Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / “Сөйләм үстерү дәресләрендә табигатьне саклау проблемасы. Татарстанның Кызыл китабы”.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

“Сөйләм үстерү дәресләрендә табигатьне саклау проблемасы. Татарстанның Кызыл китабы”.

библиотека
материалов

Яр Чаллы шәһәре 51 нче урта мәктәбе.












Чыгыш:


Сөйләм үстерү дәресләрендә табигатьне саклау проблемасы.


Татарстанның Кызыл китабы”.









Укытучы: Хафизова Рәсимә Шәйхетдин кызы













Минем бүгенге чыгышым “Сөйләм үстерү дәресләрендә табигатьне саклау проблемасы, һәм Татарстанның Кызыл китабы” турында. Ни өчен бу теманы күтәрдем? Чөнки, табигатьне саклау проблемасы- хәзерге заман проблемаларының иң актуале, дип уйлыйм.

Җирдәге һәр тереклек иясе - табигать баласы. Агачлар, кырдагы чәчәкләр, күлдәге камышлар- барысы да табигатьнең илаһи могҗизалары. Табигать матурлыгын күреп сокланырга- хозурланырга, саф чишмә суын эчәргә, чуар канатлы күбәләкләр белән уйнарга, көләргә, нәфис чәчәкләрнең төрле төстәге таҗларыннан бөркелгән хуш исен иснәргә, сузылып аткан ал таңнарны каршыларга, мәһабәт урманнарда күкрәк киереп саф һава суларга әллә кая еракларга китәсе юк!


Слайд1


Табигать бик зур тәрбияви көчкә ия. Моңа мисал итеп Әмирхан Еникинең сүзләрен китерәсем килә: “Чын кешелек сыйфатлары табигать белән бик нык бәйләнгән: чәчәкләргә сокланудан, кош- кортларны кызганудан башлана ул сыйфатлар”.

Бөек рус язучысы Л.Н.Толстой да “Бәхет ул- табигать белән бергә булу, аны күрү, аның белән сөйләшү” дип әйтеп калдырган.


Слайдлар №2


Нинди гүзәл минем Туган ягым! Безнең төбәккә табигать үз матурлыгын бер дә кызганып тормаган. Яшәү чыганагы булган җире- суы, күз күреме җитмәслек басу- кырлары күңелгә ятышлы. Шәһәребез яныннан тын гына боргалана- боргалана Зәй елгасы ага. Зәй урманнарга да бай. Без:

- “Зәйдә экологик проблема ничек хәл ителә, безнең төбәктә нинди күркәм урыннар бар? “Балаларны ничек итеп табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтергә мөмкин?”, - дигән сораулар белән чыктык.

Видеотасма .


Статистика күрсәткәнчә, Зәй төбәгендә экологик чаралар актив үткәрелә. Балаларга экологик тәрбия бирдә, өлкәннәрнең үрнәк күрсәтүе, күмәк эшләр, әдәби әсәрләр, шигырьләрнең дә әһәмияте бик зур. Зәйнең иң күркәм урыннары дип Җиңү Бульварын, Ринат Шәех улы Фәрдиев исемендәге паркны дип саныйлар. Шунысы да сөенечле, паркның дәвамы төзелә, ул Зәйне тагын да бизәп торыр.


Слайдлар №3

Дөнья экологлары чаң кага: табигатьне сакламасак, планетабыз үләчәк. Экологик катастрофаларның килеп чыгуына кем гаепле соң? Монда күп төрле факторлар китерергә мөмкин. Мәсәлән, быелгы корылык күп кенә тармакларга зыян салды. Шул исәптән, елгаларның кибүе. Идел елгасының саегуын бүгенге көндә бөтен дөнья күзәтә.

Ләкин , кеше факторы турында да әйтми мөмкин түгел. Урман – елга буенда ял иткәннән соң күпме чүп кала. Урман янында учак ягулар янгыннарга китерүен күрдек.

Без сөйләм үстерү дәресләрен бик яратабыз. Бигрәк тә яраткан хайван, җәнлекләр, күчмә һәм безнең якта кышлаучы кошлар, аларга ничек ярдәм итүебез турында әңгәмәләр корабыз. Ләкин, җир йөзендә югала баручы җәнлекләр, үсемлекләр, кош- кортлар, бөҗәкләр турында онытабыз. Кайберләренең Кызыл китапка кертелүен дә белмибез. Бу эштә мин шуңа басым ясарга телим.


Слайд № 4


1948 елда Фонтенбло ( Франция) шәһәрендә үткәрелгән халыкара конференциядә югалып баручы җәнлекләрне( соңрак үсемлекләрне дә) саклый торган оешма барлыкка килә. Ул оешма, кичекмәстән, кешелекне табигатьне сакларга чакыра һәм югала баручы үсемлек һәм җәнлекләрнең исемлеген төзи. Ул “Кызыл китап” дип йөртелә башлый. Ә Татарстанның “Кызыл китабы” 1995 елда булдырыла. Анда Татарстанда югалып баручы хайван, җәнлекләрнең, үсемлекләрнең исемлеге кертелгән. Татарстанның Кызыл китабына 32 төр имезүче хайван, 85 төр кош, 9 төр балык, 4 төр елан, 107 төр умырткасыз хайваннар, 398 төр чәчәкле үсемлекләр, 22 төр суүсем, 34 төр гөмбә кертелгән. Аларның кайберләре белән таныштырып китәргә телим.

Слайдлар №5

Мәсәлән:

  1. Колаклы керпе (ушастый еж) -10 км. мәйданга 2-5 керпе очратырга мөмкин.

  2. Җофар( выхухель)- соңгы тапкыр 1985 елда күренгән. 2003- 2005 елларда аларны очратмаганнар.

  3. Көрән аю( бурый медведь)- 1995 елдан аларның артуы күзәтелә башлаган.

  4. Нәфис аккош( лебедь- кликун) Кама буенда оя корганнарын күзәтергә мөмкин булса, хәзер кимүгә таба баралар.

  5. Соры гөберле бака (жаба серая)- кимүгә таба бара.

  6. Дала кара еланы ( гадюка степная)- Татарстанда язгы су җәелүләр нәтиҗәсендә кимүе күзәтелә.

  7. Соры торна ( журавль серый)- Татарстан җирендә элек 250 пар оя корса, хәзер 100 пар чамасы гына очратырга мөмкин.


Слайдлар № 6

Чыннан да, безнең язучыларыбыз, шагыйрьләребез үзләренең әсәрләрендә табигатьнең матурлыгын еш тасвирлыйлар. Мәсәлән, сөекле шагыйребез Г.Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кош, бөҗәкләрне яратырга өнди, шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача, ел фасылларының матурлыгын күрсәтә. Шулар арасыннан “Туган авыл”, “Кызыклы шәкерт”, “Кошларга”, “Көзге җилләр”, һ.б. шигырьләрен, “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрен атарга мөмкин.


Слайд № 7

Сүземне йомгаклап шуны әйтергә телим: планетабызның киләчәк язмышы, кешелекнең яшәеше экологик мәсьәләләрнең ничек хәл ителүенә бәйле. Минемчә, табигатьне яратырга, аны сакларга өйрәтү- хәзерге көндә бала тәрбияләүнең иң актуаль проблемаларның берсе. Кечкенәдән үк әйләнә- тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган кешедә мәхәббәт хисләре тәрбияләү мөмкин түгел. Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый да белергә кирәк. моңа табигатьне белү, аңлау нәтиҗәсендә ирешергә мөмкин.


А.Минһаҗеваның “Кызыл кенәгә” шигырен укып китәргә телим.

Гербарийлар оча җир өстеннән-

Кипкән күбәләкләр тирбәлә...

Шкаф өстендәге карачкы кош

Музейларны карап тиргәнә.

Менюларда булды аккош ите,

Булды хәтта аккош сезоны.

Деликатес- соңгы мамонт кебек

Бу гасырның соңгы бизоны.

Моңны, Матурлыкны яптык көчләп,

Йозакладык тимер читлекләрне.

Хөкемдарны юлдан яздырдык без,

Өзә бардык һәрбер җитлекәнне!

Томшыклары, тырнаклары белән

Бу табигать үзен йолып калсын!..

Тулылана безнең коллекция,

Бу сувенир- торна йомыркасы...

Килер заман: кояш үчен алыр-

Калмас ышык, калмас күләгә дә!

Уйланырга вакыт: берчак без үзебез

Калмабызмы Кызыл кенәгәдә.







Автор
Дата добавления 23.03.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров310
Номер материала ДВ-548732
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх