Инфоурок Классному руководителю Конспекты“Сүз ясагыч кушымчалар” темасына үткәрелгән дәрес үрнәге

“Сүз ясагыч кушымчалар” темасына үткәрелгән дәрес үрнәге

Скачать материал

МИЯКӘ РАЙОНЫ МӘНӘВЕЗТАМАК УРТА ГОМУМИ

БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
















5 сыйныфта

Сүз ясагыч кушымчалар”

темасына үткәрелгән дәрес үрнәге

















Төзеде татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Гулова Рима Рәмис кызы






Тема: Сүз ясагыч кушымчалар

Максат: кушымчалар турындагы белемнәрне тирәнәйтү, ныгыту; сүз ясагыч кушымчалар турында мәгълүмат бирү, аларны дөрес итеп табарга, билгеләргә өйрәтү;

Җиһаз: дәреслек, интерактив такта, презентация, биремле карточкалар.

1. Оештыру моменты.

- Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Бер-берегезгә карап елмаегыз. Дәресебезне башлыйбыз.

Дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны языгыз. Бүген ничәсе? Уникенче сүзе ничек языла?


-Кушылып.


2. Сүзлек диктанты

- Иң башта сүзлек диктанты язып китәбез:


Бүл

Сыйныф

Җыр

Сер

Дөрес

Бию

(Тактада сүзләр чыга)

- Тактага карап, язган сүзләрне тикшерегез. Үзегезгә билге куегыз.


3. Белемнәрне актуальләштерү

- Язган сүзләрнең тамырын билгелик. Ә нәрсәгә без тамыр дип әйтәбез?

- Тамыр – ул сүзнең аерым кулланыла торган мәгънәле кисәге.

(Сүзләрнең тамыры билгеләнә)

- Бу сүзләр тамырдан гына тора. Димәк, болар – тамырлар.


(Тактада икенче багана чыга)

-че

-мә

-таш

-лек

-ле

-ла


- Укучылар, икенче баганада нинди кисәкләр язылган?

- Кушымчалар.

- Нәрсә ул кушымча?

- Кушымча ул – тамырга кушылып, яңа мәгънәле башка бер сүз ясаучы, я аның формасын гына үхгәртүче кисәк.


4. Яңа тема үзләштерү.

- Кушымчаларны тамырларга кушып карыйк.

(Тактада укучылар башкара)


(Яңа сүзләр ясала)

Бүлмә, сыйныфташ, җырла, серле, дөреслек, тегүче.

- Тамырга кушымчалар кушкач тамырның мәгънәсе үзгәрдеме? Нәрсәләр барлыкка килде?

- Яңа сүзләр барлыкка килде.

- Ничек яңа сүз ясадык?

- Кушымчалар ярдәмендә.

- Бу кушымчалар нинди кушымчалар була?

- Ясагыч.

- Дәресебезнең темасы нинди була?

- Ясагыч кушымчалар.

- Дәфтәрләрегезгә теманы язып куегыз. Ясалган сүзләргә игътибар итик.

Бүл нинди сүз төркеме?

- Фигыль.

- Кушымча ялгагач, нинди сүз төркеме булды?

- Исем.

- Сыйныф – исем, сыйныфташ – исем.

Җыр – исем, җырла - фигыль.

Дөрес – сыйфат, дөреслек - исем …

- Нинди нәтиҗә ясап була?

- Ясагыч кушымчалар ярдәмендә бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеме ясап була.

- Фигыльне нинди кушымчалар белән ясадык? (-лә, -ла). Бу кушымчаларның калын һәм нечкә төрләре дә була.

- Исемне (-таш, -мә… һ.б.)

- Ясагыч кушымчалар белән барлыкка килгән сүзләрне Җәвад Тәрҗеманов язган шигырьдә дә тикшереп китик. (берәр бала сәнгатьле итеп укый).

Бар минем дускаем,

Иң якын сердәшем,

Һәр җирдә, һәр эштә

Киңәшчем, иптәшем.

Өйрәтә ул миңа

Бар фәнне, телләрне

Юк аның белмәгән

Сәнгате, һөнәре.

Күргәнен, белгәнен

Барын да аңлата,

Көлдерә, җырлата,

Уйлата, юата.

Син аны беләмсең?

Кем соң ул? Уйлап тап!

Иң якын дускаем,

Киңәшчем,

Ул – …. китап.

- Автор китапны ничек атый?

- Дускаем, якын сердәшем, киңәшчем, иптәшем.

- Китаплар безгә ни өчен кирәк?

- Юкка халкыбыз да китап – белем чишмәсе димәгәндер.

Игътибар белән карагыз да, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне әйтегез.

- Сердәшем, киңәшчем, аңлата, җырлата, уйлата.

- Сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүлегез.

- Сер-дәш-ем.

(шартлы билгеләр белән языла)


- Сер (тамыр)


-дәш (ясагыч кушымчаның шартлы билгесе)


ем нәрсә? яңа сүз ясыймы?

- Бу – бәйләгеч кушымча. Бу төр кушымчаларны без киләсе дәресләрдә өйрәнәчәкбез.

Киңәш-че-м, аң-ла-т, җыр-ла-т, уй-ла-т.

- Сердәшем, киңәшчем сүзләрен ничек аңлыйсыз?

- Сүзләрнең аңлатмаларын кайдан белә алабыз?

- Сүзлекләрдән.

(тактага сүзлек сүзе языла)

- Нинди сүзлекләр була? Аңлашылмаган сүзләрне кайсы сүзлектән карап була?

- Аңлатмалы.

(Аңлатмалы сүзлектән киңәшче,сердәш сүләре карала)

- Кирәкле сүзлекләрне, китапларны без кайдан ала алабыз?

- Китапханәдән.

(китапханә сүзе дә тактага языла)

- Сүзлек, китапханә сүзләре ничек ясалган?


-ханә кушымчасы тагын нинди сүзләрдә очрый?

- Даруханә, кунакханә, чәйханә, тәгамханә…

- ханә нәрсәне аңлата икән? Бина дигәнне аңлата. Гарәп-фарсы теленнән кергән сүз. Элеке вакытларда актив кулланышта йөрсә, соңрак пассив сүзлеккә кергән. әлеге вакытта сүз ясагыч кушымча буларак тагын актив сүзлеккә кереп бара.


Физминутка


5. Яңа материалны ныгыту

(Дәреслек белән эш)



Ребуслар чишү


hello_html_3080e2b4.jpg- ле



hello_html_m3c923ac8.jpg - чы hello_html_5168570f.jpg-чы


hello_html_m1570fbe9.jpg- лек hello_html_m4b19661e.jpg- лы

Күз+лек

Чаңгы+чы

Кояш+лы


6.Йомгаклау, нәтиҗә ясау

Яңа сүзләр ничек барлыкка килә ала?

Нинди ясагыч кушымчалар була?

Ясагыч кушымчалар нинди сүз төркемнәреннән яңа сүзләр ясыйлар?


Бүген дәрестә кем яхшы катнаштым дип уйлый? Кем үзенә «бишле» куя ала? Ә кем «дүртле»?...


7. Өй эше (укучылар үз теләкләре белән сайлап алалар)

  1. 262 нче күнегү

  2. Үзең яраткан китап турында зур булмаган хикәя язарга

  3. Сүз ясагыч кушымчалар белән ребуслар төзергә.



Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "“Сүз ясагыч кушымчалар” темасына үткәрелгән дәрес үрнәге"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Музыковед

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 033 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.11.2016 5468
    • DOCX 172 кбайт
    • 27 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гулова Рима Рамисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гулова Рима Рамисовна
    Гулова Рима Рамисовна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13331
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 112 человек

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 783 человека из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 842 человека

Курс повышения квалификации

Работа классного руководителя по организации взаимодействия семьи и школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 410 человек из 64 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 542 человека

Мини-курс

Неорганическая химия

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов

Мини-курс

Wildberries: от управления заказами до продвижения товаров

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 57 человек из 26 регионов

Мини-курс

Психические защиты и психоаналитический взгляд на личное развитие

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 16 человек