Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Сөйләм телен үстерүдә үстерешле уеннарның әһәмияте

Сөйләм телен үстерүдә үстерешле уеннарның әһәмияте


библиотека
материалов

Сөйләм телен үстерүдә үстерешле уеннарның әһәмияте

Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй фикерләрен тиешле эзлеклеклелектә, ашыйкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барырга кирәк. Ә бу максатларны тормышка ашыруда төрле чаралар кулланып була.

Балаларның сөйләмен үстерүдә уеннарның әһәмияте зур. Уен – шөгыльдә алынган белемнәрне ныгыту чарасы да ул. Уен мәктәпкәчә яшьтәге баланың танып белү эшчәнлеген, иҗади фикерләвен һәм сөйләмен үстерә, уенда бала үзе белмәгәнне өйрәнергә, аны эшләргә омтыла. Шуңа да эшчәнлегемнең һәр төрендә үстерелешле уеннар кулланам.

Сөйләмне үстерү – балаларның бәйләнешле сөйләмен (диалогик, монологик) һәм сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру, камилләштерү, сүзлеген баету бит инде ул. Бу балалар белән бердәм эшчәнлектә төрле уеннар аша тормышка ашырыла.

Уеннарның максаты сөйләм үстерү күнекмәләре бирү генә түгел, ә баланың мөмкинлекләренә игътибарлылык, күзаллау, фикерләү, хәтер үсешен тәэмин итүче буларак та бәяләнә. Бу бурычларны үтәү баладан акыл һәм көч сорый. Өйрәтү бурычының эчтәлеге төрлечә булырга мөмкин: ашыкмау, предметның формасын атау (сүзлекне баету), кирәкле предметны билгеле бер вакыт эчендә табу һәм аны тасвирлау (бәйләнешле сөйләм), җөмләнең сүз тәртибен белү (сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру һәм камилләштерү), дөрес интонация һәм тавыш көче белән сөйли белү (сәнгатьле сөйләм).

Уеннарның кагыйдәләре ике төрле була: биремне үтәү һәм аралашу кагыйдәләре. Биремне үтәү кагыйдәләренең үрнәге булып түбәндәгеләр тора: бер бала да атамаган уенчыкны искә төшерү һәм әйтү, картинадагы предмет исемен табышмак аша әйтү. Ә аралашу кагыйдәләренә чират буенча яки тәрбияче кушканны үтәү керә: тату уйнау, бер-береңне тыңлау һ.б. Бу кагыйдәләрне үтәү баладан түземлелек, тырышлык, яшьтәшләре белән исәпләшүне, үз-үзен дөрес тота белүне сорый. Фикерләү һәм сөйләм үсешен тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү өчен, уеннар сайлауда билгеле бер эзлеклелекне саклыйм мин.

Тавыштан танып әйтә белү сәләтен үстерүче уеннарны кече яшьтәге балалар яратып уйныйлар. Бу уеннарның төп максаты – балага авазларның үзенчәлекле дөньясын ачу. Ләкин, әле алар ишетүләре белән идарә итә алмыйлар. Балада тыңлау, авазларның көче, тембры, характеры буенча чагыштыру һәм бәяләү җитеп бетми. Әйләнә-тирәдәге авазлар балалар тарафыннан аңсыз рәвештә генә кабул ителә. Авазларны аңлау һәм тыңлау сәләте үзеннән-үзе генә барлыкка килми. Аны кече яшьтән үк максатчан үстерергә кирәк һәм моның уен аша җиңелерәк башкарылуы яхшы.

Күпчелек уеннар табышмак характерында, балалар аваз буенча табышмакның җавабын табалар. Иң элек бала үз иптәшенең тавышын таный, аваз чыганагын таба. “Аюны кем уяткан”, “Маэмай”, “Чыпчыклар һәм автомобильләр”. Уенда тавышны таный белү сәләтен формалаштыру һәм камилләштерү өчен ике төп шартны үтәү мөһим. Беренчедән, “серле” авазны башка аваз тәэсирләреннән аерабыз. Моның өчен, авазлы табышмакларны биргәндә һәм аларны ишеткәндә, тынлык урнаштыру әһәмиятле. Бу – уенда катнашучыларның авазга игътибарын туплау һәм бер-берсенең җавапларын бәяләү өчен кирәк. Икенчедән, авазлы табышмакны чишүче бала аваз чыганагын күрмәскә тиеш. Моның өчен баланы аваз чыгаручы предметка арты белән утыртабыз яки аваз чыганагын пәрдә артына яшерәм. Балаларның ишетү сәләтен үстерү өчен, уеннарны даими һәм системалы уйнатам.

Төсне танып әйтә белүче уеннарда бала күрү, ишетү, тоемлау алымнарын үзләштерә, алар, үз чиратында предметларны билгеләре буенча аерырга, чагыштырырга һәм туры килүче сүз белән атарга булышлык итә. Шулай итеп предметларның тышкы билгеләре турында гомуми күзаллаулары барлыкка килә. Бу уеннар тирә-юньне аңлап кабул итү өчен нигез булып тора. Уеннар ике төрле өйрәтүне максат итеп куя: максатчан рәвештә төсләрне аерырга өйрәтү, төсләрне дөрес әйтергә өйрәтү.

Беренче очракта, бала предметларның төсләрен чагыштыра һәм сайлап ала. Икенче очракта, балалар кирәкле предметларны табалар һәм аларның төсләрен дөрес сүзләр белән билгелиләр. Төсләр белән таныштыру баланың актив эшчәнлеге һәм алар өчен кызыклы булган предметлар аша алып барыла. Балалар төсләрне аера белсен өчен уенчыкларга һәм предметларга түбәндәге шартлар куела:

  1. Предметлар һәм уенчыклар балада кызыксыну уятырга тиеш.

  2. Уенчыклар ачык төсләрдә булырга тиеш.

Төсле боҗралар”, “Төсле тасмалар”, ”Төсле түгәрәк”, “Үз өеңне тап” һ.б. уеннарында нәниләрем төсне белдерүче сүзләрне актив кулланырга өйрәнәләр.

Хәтерне үстерүче уеннарда балалар предметлар арасында бәйләнеш барлыкка китерергә өйрәнәләр. Бу бәйләнеш уен кагыйдәре һәм уен хәрәкәтләре белән бирелә. Баланың зиһенгә алуы бик хисле дә була: ачык төсне, тавышларны, күзгә бәрелеп торган һәр хәрәкәт иткән әйберләрне ярата. “Куян кая качкан?”, “серле тартма” һ.б. уенда максатка ирешү өчен көч җитәрлек авырлыкны җиңеп чыгарга кирәк булганда фикер актив эшли. Артык авыр уен материалы фикер үсешен туктата, балада кызыксыну бетә.

Биремне дөрес сайлау гына түгел, аны яхшы итеп балаларга тәкъдим итү дә мөһим. Тәрбияче алдан ук аңа материал әзерләргә һәм өйрәтү мәгънәсен аңлатырга тиеш. Һәр биремдә танып-белү эшчәнлеге, фикерләү сәләтен үстерү һәм сөйләмгә өйрәтү бурычларының үтәлүе мөһим шарт булып тора. Фикерне әйтер өчен, бала үзенең сүзлеген барлый, кирәкле сүзне сайлый һәм урынлы куллана. Шулай итеп, үстерешле уеннар барышында баланың сүзлеге арта, диалогик сөйләме үсә, аның нигезендә монологик сөйләм күнекмәләре формалаша һәм камилләшә.




Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-372569

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG