Әтием
турында истәлекләр.
Бураннары белән кышлар
килде,
Карлар
яуды синен эзләргә,
Кышлардан соң жәйләр ашыктылар,
Күптән инде синең киткәнгә...
Рәсим Җәләл сүзләре Юрий Федоров көенә
язылган бу җырны мин бервакытта да күз яшьләресез генә тыңлый алмыйм.Кадерле
әтием фаҗигале төстә һәлак булганга җиде елдан артык вакыт үтсә дә, һәрвакыт
елмаюлы, мөлаем карашы, яшьләй агарган көмештәй чәчләре, йомшак, шул ук вакытта
балта осталарына гына хас көчле,яргаланып беткән куллары,акыллы зәңгәр күзләре
белән әле дә каршымда басып торган кебек ул.
Әтием,Нәбиуллин Шәйхлислам Һадиулла улы,бөтен гомерен хезмәткә багышлады.Ул
бигрәк
тә
балта эшен яратты. Эштән арып кайткач,(ул Арча районының “РАН - упаковка” предприятиесендә
картон коробкалар ясау цехында эшләде) гаражга чыгып ,тәрәзә рамнары,
ишекләр,үзебез өчен генә урындыклар,өстәлләр ясый иде.Авыл җирендә яшәгәч,йорт
тирәсен карап тору өчен дә зур тырышлык кирәк, шуңа күрә каралты – кураны да
гел яңартып, тәртиптә тотты.Бакча эшен бик яратты,өй каршына чыршы агачлары
утыртты, ләкин аларның зур булып үскәнен генә күрә алмады.Әти үзе дә хезмәтне яратты,
безне, кызларын да шуңа өйрәтте.Әле дә хәтеремдә, берәр такта яки бүрәнә башын
кисәсе булса,әти татарчалы – русчалы итеп: “Кызым,пилить!»-дип мине ярдәмгә
чакыра иде.Бармак белән чиертмәсә дә:”Әти нәрсә әйтер икән? – дип, аннан бераз
шүрләп тә куя идек.
“Ран – упаковка” предприятиеседә эшләгәндә,59
яшен дә тутыра алмыйча, йөк машинасын бушатканда җиргә башы белән егылып, өч
ай комада ятып үлеп китте.Эштән кайтуга, аз гына булса да әтине күреп калыйм дип,
шифаханәгә ашыга идем. Әтинең күзләре еш ачык була, табибларны күрсә, иякләре
калтырый иде.Әллә барысын да белеп, ишетеп ятты микән?
Әле дә хәтеремдә, ял көнендә гаиләм
белән(тормыш иптәшем, ике кызым бар) авылга әти белән әни янына кайттык.”Укытучылар
көне” якынлашып килә иде.Әтием ике кызына,(мин дә, сеңлем дә укытучылар) бәйрәм
беләп котлап,конфетлар алып куйган булган(моны соңыннан әни әйтте). Ләкин безгә
әзерләгән бүләкләрен үз куллары белән тапшыра гына алмады.Китәр алдыннан әти,соң
мәртәбә хушлашкандай,безгә таба бер адым атлады һәм тукталып калды.Мөгаен,безне
бүтән күрмәячәген йөрәге белән сизгәндер.
Эш урынында килеп чыккан бу фаҗигадә гаепле
кешеләр җәзасын алмады.Хәтта ул көнне предприятиедә видеокамералар да
эшләмәгән булып чыкты.Нәкъ детектив фильмнардагыча.
Мин әтиемне әниемнән дә катырак яраттым.Шуңа
күрә дә аның үлеме белән бүгенге көнгә кадәр килешә алганым юк.Еш кына ул минем
төшләремә керә.Туган йортыма кайткан саен, ул ясаган тәрәзәләрне,
рамнарны,утырткан агачларын күрүгә күңел кузгала, ялгыз әниемнең яшьле күзләре
йөрәкне әрнетә.Үземә 40 яшь булса да, мин әле дә аны юксынам.Эх,тагын аз гына
булса да әтиле булып гомер кичерсәң икән!Әти турында истәлекләремне Рәсим
Җәләлнең шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
Кайтмас жиргә киттең,тик шулай да,
Яшисең син,әти күңелдэ...
Еллар арты еллар үтсәләр дә,
Онытылмыйсың әле, син бер дә,
Онытылмыйсың әле, син бер дә.
Кайтмас жиргэ киттен,тик
шулай да,
Яшисен син,Эти кунелдэ...
Еллар арты еллар утсэлэр дэ,
Онытылмыйсын эле, Син бердэ,
Онытылмыйсын эле, Син бердэ.
Язлар житсэ киткэн кошлар кайта,
Кайтмыйсын шул,кунел котсэ дэ,
Узен кайткан тосле булыр иден,
Тошкэ генэ,Эти керсэн дэ...
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.