Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
"Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел"
2 слайд
максат:
-Яшүсмерләргә тәмәке тарту, исерткеч эчемллекләр эчүнең зарарларын аңлату;
-үз-үзләрен әдәпле тотарга өйрәтү;
-аларны шәхси гигиена кагыйдәләре
белән таныштыру;
3 слайд
"Әгәр дә кешеләр үзләрен шәраб, аракы, тәмәке,
әфьюн белән исертүдән, агулардан туктасалар,
моның тормышта уңай тәэсире искиткеч зур булыр иде".
Л.Н.Толстой
4 слайд
-Тәмәке белән бергә тартучы да яна;
-Тәмәке теләнергә өйрәтер;
-Аракыга сәлам бирсәң , акылың белән саубуллаш;
-Исерткеч яман түгел, исерү яман.
5 слайд
Тәмәке тартудан беренче чиратта сулыш органнары зыян күрә. Бугаз яман шешеннән үлемнәрнең-98% ы, үпкә яман шешеннән үлемнәрнең-96% ы, хроник бронхиттан һәм үпкә эмфиземасыннан үлемнәрнең 75% ы тәмәке тарту белән бәйле. Тәмәке төтенендә4 меңнән артык химик кушылма бар. Аларның 40 тан күбрәге яман шеш авыруын китереп чыгара.
Эчкечелек- спиртлы эчемлекләрне даими рәвештә куллану нәтиҗәсендә арта баручы хроник авыру. Йөрәк –кан һәм онкология авыруыннан соң ул 3 урында. Кеше исерткеч куллангач, акылын җуя, зиһене чуала.
Аракы- бөтен усаллыкларның анасыдыр, дигән Пәйгамбәребез бер хәдисендә. Дөньяда эшләнгән бик күп явызлыклар вә усаллыклар исерек кешеләр тарафыннан эшләнә. Юл казалары, янгын, кеше үтерүләр, ямьсез бәхәс, орышлар, исереклек ислам динендә хәрәм
кылынган вә Аллаһы Тәгалә тарафыннан катгый рәвештә тыелган нәрсәләрдән берсе- исертә торган эчемлекләр эчү.
Начар гадәтләрдән баш тартыйк!
6 слайд
Барлык наркотиклар да баш миенә зарар китерә. Наркотик баш миенә килә торган сенсор сигналларны яки көчәйтә, яки сүндерә, яки аларны үзгәртә һәм кайбер нерв үзәкләре вазифаларының нормаль эшчәнлеген боза. Наркомания венерик авырулар , вируслы гепатит кебек чирләр тарата. СПИД белән авыручыларның күбесе наркоман.Аларның фикерләү, аңлау дәрәҗәсе кими, башы “томанлы “ була.Бите, муены тиреләре кызыл төскә керә, күз кабагы киңәя. Наркоманнар уртача 30-35 ел яши.
Кешедә һәрнәрсә матур булырга тиеш: аның йөзе дә, киеме дә, рухы да, фикерләре дә. Кеше бәхетенең уннан тугыз өлеше сәламәтлеккә бәйле.
Минем исемем- аракы,
Алкоголик эчемлек.
Мине эчкән һәрбер кеше
Йөри һәрчак исереп.
7 слайд
"Наркомания -гасыр афәте."
Халык әйтмәгән юкка.
Наркотикның зыяны күп,
Кулланма аны , тукта!
8 слайд
Кирәкми ул эчкечелек ,
Тәмәкене тартулар.
Шуның нәтиҗәсе бит
Наркоманнар артулар.
9 слайд
Шулай булгач, наркотиклар
Кирәкми бу дөньяга.
Начар гадәтләр кулланып
Кеше үзенә кул сала.
10 слайд
мәкальләр
-чир китәр, гадәт китмәс.
-тәмәке белән бергә тартучы да яна.
-тәмәке бетмәс, тартучы бетәр.
-тәмәке тартсаң, каты тарт: тизрәк өзелсен.
-тәмәке теләнергә өйрәтер.
11 слайд
Ярамый:
Тәмәке тартуга яки аракы эчүгә нормаль күренеш дип карарга .
Бала ата-анасының алга таба барачагын , аңа ярдәм кулы сузачагын белеп торырга тиеш.
Инде берни дә үзгәртеп булмый дип, кул кушырып утырырга.
Тиеш:
Аның кая киткәнен белеп торырга.
Аның өйгә кайтып җитү вакытын төгәл билгеләргә, һәм, соңга калган очракта, аңлатып бирүен таләп итәргә.
Бала вакытында кайтып җитмәсә, йокламыйча аны каршы алырга.
Ата-аналарга киңәшләр
12 слайд
Сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләре:
1. Хәрәкәт активлыгы.
2.Дөрес туклану.
3. Зарарлы гадәтләрдән баш тарту.
4. Үз сәламәтлегең белән идарә итә белү.
“Сәламәт тәндә сәламәт акыл “, - ди халык .
Без дә һәрвакытта бу сүзләрне истән чыгармыйк!
13 слайд
"Саулык-зур байлык"
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Эшемнең төп максатлары:
-Яшүсмерләргә тәмәке тарту, исерткечэчемллекләр зарарлы булуын ачыклау.
үз-үзләрен әдәпле тотаргаөйрәтү
-шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштыру.
Бу презентация сыйныф сәгатьләре үткәргән чакта бик кирәкле кулланма дип саныйм,чөнки укучы бу кагыйдәләрне һәр вакыт истә тотарга һәм дөрес куллана белергә тиеш. Начар гадәтләргә юлыккан очракта аннан котылу чараларын таба белергә, туры юлга чыгарга тиеш дип саныйм.Бу эшем укучылар һәм укытучылар өчен дә ярдәмлек булса иде, эш тәҗрибәләрендә кулланма буларак куллансыннар. Әйләнә- тирәбездә начар гадәтләр азрак булсын .
6 661 912 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Сахабутдинова Чулпан Файзхановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
36/72 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.