Тәрбия
бурычлары: Кешелэргэ
карата түземле, тыйнак,
сабыр
булуның мәгънәсен
төшендерү, эчтәлеген
аңлату. Балаларда түземлелек, сабырлык, чыдамлылык, үз-үзңне дөрес тоту
күнекмәләре тәрбияләү, кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү.
Җиһазлау
: Мәкальләр
язылган плакатлар, интерактив
такта.
Класс
сәгатенең планы:
1. Оештыру: исәнләшү.
2.Яңа тема аңлату:
сабырлык төшенчәсен укучыларга анлату.
3.Ныгыту: сораулар
бирү.
4.Йомгаклау: нәтиҗә
чыгару
1.
Оештыру.
-Исәнмесез, диеп сүз,
башлыймын, танышулар шулай башлана.
Исәнмесез, диеп
суз башласам
Бәхетем арта,
күңел шатлана.
Яшәгез сез гел
муллыкта,
Гел тыныч булсын
галәм.
Кадерле
кунакларыгызга
Ялкынлы кайнар
сәлам.
Укытучы: -
укучылар сезнең һәрберегезнең хыялы бар. Сез зур үскәч кемнәр буласыгыз килә
икән? Ягез эле тыңлап карыйк.
Укучы: Мин үскәч
абый булам,
Аннары
бабай булам.
2.
Яңа тема аңлату.
Укытучы: укучылар,
кеше булу дигән сүзне ничек аңлыйсыз?
- Әйе,
кеше булу өчен әдәпле, тырыш, эшчән, түземле, сабыр булырга, алга карап,
бүгенге көнем яхшы, киләчәгем тагын да яхшырак булыр дигән ышаныч белән яши
белергә кирәк. Бу хакта халкыбыз үтемле, зирәк бәет иҗат иткән: ”Кешенең, ягъни
синең биш асылың”.
- Кеше
өчен иң әүвәл – намус, дигән.
Намусыңны
сатып, итмә табыш, дигән.
Байлык
өчен илен – көнен саткан кеше.
Ике
дөнҗя өчен дә ул явыз, дигән.
Икенче
иң кыйммәтлесе – әдәп дигән.
Акылсызда
тәүфыйк ягы такыр, дигән.
Өченче
иң кыйммәтлесе әдәп, дигән.
Әдәпсездә
бәхет тә юк, тәүфыйк та юк
Кеше
исеме күтәрүе гаҗәп, дигән.
Дүртенчесе
иң кыйммәтлесе – күңел дигән.
Күңеле
бозык кеше – кеше түгел, дигән.
Бозыкларга
җир өстеннән асты яхшы.
Янәшәдә,
үлеп җирдә күмел, дигән.
Сабыр
кеше зур бәхетләр табар, дигән
Бер
дә юкка ачуланып дөнья бозу,
Бер
кайгыдан икенчегә салыр, дигән.
(
биш сыйфат тактага языла: намус,акыл,әдәп,күңел,сабыр )
- Ә
хөзер укучылар Халисә Мөдәрисоиа шигыренә язылган татар халык көе “Балан”
җырын тыңлагыз һәм бүгенге класс сәгатендә кеше өчен, сезнең өчен кирәк булган
биш сыйфатның кайсысын тема итеп алырбыз микән.
- Автор
кешеләрне нинди булырга чакыра?
- Нәрсә
соң ул түземлелек?
(
синонимнар табу: түземле, сабыр, чыдам )
- Нинди
кешене сабыр кеше диләр?
- Ринди
кешегә сабырсыз диләр?
- Әйе,
укучылар, кеше сабыр булмаса, эшлисе эшенең мәгънәсенә төшенмичә, ашыгып хата
ясый, хәтта төзәтеп булмаслык хаталар ясый, уйламыйча гына җавап бирә, икеле
ала.
Түзем
кеше нинди авырлыкка да түзеп тора белергә кирәк.
3.
Ныгыту.
Сабырлык
турында берничә педагогик мәсьәлә чишү.
1.
Бер малайның , шаярасы килеп кенә,
иптәшенең яңагына төртеп алган. Ә иптәше аңа чынлап торып сугып җибәргән.
Маратның уйнап кына төрттем авыртса гафу үтен дигән сүзләрен дә ишетмичә иптәше
аңа сугып җибәргән. Һәм алар олылар шикелле идәндә ауный – ауный сугыша
башлаганнар. Нәтиҗәдә күз күгәрә, маңгай шешеп чыга, кап – кара костюмнар
өстеннән арба тәгәрмәче узган кебек кала.
- Укучыларда
кешелек сыйфатының кайсысы җитешми?
- Аларның
кайсысы нинди хата ясый?
2.
Алсу класста яхшы укучы иптәшләре белән
аралаша, дус яши, матур киенә. Ә аның тагын да матуррак киенәсе килә. Ул
дәресләрдә тыныч кына утырып бетерә дә, өйгә кайткач бөтенләй икенче кызга
әйләнә. Яңа кием сорый. Әтиләре түзеп тор,икенче елга алырбыз диләр, ә Алсуның
үз сүзе сүз.
- Монда
Алсу дөрес эшләгәнме инде укучылар?
3.
Илшат дәресләрен аннан - моннан гына
эшли, укытучының соравын ахырга кадәр тыңламый, җавап бирергә ашыга. Нәтиҗәдә
“2” ле ала.
- Бу
очракта Илшат нинди хата ясаган укучылар?
4.
- Кешеләр
бер – берләренә изге теләкләр теләмәсә күңелсез булыр иде. Шундый очраклар
тормышта бик күп. Әйдәгез әле укучылар бер тамаша тыңлыйк.
- Күлмәгем
матур булганмы? Ля-ля-ля.
- Матур.
- Кичә
генә ңнием алып кайтты.
- Төймәләре
әллә ниндирәк икән моның. Очсызлы товарлар кибетеннән алдыгызмы әллә? Итәге дә
озынрак.
- Үсәм
бит әле мин.
- Үзеңә
ярагач ярар инде.
(
Үзләре әзерләп килгән мәкальләрне укыйлар сабырлык турында ).
- Сабырлык
турында язучыларыбыз бик күп шигырьләр язганнар: Шәүкәт Галиевнең “ Шаярасы
килә”, Х. Халиковның “Үземне җиңдем” һ.б.
- Сабыр
гына телефоннан сөйләшә беләбезме, иптәшләребезне хөрмәт итә беләбезме?
5.
Бер малай иптәшенә шалтырата, трубканы
малайның әнисе ала. Марат тиз генә “ Апа гусь өйдәме, чакырыгыз әле” ди.
- Маратның
хатасын табыгыз.
4.
Йомгаклау.
- Димәк,
укучылар Сабырсызлык нәрсәгә китерә инде?
- Бары
начарлыкка гына шулай бит укучылар?! Шуңа күрә сабыр булырга кирәк, түзем
булырга кирәк!
- Шуның
белән класс сәгатем тәмам.Сау булыгыз!
Үзанализ
Мин Мөхәмәтдинова Ландыш 7 “А” классында
“ Сабыр төбе сары алтын” дигән темага класс сәгате уздырдым. Класста 10 бала.
Барысы да әйбәтләр. Балалар бик тырышалар,бесеннән – берсе уздырырга тырышып
укыйлар.3 малай,7 кыз.Ләкин бер җитешеп бетмәгән сыйфат: кызлар малайлардан
хата табарга гына торалар. Класста җитешмәгән сыйфатлар эләклә, кушамат тагу,
кйсы вакыт бер – береңне кыерсыту сыйфатлары бар.
Класс сәгатен,темасына бурычларына туры
китереп,классымдагы балаларның үзенчәлекләренә һәм мөмкинлекләренә туры
китерергә тырыштым.
Шушы класс сәгатеннән соң, җитешеп
бетмәгән сыйфатларны күрү максатыннан, сабырлык турындасөйләшүне,алымнарымны
сайладым.
Класс сәгатемдә мин сабырлык темасына
төрле шигырьләр,мәкаль – әйтемнәр, кулландым. Мин үз максатыма ирекәнмендер дип
саныйм, укучыларым киләчәктә сабыр булырлар дип ышанып калам.
- Инсафлының теле саф.
- Әдәп базарда сатылмый.
- Әдәп башы — тел.
- Сабыр төбе сары алтын,
Саргайган җитәр моратка, Ашыккан калыр оятка.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.