Табигатьтә
кунакта
(Кичә
башлангыч сыйныф укучылары өчен уздырыла.
Уздыру ва-кыты
– көз)
Максат: 1.
Туган илебезнең бай табигатен күрә белү, аңа соклану.
2.
Табигатьне белергә, сакларга өндәү.
3.
Табигать турында шигырьләр уку, җырлар җырлау,
төрле уеннар уйнау.
Зал матур итеп бизәлгән. Сәхнә түрендә
стенага зур кәрзин рәсеме эленгән. Кәрзиннән яшелчә,
җиләк-җимешләр, яфраклар күренеп тора.
Алгы планда уң
якта кыш, сул якта җәй
күренеше. Сәхнә
астында көзге байлыкны чагылдырган өстәлләр тезелеп киткән.
Кичәнең барышы
(Бер
төркем укучылар сөйләшеп, гәпләшеп килеп керәләр.)
1 нче
укучы. Без бүген
табигатьтә кунакта.
2 нче
укучы. Табигатьтә?
Нәрсә
соң ул табигать?
1 нче
укучы (гаҗәпләнеп).
Табигатьме?
Тирә-юнеңә
игътибар белән
кара әле!
Әнә кояш елмая, күк йөзендә болытлар
йөзә. Җирдә үсемлекләр
үсә, анда хайваннарны күрәсең. Болар
барысы да табигать!
3 нче
укучы (беренче укучыга кушылып дәвам
итә). Табигать
–
ул
безнең якын дустыбыз. Кеше бит үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала.
Азык hәм кием-салым
булдыру өчен үсемлекләр үстерә, терлекләр
үрчетә.
4 нче
укучы (дәвам
итә). Әйе! Ә җир астыннан нефть таба,
таулардан руда чыгара, елгадан балык тота!
1 нче
укучы. Шулай!
5 нче
укучы. Безнең туган илебезнең табигате,
урман-кырлары, елгалары
искиткеч матур hәм бик бай.
1 нче
укучы. Безгә табигатьне өйрәнергә, аңа
сокланырга, кулыбыздан
килгәнчә сакларга кирәк.
(Укучылар
сөйләшә-сөйләшә чыгып китәләр, сәхнәгә өч
укучы чыга.)
1 нче
укучы. Нинди
матур минем Туган илем,
Җир шарында тиңдәш юк аңар.
Киң кырларда үсә мул игеннәр,
Шаулап ага озын елгалар.
2 нче
укучы. Туган
ил ул – алтын арышлар,
Туган
ил ул – зифа камышлар,
Туган
ил ул – иркен болыннар,
Болыннарда
– нәни колыннар.
3 нче
укучы. Туган
ил ул – зәңгәр диңгезләр,
Туган
ил ул – үскән нигезләр,
Туган
ил ул була бер генә,
Бик
кадерле безгә ул шуңа.
(Сәхнә
артында балалар ярым түгәрәк ясап басалар.
Л.Батыр-Болгариның Ә.Рәшитов сүзләренә язган «Кояшлы
ил»
җыры башкарыла.)
Кояшлы
ил
Кояшлы
ил – безнең ил,
Күге
аның гел аяз.
Кыш
китерсә
кыш бабай,
Чәчәк
алып килә яз.
Һавасы да җире
дә,
Салават күпере
дә,
Яңгыры
да, кары да
–
Безгә
якын бары да.
Сандугачлы урманы,
Ашлык тулы кырлары,
Бөтен җиргә яңгырый
Безнең бәхет җырлары.
(Укучылар
урындыкларга утыралар.
Сәхнәгә милли киемнән кечкенә чиләк күтәргән бер кыз чыга.)
Кыз.
Безгә
якын юл буенда
Бер чишмә чыга,
Җитә аның якты суы
Һәр
узучыга.
Узучылар бар да ятып
Салкын су эчә...
Шунда зәңгәр
чиләгемне
Калдырдым кичә.
Зәңгәр чиләк үзе җиңел,
Кечкенә,
дидем,
Шул чиләккә су тутырып
Эчсеннәр,
дидем.
(Бер төркем укучылар Р.Вәлиеваның «Урманда»
дигән шигырен сәхнәләштерә. Өч
укучы Р.Фәйзуллинның
«Балыкта»
шигырен
сәхнәләштерә. Х.Халиковның
«Юмарт
тукран»
шигыре укыла.)
Җыр башкарыла.
Яратам
Мин
үсәм, үсәм,
үсәм,
Кояш
нурын яратам.
Кояш
та мине сөя,
Юлларыма
гөл сибә.
Мин җырлыйм,
җырлыйм, җырлыйм,
Табигатьне мин зурлыйм.
Туган җиремне
зурлыйм,
Туган илемне зурлыйм.
(Сәхнә түренә
өч укучы кыз чыга.)
1 нче
кыз. Яратам
мин ап-ак төсне,
Бөтен
дөнья ап-ак төсле:
Куяннар
да ак тун кигән,
Каеннар
да ак туннан.
Бүреккә
дә, керфеккә дә,
Борынга
да ак кунган.
Биек
булып, ап-ак булып
Урамга
ак кар яуган.
Көне
буе шау-гөр килеп
Шуабыз
шул ак таудан.
(Куяннар биюе башкарыла.)
2 нче
кыз. Яратам
мин зәңгәр төсне,
Бөтен дөнья зәңгәр төсле:
Басулар, кырлар,
үзәннәр
Зәңгәр кардан арчыла.
Челтәрләнеп-челтәрләнеп
Җирдән hаман пар чыга.
Зәңгәр елгалардан әнә
Зәңгәр бозлар агыла.
Зәңгәрләнеп ага алар
Зәңгәр Идел ягына.
3 нче
кыз. Яратам
мин яшел төсне,
Бөтен дөнья яшел төсле:
Дөнья яшел микән әллә
Яшел яңгыр яуганга?
Урман-кырларны ямь-яшел
Тамчы белән юганга?
Яшел дулкын чаба кырда,
Җил иссә дә чак
кына...
Шулай яшел була белә
Безнең
туган як кына.
(Җырлы
бию башкарыла.
Уеннан аерылып бер кыз чыга.)
Кыз. Ишетәсезме?
Урман сөйләшә!
Үзең эндәшсәң аңа,
ул
да эндәшә.
«Син урманмы?» –
дисәң,
«Урман...
урман!» – ди.
«Җиләк
уңганмы?» – дисәң,
«Уңган...
уңган!» – ди.
(Сәхнәгә
кәрзин тоткан бер укучы малай йөгереп чыга.)
Малай.
Җиләккә
барабызмы?
Берничә укучы (йөгереп
чыгып).
Барабыз,
барабыз!
Бала
(йөгереп чыгып).
Мин
дә барам!
(«Җиләк
җыям, как коям»
җырлы уены
башкарыла. Соңрак
балалар Аю
бабайның «биремнәрен»
үтиләр:
агач
рәсемнәре, аларның
җимешләре күрсәтелә.
Кайсы
җимеш кайсы агачныкы икәнен
белергә тиешләр.)
Укучы кыз. Яратам
мин сары төсне,
Бөтен дөнья сары төсле:
Арыш,
бодай
бөртекләре,
Үләннәр
сары төстә.
Сары белән йөгертелми
Калмагандыр бер төш тә.
Саргайган яфраклар җиргә
Сарыладыр сак кына.
Сары була белә шулай
Безнең туган як кына.
Укучы малай. Курайларда
көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп,
Куакларга җиләк-җимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп,
Урман буйлап алтын көз йөри.
(Көз булып
киенгән, кәрзин
тоткан кыз чыга.
«Көз,
көз,
әйт әле,
кәрзинеңдә ниләр бар?» дигән җыр
башкарыла.)
Көз.
Сезнең
өчен
минем кәрзинемдә
табышмаклар да бар.
Ягез әле,
кем
өлгер?
(Укучылар
берәмләп
чыгалар, кәрзиннән табышмак язылган төрле төстәге яфраклар алалар,
укыйлар,
тамашачылар җавабын таба,
бүләк
тапшырыла.)
Табышмаклар:
Туксан
тугыз күзле ул,
Көн дә сыйлый безне ул.
Үзе юка
чикмәнле,
Сые исә бик тәмле.
(Бәрәңге)
Җиләк кояшта пешә,
Шалкан учакта пешә.
Нәрсә бүректә пешә?
(Помидор)
Кап-караңгы бүлмәдә
Челтәр бәйли кыз бала.
(Умарта
корты)
Берсе сибә, икенчесе эчә, өченчесе
үсә.
(Болыт,
җир, үсемлек)
(Ике
укучы чыга.)
1 нче укучы.
Әйе!
Әйләнә-тирә дөньяның безне иң таңга калдырган
могҗизасы – табигать.
2 нче укучы. Шушы
гаҗәеп дөньяга керү, үзебез өчен беренче ачышлар ясау, табигатьне өйрәнү,
ярату, саклау – безнең бурычыбыз.
(«Кояшлы
ил»
җыры яңгырый.)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.