Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Другое Другие методич. материалыТатар әдәбиятыннан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе "Сукаеш тырышлары"

Татар әдәбиятыннан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе "Сукаеш тырышлары"



ТР Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү

учреждениесе









Сукаеш тырышлары...












Азнакай 2нче урта белем бирү мәктәбе”нең

1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Сәгыйдулла кызы Алтынбаева.









Туган туфрак – изге җирләр...

Туган авыл - үскән нигезләр...

Ата – баба, әнкәй газизләр...

Үткән тарихны белмәгән кешенең бүгенгесе һәм киләчәге юк. Без үзебезнең туган ягыбызны, туган авылыбызны, аның кешеләрен һәм табигатен бик яратабыз. Аның үткәне һәм бүгенгесе миндә зур кызыксыну уятты һәм мин шушы хезмәтемне язганда авылыбызның үткән тарихын, матур атамалары килеп чыгышын, авылыбызның бүгенге көнен, андагы үзгәрешләрне тикшерүне, туган төбәгебез турында материалларны өйрәнүне төп максат итеп алдым.

Азнакай шәһәреннән 20 км төньяктарак, Сукаеш елгасы буенда урнашкан Сукае́ш авылына беренче тапкыр 1570нче елны килеп утырганнар. Бу вакытта хуҗалыклар 20дән артмаган. Сәпәй юлы буенда иске зират булган. Бу зиратларда иске ташлар булган һәм аларга “Әлкәй”, “Бикәй” дип язылган. Ә инде 1742нче елдан Сукаеш авылында халык санының шулкадәр ишәюе мәгълүм. 18-19 йөзләрдә халкы асабалар, типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. 1859 елгы мәгълүматларга караганда, Зур Сукаешта мәчет була. 20 йөз башында 2 мәчет, 2 мәктәп, 2 тегермән эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3075,1 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Эстәрлетамак волостена керә. 1920 дән ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Тымытык, 1931нең 20 октябреннән - Азнакай, 1935 нең 10 февраленнән - Тымытык, 1958 нең 16 июленнән - Азнакай, 1963 нең 1 февраленнән - Әлмәт, 1965 нең 12 гыйнварыннан Азнакай районында. 

Сукаеш авыллары Ык ярларыннан читтәрәк торса да, сулары шул елгага коя, тарихлары да су юллары белән килгән кавемнәргә барып тоташа. Хәзерге Сукаеш авылы җирләре – борынгы заманнарда яшәгән Урсай һәм Тымытык авыллары башкортларныкы булган. Бөтен җирдә урман шаулап үскән, берничә урындагы чишмәләрдән су чыгып торган. Чишмәләр тоташып зур бер елга хасил иткән, ул ургылып – ургылып авылга килгән.Аның зур бер чаты Зур су коеш, икенче бер чаты Югары су коеш, аның дәвамы Түбән су коеш.. Шуңа инде авыл хасил булгач “Зур Сукоеш” , “Югары Сукоеш”, “Түбән Сукоеш” дип исем биргәннәр, ә соңга таба “Сукоеш” “Сукаеш”ка әйләнгән. Халык телендә сакланганча бу якларга Иван Грозный гаскәрләреннән качып, Банки исемле кеше килеп урнашкан. Ул төп авылдан читкәрәк Югары Сукаеш җирлегенә урнаша. Соңгарак ул урнашкан җирлекне икенче төрле Банки Сукаеш авылы дип йөртә башлыйлар.

Һәр авылның зур хөрмәткә лаек кешеләре, зыялы, затлы нәселләре бар. Сукаеш исемле өч кечкенә авылдан кемнәр генә чыкмаган да, кайларга гына таралмаганнар. Һәрбер авыл үзенчәлекле шәхесләр үстергән: Зур Сукаеш татар дөньясына ике – өч язучы биргән, Банки Сукаешта булачак халык артисты белән талантлы җырчы туган, ә кечкенә генә Түбән Сукаеш – илебездә данлыклы ике генерал һәм Социалистик хезмәт герое белән билгеле! Өч авылдан чыккан күренекле табибларыбыз, юристларыбыз, фән эшлеклеләре, журналистларыбыз , укытучыларыбыз, авыл хезмәткәрләре дә җитәрлек.

Сүзем Сукаеш авылының горурлыгы – Булатовлар гаиләсе турында.

Балалар - безнең киләчәгебез. Аларны яхшы күңелле, эшчән, туган ил өчен файдалы кешеләр итеп тәрбияләүгә бер генә ата – ана да көчен, энергиясен кызганырга тиеш түгел. Улы яки кызы бөтенләй кешелектән чыккач, кайбер гаиләләрдә үз ялгышларын аңлыйлар. Әмма инде соң була. Ата белән ана үз баласының һәр адымын белеп торырга, начар гадәтләрен тиз күреп алырга һәм төзәтергә, аңа файдалы киңәшләр бирә белергә бурычлы”, - дип яза Фатих Булатов үз истәлекләрендә.

Фатих Гариф улы Булатов 1902 елның 20 мартында Азнакай районы Түбән Сукаеш авылында туган. Әти – әнисе үз чоры өчен бик укымышлы кешеләр була. Фатих музыкага сәләтле бала булып үсә. 12 яшендә әтисе аңа иске тальян табып бирә. Шул көннән башлап ул үзенең бөтен буш вакытын музыкага багышлый. Түбән Сукаештагы земствога караган мәктәпне тәмамлый, анда рус грамотасына өйрәнә.Ул чорга инде ул чын гармунчы була. Ә авылда гармунчы һәрчак почетта. 1918нче елда аны беренче авыл Советы әгъзасы итеп сайлыйлар. Октябрь революциясеннән соң беренче елларда Фатих авыл Советы системасында, культура-агарту оешмаларында эшли. 1919 елның көзеннән алып 1923 ел уртасына кадәр яшь Булатов Түбән Сукаеш халык йорты белән җитәкчелек итә.

Ул чорда Фатих даими рәвештә үз белемен күтәрә. Тымытыкта ачык хәрби хәзерлек курсларына йөри. Бөгелмәдә мәдәният хезмәткәрләренең өч айлык курсларын тәмамлый. Уку чорында Казаннан килгән буденовкалы, билбавында наганы булган күн тужурка кигән хәрби кеше белән очрашу аның бөтен тормышын үзгәртә дә куя. Ул аларны хәрби мәктәпкә укырга чакыра. 1923 елда Казанда ТатЦИК берләштерелгән  татар-башкорт хәрби мәктәбенә укырга керә. Шул көннән ахыргы сулышына кадәр Фатих Булатовның гомере хәрби хезмәткә багышлана. Мәктәпне тәмамлагач, беренче татар полкында взвод командиры, рота командиры, батальон командиры ярдәмчесе итеп куялар. Сугыш алды елларында Алабугада полк мәктәбе җитәкчесе, аннан соң Саратовта батальон командиры итеп билгелиләр. 1939 елда аңа үз җитәкчелегендә оештырылган полк белән Монголиядә, соңрак – Бурятиядә хезмәт итәргә туры килә. 1941 елдан алып сугыш беткәнче  фронтта: башта полк, соңрак  дивизия командиры була. Ладога-Онега тирәсе, Брянск урманнары, Белоруссия, Польша, Көнчыгыш Пруссия – дивизиянең сугышчан юлы кыскача шундый. Гаскәр сынатмый, дивизия Кызыл Байрак ордены, 2нче дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә. Генерал-майорның шәхси бүләкләре – ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак ордены, 2нче дәрәҗә Суворов ордены, «Почет билгесе» ордены...

1956 елда Булатов запаска китә. Әмма хәрби часте белән дә бәйләнешен өзми,  иҗтимагый эштә актив катнаша. Дивизиянең ветераннар советын җитәкли, хәрби частьлар, бик күп  музейлар белән хатлар алыша. Азнакай якларына, туган авылына кайткалап тора. Сукаеш сигезьеллык мәктәбенең Олег Кошевой исемендәге дружинасының почетлы пионеры булган генералыбыз.

Эшенең тагын бер юнәлеше – яшьләр белән даими очрашып тору. Лекция пропагандасында активлыгын истә тотып, Татарстанның Югары Совет  Президиумы аңа «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирә. Лекцияләрнең төп темаларыннан берсе – тынычлык өчен көрәш. «Сугыш йомгаклары – тарих сабагы, кешеләр бу сабакларны һич тә онытырга тиеш түгел. Икенче бөтендөнья сугышы халыкларны бик күп нәрсәгә өйрәтте. Хәзер алар реакция көчләренә яңа сугыш утын кабызырга ирек куймаслар», – дип ышаныч белдерә генерал.Сугыш ветеранының бу сүзләрен яшь буыннар васыять итеп кабул итәрлек.

Туганлык җепләрен дә өзми. Сүз уңаенда, Социалистик Хезмәт Герое комбайнчы Алмас Булатов – Фатихның абыйсы Харис улы.

Алмас Харис улы Булатов 1931 ел­ның 2 ма­ен­да Аз­на­кай ра­йо­ны Тү­бән Су­ка­еш авы­лын­да ту­а. Ма­лай чак­тан ук Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ел­ла­рын­да туган авылында эш­ли. А­ның ты­рыш­лы­гы юга­ры бә­я­лә­нә, ул «1941-1945 ел­лар­да­гы Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да фи­да­карь хез­мә­те өчен» ме­да­ле бе­лән бү­ләк­ләнә.

1949 ел­да, кич­ке мәк­тәп­тә ур­та бе­лем ал­гач, Алмас Булатов киң про­филь­ле ме­ха­ни­за­тор һө­нә­рен үз­ләш­те­рә. «Ты­рыш» кол­хо­зы кыр­ла­рын­да эш­лә­вен дә­вам итеп, ан­на­ры ар­мия саф­ла­рын­да хез­мә­тен үтә­гәч, ул чит­тән то­рып Чис­тай сов­хоз-тех­ни­ку­мын тә­мам­лый һәм тех­ник-ме­ха­ник бел­геч­ле­ген ала.

1965-1979 ел­лар­да ши­кәр чө­ген­де­ре игү зве­но­сы­на, соң­рак кыр­чы­лык бри­га­да­сы­на җи­тәк­че­лек итә.

1981 ел­да ху­җа­лык пар­тия оеш­ма­сы сек­ре­та­ре итеп сай­лана. Ал­мас Ха­рис улы әле­ге җа­вап­лы урын­да 1989 ел­га ка­дәр эш­ли. Ан­на­ры тех­ни­ка ин­же­не­ры бу­ла. 1992-1999 ел­лар­да  - кол­хоз ос­та­ха­нә­лә­ре җи­тәк­чесе. Кай­да гы­на эш­лә­мә­сен, А.Бу­ла­тов ту­ган җи­ре­нә туг­ры­лык­лы бу­лып кала, хез­мәт­не яра­ту­ның үр­нә­ге, яшьләрнең остазы бул­а. Аның хез­мә­те күп мак­тау гра­мо­та­ла­ры, со­ци­а­лис­тик ярыш­та җи­ңү­че бил­ге­лә­ре, «Ты­рыш хез­мәт өчен. В.И. Ле­нин­ның туу­ы­на 100 ел ту­лу уңа­ен­нан» һәм «Хез­мәт ве­те­ра­ны» ме­даль­лә­ре бе­лән бүләкләнә.

1971 елда Алмас Бу­ла­товка иген­нәр­не җы­еп алу­да ре­корд­лы күр­сәт­кеч­ләр­гә иреш­кә­не өчен Со­ци­а­лис­тик Хез­мәт Ге­рое исе­ме би­релә.

А.Бу­ла­тов СССР проф­со­юз­ла­ры­ның XVI съ­ез­ды эшен­дә кат­наш­а, бер­ни­чә тап­кыр авыл Со­ве­ты де­пу­та­ты итеп сай­лан­а, КПСС өл­кә ко­ми­те­ты­на әгъ­за­лык­ка кан­ди­дат һәм әгъ­за, Аз­на­кай ра­йо­ны ха­лык су­ды­ның ха­лык уты­рыш­чы­сы була. Ул бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган легендар шәхес. «Җир мине кеше итте, җиргә булган мәхәббәт миңа иң кадерле һөнәрне бирде, күкрәгемә Алтын Йолдыз такты»,– ди ул.

Без, Азнакай халкы, данлыклы милләттәше­без, Социалистик Хезмәт Герое Алмас Харис улы Булатов белән горурланабыз. Алмас Булатовның яшь буынга үрнәк тормышы, аларны үз Ватаннарының патриотлары итеп тәрбия­ләүдәге хезмәтләре бәяләп бетергесез.

Фатих һәм Харис Булатовларның бертуганы Салих абый турындагы бер матур хатирәне язып үтәсем килә.

Күп кешеләрне бакчачылык хезмәтенә, тормышның ямен – тәмен хезмәттә табарга, үз уңышларыңны күреп сөенеп яшәргә өйрәткән мичуринчы булган ул.

1933-34нче елларда агроном белеме алып туган авылына эшкә кайта. Хыялы – Сукаеш буе дип атала торган болынны гөлбакча итү. Күпме тынгысыз көннәр –төннәрне, каршылыклы киртәләрне үтеп, ниһаять, бу хыял тормышка ашырыла! Сугыш алдыннан бөтен тирә – юньдә дан тоткан җиләк – җимеш һәм яшелчә бакчасы барлыкка килә. Биредә яхшы сортлы кура җиләкләре, карлыганнар тәртип белән утыртыла, тамыр өчен аерым алмагачлар үстерелә, ә аларны ашлау өчен (сортлы алмалар чыгару өчен) алма бөреләре кайтарыла, саклау өчен махсус урыннар булдырыла. Бакчаның бер өлешендә – яшелчәләр, анда кып – кызыл помидорлар тәгәрәп ята, кыярлар җыеп бетерерлек тә булмый. Бик күпләрнең язмышын тамырдан үзгәрткән дәһшәтле сугыш Булатовлар гаиләсен дә читләтеп үтми. Салих абый да туган илен, гаиләсен яклау, балаларының бәхетле киләчәген булдыру максатыбелән яу кырларына китә һәм батырларча һәлак була. Әйе, күпме хыяллары тормышка ашырылмый кала аның!

Ә Салих абыйның гөлбакчасында хәзер Сабантуйлар үткәрелә, яшьләрнең ял итү урыны да ул. Гашыйклар шомырт исләре аңкытып торган бакчада бер – берсенә вәгъдәләр бирешкәндә, кайчандыр аның данлыклы җиләк – җимеш һәм яшелчә бакчасы булганын һәм аңа нигез салучы кеше безнең якташыбыз Салих абый Булатов икәнен белсеннәр иде!

Якташларыбыз даны, алар күрсәткән батырлык мәңгелек! Батырлык ул – рухи матурлык... Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр – дастаннарга кергән. Каһарманлык, чорлар аша кичеп, бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелләрдән мәңге җуелмас. Шул Олуг Батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырда яшәүчеләр бә башларын иярләр әле...

Тормыш дәвам итә. Сукаеш авылы көннән – көн үсә, матурлана. Халкының тырышлыгы, уңганлыгы турында әледән – әле ишетергә, матбугат битләреннән күзәтергә мөмкин.

...Тымытык – Азнакай юлы борылышына җитәрәк колхозның басу капкасы. Юлның бер ягына : “Рәхим итегез! “Тырыш” колхозы” дип язылган. Икенче якта – яңа яуган кар сыман ап-ак алъяпкычлы сылуның сурәте төшерелгән панно тора. Ул әйтерсең бу җирләргә аяк баскан һәр кешене чиккән сөлге өстенә куелган икмәк белән каршы ала.

Үзенең чыгышы, нәселе белән горурланып яшәүче кешеләр авылда хәзер дә күп ул. Шундыйларның берсе – Сәгыйдулла Асылгәрәй улы Сәетов.1942нче елның 14нче августында Ык буена урнашкан Мөслим районы Бәләкәй Чакмак авылының иң хөрмәтле шәхесләре булган Сәетовлар гаиләсендә туа. Әтисе Асылгәрәй ил азатлыгы өчен изге көрәштә һәлак була. Каһәрле сугыш шаукымы аларның гаиләсен Түбән Сукаешка - әнисе ягына кайтара. Заманында якын –тирәдә яхшы атлар үрчетүче буларак дан тоткан, тик тормас Сәхәбетдин бабасы бала үстерүдәге бөтен мәшәкатьләрне һәм чыгымнарны үз өстенә ала. Тырышлыгы бушка китми бабайның. 1961нче елны оныгы макталып Тымытык урта мәктәбен тәмамлый. Шул елның ноябренда армиягә алына. Хәрби хезмәтен ракета гаскәрләре составында үтә. Командование тарафыннан дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә. Армиядән бабасы янына кайтып, 2ел Азнакайнефтьнең УТТда шофер булып эшли. 1968нче елда Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Агроном белгечлеге буенча югары белем ала. Азнакай районы авыл хуҗалыгы идарәсе Сәгыйдулланы баш агроном итеп “Тырыш” колхозына эшкә җибәрә. Көчле тамырлары белән җиргә нык береккән абруйлы җитәкче кул астында яшьләр эшли башлый. Яшь агроном нефтьчеләр ермачлап бетергән, йөзәрләгән баганалар белән чуарланган басуларны кабул итә. Могҗизаларны бары тик кешеләр тудыра. Моның өчен игенче күңелендә эшне сыйфатлы итеп, вакытында үткәрүгә омтылыш тәрбияләргә кирәк. Сәетов шуңа тырыша да.

Эшләгән эш сыйфатлы итеп башкарылса, бу уңышның нигезе”, - дип аңлата ул механизаторларга. Баш технолог үз кул астында эшләүчеләргә туфракның структурасын үзгәртү, яңа технологияләр кертү – эшне сыйфатлы башкарырга мөмкинлек бирә. Органик һәм минераль ашламалар кертү, яңа сортлы орлыклар чәчү игеннәрнең уңышын нык арттыра. Авылда игенче – механизатор династияләре барлыкка килә. Сәмигуллиннар, Дәүләтовлар, Мөхәммәтшиннар, Гыйззәтуллиннар, Вәлиевлар белән ярыша –ярыша эшләп, менә шушы басуларда инде Алмас Булатов иң югары хезмәт нәтиҗәләренә - Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

Тормыш иптәше Тәгъзимә икътисадчы булып эшли, ул хуҗалык экономикасын ныгытуга күп тырышлык куйган кеше. Шуның өстенә 3 бала анасы. Эшчән, булдыклы, игелекле итеп тәрбияли алар балаларын. Ә инде мәктәпне тәмамлагач, Сәгыйдулла кызларының мөгаллимә булуларын хуплый.

Эш стажы 44елга, яше 62гә җиткәч, Сәгыйдулла Сәетов, баш агроном вазифасын үзенең шәкерте Фәнис Миннехановка тапшыра, ләкин кырларыннан аерылмый. Кызу эш вакытларында ярдәмләшә, киңәшләрен бирә. Ул гомере буе игенче булып кала.

Аллага шөкер, Сукаеш авылы халкының сагынып искә алырлык үткәне, ярдәм, киңәш сорарлык урта буын кешеләре, типсә тимер өзәрдәй яшьләре бар. Туган ягыбызның иң кыйммәтле хәзинәсе - кешеләре. Иң куанычлысы: авыл халкы хезмәт сөючән , тырыш халык. Ирексездән Илдус Гыйләҗев шигыре күңелгә килә:

Бу туфракта- һәркемнең дә хәләл көче,

Ишетелми гүя дөнья гөрелтесе.

Һәр тарафта-күңелләрдән җуелмага,

Саф, табигый, тапланмаган гомер төсе.

Еллар узар, гомер үтәр, көннәр үтәр,

Тагын җиргә кемнәр килер, кемнәр китәр,

Без кичәрбез мәңгелеккә...

Изге мохит

Оныкларга инде ниләр бүләк итәр?

Сүземне сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның әйткән сүзләре белән тәмамлыйсым килә : “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халкымның дөньясын”.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 494 094 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

  • 23.02.2017
  • 714

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.02.2017 387
    • DOCX 69.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Алтынбаева Светлана Сагидулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Пожаловаться на материал
  • Автор материала

    • На сайте: 6 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 26107
    • Всего материалов: 28