182552
столько раз учителя, ученики и родители
посетили официальный сайт ООО «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок Другое КонспектыСүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре

библиотека
материалов



Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре”


Дәрес конспекты


Сыйныф: 5

Тема: Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре

Максатлар: 1) сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре турында мәгълүмат бирү;

2) аларны җөмләдә дөрес куллануны камилләштерү;

3) әниләргә карата сөю, хөрмәт хисләре тәрбияләү;

4) укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Җиһазлау: дәреслек, экран, сурәтләр, таратып бирү өчен тестлар, карточкалар.

Дәреснең тибы: катнаш

Дәрес планы:

I. Кереш өлеш

- Исәнләшү

- Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру

- Актуальләштерү

II. Яңа теманы аңлату

III. Алган белемнәрне ныгыту
IV. Йомгаклау, өй эше бирү.



ДӘРЕС БАРЫШЫ


I. Кереш өлеш

1. Исәнләшү, һава торышы турында сөйләшү.

2. Теманы, максатны хәбәр итү.


II. Яңа теманы аңлату

1. Тактада яңа сүзләр (аңлату, сүзлекләргә язып кую)

ПРЯМОЕ – ТУРЫ

КҮЧЕРЕЛМӘ – ПЕРЕНОСНОЕ

МӘГЪНӘ – ЗНАЧЕНИЕ

2. Экранда теманы аңлату

Татар телендә туры мәгънәле сүзләр аз. Алар сүзнең үз мәгънәсендә генә кулланыла һәм бер генә мәгънә белдерә: КЫЯР (яшелчә), ӨСТӘЛ (җиһаз), МОРФОЛОГИЯ (термин) һ.б. Бу туры мәгънә була.


АК КАР, АК БӘХЕТ, АК ӨМЕТ мисалларында ак сүзе, кар белән килгәндә, туры мәгънәгә ия була. Ә инде бәхет, өмет сүзләре белән килгәндә күчерелмә мәгънә ала. Мондый сүзләр күп мәгънәле сүзләр дип йөртелә.


3. Тема буенча биремнәр

1 нче бирем (карточкалар белән эш)

БИРЕЛГӘН СҮЗЛӘР НИНДИ МӘГЪНӘДӘ КУЛЛАНЫЛГАНЫН ӘЙТЕГЕЗ.

Кыз моңлы итеп җырлый. Язны котлый, талпынып җырлый сандугач. Малайның сумкасы бик авыр иде. Бабай бик авыр уйларга чумды. Көзге яңгыр тәрәзәне шакый. Тышта кемдер ишек шакый. Авырттымы әллә башлары, ник болытлар елый башлады? Бишектә иркәләнеп кенә бала елый.

2 нче бирем

БИРЕЛГӘН СҮЗТЕЗМӘЛӘРНЕ, ҖӨМЛӘЛӘРНЕ ИКЕ БАГАНАГА БҮЛЕП ЯЗЫГЫЗ:

ТУРЫ КҮЧЕРЕЛМӘ

Кояш көлә, кайнар аш, җил сызгыра, таллар елый, малай елый, сыерчык җырлый, ак бәхет,җылы сүз, татлы уй, хыял канаты, авыр сүз, татлы алма, җылы көн, кайнар кочак,кош канаты, авыр күнегү.

3 нче бирем (тактада эш)

БИРЕЛГӘН СҮЗЛӘРНЕ ТУРЫ ҺӘМ КҮЧЕРЕЛМӘ МӘГЪНӘДӘ КУЛЛАНЫП ҖӨМЛӘЛӘР ТӨЗЕГЕЗ

Итәк, ява, җырлый, канат


III. Алган белемнәрне ныгыту

1) тест өстендә эш

1. Татар телендә туры мәгънәле сүзләр

а) күп

б) аз

в) бер

2. Җырлый сүзе нинди мәгънәләрдә килә ала?

а) туры

б) туры һәм күчерелмә

в) күчерелмә

3. Кайсы юлда елмая сүзе туры мәгънәдә кулланылган?

а) бала елмая

б) чәчәкләр елмая

в) кояш елмая

4. Кайсы юл туры мәгънәле сүзләрдән генә тора?

а) китап, өстәл, тәрәзә

б) өстәл, баш, авыр

в) кайнар, өстәл, баш

5. Кайсы юл күчерелмә мәгънәле сүзләрдән тора?

а) елмая, җырлый, елый

б) елый, йоклый, малай

в) җырлый, кыз, суган

6. Итәк сүзе кайсы юлда күчерелмә мәгънәдә кулланылган?

а) Тау итәгендә җиләк күп.

б) Бик матур итәк кигәнсең.

в) Аның итәге матур тукымадан тегелгән.


2) текст өстендә эш

Текстны укыгыз. Күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табыгыз.

Дөньяда изге күңелле, якты уйлы кешеләр күп. Алар гомер буе яхшылык кылып яшиләр. Безнең әниләребез дә шундый затлардан. Алар безне бик яраталар. Кайнар кочакларына кысып сөяләр. Тәмле ашлар белән сыйлыйлар. Авырып китсәк, баш очыбызда йокысыз төннәр уздыралар. Әниләр безнең өчен шатланалар, кайгыралар. Уңышларыбыз аларны канатландыра. Кайчак без аларны борчуга салабыз. Ә әниләрнең уңганлыгын әйтеп торасы да юк. Һәрнәрсәне булдыра алар, чөнки алтын куллылар.

Бирем

1) Ни өчен әнинең куллары алтын?

Ә кешегә ни өчен ике кул кирәк?

Сез әниләрегез турында ниләр әйтер идегез?

(укучыларның җавапларын тыңлау)

2) Тактада кояш рәсеме, тик аның нурлары юк. Нурлар булсын өчен әниләргә карата күчерелмә мәгънәдә сүзтезмәләр язарга кирәк.

(җылы кочак, кайнар йөрәк, алтын кул, тәмле сүз, ак бәхет, нурлы караш)


IV. Өй эше бирү

Туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләр кулланып кечкенә хикәя төзергә.

V. Йомгаклау

Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек?

Нинди сүзләр туры мәгънәле була? Мисаллар

Нинди сүзләр күчерелмә мәгънәле дип атала? Мисаллар


VI. Билгеләр кую


VII. Йомгаклау



Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Педагог-библиотекарь
Курс профессиональной переподготовки
Библиотекарь
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Общая информация
ВНИМАНИЮ УЧИТЕЛЕЙ: хотите организовать и вести кружок по ментальной арифметике в своей школе? Спрос на данную методику постоянно растёт, а Вам для её освоения достаточно будет пройти один курс повышения квалификации (72 часа) прямо в Вашем личном кабинете на сайте "Инфоурок".

Пройдя курс Вы получите:
- Удостоверение о повышении квалификации;
- Подробный план уроков (150 стр.);
- Задачник для обучающихся (83 стр.);
- Вводную тетрадь «Знакомство со счетами и правилами»;
- БЕСПЛАТНЫЙ доступ к CRM-системе, Личному кабинету для проведения занятий;
- Возможность дополнительного источника дохода (до 60.000 руб. в месяц)!

Пройдите дистанционный курс «Ментальная арифметика» на проекте "Инфоурок"!

Подать заявку

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Управление персоналом и оформление трудовых отношений»
Курс повышения квалификации «Основы местного самоуправления и муниципальной службы»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и предоставление туристских услуг»
Курс повышения квалификации «Формирование компетенций межкультурной коммуникации в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по подбору и оценке персонала (рекрутинг)»
Курс повышения квалификации «Маркетинг в организации, как средство привлечения новых клиентов»
Курс повышения квалификации «Источники финансов»
Курс профессиональной переподготовки «Разработка эффективной стратегии развития современного ВУЗа»
Курс профессиональной переподготовки «Организация технической поддержки клиентов при установке и эксплуатации информационно-коммуникационных систем»
Курс профессиональной переподготовки «Метрология, стандартизация и сертификация»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по водоотведению и очистке сточных вод»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление службой рекламы и PR»
Курс профессиональной переподготовки «Осуществление и координация продаж»
Курс профессиональной переподготовки «Информационная поддержка бизнес-процессов в организации»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.