Инфоурок Другое Научные работыСөйләмият шәхесе буларак, Айгөл Әхмәтгалиева һәм аның иҗатында фразеологик дөнья сурәте

Сөйләмият шәхесе буларак, Айгөл Әхмәтгалиева һәм аның иҗатында фразеологик дөнья сурәте

Скачать материал

Сөйләмият шәхесе буларак, Айгөл Әхмәтгалиева һәм аның иҗатында фразеологик дөнья сурәте

Гыйләҗиева Э., Түбән Кама педагогия көллияте, II курс

Җитәкче – Галимова Ф.А.

 

     Исәнмесез, конференцияне оештыручылар һәм конференция кунаклары!

Минем хезмәтем “Сөйләмият шәхесе буларак, Айгөл Әхмәтгалиева һәм аның иҗатында фразеологик дөнья сурәте” дип атала. Темада яңгыраган кайбер төшенчәләрне ачыклау һәм аңлау минем эшемнең беренче адымы булды.

     “Дөнья сурәте” төшенчәсенә тукталыйк. “Дөнья сурәте” төшенчәсе бүгенге татар тел гыйлемендә аеруча киң кулланылуы ачыкланды. Фундаменталь төшенчә буларак, ул кеше һәм дөнья арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Рүзәл Р. Җамалетдинов, Дания Фәрит кызы Заһидуллина, интернет ресурслардагы мәгълъматларны өйрәнгәннән соң,  бу терминның берничә синонимы билгеле булды:

1.     Дөнья тел күренеше – Р.Р. Җамалетдинов.

2.     Дөнья тел сурәте – Д.Ф. Заһидуллина.

3.     Дөнья тел картинасы – күпчелек фәнни мәкаләләрдә.

    Дөнья сурәтен өйрәнү билгеле бер мәдәният вәкиленең тышкы дөньяга карашын өйрәнүне күз алдында тота. Кеше дөньяны үзенең милли мәдәнияте, тормышы, тәҗрибәсе аша сурәтли.  Шуңа күрә дә дөнья сурәте телдән башка яши алмый. Димәк, дөнья тел сурәте ул – сөйләмият шәхесенең дөньяга үз мөнәсәбәтен сурәт буларак, тел чаралары ярдәмендә белдерүе. Ә телнең иң гүзәл бизәге –  фразеологик гыйбәрәләр. Шуңа күрә хезмәтебезнең максатларыннан берсе  – А. Әхмәтгалиеваның фразеологик дөнья сурәтен өйрәнү дип билгеләдек. Икенчесе – яшь язучы А. Әхмәтгалиеваның сөйләмият шәхесе портретын бирү буларак формалаштырылды.

-         Кем ул сөйләмият шәхесе?

-         Белүебезчә, күп кенә гуманитар фәннәрнең тикшерү объекты булып

шәхес тора. Ләкин һәрбер фән шәхескә үзенчә аңлатма бирә. Лингводидактика фәне шәхесне тел белән бәйләп өйрәнгәгә, фәндә сөйләмият шәхесе (языковая личность) дигән яңа термин барлыкка килгән. А. Әхмәтгалиеваны без сөйләмият шәхесе буларак өйрәндек, ягъни аңа бәяне иҗаты аша бирергә тырыштык.

      А. Әхмәтгалиева әдәбият мәйданына XXi гасырның башында килеп кергән яшь әдибә. Аның иҗаты белән таныш булмаганнар да бардыр дип уйлыйм. Аның иҗаты әле башлана гына, шуңа күрә фәнни яктан да әле тикшерелмәгән. Дөрес, “Мәйдан” журналының 2013 нче елның 5 нче саны аның иҗатын яктырткан, андаг ы мәкаләләрдә иҗатка күпмедер күләмдә бәя бирелгән. Беренче адымнарының кызыклы һәм уңышлы булуы безне үзенә тартты.  Иҗат турында фикер әйтергә теләү хезмәтнең әһәмиятен билгели.

    Хезмәтнең тикшеренү объекты  -  А. Әхмәтгалиеваның прозасы. Эшнең предметы – язучы әсәрләрендә чагылган сәнгати дөнья тел күренеше буларак, фразеологик әйтелмәләр. Тикшерү материалы – “Кызыл чәчәк, ак чәчәк...” хикәясе алынды

Беренче максатка ирешү юнәлешендә эзләнүләрдән соң, түбәндәге фикерләрне әйтергә мөмкин.

 А. Әхмәтгалиева әдәбиятка акрын гына, гәҗит, журналлар аша килеп кереп, төрки дөнья әдәбиятына “Капка ” әсәре белән танылды. Хәзерге вакытта аның дүрт җыентыгы укучыларны сөендерә. Беренчесе балалар, икенчесе яшүсмерләр, өченчесе өлкәннәргә адресланган булуы һәм алардагы жанр төрлелеге, тема киңлеге, фикер тирәнлеге, тел куәсе күпләрне таң калдыра. А. Әхмәтгалиеваның әдәби дөнья картинасын катлаулы дип булмый әле, ә кызыклы. күпкырлы дип әйтергә мөмкин. Язучы эзләнүдә. Татар әдәбиятында шәһәр мохитында яшәүче, вакыт-вакыт әби-бабаларына –  авылга кайтып йөрүче хәзерге татар яшьләренең төрле һәм үзенчәлекле тормышын, эчке дөньясын, тел-сөйләм картинасын бөтен тулылыгында сурәтләүче әсәрләр сирәк. А. Әхмәтгалиева “Мин гашыйк булдым (12+)” җыентыгында нәкъ шул юлны сайлаган. Сыңар канатлы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә, әниле ике әтиле булып та, үзләрен ялгыз тоючылар да, артык матди байлыкта тәрбия туплаучылар да, беренче тапкыр гашыйк булучылар да, үз-үзен эзләүчеләр дә бар анда. Язучыны яшүсмер тормышының кырыс реализмы бөтен барлыгы белән кызыксындыра.

     б) Әдибәнең дөньяны күрүе, сиземләве аның үтә нечкә һәм үткен теле аша, шәхси әдәби тел дөнья картинасын тудыра. Тел дөньясы бай. “Тел моңын тоеп яза ул. Әдәби тел моңын”. Бу моңны кабатланмас чагыштырулар (карга канатыдай кап-кара чәчләр, яшь кызлар күк очынып йөрү, чәчләре тузганак чәчәгедәй янып тора, бәхет кошы тоткандай канатланып, җилпәзәгә охшаган яфраклар  һ.б), образ тудыручы эпитетлар (сатлык яшьләр, кыргый рәхәтлек, чәнечкеле хис, тузган башлы сабый чак, тоссыз такмак, әрсез тигәнәкләр, кояшы урланган урам  һ.б), урынлы кулланылган метафоралар (көнче күбәләк, өй кошы, бәхет оясы һ.б.), җанландырулар (арыган кыяфәттә ишеген ялкау гына ачкан лифт, гөлләр патшасы нишләнептер тоныкланып, төсен җуйгандай нурсызланып калган, лилияләр ... таҗларын тибрәтеп, ниндидер серле көй көйлиләр иде, кояш керфекләре балкый һ.б), мәкальләр (үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын, бер рәхәтнең бер михнәте булу, бер киселгән икмәк кире ялганмый, дүрт аяклы ат та абына, тумас борын картайган җан иясе, чебен тимәс чер итәр, әйтсәң сүз, төртсәң күз ),  диалекталь сүзләр (дүрәнәем, дүрәтәем, сабый гынае, элеп куйганые, эшләем), татарча сөйләм законнарына буйсындырылган алынмалар (пажалыста, модныйлары, бүлнистән, ничава, әбизәтелне, смотр консирты, мишәйтләмәс), яшүсмерләр сөйләмен “бизәүче” жаргоннар (копың – компьютерың, па белән ма – папа белән мама), гади сөйләм ликсикасы (чөмерә, пырлаячак, чикләвек кимерәсең, җиппәрә, тинтерисе, чүмәште, ния, апменәм) һ.б. тудыра.

       А. Әхмәтгалиеваның “Кызыл чәчәк, ак чәчәк...” хикәясе 12-14 яшьләрдәге Ильяс исемле егет-малай күңелендә бөреләнеп килгән беренче хисләр турында. Язучы хикәясен 28 фразеологик әйтелмә белән бизи. Менә алар: күз төшереп алу, күз йөртеп чыгу, күзне камаштырырлык, күз явын алырлык, тукып тору тыштан ялтыраган нәрсә эчтән калтыраучан була; тыштан  ялтыраган, эчтән калтырар; акыл өйрәтү, колак салу, күз сирпеп алу, кулларына күз иярмәү, “ә” дигәнче, йөрәген яулау, катып калу, колаклар уттай яну, күз алмау, уртак тел табу, үз кешегә әйләнү, оятка калу, дөньясын оныту, күз ташлау, караш ташлау, тел озынайту, сер чәчү, җен сөймәү, колакны яру, очын-очка ялгау, күз алдыннан сызылып үтү, ике атлыйсын бер сикерү.

     Аларның һәрберсе үз урынында, мәгънәви сыешлыкта кулланылганнар. Әсәр егетнең ашыгуы белән башлана. Ул кая ашыга? Яшүсмер егет мәктәпкә һәм дә үзе гашыйк булган кызга чәчәкләр бүләк итәргә ашыга. Ашыгу мәгънәсен автор составында “күз” сүзе булган фразеологик әйтелмәләр белән бирә. Мондый әйтелмәләр хикәядә бик күп. Әсәрдә кулланылган тотрыклы сүзтезмәләрнең 36% алып тора.  Әсәрен дә  “күз төшереп алу”, “күз йөртеп чыгу” кебек фразеологик әйтелмәләр белән башлый. Әлеге ашыгу, ашыгып, тәҗрибәсезлеге аркасында, кызның тышкы кыяфәтенә генә карап (күз алмау, күз ташлау, караш ташлау), Ильясның гашыйк булу, тиз генә фикернең үзгәрүе (күз алдыннан сызылып үтү) һәм башка вакыйгалар да әлеге тотрыклы сүзтезмәләр белән бик кыска, төгәл, анык итеп ачыла. Ильясның ашыгуы, тәҗрибәсезлеге гөлләмә сайлауда да күренә. Чәчәк бәйләмен дә егет күз белән сайлый. “Күзне камаштырырлык”, “күз явын алырлык”, ләкин тиз шиңүчән  розалар ошый аңа.  Әйе, егет тормышны аңы, күңел күзе белән түгел, маңгай күзе белән генә кабул итә әле. 12-13 яшьлекләрнең тормышы, фикер сөреше картиналары әсәрдә нәкъ шулай тасвирлана

     Егетнең характерын, йөрәгендәге  хисләр өермәсен “катып калу, колаклар уттай яну, күз алмау, дөньясын оныту, оятка калу, тынсыз калды” кебек тотрыклы сүзтезмәләр бик төгәл ачалар, ә “очын-очка ялгау” сүзтезмәсе геройның соцаль хәленә ишарәли.

       Әсәрдәге кызларның яшьтәшләре арасындагы формаль урыны “уртак тел табу”, “үз кешегә әйләнү” сүзтезмәләре белән бирелсә, эчке үзенчәлекләре, “тел озынайтып тормау”, “сер чәчү”, “җен сөймәү” кебек әйтелмәләр белән ассызыклана.

     Әсәрдә яшьләргә акыл бирерлек образ  – гөлләмәләр сатучы. Ул үз эшен яратып башкара.  Чәчәкләрне төргәндә “кулларына күз иярми”, ““ә” дигәнче” теләсә кемнең “йөрәген яулар “лык гөлләмә бәйләп  куя.  Тормыш тәҗрибәсе дә күп. “Күз йөртеп чыгу”, “күз сирпеп алу”га кешеләргә ни кирәген белә. Шуңа күрәдер хикәянең идеясен дә автор чәчәкләр сатучыдан фразеологизм белән әйттерә: “Үземнең улыма да ... тукып торам: тыштан ялтыраган нәрсә эчтән калтыраучан була”. “Акыл өйрәтү”, “колак салу”, “күзне иркәләү” әйтелмәләре дә әсәр идеясен яшьләргә үтемле итеп җиткерү өчен сайланган.

      Язучының сурәтле дөньясы бер яктан үз эченә дөнья мәдәнияте күренешләрен алса, икенче яктан ул оригиналь һәм үзенчәлекле күренеш. 

Әсәрдәге соңгы “Ике атлыйсын бер сикереп” дигән тотрыклы сүзтезмә Ильясның үз фикерен тиз үзгәртүен күрсәтә. Ике атлыйсын бер сикереп, кызларны куып җиткән егет инде ике кызның кайсысын сайласын анык белә.  Күргәнебезчә, һәр фразеологик әйтелмә үз урынында.

     Шәхеснең эчке һәм тышкы дөньясын сурәтләү, кешенең тышкы тирәлеккә мөнәсәбәтен ачыклау – әдәби текстның ахырдагы максаты ул. Автор моңа фразеологик әйтелмәләр ярдәмендә уңышлы ирешкән.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сөйләмият шәхесе буларак, Айгөл Әхмәтгалиева һәм аның иҗатында фразеологик дөнья сурәте"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по кредитованию

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 812 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.09.2016 1718
    • DOCX 54.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галимова Файруза Аксановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галимова Файруза Аксановна
    Галимова Файруза Аксановна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 29360
    • Всего материалов: 22

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 16 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Мини-курс

Цифровая трансформация в бизнесе: аспекты управления и развития

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Поиск работы: карьерные ориентиры и мотивы выбора профессии

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Политическое проектирование и международные отношения"

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе