Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Татар әдәбияты дәресләрендә үстерелешле укыту технологиясен кулланып эшләү

Татар әдәбияты дәресләрендә үстерелешле укыту технологиясен кулланып эшләү


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Түбән Яке урта гомуми белем бирү мәктәбе”






Низаметдинова Р.Р.

( авторлык программасы)

Төзүчесе: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар әдәбияты дәресләрендә үстерелешле укыту технологиясен кулланып эшләү











2016 ел



Эчтәлек







I. Программаның паспорты


Хокукый-норматив база:

1. Кеше хокуклары турында Декларациянең төп нигезләмәсе

(БМО Генераль ансамблеясе тарафыннан 10.12.1948 кабул ителгән)

2. “Бала хокуклары турында Конвенция”

(БМО Генераль- Ансамблеясе тарафыннан 20.11.1989 кабул ителгән)

3. “Белем турында” РФ Законы (16.11.97 ел, 05.03.2004 өстәмәләр белән) 1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Россия Федерациясенең федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ);

4. Гомуми белем бирү дәүләт стандартының федераль компоненты (Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган № 1089 приказы 05.03.2004 ; ред.19.10.2009);

5. “2010 елга кадәр Россия белән бирү системасын модернизацияләү концепциясе” (29.12.01, РФ хакимиятенең №1756-р күрсәтмәсе)

6. Мәктәпнең 2013-2018 елларга үсеш программасы

7. Мәктәп уставы, 20013ел.

8. Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре

(V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа 2013

9. Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре

(V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы,2014

Төзүче-авторлары: 5 сыйныф Ф.А.Ганиева, Л.Г.Сабирова

6 сыйныф Ф.А.Ганиева М.Д., Гарифуллина

7 сыйныф Д.М. Абдуллина, Л.К.Хисмәтова

8 сыйныф Ф.А.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова

9 сыйныф Ә.М.Закирҗанов, Г.М.Фәхретдинова

Программа эшләнгән ел: 2016

Программа срогы: 2016 - 2019

Программаны тормышка ашыручылар:

Р.Р.Хәсәнова - татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Л.Ф.Салахеева – мәктәп методик берләшмә җитәкчесе

Фәнни җитәкчелек:

II. Аңлатма язуы


Белем сыйфаты турында сүз алып барганда, педагогик мониторингны өйрәнү күздә тотыла. Мәктәпнең, укытучының педагогик эшен ачыклау һәм бәяләү өчен соңгы елларда педагогик мониторинг сорала. Тикшерүчеләр эшчәнлек нәтиҗәсе белән танышса, мониторинг укытучыга җитешсезлекләрдән чыгу юлын күрсәтә, яңа методикаларны, технологияләрне максатчан файдаланырга ярдәм итә. Димәк, белем сыйфатын күтәрү өчен дә бүген мониторингның кирәклеге ачык.

Мониторинг укыту-тәрбия эшенең максатына, педагогик информацияләргә, фаразларга һәм педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәлегенә анализ ясарга, аңа коррекция үткәрергә кирәклекне искәртә.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы үз эшнедә укучыны өйрәнүнең нинди методикаларын куллана соң? Әлбәттә, барлык укытучыны да канәгатьләндерә торган методикалар әлегә эшләнмәгән. Күзәтүләрдән һәм тәҗрибәмнән чыгып, психо-диагностик методикаларга нигезләнеп, үземнең программамны тәкъдим итәм.

Программа өлешләре:

  1. Укучы шәхесенең үзенчәлекләрен өйрәнү методикасы;

  2. Сәләтле балаларны ачыклау, алар белән эшне оештыру перспективасы;

  3. Йомшак үзләштерүче укучылар белән эшне оештыруның өстенлекле үсеш юллары.


III. Программаның максат һәм бурычлары


Педагогик бурычлар:

  1. Укучыларны тирән фикерләргә өйрәтү;

  2. Укыту-тәрбия процессында шәхескә юнәлдерелгән методикаларны, инновацион технологияләрне кертү;

  3. Сәләтле һәм йомшак үзләштерүче укучылар белән эш системасын булдыру.

  4. Укучыларга укытуның барлык баскычларында да дәүләт стандартларына туры килерлек белемнәр бирү


Стратегик максат:

Тәрбияви максат:

Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

Белем бирү максаты:

Шәхси мөмкинлекләрне исәпкә алып, укучылырга дәүләт стандартларында туры килерлек белемнәр бирү.

Үстерү максаты:

Регионның, илнең реаль таләпләреннән чыгып, шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.


IV. Проблеманың хәзерге вакыттагы торышына бәя


Психология фәне укытучыга үзенең һәр укучысын, аларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнергә, үтелә торган материалны аңлау һәм хәтерләү өчен аларның әзерлеген ачыкларга ярдәм итә.

Укытуның төрле этабында укытучының психологик күзәтүләр алып баруы һәм укучылардагы үзгәрешне өйрәнеп торуы сорала; дәрестә кулланылган метод һәм алымнар укучыларның сәләтләре үсүенә ни дәрәҗәдә тәэсир итә, укучы күпме мөстәкыйль эшли ала, дәрестә катнашу дәрәҗәсе ничек, фән белән кызыксынуы үсәме, хәтер һәм дикъкать дәрәҗәсе, ихтыяры, фикерләү дәрәҗәсе ничек, аның актив яки пассив булуы, анализлый һәм йомгаклый белү сәләте, эш темпы ничек, ни өчен теге яки бу укучы материалны аңламый яки биремнәрне эшләргә өлгерми һәм башка шундый мәсьәләләр белән укытучы кызыксынып торырга тиеш.

Дәрес материалы, кулланылган метод һәм алымнар, күнегүләр укучыларның яшь һәм белем аермалыкларын, гомуми үсеш дәрәҗәсен, психологик үзенчәлекләрен истә тотып сайланырга тиеш. Моның өчен һәрбер укучыны аерым өйрәнергә кирәк. Шуның нәтиҗәсендә коллектив оештырыла, коллективның һәр кешесе үзенең һәм башкаларның эшендә җаваплылык сизәргә сәләтле була. Бу турында күренекле педагог А.С. Макаренко (т.5 1958, 173-174 б.) “Аерым шәхес белән эшләү өчен, аны белергә һәм коллективта үстерегә кирәк. Әгәр минем күзаллавымда аерым шәхесләр, борчак кебек анда-монда сибелеп, коллективтан тыш яши икән, әгәр мин аларга коллектив үлчәвеннән башка гына якын киләм икән, мин моннан бернәрсә дә чыгара алмаячакмын,” - ди.

Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында укытучының уку эшен активлаштыруы , барлык укучыларның интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга туплавы, аларның үзенә генә хас үзенчәлекләрен (психикасы, кызыксынуы, ихтыяҗы, омтылышы, сәләте, белем үзләштерү дәрәҗәсе, фикерләү дәрәҗәсе, хәтере, ихтыяр көче, сизгерлеге, эмоциональлеге), уңай һәм кимчелекле якларны, аларның белем дәрәҗәләрен даими өйрәнүе таләп ителә. Шул вакытта гына ул укучыларга дифференциаль һәм аерым (индивидуаль) якын килә һәм кимчелекләрен булдырмау чараларын күрә ала.

Укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерү проблемасы буенча тикшеренүләр педагогика фәне үсешенә шактый өлеш кертте дип саныйм. Е. Рабунский, И. Унт, А. Кирсанов индивидуальләштерүнең нигезен тәшкил итүче төп шәхси сыйфатларны төрлечә билгелиләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен И.Унт тәкъдим иткән схема кулай кебек тоела миңа. Ул индивидуальләштерүнең нигезен 7 шәхси сыйфат: белем алуга табигый сәләт, гыйлемлелек дәрәҗәсе, мөстәкыйль эшли белү сәләте, текстны аңлап һәм тиешле тизлектә укый белү, махсус сәләт (танып белү белән кызыксыну һәм хезмәткә мөнәсәбәт), логик фикерләү сәләте һәм сөйләмнең төгәллеге (лаконичность) тәшкил итә дип саный. Психологлар тәкъдим иткән методикалар ярдәмендә бу шәхси сыйфатларны ачыкларга мөмкин (Ровен методикасы, Гилфрод тесты һ.б.). Уку техникасын исәпкә алу 1-7 сыйныфларда алып барылырга тиеш дип саныйм. Эчтән уку һәм кычкырып уку күнекмәләре чагыштырып нәтиҗә ясалса, аңлы, дөрес, йөгерек, сәнгатьле уку күнекмәләре исәпкә алынса, укучының сәләтен кайсы юнәлештә үстерергә кирәклеге ачыклана. Ләкин шул ук вакытта уку тизлеген тикшерү белән артык мавыкмаска, махсус рәвештә исәпкә алу эшен уку елы башында һәм ахырында бер мәртәбә генә билгеләргә тәкъдим ителә. Шулай ук язу тизлеген исәпкә алу да әһәмиятле. Язма биремнәрне үтәүдә авырыксынган балаларның, гадәттә язу тизлеге дә нормадан түбән була. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен аларны бетерү өстендә планлы эш оештыру максатка ярашлы. Биредә бу эшне оештыруның бер варианты тәкъдим ителә.

Укытуның гамәлдәге дифференциальләштерү һәм индивидуальләштерү моделе укучы шәхесенең “статик” моделенә нигезленгән. Чынлыкта шәхес һәрвакыт каршылыклы һәм һәрвакыт нинди дә булса эш белән мәшгуль. Укыту тәҗрибәсе күрсәткәнчә, укучы бүген теге яки бу фәнне кызыксынып өйрәнмәсә дә, иртәгә анда бу фән белән кызыксыну туарга мөмкин. Әйтик, бүген бала иң гади проблеманы да хәл итә алмый, ди. Ә иртәгә ул стандарт булмаган уку проблемаларын хәл итүгә катнашырга һәм шактый ук катлаулы мәсьәләләрне гамәлгә ашыру өчен үзенчәлекле яңа идеяләр тәкъдим итәргә мөмкин. Ләкин бу махсус күнекмәләр үзеннән-үзе генә килә торган сыйфат түгел. Мәктәпне тәмамлаучы бала төшенчәләргә билгеләмә бирергә, аңлату, кабатлау, дәллилләү кебек логик процедуралар белән хәбәрдар булырга, нәтиҗә ясый, индуктив һәм дедуктив фикерләр төзи белергә, шулай ук фикерне кыска, конкрет, төгәл итеп, хатасыз җиткерә өйрәнергә тиеш. Укучылар чагыштыру, анализ, синтизлауда, гомумиләштерүдә, системалаштыруда һәм классификацияләүдә кыенсынмаска, авырыксынмаска тиеш. Бу күнекмәләрне формалаштыру өстендә даими эш алып барылмаса, аралашу культурасы, логик культура формалаштыру мәсьәләсе хәл ителмәячәк. Шәхескә юнәлтелгән укыту технологиясе элементаларын файдаланып, укучыларда логик культура формалаштыруга игътибар бирү укыту эшчәнлеген оптимальләштерүгә дә булыша. Бу исә фәнне төпле үзләштерергә этәргеч бирә. Шәхеснең аерым (индивидуаль) үзенчәлекләрен өйрәнү буенча тәкъдим ителгән әлеге программа татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен файдалы булыр дигән теләктә калам


V. Программаны тормышка ашыру этаплары


2016-2017 – диагностика һәм прогнозлаштыру этабы, оештыру этабы,

гамәли эшчәнлек

2017-2018– гамәли эшчәнлек этабы

2018-2019 - гамәли эшчәнлек этабы ,йомгаклау этабы,

эш тәҗрибәсен тарату


VI. Педагогларның эшкә хәзерлек критерийлары


Югары уку йортын яңа гына тәмамлап кайткан яшь белгеч өчен бу программа белән эшләү җиңел булмас. Ә эш тәҗрибәсе булган педагоглар өчен түбәндәге таләпләр куела:

- югары коммуникатив культурага һәм иҗади эшләү сәләтенә ия булу;

- үз белемеңне күтәрү өстендә эшләргә омтылыш булу;

- профессиональ компетентлылык;

- стандарт булмаган балаларга шәхси якын килә белү;

- педагогик такт, бала күңелен аңлау, сизгерлек сыйфатларына ия булу;

- яшь үзенчәнлекләрен һәм психологияне белү.

VII. Эш планы


1нче этап.

Диагностика.








Укучыларны психологик яктан өйрәнү:

- белем алуга сәләт (Ровен методикасы);

- игътибарлылык (Мюнстерберг, Гальперин методикалары);

- күзаллау сәләте (Монтессори методикасы);

- сүзләрне хәтердә калдыру сәләте (Монтессори методикасы);

- саннарны хәтердә калдыру сәләте (Монтессори методикасы);

- логик фикерләү сәләте (Монтессори методикасы);

- мотивация (А.Г. Шмелов, В.С. Бабина)

Сентябрь - октябрь







2






Укучыларның шәхси мөмкинлекләрен ачыклау:

- үз фикерен ачык, төгәл әйтеп бирү сәләте;

- эчтәлекне сөйли белү;

- терминнар куллана белү;

- грамоталылык;

- иҗадилык.


Һәр чиректә




3

Уку техникасын исәпкә алу.

Һәр яртыеллыкта


4


Язу техникасын исәпкә алу (Б.Ц. Бадмаев “Психологические приемы ускоренного обучения русскому правописанию”).

Һәр яртыеллыкта

5


Язма эшләрдәге хаталарны классификацияләү (П.Я. Гальперин методикасы буенча орфографиягә өйрәтү).


Даими

6

Анализ

Даими



2 нче этап.

Сәләтле балалар белән эшне яңартуның фәнни – методик нигезләре.

Табигать биргән мөмкинлекләрне ачу һәм үз-үзеңне тәрбияләргә өйрәтү - сәләтле бала белән индивидуаль эшнең төп шарты. Укытуны индивидуальләштерү принцибы бу программаның концептуаль нигезе булып тора. Сәләтлелек концепциясенең бүгенге көндә иң популяр булган теориясен Американың күренекле белгече Джозеф Рензулли тәкъдим итә. Аның фикеренчә, сәләтле кеше 3 төрле сыйфатлар бердәмлеген үз эченә ала:

1. Гомуми һәм махсус күнекмәләр – уртачадан югары.

2. Эшкә сәләтлек-югары;

3hello_html_m4717f4c1.pnghello_html_m57cab88d.gif. Иҗади сәләт (креативлык) – югары.


Д.Рензулли бөтен өч параметр буенча да югары күрсәткечкә ия булган шәхесне генә сәләтле бала дип санамый, бер генә ягы югары булса да – сәләтлелек билгесе. Шулай итеп, сәләтле балалар контингенты киңәя дигән сүз. Димәк , интелектуаль тестлар, креатив тестлар (1 таблица) һәм нәтиҗәләр буенча гына йомгак ясау хата булыр кебек. Уку программалары төзегәндә Д.Рензуллиның сәләтлелек трактовкасын кулланырга, укучыларның потенциаль мөмкинлекләреннән чыгып, үзләре теләгән юнәлештә үсешкә ирешерлек итеп эшчәнлекне оештырырга кирәк.

Сәләтле балалар белән эш.








Укучыларны мәктәп, район, республика олимпиадаларына әзерләү.



Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле

М.З. Зәкиев. Татар грамматикасы.

Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. Казан, 2005 ел.

Татар теленнән тестлар. Казан, 2013 ел.

2





Район, республика буенча сочинение конкурсларына әзерләү һәм катнаштыру


Д.С. Заһидуллина. Татар әдәбиятын укыту методикасы.

З.Н.Хәбибуллина. Сочинениене ничек язарга.

Үрнәк сочинениеләр, укучылар иҗаты

3





Сәләтле балаларның интеллектуаль үсешен тәэмин итәрдәй тестлар,махсус биремнәр эшләтү.

Һәр класс өчен йомгаклау тестлары.

Татар теленнән 222 тест. Х.Сәлим.




4


Республика “Сәлкешләр клубы” белән бәйләнештә тору.

Мәгърифәт” газетасы.

5

Татфак конкурсында катнашу.

Мәгърифәт” газетасы.

6




Чыгарылыш класс укучыларын БДИга әзерләү


Татар теленнән тестлар Казан, 2015

БДИ.Әзерләнү өчен ярдәмлек. Казан, 2015.БДИ. Яр Чаллы 2015.

Контроль-исәпләү материаллары.

7

Медаль сочинениеләренә әзерлек.

Сочинение җыентыклары, әдәби әсәрләр.


3 нче этап. Авыр үзләштерүче балалар белән эш.

Укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерүдә укучының үз-үзенә бәясе һәм белем алуга карашы (мотивлар) зур роль уйный. Шуңа күрә дә укучының интеграль күрсәткечләре сыйфатында баланың шәхси мөмкинлекләрен бәяләү дә алынды (2 нче таблица). Шәхес үсешенең төрле факторларын болай бәяләү укытучыга аерым укучылар белән кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген күрсәтә 3, 4, 5 нче таблицалар буенча анализ ясап, укытучы максатчан рәвештә индивидуаль эшне оештыра ала.


Эш төре


1

Уку техникасын яхшырту өстендә эш.


Кычкырып уку


2

Сәнгатьле уку күнекмәләре өстендә эш.


Аудиоязмада А. Арсланов,

Ф. Галимуллинның үрнәк укуын тыңлату.


3

Аңлап уку күнекмәләрен үстерү өстендә эш.


План төзү, укылган өлешнең эчтәлеген сөйләтү.


4

Каллиграфик режимны үтәү юнәлешендә эш


Матур язу күнегүләр

5

Грамоталылыкны үстерү


- контроль күчереп язу

- хәтер диктанты

- күрмә диктант


6

Орфограммалар белән эш


Сүзлек диктанты, хаталар өстендә.


7

Индивидуаль-дифференциаль биремле карточкалар белән эш.


Я. Абдрәхимова. Мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. 5-7 кл.

Н. Максимов, С. Трофимова Мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр.

8-11 кл.


8

Тестлар белән эшләргә өйрәтү


Н. Максимов, С. Трофимова Мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр.

8-11 кл.



IX. Укучының төп шәхси сыйфатлары.


Укучының төп шәхси сыйфатлары психологик диагностика нигезендә ачыклана һәм махсус таблицага урнаштырыла. Бу күзәтүләр класс коллективы турында күзаллау булдырырга ярдәм итә. Психолог белән берлектә мондый күзәтүләрне I чиректә үк башкарырга тәкъдим ителә.

Таблица 1


Ф.И.О

Белем алуга табигый сәләте


Игътибарлылык

Күзаллау сәләте

Хәтердә калдыру сәләте.

Логик фикерләү сәләте

Сүзләрне

Саннарны




































Анализ ясап языла.


Беренче яртыеллыктан соң яки уку елы ахырында класстан укучыларны беркадәр өйрәнгәч, икенче таблица тутырыла. Биредә ике төрле тамга кулланыла: I - теге яки бу күнекмәләр бар, 0 - күнекмәләр юк. Соңгы юлга һәр багана буенча информация туплап бирелә һәм класстагы укучыларның күнекмәләре турында анализ ясап языла.

Укучының шәхси мөмкинлекләре


Таблица 2


Ф.И.О

Фикерне кыска, төгәл әйтә белү

Эчтәлекне сөйли белү

Терминнар куллана белү

Грамота

лылык

Иҗади

лык

Тест биремнәрен эшләү

Компьтерда эшли белү мөмкинлеге

Искәр

мәләр


































































X. Уку техникасын исәпкә алу.


Уку техникасын исәпкә алу уку елы башында һәм ахырында башкарыла һәм анализ ясала. Индивидуаль эш төрләрен планлаштыру өчен кулай. 1-7 классларда алып барылса, үсеш динамикасын күзәтергә мөмкин.

Таблица 3




XI. Язу техникасын исәпкә алу.


Язу тизлеген исәпкә алу уку елына бер тапкыр гына башкарыла. Искәрмәләр графасында укучының язуында үзгәрешләр күрсәтелә, шулай ук шәхси үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелә (сул кул белән яза, хәреф элеметларын дөрес тоташтырмый, язу авышлыгы дәрес түгел, хәрефләп күчереп язуы һәм башкалар).

Таблица 4


Укучының почеркы

Сүз саны/хәреф саны

Шәхси үзенчәлекләр, үзгәрешләр

5 класс

6 класс

7 класс

8 класс

9 класс

































































Анализ ясап языла.


XII. Хаталар өстендә эш


Язма эшләрдәге хаталарны классификацияләү ике төрле вариантта тәкъдим ителә. Контроль язма эшләрдәге хаталар һәр чирек саен анализлана һәм параллель сыйныфлардагы нәтиҗәләр белән чагыштырыла. Бишенче-алтынчы таблицаларда һәр укучының кайсы орфограмманы йомшак белүе күренсә, 7 нче таблица буенча һәр сыйныфтагы укучылар турында гомуми нәтиҗә ясарга мөмкинлек бар.


Язма эшләрдәге орфографик хаталарны төркемләү

Таблица 5

Е,ю,я

Ъ-ь

һ-х

җ

Къ-гъ, к-г

Н-ң

Йо,йө кушылма

В-[w]

Кушма сүзләр

Парлы сүзләр

Тезмә сүзләр

Алынма сүз

Кисәкчәләр язылышы

Кушымча, теркәгеч

Искәрмә













































































Язма эшләрдәге пунктуацион хаталарны төркемләү

Таблица 6

Аерымланган хәлләр

Аерымланган аныклагычлар

Эндәш сүз

Кереш сүз

Әйе, юк сүзләре янында тыныш билгеләре

Гомумиләштерүче сүзләр

Туры сөйләм

Тезмә кушма җөмлә

Иярченле кушма җөм

Ия белән хәбәр арасында сызык

Катлаулы төзелмәләр

Катнаш кушма җөмлә













































Язма эшләрдәге хаталарны гомумиләштерү


Язма эш төре______________

Класс____________________

Текст____________________

Үткәрү максаты___________

Вакыты__________________

Укытучы_________________

Таблица 7

I. Орфографик хаталар.





1.

о-ы, ө





2.

э-е





3.

е, ю, я





4.

ъ-ь





5.

Җ





6.

н-ң (нг-ңг, нк-ңк)





7.

йо, йө





8.

къ-гь, к-г





9.

йо, йө кушылмалары





10.

В-[w]





11.

Кушма сүзләр





12.

Парлы сүзләр





13.

Тезмә сүзләр





14.

Алынма сүзләр





15.

Кисәкчәләр язылышы





16.

Кушымча, теркәгеч





П. Пунктуацион хаталар.



1.

Тиңдәш кисәкләр





2.

Аерымланган хәлләр





3.

Аерымланган аныклагычлар





4.

Эндәш сүз





5.

Кереш сүз





6.

Әйе, юк сүзләре янында тыныш билгеләре





7.

Гомумиләштерүче сүзләр





8.

Туры сөйләм





9.

Тезмә кушма җөмлә





10.

Иярченле кушма җөмлә





11.

Ия белән хәбәр арасында сызык





III. Техник хаталар.

1.

Игьтибарсызлык нәтиҗәсендә хәреф төшеп калу






2.


Бер хәреф урынына икенчесен алмаштырып язу.









3.

Укучының сөйләмендә кимчелекләр булу аркасында җибәрелгән хаталар.









4.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.





5.

Хәреф элементлары дөрес булмау.





Хаталар өстендә эшне ничек оештырырга? Укучыларның тулы грамоталылыгына ирешүнең нинди нәтиҗәле юллары бар соң?

Грамоталылыкка ирешүнең беренче шарты - системалылык дип саныйм. Нинди дә булса орфограмманы онытылмаслык итеп үзләштерү һәм ныгыту өчен дөрес язу кагыйдәсен белү генә җитми. Моның өчен укытучының эшне эзлекле оештыра белүе таләп ителә.

Беренче чиратта, 5 нче сыйныфтан ук орфографик бишминутлыклар үткәрү отышлы. Бу эш укучыларга ошый. Күрмә диктантлар яздырту эше дә нәтиҗә бирә. Хаталарны бетерү өчен индивидуаль биремле карточкалар әзерләргә кирәк, ләкин аларда эш бүленеше берничә төрле булсын:

  1. Тексттан шушы орфограммага караган сүзләрне табарга;

  2. Төшеп калган хәреф урынына тиешлесен куярга;

  3. Бер кагыйдәгә нигезләнгән сүзләрне аерым баганага язарга;

  4. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзергә;

  5. Сүзләрнең дөрес язылышын аңлатырга;

  6. Басымын куярга;

  7. Хаталарны төзәтергә һ.б.

Бу төр биремнәр хаталарны киметергә ярдәм итә. Индивидуаль-дифференциаль биремнәр эшләү укучыларда кызыксыну уята. 5-9 сыйныфлар өчен диагностик диктант текстлары (һәр сыйныф өчен 4 әр җыелмадан тора, чирек саен бер мәртәбә үткәрелә) хәзерләдем.

Хаталар өстендә эш вариантлары

Орфографик ялгышлар

Төн+боек

Һәр

Истә калдыр!

Һич, һәм, һәйкәл


Пунктуацион ялгышлар

Стилистик ялгышлар



2. Сүзләрне җөмләдә урынсыз куллану



Грамматик ялгышлар

Искәрмә: хаталар өстендә эш контроль характердагы язма эшләрдән соң башкарыла һәм укучыга аерым билге куела.


XIII. Көтелгән нәтиҗәләр


1. Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру.

2. Сәләтле балалар белән эшнең авторлык педагогик технологияләрен тудыру.

3. Педагогларның сәләтле балалар белән эшләүдә компетентлык дәрәҗәсен арттыру.

4. Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну (мотив)тәрбияләнүнең яңа технологияләрен тудыру, эш системасы булдыру.


XIV. Эшчәнлекнең эффектлылыгы


1. Укучыларның үз эшчәнлеге белән канәгать булуы.

2. Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелү (олимпиадалар, конкурсларда җиңү, уку күрсәткечләре яхшыру, еллык өлгереш һәм белем сыйфаты күтәрелү)

3. Алган белемнәрне тормышта куллана белү, тормышка яраклаша белү, креативлык, конкурент булырга сәләтлелек.


XV. Программаның ресуслар белән тәэмин ителеше


Методик яктан тәэмин ителеш: Мөслим муниципиаль районы мәгъмати-методик үзәге.

Информацион яктан тәэмин ителеш: мәктәп газетасы, район газетасы, республика матбугат чаралары, җирле радио һәм телевидение.

Финанс ягыннан тәэмин ителеш: мәктәп попечительләр советы.


XVI. Файдаланылган әдәбият исемлеге


1. Амтхауер Р. Тест структуры интеллекта. Обнинск, издательство “Принтер”, 1993

2. Брюно Ж. Одаренные дети: психолого-педагогические исследования и практика. Психологический журнал. - 1995, №4

3. Савенков А.И. Одаренный ребенок в школе и дома. Потенциал личности и программа развития-Екатеринбург, 2004.

4. Рубиништейн С.Л. Основы общей психологии. - Москва, 1999.

5. Лосева А.А Работа практического психолога с одаренными детьми подросткового возраста.Журнал практического психолога. - 1997, №3.

6. Вәлиева Ф.С. Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы. Казан, 2000 ел.

7. Бадмаев Б.Ц. Психология в работе учителя. Книга 1, Книга 2 - Москва, 2004.

8. Зарипова С. “Сәләт – нәзберек нәрсә”, “Мәгърифәт” газетасы, январь, 2008.

9. Карелина А.А. “Психологические тесты” в двух томах, М., 2003.





Автор
Дата добавления 04.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров133
Номер материала ДБ-235214
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх