Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / История / Другие методич. материалы / Тарих дәресләрендә компьютер ярдәмендә тестлар чишү
  • История

Тарих дәресләрендә компьютер ярдәмендә тестлар чишү

библиотека
материалов


Тарих дәресләрендә компьютер ярдәмендә тестлар чишү


Нигматуллин Хамис, Зәй районы Бура-Киртә урта мәктәбе тарих укытучысы



Тарих фәнен укытудагы бүгенге көн таләпләре һәм мәгариф системасына БДИ (ЕГЭ) ның ныклы адымнар белән үтеп керүе күпчелек укытучыларны иҗади эзләнүләргә этәрә. Билгеле булганча, БДИның нигезен төрле формадагы тестлар тәшкил итә. Ә тестларга дөрес җавап бирер өчен фәнне камил белү генә аз, күбрәк әлеге тестлар белән эшләү күнекмәләрен кабатлау зарур. Кәгазьдә язып, аны укучыларга таратып, соңыннан җыеп алып тикшерү укытучыдан бик күп вакыт сорый. Бүгенге көн заман техникасы, ягъни компьютер һәм махсус программалар тестлар төзү һәм чишү өчен укытучы хезмәтен күпкә җиңеләйтә ала. Әлбәттә, бу очракта, компьютер белән эшли белү күнекмәсе дә кирәк.

Җәмгыять белеме һәм тарих дәресләрендә мин тестлар өчен HyperTest программасын кулланам. Аның ярдәмендә 512 сорау һәм аларның һәркайсына 20 шәр җавап төзү мөмкин. Интернетта программаның яңа версияләре дә күренә, алары тагын камилрәк эшләнгән. Тестлар, укучыны ялыктырмасын өчен, якынча 30-50 сораудан торса яхшы дип уйлыйм. Сорауларны укучылар үзләре төзи. Бу исә үтелгән материалны ныгыту өчен бик мөһим. Азкомплектлы авыл мәктәбендә укучылар саны бер класста уртача 3-7 бала тәшкил итә. Тестлар белән эшләү өчен класска бер компьютер җитә, медиапроектор булу мәҗбүри түгел. Дәреслек буенча бүлекне йомгаклау өчен һәр укучыга өй эше итеп 10-15 сорау әзерләргә тәкъдим ителә. Сораулар блокнот редакторы ярдәмендә компьютерга кертелә (информатика укытучысы белән алдан килешеп, информатика дәресендә дә эшләргә мөмкин).

HyperTest программасы белемне ни дәрәҗәдә үзләштерүне ачыклау өчен бик тә уңайлы. Аны тарихтан кала башка фәннәрне үзләштерү өчен дә бик кулай дип саныйм. Башка программалардан аермалы буларак, ул түбәндәге характеристикаларга ия:

  • программа базасына 512 сорау кертергә була;

  • бер сорауга 20 гә кадәр җавап варианты төзеп була;

  • бер сорауга бер яки берничә дөрес җавап бирү мөмкинлеге;

  • үтелгән сорауга кире кайту һәм аны төзәтү мөмкинлеге;

  • билге куюның сыгылмалылыгы;

  • тест үткәрү беркетмәсен (укучының исем-фамилиясе, классы, нинди билге алуы) принтердан бастырып чыгару.


Тестның текстын җыю Блокнот текст редакторында башкарыла. Тест базасы .ASK (кодлаштырылмаган база) файлларында саклана. Әлеге файлның форматы түбәндәге кагыйдәләргә төгәл тәнгәл килергә тиеш:

1. Файл һәрвакыт тегасы (латин графикасы белән языла) белән башлана. Аның артыннан тест үткәрелүче фән – предмет исеме (кириллица белән) языла.

2. Сорау алдына /\ символлары куела. Сорауларны һәм җавапларны берничә юлга язарга мөмкин, ләкин бер юлдан икенчесенә сүзләрне мәҗбүри күчерү кирәк. Моның өчен
HTML тэгасы (латин шрифты) кулланыла.

Мәсәлән:

история России

/\ 1.Сорау

- Җавап

+ Җавап бер юлга сыймаган очракта мәҗбүри

күчерелә

- Җавап

\/

3. “+” һәм “ – “ билгеләре җавапларның дөрес яки дөрес түгеллеген күрсәтә.

4. Сорау һәм аның җаваплары җыелмасы \/ тамга белән тәмамлана.

5. Процентлар билгеләү тәртибе:

Әгәр сорауга ике генә җавап каралган булса (бер +, бер – ), бу очракта 100% дөрес, яки 100% дөрес түгел. Берничә дөрес (дөрес түгел) җавап булган очракта, исәп түбәндәгечә була:

- беренче дөрес (дөрес түгел) җавап өчен 50% бирелә (алына);

- калган 50% тигез итеп икенче,өченче һ.б. дөрес (дөрес түгел) җавапларга бүленә.

Тест сорауларына җавап бирү тәмамланганнан соң, программа, билгеләнгән процентларга бәйле рәвештә “канәгатьләнерлек түгел”, “канәгатьләнерлек”, “яхшы”, “бик яхшы” билгеләре куя.


Мәгарифне компьютерлаштыру программасы нигезендә мәктәпләргә бирелгән компьютерларның күпчелегенә HyperTest программасы урнаштырылган. Әгәр юк икән, аны интернеттан алырга мөмкин. Хәзерге вакытта программаның яңа, тагын да камилрәк версияләрен табарга була.

Тестлар төзүне түбәндәге тәртиптә башкарырга кирәк:

1. Эш өстәлендә Блокнот текст язу редакторын ачабыз (пуск – программы –

стандратные – Блокнот ).

2. Югарыда аңлатылган тәртиптә текстны язабыз. Кызганычка каршы, программаның төп кимчелеге шунда – ул татар шрифтларын кабул итми. Шуңа күрә тестларны рус телендә, түбәндәге үрнәктә төзү кулайрак булыр:

<discipline>история

/\1.В начале 60-х известным скульптором в СССР был:

Рождественский Р

+Неизвестный Э

Евтушенко Е

\/


/\2.Период правления Хрущева в истории СССР называют периодом:

культа личности

+ «оттепели»

перестройки

\/

/\3.Программа перехода к коммунизму, рассчитанная на 20 лет, <br>

была разработана:

+в 1961 г

в 1947 г

в 1952 г

\/

Шушы үрнәктә кирәкле күләмдә билгеле бер чор өчен, яки тема буенча 25-30 сораудан (җаваплар 4-6 шар булса тагы да әйбәт) торган тест төзергә кирәк.

3.Тестның текстын язып бетергәннән соң аны HyperTest папкасына салабыз. Моны Файл менюсында Сохранить как командасы аша эшлибез. Диалог тәрәзәсе ачыла. Анда ачылган исемлектән HyperTest (ул компьютерга алдан ук урнаштырылган булырга тиеш) папкасын сайлыйбыз. Файл исеме (имя файла) юлында клавиатура ярдәмендә тестның исемен язабыз (Мәсәлән: история России.ask.) һәм саклауга куябыз (сохранить). Тест эшкә әзер.


4. Эшкә керешер алдыннан тестның параметрларын көйләргә кирәк. Моның өчен HyperTest папкасына керәбез, HyperTest приложениесен ачабыз. Өске өлешендә төрле командалар (көйләү, башларга, тәмамларга һ.б.,) юлы булган диалог тәрәзәсе ачыла.


5. Командалар юлыннан көйләү (настройка) төймәсенә басабыз – параметрлар билгеләү (установка параметров) тәрәзәсе ачыла. Иң беренче теста ничә сорау булачагын билгелибез. Моның өчен тест текстындагы барлык сорауларны яки аларның бер өлешен генә (10 сорау) алып, сораулар күләме (количество вопросов) юлына язабыз. Һәр сорауга ничә секунд, дөрес (дөрес түгел) җавапларга процентлар һәм билгеләрне тиешле юлларга язып куярга кирәк. Параметрларны билгеләп бетергәннән соң ОК төймәсенә басабыз.


6. Программа тест үткәрү өчен әзер. Тест үтүче укучыны компьютер каршына утыртабыз һәм “башларга (начать)” төймәсенә басабыз – теркәү (регистрация) тәрәзәсе ачыла. Укучы үзенең исемен һәм фамилиясен яза, ОК төймәсенә баса.


7. Беренче сорау пәйда була. Сорауга җавап бирү өчен җавап вариантлары каршындагы квадратларның берсенә (дөрес җавап дип уйланылганы) тамга куябыз. Икенче сорауга күчү өчен “читаттагы”(следующий) төймәсенә басабыз. Һәм шул рәвешле тест тәмамланганчы эшлибез. Әгәр үтелгән сорауларның җавапларын үзгәртү кирәк булса, “алдагысы” (предыдущий) төймәсенә басып беренче сорауга кадәр кире кайтырга һәм җавапны төзәтергә мөмкин.


8. Барлык сораулар тәмам булгач “йомгаклау”(закончить) төймәсенә басабыз. Мониторда тестның нәтиҗәсе күренә. “Нәтиҗәләр”(результаты) төймәсенә басып кайсы сорауга ничек җавап бирелгән, нинди %, нинди билге куелган һ.б. мәгълүмәтләр алырга, принтерда бастырып чыгарырга була.

Нигматуллин Хамис Сәүбән улы

Зәй районы Бура–Киртә урта мәктәбе тарих һәм сынлы сәнгать укытучысы, югары белемле (Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының художество-графика факультеты, 1993 һәм Алабуга дәүләт педагогика университетының тарих-филология факультеты тарих бүлеге, 2006), I квалификация категорияле, педагогик эш стажы – 14 ел

Краткое описание документа:

Тарих фәнен укытудагы бүгенге көн таләпләре һәм мәгариф системасына БДИ (ЕГЭ) ның ныклы адымнар белән үтеп керүе күпчелек укытучыларны иҗади эзләнүләргә этәрә. Билгеле булганча, БДИның нигезен төрле формадагы тестлар тәшкил итә. Ә тестларга дөрес җавап бирер өчен фәнне камил белү генә аз, күбрәк әлеге тестлар белән эшләү күнекмәләрен кабатлау зарур. Кәгазьдә язып, аны укучыларга таратып, соңыннан җыеп алып тикшерү укытучыдан бик күп вакыт сорый. Бүгенге көн заман техникасы, ягъни компьютер һәм махсус программалар тестлар төзү һәм чишү өчен укытучы хезмәтен күпкә җиңеләйтә ала. Әлбәттә, бу очракта, компьютер белән эшли белү күнекмәсе дә кирәк.

Автор
Дата добавления 28.11.2014
Раздел История
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров745
Номер материала 160572
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх