Инфоурок Другое Другие методич. материалыТатар әдәбияты аек тормыш ягында

Татар әдәбияты аек тормыш ягында

Скачать материал

Татар әдәбияты аек тормыш ягында

 

Галимова Фәйрүзә Аксан кызы – Түбән Кама педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

     Ф. Бәйрәмованың “Алыплар илендә” повестен укыгач уйга калдым. Әсәрдә хәзерге тормышның реаль картиналары сурәтләнгән; авыл тормышы, әчкечелек, наркомания, әхлаксызлык һәм имансызлык. Яшәешебездә киң таралган бу ямьсез күренешнең  әсәрләрдә күтәрелүе әдәби мәдәниятебездә яңалыкмы, моңа кадәрге әсәрләрдә бу афәт яктыртылганмы, дигән сорау татар әдәбияты тарихына күзәтү ясарга этәрде. Һәм, гомумән, ислам диненә йөз тоткан татар халкына эчкечелек галәмәте каян килеп эләккән дә, ни өчен ул хәзер безнең тамырларыбызга үрмәли? Сораулар һәм фикерләр күп....

Эчүчелек цивилизацияле җәмгыятьтә, әдәпле халык арасында беркайчан да гадәткә кермәгән, дип белдерә тарихи-мәдәни язмалар. Бу шулаймы? XX гасыр азагы һәм XXI гасыр башы моның киресен күрсәтә түгелме?!

Халыкка, яшь буынга тәрбия бирүдә әһәмиятле чара булган әдәбият бу күренешкә нинди мөнәсәбәттә  соң? Әдәбиятыбызга күз салыйк.

Төрки-татар әдәбиятының төп чыганакларының берсе – шәрык классикасы. Әдәбиятта “шәраб фәлсәфәсе” юнәлешен формалаштырган XI гасыр әдибе Гомәр Хәйям иҗатына тукталыйк. Әйе, авторның күп робагыйлары шәраб тәмен тасвирлауга, бу җирдә рәхәт яшәп калу фикеренә нигезләнгән. Мәсәлән,

                             Кара язмыш килеп төшкәнче башка,

                             Корып мәҗлес, эчик мәйләрне башта.

                                      Җитәр бер дөньядан китәр вакытлар

                                     Суын да бирмәс ул бер тамчы, шашма  [ 7.31.].

Икенчесендә:

                           “Шәраб эчсәң белеп эч, әһле мөэмин:

                             Кайчан, кайда, кем илән, күплек мөмкин?

                            Эчү хәләл шушы дүрт шарт үтәлсә, -

                            Шулай матлак! Моңа өзмим өмет мин,” – дип яза.[7.134.].

Күргәнебезчә, Г. Хәйям “алтын уртаны” белеп эчү ягында тора. Ә, бер авызына алгач, халык аны беләме, монысы икеле.

Әдәбиятның икенче канаты – халкыбыз тоткан дин, изге китап – Коръән. “Үзе керә алмаган урыннарга шайтан иң элек исерткечне җибәрә дә аннан соң үзе дә керә” дигән сүз бик борынгы заманнардан бирле мәшһүрдер. Алтын Урда чоры әдибе, XIII-XIV гасырларда яшәгән Мәхмүд Болгариның “Нәһҗел-фәрадис” (“Оҗмахларның ачык юлы”) әсәрендәге “Хәмер эчүчеләр турында” дип исемләнгән фасылы элеге фикерне раслый. Әсәрдә Багдад илендәге бер мөәзин нәсрани кызына күз төшерә. Мәчет манарасына азан әйтергә менгән саен, ул теге кызны күзәтә. Гыйшкы артып, ул кызны кочу максатыннан аларга бара. Кыз качарга өлгерә, ә мөәзинне тоталар. Ул атасыннан кызны сорый. Насрани әйтә: “Бу кызымны сиңа бирәчәкмен, кем мин кылган эшләрне кылансаң: минем динемә керсәң, дуңгыз ите ашасаң, тагы хәмер эчсәң”. Мөәзин башкалардан баш тартса да, хәмер эчәргә риза була. Һәм аннан соңгы вакыйгалар инде үзеннән-үзе эшләнә: дуңгыз ите дә ашала, христиан диненә дә күчелә. Кылган гамәлләре азагында манарадан түбән төшкәндә егылып мөәзин һәлак була. “Хәмер сәбәбеннән иманы ычкынды, тагы мәңгелек тәмуглык булды,” – ди автор.

Шушы чор шагыйре Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасында да эчкечелеккә каршы фикерләр яңгырый. Әсәр героинясе Ширин үзенең яратканы, кәеф-сафа корып яшәргә яратучы Хәсрәүне, акрынлап, аек акыллы хөкемдар итеп тәрбияли. Исерек килеш үз нәфесен канәгатьләндерү өчен, Ширин катына килгән хөкемдар ишектән дә үтә алмый.

                       Кыз әйтте:” Син миңа кунак түгел, яр!

Һомайны кул белән тотсаң, көчең бар.

Синең хатаң – килү исерек килештә,

Миңа монда ишек бикләү тиеш тә” [4.192,216.].

     XIX гасыр әдәбиятында да әлеге проблема бик кискен ачыла. Г.Утыз Имәни, Г. Кандалый иҗатларында моны күрә алабыз. Давыт Гобәйдинең “Татар исереге .... ка” шигыре сәрхүшнең чын йөзен, асылын ачып сала.

                  “Ярылган кашың, авырта башың,

                    Бармы, ичмасам, ашарга ашың?”

                    Өең ишелгән, бүргең тишелгән,

                    Һични белмисең – үзең исергән,” – дип башланган шигырь исерекнең гаилә әгъзалары өчен дә газап, бәхетсезлек икәнен ассызыклый.

                   “Әткәй, үләм ич, икмәк булмагач!

                     Әткәй, кызганчы, өст-баш ялангач!

                     Әти, син ирме? Син саттың җирне?

                     Кем карый безне? Мирме, я җирме” – дигән юллар акыл иясе Ф. Ламеннең “Беләсезме, эчүчелек нәтиҗәсендә куллары калтыранып торган кеше стаканнан нәрсә эчә? Ул үз хатынының һәм балаларының күз яшен, канын эчә,” –  сүзләренә аваздаш.

Беренче драма әсәрләрендә үк исереклек фаш ителә. Габдрахман Ильясинең “Бичара кыз” пьесасында комик персонаж буларак сурәтләнгән Җантимерне алыйк. Ул, кияү булып, Маһитап янына килгәндә үк лаякыл исерек хәлдә килеп керә, абынып егыла. Җанбай “әнә синең хатының” дип асрау Фатыйманы күрсәткәч, Җантимер, алпан-тилпән, аның янына юнәлә, тегесе төртеп-төртеп җибәрә [1.392.]. Әдәбиятта бу көлкеле итеп бәян ителә. Ә без нәрсәдән көләбез?!  Бу кызганыч!

XX гасыр башы әдәбиятына килсәк, иң беренче булып Г. Исхакыйның программ әсәре “Ике йөз елдан соң инкыйраз”га тукталабыз. Татар халкының бетүенә бер сәбәп буларак әдипнең эчүчелекне дә күрсәтүе факт.

Ә менә Шәриф Камал хикәяләре һәм повесте гади татар кешеләрен, бигрәк тә, эшче татарларның аракы упкынында инде тирән йөзүләрен күрсәтә. “Козгыннар оясында” хикәясен алыйк. Андагы геройларның барысы да: Насрый Гомәрев, Габделхәй, Садрый һәм Госман карт та эчүнең комын куймыйлар. Әсәрдә әхлаксызлык белән көрәшүче мулла да бар  югыйсә. Ләкин ул бу шахтерлар алдында көчсез. Күпме генә: “Тыңлагыз сүземне, хата юлдан барасыз, отыш уйнысыз, эчемлек белән харап буласыз, күңелләрегез үлә, калепләрегездәге мөкаддәс нур чаткысы сүнә,” - дип сөйләсә дә , аны эшчеләр инде тыңламый. Тора- бара ул да эшчеләрнең “бозыклык”ларын күрмәмешкә салыша башлый. “Эшчеләр дә аңар кирәксез, артык бер мәхлукка караган күз белән кырын һәм салкын карыйлар иделәр,”- дип яза автор [3.43.]. Әсәр ахырында Госман белән Мәрьямнең гаиләсе җимерелү һәм Мәрьямнең суга батып үлүе дә, эшчеләрнең бараклардан ничә еллар китә алмыйча, хәерчелектә яшәүләренең дә төп сәбәбе эчүчелектә, ә социаль тигезсезлектә генә түгел дип әйтергә мөмкинлек туа. ”Акчарлаклар” повестендәге ялланып эшләүче балыкчыларга да бу гадәт хас. Ел саен шактый гына акча эшләүче Шәрәфи карт та, шул әшәке чире аркасында туган якларына  кайтып, үзенчә яши алмый. Аның белән  хатыны да, сылу кызы Газизә дә хәерчелектә гомер сөрә.

 “Уяну” хикәясендә без үз хатынын исерек килеш үтергәнче кыйнаган Муса белән очрашабыз. Муса – бай гына мулла гаиләсендә туып, укыган, тәрбияләнгән егет. Эчүе аркасында бар мал – мөлкәтен сатып эчеп, тегермәнче дәрәҗесенә төшә. Сөйгән хатынын шушы шайтан аркасында һаләк итә, үзе дә, әсәр ахырында, юләрләр шифаханәсенә эләгә.

Г. Тукайның “Фөрьяд”, “Ысулы кадимче”, “Суык” шигырьләрендә дә эчкече образы оста тәнкыйтьләнә. “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” поэмасындагы Кисекбаш миендәге мең пот сыра пары да  игътибарга лаек.

Г. Камал “Бәхетсез егет” драмасында Закирның эчкече угрылар белән аралашып китүенең сәбәбе итеп гаилә тәрбиясенең төгәл булмавын күрсәтә.

Совет чоры әдәбиятында инде бу мәсьәләне яктырту идеология белән кушылып китә.

Матур әдәбиятта төп проблема буларак күрсәтелмичә, тарихи вакыйгалар, чор үзенчәлекләре артында яшеренгән хәлдә сурәтләнә. Мәсәлән, Риза Ишмуратның “Кайту” драмасында Хәмит образына тукталырга мөмкин. Пьесада “кайту” сүзенә ике мәгънә салына: Хәмитнең сугыштан кайтуы һәм аның тыныч, гадәти тормышка кайтуы. Икенчесе сугыштан гарипләнеп кайткан герой өчен бик авыр бирелә. Үзен кирәкле кеше итеп сизгәнчегә кадәр, Хәмит юанычны эчемлектән дә эзләп карый. Шул чор тормышының гыйбрәтле якларын тасвирлауда бу бер алым буларак, әдәби әсәрдә оста файдаланыла. Әйе, мондый язмышлы, яки аңа охшашлар бик күп. Аларны гаепләргә безнең хакыбыз да юк.

Сугыштан соңгы әдәбиятта Г. Бәшировның “Намус” романындагы Әпипә, А. Гыйләҗевнең “Өч аршин җир”ендә Мирвәли, Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” драмасында Инсаф, Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары”нда Хәлил һ.б. әсәрләрдә укучы аракы эчеп күңелләрен, җаннарын тынычландырган, ярсу– ачуларын, авыртуларын баскан образлар белән таныша. Билгеле, шайтан суына үрелүнең һәр әсәрдә сәбәпләре төрле.

1950 елларда “Чаян” журналы нәшер ителә башлау белән халкыбызда киң таралган бу гадәттән  юмор – сатира, кирәк булса, сарказм алымнары белән көлүне, аларны фаш итеп тәнкыйтьләүне  Әхмәт Исхаклар, Гамил Афзаллар үз өсләренә алалар. Хәзер дә бу юнәлеш татар әдәбиятында уңышлы яшәп килә. Кешене оялтып тәрбияләүнең дә үз нәтиҗәләре бар.

