Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Яз.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара.
(Г. Тукай)
2 слайд
Яз килә.
Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә!
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
Бик күңелле тышта!
Кар эри, боз китә,
Чабышып йөриләр
Малайлар бер читтә.
(Бари Рәхмәт)
3 слайд
Апрель.
Апрель җитте, карлар эреде.
Берзаман елгада бозлар ватылды, киң елга кузгалды.
Ташу вакытында ничек күңелле! Менә зур- зур бозлар бер- берсен куа, вата. Менә калын боз таулары ярларга менә. Су артты һәм диңгез булып җәелде.
Яшел үләннәр чыкты. Урманда аюлар, күлдә бакалар уянды.( Г.Хәсәновтан)
4 слайд
Сырчык.
Ерак җирдән очып
Килде бер сыерчык.
Аптырашта калды:
Оясында - чыпчык!
Блокнотын алды,
Адреска күз салды:
“ Г. Камал урамы
Йорт № 16”.
Чык әле, әй, кошчык,
Исемең кем?
- Чыпчык.
Ә үзең кем соң син?
- Кем дисеңме, чыпчык?
Мин булам сырчык.
Бу- минем йортым,
Чык моннан, Чык!
Чык!
(Б. Рәхмәт)
5 слайд
Май башында .
Май башында көннәр эссерәк була . Агачлар ямь – яшел яфрак яра . Тирә - як яшеллеккә күмелә . Бакчада һәм урманда кошлар сайрый. Тәрәзә өстендә күк күгәрченнәр гөрләшә . Шомырт чәчәк ата . Бакчаларда агачлар ак , ал чәчәкләргә күмелә . Күңелләр шатлыклы хисләр белән тула . Күк күкри , яшен яшьни , шифалы яңгыр явып үтә .
6 слайд
3.Өй артында дөп- дөп кое казый.
Борынсыз чыпчык боз тишә.
2. Хәзер инде ул ак түгел,
Карасу, соры һәм юеш.
Ул карт хәзер, бозлы, сулы,
Челтәрле, елак һәм юаш.
1. Гөрләвекләрдә
Уйный үрдәк- каз.
Илне яшәртеп,
Шаулап килә...
7 слайд
Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле- яңгырлы булыр.
Апрельҗитсә, яз җитер, эреп агып, кар китер.
Апрельнең алтысында аяз булса, җәй коры килер, болытлы булса, ашлык уңар.
Апрельдә күк күкрәсә, яз озакка сузылыр.
Март берендә аяз- аяз булыр бөтен яз.
Әгәр беренче мартта тәрәзәләргә боз катса, бу елны кыяр уңар.
Беренче мартта кояшлы көн булып, һава тын булса, яз яхшы булыр, җәй буенча һава яхшы булып, һәртөрле ашлыклар уңар.
Беренче мартта көн җилле булса, бөтен җәй җилле булыр.
Мартта яуган кар,бакча җимешенә бик ярар.
8 слайд
1.Там, там, тамчы там,
Тамуыңны яратам.
2.Карга әйтә: карр, карр,
Туем җитте, барр, барр,
Ярма, күкәй алып бар,
Сөт- маеңны салып бар,
Әпәй, итең тагып бар,
Барр, барр, барр!
3. Ясмин, Ясмин.
Әйдә оя ясыйк!
Ясыйбыз да сүтәбез
Кош килүен көтәбез.
9 слайд
Кыш көне арбаңны, яз көне чанаңны әзерлә.
2.Яңгыр яуса, җиргә май.
3.Язның байлыгы- кояш, көзнең байлыгы- уңыш.
4.Язның бер көне елны туйдыра.
5.Язгы хезмәт- көзге хөрмәт.
6.Көннең аягы озын атлый, мартның буыны шартлый.
10 слайд
Яз- весна
Боз- лед
Умырзая- подснежник
Табигать- природа
Сайрый- поет
Йөздерә- пускает
Тамчы- капля
Җир- земля
Казый- копает
Язын- весной
Эри- тает
Яшелләнә- зеленеет
Көймә- кораблик
Җылыта- греет
Тама- капает
Эшли- работает
Утырта- сажает
11 слайд
12 слайд
13 слайд
14 слайд
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Апрель.
Апрель җитте, карлар эреде.
Берзаман елгада бозлар ватылды, киң елга кузгалды.
Ташу вакытында ничек күңелле! Менә зур- зур бозлар бер- берсен куа, вата. Менә калын боз таулары ярларга менә. Су артты һәм диңгез булып җәелде.
Яшел үләннәр чыкты. Урманда аюлар, күлдә бакалар уянды.( Г.Хәсәновтан)
Сырчык.
Ерак җирдән очып
Килде бер сыерчык.
Аптырашта калды:
Оясында - чыпчык!
Блокнотын алды,
Адреска күз салды:
“ Г. Камал урамы
Йорт № 16”.
Чык әле, әй, кошчык,
Исемең кем?
- Чыпчык.
Ә үзең кем соң син?
- Кем дисеңме, чыпчык?
Мин булам сырчык.
Бу- минем йортым,
Чык моннан, Чык!
Чык!
(Б. Рәхмәт)
6 662 926 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Насырова Ляйсан Ульфатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
36 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
36/72 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.