Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Математика / Конспекты / "Сыерчык безгә кунакка килгән".

"Сыерчык безгә кунакка килгән".

  • Математика

Поделитесь материалом с коллегами:

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасы”












Сыерчык безгә кунакка килгән”.

Уртанчылар “б” төркемендә йомгаклау шөгыле

















Югары категорияле тәрбияче Вазиева Х.М.








-2015-

Максат: биш эчендәге саннарны тану, бишкә кадәр санау, сан ягыннан тигез төркемнәргә бер предмет өстәп яки алып, төркемнәрдә тигезлек булдырырга мөмкин икәнлекне аңлату;

Белем бирү бурычы: тәүлек бүленешен атарга өйрәтү, бишкә кадәр санау күнекмәсен үстерү, кошларны танып белү; җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү;

Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе : уеннар, аралашу.

Үстерү бурычы: ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

Белем бирү өлкәләре: танып – белү үсеше,сөйләм үсеше, физик үсеш, эстетик сәнгать үсеше, комуникатив үсеш.

Җиһазлау: дидактик уеннар: дидактик уеннар “Атнада ничә көн?”, “Тәүлек бүленешен ата!”, “Ел фасылларын әйт”, “Предметлар нинди геометрик фигурага охшаган?”; сыерчыкка кием; магнитофон; проектор, ноутбук, предметларны геометрик фигуралар белән тоташтыру өчен балалар санынча карточкалар; төзү өчен тарату материаллары.


Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар.

Балалар: Исәнмесез, хәерле иртә!

I кереш өлеш.

Д/к уен. “Атнада ничә көн?”

Тәрбияче: Балалар, бүген атнаның ничәнче көне әле ?

Балалар: Бүген атнаның дүртенче көне.

Тәрбияче: Ягез, дүртенче көнне кайсыгыз “сәгатьтән” күрсәтә?

Балалар: Такта янына чыгып күрсәтә.

Д/к уен: “Тәүлек бәленешен ата!” (төсле карточкалар)

Тәрбияче: Балалар, сез бүген балалар бакчасына кайчан килдегез?

Балалар: Иртә белән.

Тәрбияче: Әйдәгез, бу рәсемнәргә карап, тәүлекнең кайсы вакыты икәнен әйтеп күрсәтегез әле.

Балалар: Иртә.

Тәрбияче: Иртә белән нишлибез, балалар?

Балалар: Иртә белән йокыдан торабыз, юынабыз, зарядка ясыйбыз.

Тәрбияче: Иртәдән соң кайсы вакыт килә?

Балалар: Көндезге вакыт.

Тәрбияче: Көндез икәнен каян белеп була?

Балалар: Көндез балалар уйныйлар, ашыйлар.

Тәрбияче: Тагын нинди вакытны атамадыгыз?

Балалар: Кичке вакыт.

Тәрбияче: Кич белән кешеләр нәрсә эшлиләр?

Балалар: Кич кешеләр ял итәләр, телевизор карыйлар.

Тәрбияче: Тагын тәүлекнең нинди вакыты калды ?

Балалар: Төн.

Тәрбияче: Төнлә кешеләр нишли инде?

Балалар: Төнлә белән кешеләр йоклыйлар.

Тәрбияче: Бу рәсемнәр бөтенесе бергә нәрсәне аңлата?

Балалар: Бер тәүлекне.

Тәрбияче: Тәүлек сүзен ничек аңлыйсыз?

Балалар: Ул - бер көн дигән сүз.

Тәрбияче: Әйе, балалар, көннәр, айлар, еллар бар. Без аларны сезнең белән ел фасылларына бүлеп өйрәнәбез.

II Төп өлеш.

Тәрбияче: Табышмак әйтәм балалар, игътибар белән тыңлагыз.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара.

Балалар:Бу яз вакыты.

Тәрбияче:Кем язган әле бу шигырьне?

Балалар: Габдулла Тукай.

1.слайд.Тукай портреты.

Тәрбияче : Кем соң әле ул, Габдулла Тукай?

Балалар: Ул татар халкының бөек язучысы.

Тәрбияче: Аның нинди бәйрәме булып үтте.

Балалар:Туган көне.

Тәрбияче: Әйе, ямьле яз вакытында туган безнең Габдулла Тукай.

Тәрбияче: Ә хәзер елның кайсы вакыты булды инде, балалар?

Балалар: Яз вакыты.

Тәрбияче:Тагын нинди ел вакытларын беләсез?

2 слайд.Ел фасыллары. (чыгып күрсәтәләр.)

Балалар: Көз вакыты.

-кыш вакыты;

-Җәй вакыты;

-Яз вакыты;

3слайд. Яз картинасы. “Яз билгеләрен ата!”

Туп белән уен.

- Карлар эри;

- Сулар ага,

- Тамчылар тама;

- Кошлар кайта;

- Агачлар йокыларыннан уяна;

- Үләннәр шытып чыга;

- Кошлар кайта...

Тәрбияче.Яз айлары искә төшерик әле?

Балалар: март, апрель, май.

Тәрбияче: Язны авылга кемнәр алып килә?

Балалар: Яз хәбәрчеләре, кара каргалар, сыерчыклар.

Магнитофонда күчмә кошлар тавышы ишетелә.

Тәрбияче: Кошлар адашканнар әле, юнәлешләр күрсәтеп алыйк.

Физкультминут (Балалар басалар)

Юнәлешләрне билгеләү,хәрәкәтләр белән күсәтү.

Өс,ас, уң, сул, ал, арт, ян, киң, тар, биек, тәбәнәк.

Сюрпризмомент. Сыерчык очып килеп керә.

Тәрбияче:Нинди кош килгән безгә, балалар?

Балалар: Сыерчык килгән.

Сыерчык: Исәнмесез, балалар? Сезне сагынып килдем мин, урманда калган дусларымнан сезгә хат китердем.

Балалар:Исәнме, сыерчык, без дә сезне сагынып көттек, оялар ясап элдек.

Сыерчык: Авылда матур оялар күп, урмандагы дусларыма оялар җитмәде.

Менә сезгә алардан хат китердем.

Тәрбияче укый: - Исәнмесез, балалар. Безгә оялар ясап ярдәм итмәссезме? Сезгә биремнәребез дә бар.

Тәрбияче :-Булышабызмы?

Балалар: Булышабыз.

4слайд.

1 бирем

Дидактик уен “Бер сүз белән әйт!”

Төзү материалларын , саннарны, йорт хайваннарын, йорт кошларын,

җиләк җимешләрне ата!

2 бирем. 5 кә кадәр уңай һәм кирегә санау.(бармакларын күрсәтеп саныйлар)

3 бирем.Төзү материалларының исемнәрен ата! (төзү материаллары өстәл өстендә)

4бирем. Йортларны үсә бару тәртибендә дөрес урнаштыр.

5 бирем. Хәзер өстәлегездәге карточкалардагы рәсемнәрне, аңа охшаган геометрик фигура белән тоташтырасыз.

Тәрбияче: Өстәлдә тәлинкәдә геометрик фигуралар бар.Шул геометрик фигуралардан сыерчыкларга оя ясап куегыз. Сыерчыклар шатлансыннар.

III Йомгаклау.Төзү . Сыерчыкка оя.(өстәлдә эш)

Тәрбияче: Без сыерчык турында җыр да беләбез. Әйдәгез, җырлап күрсәтик әле.

Җыр: Сыерчык.

III Йомгаклау.

Тәрбияче :– Нинди шөгыль булды әле безнең хәзер? Сезгә ошадымы?

Краткое описание документа:

     Балаларның танып – белү үсешен, сөйләм үсешен, физик үсешен, эстетик  сәнгать үсешен, комуникатив үсешен  ныгыту; биш эчендәге саннарны танып белергә өйрәтү, бишкә кадәр санау күнекмәләрен үстерү, сан ягыннан тигез төркемнәргә бер предмет өстәп яки алып, төркемнәрдә тигезлек булдырырга мөмкин икәнлекне аңлату; җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү; табигатькә, тереклек ияләренә сак караш,  мәхәббәт   тәрбияләү, аларны кайгыртырга өйрәтү. Ел дәвамында өйрәнгәннәрне ныгыту, мөстәкыйль фикерләүләрен үстерү. Сүзле, хәрәкәтле уеннарга кызыксыну уяту.

Автор
Дата добавления 15.05.2015
Раздел Математика
Подраздел Конспекты
Просмотров236
Номер материала 532702
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх