Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Татар әдәбияты дәресе.Галимҗан Ибраһимовның башлангыч чор иҗаты

Татар әдәбияты дәресе.Галимҗан Ибраһимовның башлангыч чор иҗаты


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Садыкова Гөлсинә Солтан кызы

Муниципаль гомуми белем бирү учреждениясе

Татар телле укытулы 3 нче гимназия

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ БАШЛАНГЫЧ ЧОР

ИҖАТЫ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ”




Галимҗан Ибраһимов - бай мирас калдырган язучы.Ул - җәмәгать һәм

сәясәт эшлеклесе, татар әдәбиятының классигы, милли әдәбиятта романтизмга

нигез салучыларның берсе, әдәбият теориясен һәм тәнкыйтен үстерүгә зур өлеш

керткән шәхес, тел, әдәбият, тарих фәннәре өлкәсендә эшләгән күренекле галим һәм мөгаллим.

Г.Ибраһимов әдәбият мәйданына ХХ йөз башында - татар халкы

Россиядәге инкыйлабый азатлык хәрәкәтенә ныклап кушылган, патша

хакимиятенә каршы милли азатлык өчен кискен көрәштә күтәрелгән чорда

килде. Ул вакытта татар телендә вакытлы матбугат, милли театр һәм сәнгатьнең

башка төрләрен үстерү өчен кайбер мөмкинлекләр яулап алына башлаган иде.

Милли әдәбиятның ныклап үсеше, анда романтизмның, реализмның һәм төрле

әдәби жанрларның формалашу, аякка басу процессы бара иде.Г.Ибраһимов

үзенең беренче хикәяләрендә ук җәмгыять үсеше өчен мөһим мәсьәләләр

күтәрергә, татар дөньясының гаделсезлегенә, иске тәртипләргә каршы чыгучы

шәхесләрнең образларын тудырырга омтыла, мәсәлән, Зәки шәкерт (“Зәки

шәкертнең мәдрәсәдән куылуы”, 1907) мәдрәсәдәге иске укыту ысулларына,

кадимчелеккә каршы чыга.

Язучының башлангыч чор иҗаты (1917 елга кадәр) романтизмнан

реализмга күчеш периоды буларак билгеле. Язучының 1917 елга кадәрге

иҗатын ике этапка бүлеп карарга кирәк: беренчесе - 1907-1912 елларны эченә

ала. Бу чорда язучы үзенең иҗат принциплары буенча башлыча романтик

юнәлештә үсте. Аның иҗатына иске тормышны кире кагу, романтик рәвештә

гаделсезлеккә каршы чыгу, ирек теләү хас. Әдипнең бу елларда язган

хикәяләрендә (“Яз башы”, “Диңгездә”, “Сөю-сәгадәт”, “Уты сүнгән

җәһаннәм”һ.б) реаль тормыш белән килешмәүче шәхес образлары бирелә.Сәнгатьчә эшләнеше ягыннан язучының бу әсәрләре сүрәтләү чараларының

байлыгы, психологик тирәнлек, табигать күренешләрен сүрәтләү осталыгы

белән аерылып торалар. Әдип көчле характерлы образлар тудырырга омтыла,

аларда татар халкының социаль-сәяси хәленнән, тарихи язмышыннан

ризасызлыгын күрсәтә. Аның геройлары колониаль тормышның тар

кысаларыннан котылырга, милли азатлыкка, рухи иреккә омтылалар. Мәсәлән,

“Яшисе, мең, миллион ел яшисе килә. Ләкин моңарчы булган кызганыч тән

яшәве белән түгел, башка бер яшәү белән. Матур, изге, бөек яшәү белән яшисе

килә”, - ди “Диңгездә” хикәясенең каһарманы. Романтик геройның рухи

дөньясын сүрәтләү аркылы Ибраһимов кеше кичерешләренең җанлы хәрәкәтен,

хисләр көрәшен күрсәтте.

Г.Ибраһимовның әдәби иҗатында икенче күтәрелеш чоры 1912 ел

ахырларыннан башлана. Бу чорда язучының, сәяси карашлары үсешенә бәйле

рәвештә, иҗатында да җидти үзгәрешләр, яңа с сыйфатлар барлыкка килә. Алар

реалистик элементларының ныгуы, тирәнәюе белән бәйләнгән. Язучы

әсәрләрендә социаль мәсьәләләрне күтәрә башлый, “тормыш төбендә”

яшәүчеләрнең образларын сүрәтләүгә борылыш ясый, мәсәлән, “Көтүчеләр”,

“Табигать балалары” хикәяләре шуның ачык мисаллары. “Табигать

балаларында” крестьян егете Хафиз болында печән өмәсенә авылның иң атаклы

печән чабучысын җиңеп чыга һәм нәтиҗәдә аның чибәр кызын - үзенең

сөйгәнен алу бәхетенә ирешә. Шушы гади генә сюҗет язучыга табигать

кочагында чыныгып үскән хезмәт баһадирларының рухи дөньясын тирән итеп,

бөтен матурлыгы белән күрсәтергә мөмкинлек бирә. “Карт ялчы” (1912),

“Көтүчеләр”не (1913) – авторның реализм белән романтизмның үрелеп яшәвен

чагылдыра торган хикәяләре, дип әйтәләр. Ялчылыкта гомере үткән Шаһи карт,

аның әңгәмәдәше Сәфәр – реаль типлар. Тормыш дулкыны белән кагылган

ялчы Шаһиның газабы, аның рухын чолгап алган ризасызлыгы моңлы җыр

ташкыны булып кайный. Бары аның: “Юк инде, бәхетле булсак, бәндәгә бәндә

булмас идек, балам”, - дигән офтанулы сүзләре хикәягә эпиграф итеп куярлык

һәм ялчы картның бу гыйбрәтле сүзләре, әсәрнең реаль нигезен ачып җибәрә.“Көтүчеләр” хикәясенең төп герое Әптерәш картның язмышы да Шаһи

картныкына бик охшаш. Бәхетне көтеп-көтеп тә, хайваннар абзарында җан

биргән көтүче Әптерәшнең фаҗигасе коточкыч. Хикәядә әле Әптерәш картның

улы Вахит образы да бар. Аның романтик сурәтләнешендә шөбһә юк. Әптерәш,

Шаһи карт кебек хезмәт кешеләренең көйсез язмышы Рәсәй шартларында

меңнәрнең, миллионнарның уртак фаҗигасе булса, Вахит исә - хыялдагы

каршылыклы образ. Ата тарафыннан каргалган, милләтеннән ваз кичкән

инсафсыз Вахитның кыйбласы билгесез. Аның саташулы җанына Христос

белән рус карты ясалган рәсем-картина, музейга барып һаман карый торгач,

юанычы, һәм таянычы булып әверелә. Хикәядән көткән яктылык шуннан

гыйбарәт: һичшиксез, яшәү нинди хәлләрдә дә кызыклы вә газиз.

Ибраһимовның геройлары ничек кенә үзләренең төрлелеге белән хәйран итсә

дә, аларда уртак бер максат кисәтеп тора сыман. Ул – яшәү өмете, кыйбланы

табу өмете [Әдәбият 1994: 278-286].

Димәк, Галимҗан Ибраһимов зур талант иясе. Ул бездә милли әдәбият

нигезләрен салучыларның берсе булды, татарча сүз сәнгатенә зур сыйфат

үзгәрешләре алып килде. Милли прозаның идея тематикасын, социаль колачын

киңәйтте, аңа киң сулыш бирде, лиризм музыкальлек һәм романтик рух белән

сугарылды, реалистик сүрәтлүу чаралары белән баетты.


Г.Ибраһимов юбилее — бөтен татар әдәбияты, татар мәдәнияте, димәк, халкыбыз юбилее. Шуңа да әдип иҗатын милли һәм гомумкешелек идеаллары күзлегеннән тикшерү, әлеге бөек шәхеснең әдәби-эстетик фикергә алып килгән яңалыгын, аның үзеннән соңгы сүз сәнгатенә тәэсирен, милли яңарыштагы урынын заман биеклегеннән торып бәяләү — гаять бай, олы мирасыбызның аерым сәхифәләрен барлау, җәмгыятьтәге урынын билгеләү генә түгел, бәлки милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәге турында җитди уйлану да булып тора.
















Әдәбият:

1. Әдәбият (ХХ йөз башы һәм 20нче еллар татар әдәбияты): М.Х.Хәсәнов,

А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, И.З.Нуруллин; А.Г.Әхмәдуллин

редакциясендә. – Казан: Мәгариф, 1994. – 365 б.

2. Галимҗан Ибраһимов: Хатлар һәм документлар /Төзүче Ф.Ибраһимова. –

Казан: 2000. – 464 б.( тугызынчы том).

3. Галимҗан Ибраһимов: Сайланма әсәрләр. - Казан: “Хәтер” нәшрияты

(ТаРИХ), 2002. – 543 б







































Г. Ибраһимов исемендәге

республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен

заявка үрнәге

Чыгышның темасы



Катнашучының фамилиясе, исеме,

әтисенең исеме



Эш яки уку урыны (мәктәп, сыйныф)



Вазифасы



Фәнни җитәкченең фамилиясе, исеме,

әтисенең исеме



Фәнни җитәкченең эш урыны


Вазифасы



Элемтә өчен телефон, адрес



Чыгыш өчен кирәкле техник чаралар



Секция



















































57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 12.01.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров133
Номер материала ДВ-329601
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх