син тизерәк.

Моны белү һәркемгә дә

Кайда йөрсә дә кирәк!

2 НЧЕ ГНОМ.

Юл чатында дуслаштым мин

Горур светофор белән.

Аның барлык сигналларын

Тыңларга кирәк-беләм.

БАРЫСЫ БЕРГӘ:

Һәлакәтләр булмасын дип,

Телидер һәрбер йөрәк,

Шуңа күрә дә йөргәндә

Бик сак булырга кирәк!

УКЫТУЧЫ. Хөрмәтле балалар, “Тылсымлы патшалыкка” сәяхәтебез шуның белән тәмам. Бүген кичәдә алган белемнәрне тормышта кулланып, күргәннәрдән сабак алып сау-сәламәт яшәсәгез иде. Хәвефсез, тыныч балачак сезгә, балалар!!!

























ТЫЛСЫМЛЫ ПАТШАЛЫКТА “ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ:




1. Юлның уң ягыннан гына йөр!





2. Бары тик тротуардан гына йөр!





3. Велосипедта йөргәндә, тротуар кырыеннан бар!





4. Тротуар булмаган урыннарда- сул яктан, каршы килүче транспортка карап бар!





5. Урам аркылы тиешле урыннардан гына чык!





6. Машина юлыннан йөрү, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела!



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 17.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров128
Номер материала ДВ-071820
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх