Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Сыйныфтан тыш чара "Сөмбелә бәйрәме"

Сыйныфтан тыш чара "Сөмбелә бәйрәме"



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Сөмбелә бәйрәме.

Максат: Укучыларны “Сөмбелә бәйрәме’’ белән таныштыру, аның асылына төшендерү; игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, икмәкне кадерләргә өйрәтү; балаларның шигырьләрне сәнгатьле итеп, җырларны дөрес, матур башкаруларына ирешү; мөстәкыйльлек, бердәмлек тәрбияләү; сәхнәдә чыгыш ясый белү күнекмәләрен үстерү, камилләштерү.

Сәхнәдә “Әссәламегаләйкем” җыры яңгырый. 1-2 куплет.

Укытучы сөйли: Кадерле балалар! Без бүген халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәмен яңарту тантанасына җыелдык. Елның сихри фасылында-көн белән төн тигезләшкән мәлдә татар халкы “Сөмбелә’’ бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. “Сөмбелә’’ – башак дигән сүз ул. Шулай ук җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар.

Балалар, бүген без дә көз сылуы Сөмбелә белән очрашырбыз. Әнә алар үзләре дә: Ай белән Кояш кемне җитәкләгәннәр?

(Ай, Кояш, Сөмбелә булып киенгән балалар керә)

Укытучы:

Зифа буйлы, җитен чәчле

Зәңгәр күзле шушы кызның

Исемнәре ничек икән,

Әйтегезче кем белә?

Күмәк рәвештә: Сөмбелә, Сөмбелә!

Сөмбелә: Исәнмесез, кунаклар!

Балалар: Исәнме,Сөмбелә!

Сөмбелә: Сөмбелә мин, Сөмбелә,

Мине һәркем дә белә.

Илгә байлык китерәм.

Җиргә муллык китерәм.

Менә чәчем дә алтын,

Көз төсендә, тук башак төсендә.

Ай: Кыр казлары бүген җепкә тезелеп,

Җылы якка таба үттеләр.

Канатларын кагып, саубуллашып

Яз кайтырбыз!’’- диеп киттеләр.

Хушыгыз, хуш матур кыр казлары,

Сау сәламәт очып барыгыз.

Ә без монда, матур мәктәпләрдә

Рәхәтләнеп белем алырбыз.

Сөмбелә: Көз көнендә урман, кырлар алтын була,

Яфраклар да сары, кызыл ялкын була.

Игенченең хезмәтенә бүләк өчен,

Амбарларга өем – өем ашлык тула.

Укучы: Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул “Сөмбелә!”

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек “Сөмбелә”.

Сөмбелә” җырын җырлыйлар. Сөмбелә бии.

Күрегезче, күрегез!

Өстәлгә ипи килгән!

Нинди матур күпергән!

Беләсезме үз юлында

Ул күпме хезмәт күргән!

Укучы: Әй, ипекәй, ипекәй,

Шундый да тәмле булып,

Хуш исләр белән тулып

Каян килдең син безгә?

Ипи: Ярый, мин сөйлим сезгә

Үзем хезмәт җимеше,

Үстерде мине кеше,

Исеме аның - игенче,

Игенче, игенче,

Үзегезне күрикче!

Игенче: Әйе, мин ул – игенче,

Мин аны үстерүче,

Тик түгел үзем генә,

Ипекәйне үстерүдә

Ярдәм иттеләр миңа.

Кояш: Әйе, мин – кояш, җәй буе

Игеннәргә нур сиптем,

Алтынсу төс йөгерттем.

Ярдәм итте яңгыр да,

Шифасын бирде кырга.

Янгыр:Мин – яңгыр, үз вакытында,

Кичекми килеп җиттем.

Игенгә дым эчерттем.

Дөрес, нык ярдәм иттем,

Җил дә миңа булышты.

Укучы:Аннан комбайн килде,

Бөртекләрне түкми, чәчми,

Урып, җилгәреп бирде.

Аннан игенче аны

Тегермәнгә төшерде.

Ипи пешерүче: Ә мин ипи пешердем,

Миннән кибетче алды,

Киштәгә тезеп салды.

Чайкала иген кырлары” җырлана.

Һәркемгә ипи кирәк!

Һәм көн дә ипи кирәк!

Ипи космонавтка да,

Очучыга да кирәк!

Ипи яңа йолдызлар

Ачучыга да кирәк!

Ипи сатучыга да,

Ипи сезгә дә кирәк!

Ипи безгә дә кирәк –

Һәммәбезгә дә кирәк!

Ипи эшләргә кирәк!

Юллар сузарга кирәк.

Тайгаларда иң авыр

Юллар сузарга кирәк.

Шуңа да игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк!

Боткасының да тәме юк,

Ашының да тәме юк.

Хәтта чәйнең дә тәме юк,

Табынның да яме юк.

Ә табында ни генә юк,

Бары ипи генә юк.

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә,

Безгә куәт өстәргә,

Ипи булса табында

Булдырам мин барсын да!

Әти ипи үстерә,

Әни ипи пешерә.

Ә мин... мин ипи ашыйм

Ә аннары ипине

Үзем үстерә башлыйм.

Икмәк кадере’’ җырлана.

Ипекәйне әтием

Безнең өчен үстерә.

Ипи безне үстерә,

Рәхәтләнеп үс кенә

Бигрәк тәмле агы да,

Бигрәк тәмле карасы

Күмәче дә,бары да.

Инде белдек,рәхмәт сезгә,

Рәхмәт ихлас сүзегезгә.

Ипи – хезмәт җимеше,

Без белербез икенче.

Рәхмәт сезгә, уңган куллы,

Абыйлар һәм апалар!

Уңган куллар кешеләргә

Ипекәй ашаталар.

Игенчеләргә багышлап ” Гөлләрем – гөйкәйләрем’’ җыры башкарыла.

Шалкан’’ әкияте куела. Күрегезче, балалар,

Шалкан быел бик уңган,

Самавыр хәтле булган.

Кем чәчкән бу шалаканны?

Күмәк рәвештә: “Бабай утырткан аны!’’

Әкияттән соң “Яфраклар белән бию’’

Түтәлләрдә үсте бик күп яшелчә:

Кыяр,кабак, чөгендер,кишер, кәбестә.

Алар ничек үсә? Нинди төстә?

Кәбестә: Безнең мәктәп балалары

Яшелчәләр үстерә.

Бакчадагы туптан да зур

Мәсәлән, мин, кәбестә.

Кабак: Карагыз әле бер генә

Менә миңа кабакка

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз кабакка.

Бәрәңге: Ә бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле!

Сап – сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

Помидор: Балалар, туктагыз әле,

Менә мине тыңлагыз әле,

Нигә яшел бер битем?

Нигә кызыл бер битем?

Мине караучы малай

(Аның исеме Рамай)

Бакчага һич килмәде,

Минем хәлне белмәде.

Помидорның сабагын

Күтәреп бәйләмәде.

Рамай су кереп йөрде,

Бакчада эшләмәде –

Минем бер ягым пеште,

Икенчесе пешмәде.

Cөмбелә: Ай – яй – яй

Ай – яй – яй

Рамай – уңмаган малай.

Сезнең арада андыйлар

Юктыр дип уйлыйм алай.

Менә болай балалар,

Һич тә ярамый!

Сезнең алгы көннәрегез

Мактау белән үтсеннәр

Барлык мәктәп балалары

Хезмәт сөеп үссеннәр.

Алма’’ җыры башкарыла.

Сөмбелә: Ә хәзер, табышмаклар әйтешле уйныйбыз!

Укучылар әйтә! (Тамашачылар җавабын әйтә)

Лампа түгел – яктырта,

Мич түгел – җылыта.(Кояш)

Аяксыз, кулсыз капка ача.( Җил)

Җир астында җиз бүкән, ул ни икән?(Бәрәңге)

Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар.(Суган)

Җир астында алтын казык. (Кишер)

Йөз кат кием, барысы да төймәсез.(Кәбестә)

Йодрык – йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур, аны кем әйтер?(Помидор)

Ул җир астына төшкән,

Кып – кызыл булып пешкән,

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер?(Кызыл чөгендер)

Бүлмәбездә җыр йөри

Көлү – шаяру белән!

Ник бу “Сөмбелә’’ бәйрәме

Көн саен булмый икән?

Кыйгачланып тезелеп,

Очып бара торналар.

Сау булыгыз!’’ дигәндәй

Канат җилпиләр алар.

(Музыка астында торналар чыга...)

Торыйк – торыйк торналар

Кайчы якка күчәсез?

Ай – һай биек очасыз –

Болытларга җитәсез.

I торна. Торрыйк – торрыйк, очабыз,

Без диңгезләр кичәбез,

Кыш үткәреп килергә

Килми безнең китәсе.

Чөнки монда бик ямьле,

Туып – үскән җирләрнең

Борчагы да бик тәмле.

II торна. Үтте ләкин җылы җәй,

Килеп җитте көз көне.

Яңгыр ява көн саен,

Үзәккә үтә җиле.

Без салкынга күнмәгән,

Кар – буранны күрмәгән

Киез итек, тун киеп

Көртләр ерып йөрмәгән.

III торна. Без китәбез еракка

Кыш булмый торган якка.

Карлар бетәр, бозлар китәр

Без кайтырбыз шул чакта.

Сау булыгыз, торналар!

Исән йөреп кайтыгыз!

Көньяктагы балаларга

Бездән сәлам әйтегез!

Шатлык булып бүлмәбезне,

Гөлгә күмә Сөмбелә.

Саубуллашу җырына

Син дә кушыл, Сөмбелә!

Кояшлы ил җыры җырлана.







57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Краткое описание документа:

Елның сихри фасылында-көн белән төн тигезләшкән  мәлдә татар халкы  “Сөмбелә’’ бәйрәмен уздырган.  Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.  “Сөмбелә’’ – башак дигән сүз ул. Шулай ук җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар.

 

Чараның максаты: укучыларны  “Сөмбелә бәйрәме’’ белән таныштыру, аның  асылына  төшендерү; игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, икмәкне кадерләргә өйрәтү; балаларның шигырьләрне сәнгатьле итеп, җырларны дөрес, матур башкаруларына ирешү; мөстәкыйльлек, бердәмлек тәрбияләү; сәхнәдә чыгыш ясый белү күнекмәләрен үстерү, камилләштерү.

Автор
Дата добавления 19.04.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров404
Номер материала 488082
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх