Сүзтезмә темасы буенча тест, 7 сыйныф
Предпросмотр материала:
Сүзтезмә
ТЕСТ
1. Җөмләдә ничә сүзтезмә бар?
Казан — дөньяви шәһәрләр яшенә җиткән олпат кала... (М. Галиев).
4 сүзтезмә
5 сүзтезмә
6 сүзтезмә
7 сүзтезмә
2. Сүзтезмәне күрсәтегез.
ак күлмәк
ап-ак
Ак диңгез
Дөнья ап-ак.
3. Җөмләдән аерып бирелгән сүзтезмәләр арасында ялгыш төзелмәне табыгыз. Вафин, йокысыннан сискәнеп уянган кешедәй, җырга колак салды (Ф. Хөсни).
сискәнеп уяну
кешедәй колак салу
җырга колак салу
Вафин колак салды
4. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез.
Аларга әйтү
алмашлык сүзтезмә
фигыль сүзтезмә
исем сүзтезмә
рәвеш сүзтезмә
5. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез.
Тугызынчы бүлмә
сан сүзтезмә
исем сүзтезмә
сыйфат сүзтезмә
алмашлык сүзтезмә
6. Фигыль сүзтезмәне табыгыз.
йөрергә уңай
көтелмәгән вакыйга
кайткач күрү
китәргә кирәк
7. Рәвеш сүзтезмәне табыгыз.
эшләпәдән йөрү
кешегә ягымлы
күп изгелекләр
шактый озак
8.Бәйләүче чараны билгеләгез.
Авылга кайту
сүз тәртибе
юнәлеш килеш кушымчасы
исем фигыль формасы
янәшә тору
9. Бәйләүче чараны билгеләгез.
Әйтеп аңлату
янәшә тору
сүз тәртибе
-еп хәл фигыль кушымчасы
исем фигыль формасы
10.Вакыт-предмет бәйләнешенә туры килгән сүзтезмәне табыгыз.
тәмле алма
көзге яңгыр
бакчадагы алма
бүген килү
Үзара ияртүле бәйләнешкә кергән ике яки берничә мөстәкыйль сүздән торган төзелмә сүзтезмә дип атала.
Ияртүле бәйләнештә торган сүзләрнең берсе – ияртүче, икенчесе иярүче сүз дип йөртелә. Ияртүчедән чыгып, иярүче кисәккә сорау куела.
Сүзтезмә аерым бер төшенчәгә конкретлык, төгәллек бирә, шуңа күрә иярүче һәм ияртүче сүзләр арасында ачыклаулы (төгәлләүле) мөнәсәбәт урнаша. [л1] Ачыклаулы [л2] мөнәсәбәт булганда, иярүче сүз ияртүче сүз белдергән предмет яки эш-хәл мәгънәсенә төгәллек кертә.[л3]
Ачыклаулы мөнәсәбәтне килеш кушымчалары, шарт фигыль, хәл фигыль, сыйфат фигыль, инфинитив, исем фигыль формалары, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр, янәшә килү, сүз тәртибе, сүзләрне кабатлау, фраза басымы һ. б. чаралар белдереп киләләр.
Кайсы сүзнең ияртүче булуына карап, сүзтезмәләр 6 төркемчәгә бүленә : исем сүзтезмәләр, фигыль сүзтезмәләр, сыйфат сүзтезмәләр, сан сүзтезмәләр, рәвеш сүзтезмәләр, алмашлык сүзтезмәләр.
Что Вы хотите изменить?
Например: обновить оформление, добавить задания, изменить класс, сократить текст или адаптировать материал.
Что Вы хотите изменить?
Например: обновить оформление, добавить задания, изменить класс, сократить текст или адаптировать материал.
Профессия: Директор департамента по маркетингу
Профессия: Научный сотрудник библиотеки
Профессия: Руководитель отделения (департамента, комплекса, управления, центра) библиотеки
Профессия: Методист
Профессия: Начальник отдела (заведующий отделом) архива
В каталоге 7 705 курсов по разным направлениям