XX гасырның соңгы 20-15 елында, XXI гасыр башы әдәбиятында эчкечелек, наркомания һәм имансызлык мәсьәләсен әдәби әсәрләрдә күтерү төп актуаль проблема булып тора. Беренчеләрдән үзенең “Кенәри – читлек кошы” әсәре белән Р. Мөхәммәдиев бу азгынлыкны күтәреп чыкты. Шул ук авторның “ Ак кыялар турында хыял “ повестенең төп мәсләге эчүчелекнең җимергеч көч икәнен күрсәтү. Әсәр шешә, аракы, кабымлык белән бизәкләнгән туй мәҗлисе, ягъни Айсылу белән Миңлегаянның гаилә кору бәйрәме белән башланып китә. Әйе, халкыбыз кунакчыл. Ә исерткәч белән башланып киткән тормыш юлы кая барып чыгар? Автор менә шушы юлны ике юнәлештә (яссылыкта) бик уңышлы ача. Беренче яссылык- ул яңа төзелгән гаилә тормышы, икенчесендә туйга бүләк буларак салынган кәҗә, Микәй, яшәеше. Бу ике тормышка аракы, тәмәке дигән афәт ояла – ояла гына, җайлап кына, көлеп – елмаеп кына килеп керә дә, әсәр азагында гаиләне җимерә, табигать бүләге булган, ефәк йонлы, ак хыяллар белән яшәүче Микәйне теге дөньяга алып китә.

Хәзерге көн әдәбиятында без Н. Гыйматдинованың күп кенә әсәрләрендә, мәсәлән, “Ак торна каргышы”, М. Маликованың “ Алтын ятьмә”, Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар”, Фоат Садриевның “Бәхетсезләр бәхете”, Марат Әмирхановның “Мөкәррәмә” әсәрләрендә дә эчкечелекнең аянычлы нәтиҗәләрен  күрергә мөмкин. Билгеле, бу әсәрләренең төп темасы, автор куйган төп максат бүтәндер.

    Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүчеләр арасында да бу проблеманы кыю күртәргән язучыларыбыз бар. Мәсәлән Т. Набиуллиның “ Гаилә”, М. Логинованың “Инша” әсәре, наркоманиягә багышланган “Кайту” поэмасы, “Җиде гомер” шигыре, Закир Гыймайның “Өмет” әсәре һ.б.

   Кайсы гына әсәрне алып карасак та, без алкоголизмның җимергеч зур көч булуына ныграк инанабыз. Ф.Бәйрәмованың “Алыплар илендә” әсерендә эчкечелек бөтен тулылыгында ачыла, социаль афәт буларак алга баса. Бик күп бәхетсезлекләрнең сәбәбә шәраб стаканы төбендә (И. Вазов), бернинди афәт һәм җинаять тә халыкны һәм халык байлыгын эчүчелек кадәр юк итә алмый (Ф. Бэкон), дигән фикерләр бик рас яңгырый.

 

                                             Әдәбият исемлеге

1.     Әдәбият 9 с./Төз. Х.Ю.Миңнегулов.- К.: Мәгариф,2005.- 407.

2.     Бәйрәмова Ф. Алыплар илендә.- К.: Тат. кит. нәшр.,2002.

3.     Камал Ш. Сайланма әсәрләр.- К.: Хәтер, 2006.- 495.

4.     Ул дәрья дә бу дәрья / Ред. А.Г.Яхин.- К.: Мәгариф, 1999.- 343.

5.     Фәрвазова Д. Аракыны үз итсәң, акылдан язарсың // Мәгариф.- 2006.- №9.- 87- 89.

6.     Фәхретдинов Р. “Җәвамигуль - кәлим” шәрехе.- К.: Рухият, 2005.- 352.

7.     Хәйям Г. Робагыйлар.- К.: Тат. кит. нәшр.,1986.- 143.

8.     Хисамова Н. Эчкечелек – акылсызлык бәләсе.// Мәгариф.- 2003.-№ 9.- 77-78.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар әдәбияты аек тормыш ягында"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по связям с общественностью

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 225 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.11.2015 1442
    • DOCX 51.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галимова Файруза Аксановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галимова Файруза Аксановна
    Галимова Файруза Аксановна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 29308
    • Всего материалов: 22

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 120 человек из 43 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Мини-курс

Подростковые проблемы: индивидуальный подход

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 377 человек из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 267 человек

Мини-курс

Стратегии и инструменты для эффективного продвижения бизнеса в интернете

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов

Мини-курс

Психологические исследования и поддержка психического здоровья

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе