Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Презентации / "Табышмаклар илендә" класстан тыш чара
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

"Табышмаклар илендә" класстан тыш чара

библиотека
материалов

* Югалткан әйберең түгел, −
Эзләмичә тапмыйсың.
(Табышмак)

    -Бик дөрес,укучылар .Бүген без сезнең белән  “Табышмаклар” илендә сәяхәттә булырбыз, ләкин балалар нәрсә соң ул табышмак? Әйдәгез, шул турыда тыңлап үтик әле.

    -Табышмаклар-фольклор әсәрләренең вак төрләреннән берсе. Табышмакның әкият төсен алып киткән һәм берничә биткә сузылган озыннары да була. Алары бик сирәк очрый. Мәзәк төсендә әйтелгәннәре дә булгалый. Бигрәк тә аның асылын, чын табигатен яхшырак аңлау яки ул хакта аз булса да бер фикер йөртү өчен, аның ерак үткән заманнарына әйләнеп кайтып карамыйча булмый. Ул башта ни өчен һәм ничек килеп чыккан соң? Табышмак исеменнән күренгәнчә, табу, ягъни ул бүленеп табыла торган әйбер. Ул татар халкында бик нык таралган.

    -Табышмак ике кисәктән тора: берсе-табышмагы әйтелү, икенчесе-чишелеше, җавабы. Табышмагын берәү әйтсә, җавабын икенче берәү табып бирә. Һәр табышмак шулай табыла. Берсеннән башка икенчесе булмый. Чиләгенә күрә капкачы, яки алар ачкыч белән йозак шикелле. Табышмак аның йозагы, эченә мәгънә бикләнгән. Табучы аңа үз акылы, үз зирәклеге белән ачкыч табып ачып керергә тиеш. Табышмак чишелгәннән соң, кызыксыз, гади, җиңел әйбер кебек кенә булып калачак. Күрәсең, аның кызыгы шушы мәгънәсен ачу процессының үзендә. Күп кенә табышмаклар телдән төшә баралар. Яңалары туа тора. Табышмакларны хәзер иң яратып әйтүчеләр кемнәр дисәгез, әлбәттә, балалар дияргә туры килә. Бигрәк тә яшүсмерләр. Олылардан аны берән-сәрән генә әйттереп була. Әйдәгез әле, балалар, без дә бергәләп табышмаклар иленә барып кайтыйк әле. Бу илләрдә нинди табышмаклар яши икән? Табышмаклар иленә поездга утырып барырбыз.(бер яктагы балалар кул чаба, икенче яктагы балалар тыпырдыйлар)

    -Менә без сезнең белән бернече табышмаклар иленә килеп җиттек. Бу ил “Урман” иле дип атала. Бу илгә керү өчен безгә табышмакларның җавабын табарга кирәк. Җавап биргәндә кул күтәреп җавап бирәсе. Кем дөрес җавап бирә шуңа жетон бирелә.

    1. Утта яна-суда батмый.(агач)

    2. Яз көнне күлмәк кия, көз сала, кыш шәрә кала.(агач)

    3. Язын дөньяга килә-көзен саргаеп үлә.(яфрак)

    4. Җәй киенә, кыш чишенеп ташлый.(урман)

- Ә хәзер, балалар, без сәяхәтебезне дәвам итәбез. Киләсе тукталыш “Чәчәкләр” тукталышы. Анда да безне табышмаклар көтә.

    1. Кечкенә үзе, зур күзе.(төнбоек)

    2. Зәңгәр кыңгырау челтери, үз телендә нидер сөйли. Ул нәрсә?(кыңгырау чәчәк)        

    3. Энҗедәй чәчәк атам мин

    Яз көнендә урманда

    Миңа берни дә кирәкми

    Күләгәлек булганда.(энҗе чәчәк)

    -Киләсе тукталышыбыз “Бөҗәкләр” иле. Алар да безгә табышмаклар әзерләгәннәр.

    1. Башы- өй кыегы, борыны инә очы.(Черки)

2. Аягы бар, кулы юк, җаны бар, каны юк. (Чебен)

    3. Чик-чик итә, читкә сикерә.(Чикерткә)

    4. Салкын сукса-үләм, тын өрсәгез тереләм.(Күбәләк)

    5. Кем үзенә салам ташый?(Кырмыска)

    6. Балтасыз килде, тактасыз йорт салды.(Үрмәкүч)

    7. Тимәгәнгә тими, тигәнне тиген калдырмый.(Бал корты)



-Алдагы сәяхәтебезне дәвам иттергәнче без сезнең  белән бер уен уйнап алырбыз.


 -Ә хәзер балалар сәяхәтебезне дәвам итәбез. Киләсе тукталышыбыз безнең”Кешеләр” тукталышы. Кешеләр иленә керү өчен безгә шушы табышмакларның җавабын табасы.

   1.”Ач!”-дисәң ачыла, “Яп!”-дисәң ябыла.(Авыз)

   2. “Мин”-дигәнгә тия, “Син”-дигәнгә тими.(Ирен)

   3. Икәү карап тора, икәү тыңлый, берәү сайрап тора. (Күз, колаклар, тел)

   4. Ап-ак дуңгыз балалары мичтән карап торалар.(Тешләр)

   5. Берәү сөйли, икәү тыңлый.(Тел, колаклар)

   6. Ике янган йолдыз бар, ике кара кондыз бар.(Күз, каш)

   7. Кызыл сандык эчендә күкеле сәгать кычкыра.(Авыз, тел)

   8. Ике туган бер-берсен күрә алмый.(Күзләр)

   9. Ике агай суга бара, берсен-берсе уза бара.(Аяклар)

     -Сәяхәтебезне дәвам иттереп без сезнең белән “Яшелчәләр” иленә барырбыз.

    1. Җир өстендә җиз түмгәк.(Бәрәңге)

    2. Ак казым кырык канатлы булса да очалмый.(Кәбестә)

    3. Кызыл кызы җир эчендә, чәчләре җир өстендә.(Кишер)

    4. Үзе түгәрәк-туп түгел, койрыгы озын-тычкан түгел.(Чөгендер)

    5. Ишексез, тәрәзәсез булган, эченә кеше тулган.(Кыяр)

    6. Түгәрәк кенә кызыл йорт, эче тулы корт.(Помидор)

-Алдагы сәяхәтебезне дәвам иттергәнче без сезнең  белән бер уен уйнап алырбыз.    Иң оста рәссам. Һәр командадан бер укучы тактага чыга. Аларга табышмак әйтелә, ә алар күзләре бәйләнгән килеш , табышмакның җавабын рәсем итеп тактага ясарга тиеш булалар.

    Ул булса,  көн була,

    Ул булмаса, кем була?

                        (кояш)

    -Һәм иң соңгы шәһәребезгә “Су” иленә барыйк. Ләкин  су патшасы да безне бу илгә табышмакларның җавабын тапмыйча кертмәс.

    1.Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк.(Су)

    2. Тау куенында анасы, чыгып кача баласы.(Чишмә)

    3. Ат түгел-чаба, урман түгел-шаулый.(Гөрләвек)

    4. Кышын йоклый, җәен шаулый.(Елга)

    5. Агып акмый, суда батмый.(Күбек)

    6. Керсәң батарсың, чыгалмый ятарсың.(Су)

    7. Төнлә туа, үләнгә куна, таңда тына, көнне күрсә-юк була.(Чык)

    8. Төтене бар, уты юк.(Томан)

    9. Нәрсә йөгерә аяксыз?(Су)

    10. Чакырдылар, дәштеләр, барган идем-качтылар.(Яңгыр)

    11. Тышта тау-тау, өйдә су-су.(Кар)

    12.Үзе су, үзе каты.(Боз)

    -Шулай итеп, балалар, без табышмакларның барлык илләрендә дә сәяхәт итеп кайттык. Әйдәгез әле жетоннарыгызны санагыз(укучылар саный). Кемдә күбрәк жетон, шуңа бүләк тапшырабыз. Һәм ул бала безнең “Табышмаклар патшасы” дигән исемгә лаек була.

 Рефлексия. “Алтын бөртекләр” мультфильмын карау.   Белем алу ул укучылар хәзинә туплау. Сез дә шулай итеп хәзинә туплагыз.

Ә хәзер без сезнең белән шаян табышмаклар әйтешик әле.

    1. Суны нигә алып кайталар?(Үзе кайтмаганга)

    2. Дөньяда нәрсә тамырсыз үсә?(Таш)

    3. Суны кайчан иләк белән ташыйлар?(Кышын, кар килеш)

     4. Елгага төшкән таш нишли?(Юешләнә)

     5. Канатсыз-йонсыз нәрсә оча?(Җил)

     6. Өч елдан соң карга нишли?(Дүртенче яшькә китә)

     7. Кем ике мәртәбә дөньяга туа?(Чебеш)

     8. Каз судан чыккач нишли?(Җиргә баса)

     9. Куян нигә чаба?(Атлый белмәгәнгә)

     10.Сыер нигә ята?(Утыра алмаганга)

     -Шуның белән безнең табышмаклар кичәсе тәмам. Саубулыгыз.




Автор
Дата добавления 06.02.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Презентации
Просмотров577
Номер материала ДВ-422886
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх