Инфоурок Логопедия, Дефектология Другие методич. материалыСөйләм теле үсешендә бармак уеннарының әһәмияте

Сөйләм теле үсешендә бармак уеннарының әһәмияте

Скачать материал

“КФУ каршындагы 2нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төркемнәре”

 

 

 

 

 

 

 

 

Сөйләм теле үсешендә бармак уеннарының әһәмияте

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы-логопед:

Салаватуллина Лилия Фирязовна

 

 

 

 

 

 

Казан, 2015 ел

Мәктәпкәчә тәрбия бирү учрежденияләренең төп бурычлары – балаларның акыл үсеше һәм сөйләм телен үстерү. Бик еш балаларның сөйләм теле үсеше артта кала. Бу хәттә ишетү органнары, үзәк нерв системасы нормаль булуга да карамый. Сәбәп нидә соң?

Сөйләм теле үсешен, гадәттә, турыдан-туры баланың өлкәннәр белән аралашуына бәйләп бәялиләр. Ата-аналарга шундый киңәш тә бирелә әле: бала белән күбрәк сөйләшегез! Һәм һәр мөмкинлектән файдаланып, олылар нарасыйлар белән әңгәмә коралар. Ә балалар күп очракта ишарә белән генә чикләнә, яисә төрле авазлар гына куллана. Сүз дә юк, бу факторны исәпкә алмый ярамый, тик башкалары да күп.

Балалар сөйләмендә кайбер тискәре үзгәрешләр күзәтелсә, аларда төрле дәрәҗәдәге гомумхәрәкәт җитешсезлеге һәм бармаклары хәрәкәтендә дә тайпылышлар була. Шуңа күрә тәрбия-белем бирү системасында шул юнәлештә төзәтмә кертү чаралары каралган. Балаларның баш миен, психикасын өйрәнүче галимнәр кул функцияләренең зур стимуллаштыру әһәмиятенә ия булуын билгелиләр. Педагогик фәннәр академиясенең балалар һәм яшьүсмерләр физиологиясе институты хезмәткәрләре балаларның сөйләм үсеше турыдан-туры бармакларның нәфис, нечкә, хәрәкәтләре формалашу дәрәҗәсенә бәйлелеген күрсәтәләр.

Күпсанлы тикшерү һәм тәҗрибәләр уздыру нигезендә түбәндәге закончалык ачылган: әгәр бармак хәрәкәтләре үсеше баланың яшенә туры килсә, сөйләм үсеше дә нормада була; гомумхәрәкәт нормада яисә нормадан югарырак чакта да, бармак хәрәкәтләре үсеше артка калса, сөйләм үсеше дә тоткарлана (Л.В. Фозмина).

Димәк, бармаклар белән төрле күнекмәләр ясатып, балаларның сөйләм үсешенә шартлар тудырырга мөмкин. Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы, чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый – этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый.

Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы. Бишек җырлары баланы тынычландыру, юату өчен кулланылса, бармак уеннары, киресенчә, баланың күңелен күтәрү, кәефен яхшырту, көлдерү чарасы булып тора. Ул баланың бармак хәрәкәтләре үсешенә дә ярдәм итә. Балаларның психикасын өйрәнүче галимнәр “бармак хәрәкәтләре үсеше нормада була” дип саныйлар. Димәк, бармакларның сөйләм үсешенә дә тәэсире зур. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Әлеге күнекмәләрне инде балага алты-җиде ай вакытта башларга кирәк. Моңа кул чукларының һәр өлешен бик яхшылап массажлау керә. Аларны язу, сыйпау көн саен ике-өч минут дәвам итәргә тиеш. Күнегүләр дә бик гади – турайтып уйнау. Алар һәр көн 2-3 минут дәвамында ясарга кирәк. Балага ун айдан соң, бигрәк тә яхшы амплитудалы бармакларны эшкә җигеп, кул чуклары өчен актив күнегүләр уздыралар. Әлбәттә, яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга ярамый. Әйтик, сабыйларга төрле диаметрдагы агач шарларны тәгәрәтергә бирергә мөмкин. Яшьярымлык балалар өчен биремнәр катлаулырак: төймә төймәләү, бау бәйләү, төен чишү һ.б.

Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп: “Атка печән кем сала?”, “Качкан бармакны тап!”, “Тычкан-төлке чабышы”. Аларның кайберләрен уйнаганда,    без җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар  әйтәбез.  Сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер-бер артлы бөгеп барабыз. Әгәр балалар өчен күнегүләрне башкару кыен икән, өлкәннәр, бармаклар тиешсез вакытта бөгелмәсен өчен, аларны тотып тора. Халык авыз иҗатындагы бик күп җыр-такмазаларны бармак уеннар вакытында кулланырга мөмкин. Яшьүсмерләр арасында “Йөгерә үрдәк” исемле җырлы бармак уены бар. Уенда катнашучылар өстәл тирәли утырып, кулларын өстәл өстенә куялар. Уенны алып баручы имән бармагы белән аларның һәр бармагына төртә-төртә җыр җырлый, аңа башкалар да кушыла. Дүртюллык беткәндә, ул кайсы бармакны төртсә, шул бармак уеннан чыга, бөгелә. Текст аңа аталып җырланган исәпләнә.

Балаларның бармакларын ныгыту өчен “Бармак театры” оештыру бик файдалы. Тик шуны истә тотарга кирәк: бармакк уеннары биш минуттан озаграк булмасын, бу аның сөйләм функциясен стимуллаштыру өчен бик җиткән. Кул чукларының хәрәкәтен үстерү – язу хәрәкәтләренә, рәсем ясарга әзерлек эше дә әле ул. Төрле предметлар, кош-корт, хайван фигураларын ясаганда, бармакларның мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләнүенә ирешергә тырышырга кирәк. Әлеге сурәтләрне чагылдыра торган шигырьләр дә бар. Мәсәлән:

Чыршы.

Чалыштырып бармакларны –

Күтәрдек тә терсәкләрне –

Килеп чыкты чыршы –

Ә син карап торчы.

 Кул һәм бармаклар хәрәкәтләрен үстерү өчен үз массаж, сурәтләү сәнгате шөгыльләре (әвәләү; рәсем; аппликация; кул хезмәте; кәгазьдән, картоннан, агачтан, тукымадан, җептән кул эшләре), шнурлау, төймәләү кебек эшләр уңай йогынты ясый. Балаларны таякчыклардан төрле геометрик фигуралар һәм предметлар төзәргә өйрәтүдә кулларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерүдә әһәмияткә ия. Эшне геометрик фигуралар төзүдән башларга кирәк, чөнки предметлар шуларга нигезләнеп ясала. Шигырьләр исә төзегән фигураларны ишетү аркылы күзаллауны үстерүгә ярдәм итә. Биремнәр уен характерында булганлыктан, һәр бала өчен кызыклы һәм аларны сөйләм үсешендә кимчелекләре күзәтелмәгән балалар өчен дә кулланырга була. Бармак уеннарын өйрәнгәндә иң беренче бармакларны аерырга, дөрес атарга һәм бармаклар белән хәрәкәтләрне эшләргә өйрәнәбез. Аннан бармак уеннарының сүзләре, шигырьләр бирелә. Шигырьләрне тыңлаган вакытта балалар тиешле хәрәкәтләрне эшлиләр һәм сүзләрен кабатларга тырышалар. Соңыннан сүзләрен өйрәнәләр һәм үзләре мөстәкыйль рәвештә бармак уеннарын уйный башлыйлар. Уен вакытында ике кул бармаклары да берьюлы бөгелә. Бармакларның хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча эшне даими рәвештә алып барырга кирәк, чөнки шул вакытта гына ул файдалы була. Күнегүләр балаларны ардырмаска һәм күтәренке кәеф белән эшләнергә тиеш.

Бармакларның вак мускулатурасын хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча күнегүләрне иртәнге гимнастика вакытында 1-2 минут, шөгыльләр вакытында 2-3 минут эшләргә мөмкин. Бу күнегүләрне тәрбияче генә түгел, әти-әниләр дә үткәрә ала. Ләкин күнегүләрне кирәгеннән артык күп тә эшләргә ярамый. Алар аз-азлап, зур көч белән эшләнә. Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә үзегезнең бармагыгызны куярга мөмкин – ул үзенә күрә массаж була.

Галимнәр әйтүенчә, бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен үстереп калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра. Бармак уеннары сабыйлар үсешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк “телен ачарга” ярдәм итә.

Түбәндәге такмаклы уеннар балаларның кулларын ныгытырга ярдәм итәрләр. Баштан хәрәкәтләрне баланың куллары белән күрсәтергә кирәк. Хәрәкәтләрне үзләштерә барган саен бала аларны үзе ясый, олы кеше такмакларны әйтеп кенә тора. Акрынлап бу күнекмәләрне бала үзе әйтеп эшли алачак.

***

Баш бармак – баш кашый,

Имән бармак – имән ташый,

Урта бармак – утын яра,

Атсыз бармак – ат куа,

Чәнчи бармак – чәй эчә.

Шуңа үсмәгән дә ул!

 

***

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – нәни бәби,

Аның исеме – чәнти!

***

Баш бармак,

Балан ияк,

Урта тияк.

Әби-чеби,

Нәни бәби.

***

Песикәй, песикәй,

Ала мәче сөт эчә,

Кара мәче күз кыса.

Кит дигәндә китмәсәң,

Лапасага чәп итә.

 ***

 Карга килде, казан асты,

Торна килде, тоз салды,

Саескан килде, салма салды,

Песнәк килде, пешерде,

Чыпчык килде, төшерде,

Моңа бирде, моңа бирмәде,

Моңа бирде, моннан алды,

Кетеки бәби туймый калды,

Кетер, кетер, кетер,

Казан төбен кимер...

***

Олыга – утын ярырга,

Ә сиңа – су китерергә,

Уртага – мичкә ягарга,

Ә сиңа – казан асарга,

Чәнчигә – җырлый башларга,

Дусларның күңелен ачарга.

***

- Бармак, бармак,

Кайда булдың?

-         Бу абый белән

Урманга бардым.

Бу абый белән

Кырда йөгердем.

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым.

***

Бусы ашаган,

Бусы ашаган,

Бусы ашаган,

Бусы ашаган,

Бусы кечкенә булганга

Кетер-кетер, казан кырган.

***

Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз җылыткач.

***

 

Яңгыр, яу, яу, яу!

Игеннәр яхшы булсын,

Үләннәр дә күп булсын,

Сыерлар да тук булсын,

Безгә ашарга сөт булсын!

***

Баш бармак бау ишә,

Имән бармак имән кисә,

Урта бармак утын кисә,

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнчә бармак чәй эчә.

***

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – мин,

Бу минем гаилә.

***

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият

 

1.            Гөлбакча (Балалар бакчалары өчен христоматия): Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен кулланма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 254 б.

2.            Татар халык иҗаты (балалар фольклоры) Я.Г. Абдуллин, И.Н. Надиров, М.Г. Госманов. – Казан: Татарстан китап нәшрияте, 1993 ел.

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сөйләм теле үсешендә бармак уеннарының әһәмияте"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по занятости населения

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 131 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.12.2015 1467
    • DOCX 20.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Салаватуллина Лилия Фирязовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Салаватуллина Лилия Фирязовна
    Салаватуллина Лилия Фирязовна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5224
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 16 регионов

Курс повышения квалификации

Теоретические и практические основы проведения творческих занятий с детьми дошкольного возраста

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 136 человек

Курс повышения квалификации

Укладка и монтаж кровли на зданиях и сооружениях

72 ч.

1750 руб. 1050 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности организации транспортно-экспедиционной деятельности

72 ч.

1750 руб. 1050 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы образовательной политики и информатики

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология развития и воспитания детей: особенности и подходы

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 15 регионов

Мини-курс

Здоровьесбережение и физическое развитие школьников

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе