Инфоурок Иностранные языки Другие методич. материалы"Табигатькә бар да кирәк"

"Табигатькә бар да кирәк"

Скачать материал

Табигатькә бар да кирәк.

Табигатькә бар да кирәк-

                                                                                     Кыры да,урманы да,

                                                                                     Тавы да, күлләре дә.

                                                                                     Дусларыңа бирер өчен

                                                                                     Кирәк кыр гөлләре дә...

       “Табигать”  диюгә, без үзебез туып-үскән җирне, урман, күл, чишмә,болыннарын ,җәнлекләр,үсемлекләр, кошлар дөньясын күз алдына китерәбез. Табигать ул - безнең әйләнә –тирәбез,туган җиребез,туган ягыбыз...

        Без  шул табигатьтә яшибез.Без - табигать балалары.Урманнар шавы, кошлар сайравы,челтер-челтер чишмә  агышы, елга – күлләр - болар һәммәсе дә безнең  күңелләргә сихәтлек, рәхәтлек  бирә. Табигать безне туендыра да,җылыта да , яшәү өчен безгә дәрт – дәрман бирә  , көч – куәт өсти. Ул   безне сокландыра да,моңландыра да, кирәк чакта тынычландыра да.Тик, кызганычка каршы,табигатьне   кадерләп, саклап тормасаң, ул бозыла , ямен югалта.Бу урында мин Э.Афзалованың шигырен искә төшереп үтәсем килә:

Җир елый, ишетәсезме?Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем нигә кипкән?

Табигатьне кемнәр шулай әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык кая киткән?

Җир елый,ишетәсезме? Мин ишетәм.

Сандугачлы талкайларны кемнәр кискән?

Җир елый,ишетәсезме? Ә мин ишетәм.

Бу гүзәллек,бу җир шары яшәр микән?(Э.Афзалова)

      Әйе, безнең табигатебезгә, Җир-Анабызга куркыныч яный.   Шуңа күрә ул безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без табигатебезне күз карасы кебек якларга , усаллардан сакларга тиешбез.Тик, кызганычка каршы, саклап бетерә алмыйбыз шул.

          Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату,очсыз-кырыйсыз урманнарны бер дә юкка кисеп бетерү,химия заводларыннан чыгучы  агулы газларның  чиста һавабызны бозып бетерүе – болар әле  туган ягыбыз табигатенә салган зыянның бер өлеше генә.Әгәр табигатькә  зыян салучылар белән  бүгеннән үк көрәшә  башламасак,берничә дистә елдан соң,бөтен тереклек көеп  бетәргә мөмкин бит.Шуңа күрә бүген табигатьне саклау дөньякүләм проблемага әйләнде.

“ Челтер-челтер ага чишмә-

Һич тә тыймалы түгел.

Ә сулары шундый йомшак –

Эчеп туймалы түгел.

Чыңлый чишмә,

Җырлый чишмә-

Җилферди зәңгәр толым.

Чишмә җырын тыңлап ята

 Зәңгәр толымлы болын”  -  дип яза шагыйрь Р.Миңнуллин үзенең “Чишмә” исемле шигырендә.

           Элек-электән кешеләр суны чишмәләрдән эчкән.Чишмә сулары  ничәмә-ничә буын кешеләргә яшәр өчен көч һәм сихәт биреп тора.Авырткан йөрәкләргә шифа,сагынган күңелләргә дәва ул чишмә сулары.Тик суларны колонкалардан агызып эчә башлагач, авылларыбызда чишмәләр кимеде яисә бөтенләй кибеп бетте.Бусы да үзебезнең ваемсызлыгыбыз, чишмә-суларыбызны чистартмау, пычратуыбыз ,сакламавыбыз аркасында килеп чыга бит.

        Без табигать белән бергә генә яши алабыз.Җиребез, суыбыз, һавабыз безгә яхшылык кына кылып торалар: агачларда тәмле җимешләр пешә,түтәлләрдә төрле яшелчәләр, кырларда мул игеннәр,бакча , болын һәм урманнарда хуш исле чәчәкләр үсә.Без аларга карап сокланабыз.Димәк, без дә аларга яхшылык белән җавап бирергә тиеш:

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз.

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Табигать –ул безнең әни.

                                 Табигатьне  саклагыз!               (И.Рәҗәпова)

             Табигатьне саклау-ул үзебезне, киләчәгебезне,өебезне саклау дигән сүз.  Без- табигать балалары, ә табигать – безнең хуҗабыз! Моны

беркайчан да онытмасак иде .Табигатьнең кагыйдәләрен үтәп, һәр эшне акыл белән башкарсак, шул чакта гына без матурлыкны,табигатьне коткарып кала алырбыз.

          Кешеләр! Әйдәгез, саклыйк газиз табигатебезне: чүп-чар ташламыйк, кош ояларын туздырмыйк, күпләп агачлар утыртыйк,чишмә-суларыбызны ,урманнарыбызны чистартыйк. Теләсә кайда учак якмыйк, агачларны рөхсәтсез кисмик, сындырмыйк, дару үләннәрен тамырлары белән йолкымыйк!  Төзек булмаган техника белән йөреп, чиста булмаган ягулык файдаланып һаваны зарарлы газлар белән пычратмыйк!    Үзебез кылган эшләр өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында да җаваплы икәнлегебезне тоеп  яшик.  Дөнья матурлыгын бергәләп саклап калыйк.

Табигать-Ана чакыра,

Саклагыз , ди,барын да.

Калсын дөнья матурлыгы

Киләчәк буынга да!

.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Табигатькә бар да кирәк""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ландшафтный архитектор

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 660 185 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.11.2014 766
    • DOCX 19.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Насыбуллина Гульфия Султановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8126
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Английский язык: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель английского языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 62 человека из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 87 человек

Курс профессиональной переподготовки

Немецкий язык: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель немецкого языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету "Английский язык" в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 134 человека из 43 регионов
  • Этот курс уже прошли 912 человек

Мини-курс

Эффективные стратегии успешного взаимодействия: от понимания до саморазвития

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология взаимоотношений, прощения и самопонимания

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 133 человека из 53 регионов
  • Этот курс уже прошли 45 человек

Мини-курс

Современные тенденции в архитектуре

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе