Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Татар әдәбиятыннан эш программасы (10 класс)
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Татар әдәбиятыннан эш программасы (10 класс)

библиотека
материалов

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет урта гомумбелем бирү мәктәбе»



«Каралды»

МБГУ ”Югары Симет УГМ” методик берләшмә җитәкчесе:

_____________Р.К.Давлиева

Беркетмә № ___

«____» август 2015 ел.


«Килешенде»

МБГУ ”Югары Симет УГМ”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары:

_____________ Ф.М.Махиева «____» август 2015 ел.


«Расланды»

МБГУ ”Югары Симет УГМ”

директоры:

_____________Р.Н.Гарифуллин

Боерык № ___

«___» август 2015 ел.







ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ


Муллаянова Талия Талгатовна,

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

10 сыйныф
























2015 - 2016 нчы уку ел

АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Россия Федерациясенең федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)

3.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

4.“2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (№794 . 25.10.2013).

5. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

6. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районны “Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесенең 2014-2015 нче уку елына укыту планы.

7. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең төп белем бирү буенча төп укыту программасы.


9-11 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары:

  1. Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.

  2. Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

  3. Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.

  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

  5. Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.


Бурычлар:

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

  2. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

  3. Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.

  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

  5. Укучыда үз-үзен тәрбияләү күнекмәләре булдыру.

  6. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.

  7. Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.

  8. Әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинение язу күнекмәләрен үстерү.

  9. Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, сәнгатьнең башка төрләре бергәлегендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.

  10. Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.

  11. Укучыда мәктәпне тәмамлап чыккач та матур әдәбият укуга ихтыяҗ булдыру.

  12. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.

  13. Укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләре тәрбияләү.

Укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр

  1. Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.

  2. Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.

  3. Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.

  4. Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.

  5. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.

  6. Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).

  7. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.

Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр

  1. Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.

  2. Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү.

  3. Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.

  4. Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.

  5. Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.

  6. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.



Программаның эчтәлеге

Темалар

Әсәрләрне өйрәнү

Класстан тыш уку

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Әдәбият теориясе

Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган

сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны


Кереш.

4

2



Иҗат методы турындагы төшенчәне киңәйтү.


Гаяз Исхакый. Иҗаты һәм тормыш юлы. Романнары, повестьлары, драма һәм комедияләре турында мәгълүмат.

9

6

1

2

Конфликт” төшенчәсен тулырак аңлату. Иҗтимагый конфликт. Конфликтның башка төрләре.


Ф.Әмирханның тормышы һәм иҗаты. “Хәят” повесте. Хикәяләре.

2

2



Психологик анализ турында төшенчә.


Г.Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты. Беренче әсәрләре. “Яшь йөрәкләр” романы. “Казакъ кызы” романы. “Тирән тамырлар” романы.

9

6

1

1

Әдәбиятның интернациональ мәгънәсе. Стиль турында төшенчә. Эпиклык.


Ш.Камалның биографиясе, иҗатына күзәтү. “Акчарлаклар” повесте.

2

1





ХХ йөз башы татар прозасы ирешкән уңышларны гомумиләштерү.

1

1





ХХ йөз башы татар поэзиясенә күзәтү.

1

1





Г.Тукай. Тормыш баскычлары. Шагыйрьнең беренче иҗат тәҗрибәләре. Милли поэзиягә Тукай керткән яңалыклар, табышлар. Г.Тукай турында тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият фәне. Тукай иҗатының йогынтысы. Тукай – тәнкыйтьче, халык авыз иҗаты һәм милләт тарихы турында хезмәтләре.

7

5



Иҗат методы буларак реализм.


Дәрдемәнд. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле. Дәрдемәнд шигырьләрендә лирик герой.

3

2



Татар шигыре төзелеше, үзенчәлекләре, гомуми билгеләре. Поэзия төрләре.


Сәгыйть Рәмиев. Тормышы һәм иҗат юлы.

4

3

1


Иҗат методы буларак романтизм.


М.Гафури иҗатына күзәтү.

6

2





Н.Думавиның тормышы һәм иҗатына күзәтү. Шигырьләре. Иҗатының әһәмияте.

2





ХХ йөз башы татар шигърияте буенча үткәннәрне кабатлау.

0

1





ХХ йөз башы драматургиясенә күзәтү.

4

2





Г.Камалның тормышы һәм иҗат юлы. “Банкрот” комедиясе. Драматургның совет чорындагы иҗат эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирү.

4

3

1


Сатира турында тулырак төшенчә бирү. Сатирик конфликт үзенчәлекләре.


Г.Коләхмәтовның тормыш юлы. Г.Коләхмәтов – социализм тәгълиматын актив пропагандалаучы. “Яшь гомер” драмасы. Г.Коләхмәтов иҗатының әһәмияте.

3

2

1


Пьесаның төзелеше һәм стилистик үзенчәлекләре. Сәхнә әсәрендә сәнгатьчә детальләрнең, ремаркалар, афиша, пауза, репликаларның роле.


ХХ йөз башы әдәбиятына күзәтү рухында йомгак.

2

1





Совет хакимияте башланганда татар әдәбияты.

2

2





20 нче еллар әдәбияты. Әдәби процесска характеристика.

3

2





Һ.Такташның тәрҗемәи хәле, иҗаты, шәхесе. Беренче чор иҗатында гомумкешелек кыйммәтләре чагылу. Мәхәббәт, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтләрен иң изге, бөек хисләр төсендә җырлау. “Киләчәккә хатлар” поэмасы.

5

4


2

Шигырь төзелеше турында мәгълүматларны киңәйтү, бербөтен төшенчә тудыру.


Ф.Әмирхан. “Шәфигулла агай”

2

2



Гипербола. Шарж.


К.Тинчуринның тормыш юлы. Драматургиясе, төп әсәрләре. “Американ”. К.Тинчурин иҗатының әһәмияте.

4

3

1

1

Комедия жанры турында бербөтен төшенчә тудыру.


Ел буена үткәннәрне кабатлау. Йомгаклау.

1

2





Резерв дәресләр.

0

2






78+14(БСҮ)+10(ДТУ)

58

6

6 (ш.и.

3 сочинение,

1 проект эше)



Барысы

102

70



Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары :

Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

10 нчы сыйныфта-140-160 сүз

Укуны бәяләү. Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән тиешле тизлектә укыганда «5» куела, әдәби әйтелештә 4-6 орфоэпик хата җибәрелсә, басым ялгыш куелса, уку тизлеге тиешле нормада булмаган очракта «3» куела, текстның эчтәлеген аңламыйча 7 дән артык орфоэпик хата җибәреп укыса, «2» ле куела.

Сөйләмне бәяләү. Тема буенча логик яктан эчтәлекле һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм һәм әңгәмә өчен «5» куела, эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик һәм диалогик сөйләм өчен «4» куела, өстәмә сораулар биргәндә генә корылган әңгәмә өчен «3» куела, диалог төзи алмаганда «2» куела.

Анализ күнекмәләрен һәм теоретик белемнәрне бәяләү.

Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап, урынлы кулланылса, анализ нигезле булып, җавап теоретик яктан югары оештырылса, «5» куела, аерым төгәлсезлекләр күзәтелсә, анализ эчтәлеген сөйләүгә барылса, «4» ле куела,

Укучыларның белемен бәяләү

Язу һәм язма сөйләмне бәяләү 5 – 11 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан, әсәргә кагылышлы аерым мөстәкыйль язма эшләр, иҗади хикәяләр, сочинение элементлары белән изложение һәм сочинение яздырыла.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, эчтәлеге тулы булган, 1 орфографик һәм пунктуацион хатага яки 1 грамматик хатасы булган эшкә «5» ле куела, 2-3 орфографик хата һәм пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела, 4-6 орфографик һәм пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, эчтәлеге ягыннан туры килмәгән, 6дан артык орфографик һәм пунктуацион яки 7 дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә «2» ле куела.

Йомгаклау билгесе.

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул иң беренче чиратта укучыларның әдәби белемен, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен, шулай ук язма эшләрнең һәм телдән җавапларның нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.




Сочинение бәяләү нормалары


Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк;план (яки плансыз) эзлекле язылган;теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар

5”ле куела

2

Язманың эчтәлеге темага туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелелегендә артык әһәмияте булмаган бозу сизелә;тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган

2 орфографик,1 пунктуацион (яки1 грамматик) хата бар

4”ле куела

3


Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; телнең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар

3”ле куела

4

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

Орфографик хаталарның саны 3тән, пунктуацион хаталарның саны 2дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

2”ле куела

5

Төгәлсезлекләр билгесе “2”ле кую нормасыннан артып китә.

Төгәлсезлекләр “2”ле кую нормасыннан артып китә.

1”ле билгесе куела




















Программаның эчтәлеге

Кереш. ХХ йөз татар әд-ында илдәге һәм дөньядагы сәяси-иҗтимагый хәлләр, социаль тетрәнүләр. Татар әд-ның яңа жанрларга баюы. Халыкчан әдәби телнең формалашуы һәм үсүе. Язуда ике графика алмаштыруның матур әд. үсешенә тискәре йогынты ясавы. Шәхес культы һәм татар язучылары. Сәясиләштерелгән тоталитар система һәм татар әд.

ХХ йөз башындагы татар әдәбиятына күзәтү

1905-1907 еллар инкыйлабы тудырган шартларда милли әд-ның чәчәк атуы. Язучы һәм милләт язмышы. Стильләр ягыннан баю. Әдәби юнәлешләр. Реализмның төрле тармак-төсләре. Пролетар әдәбият юнәлеше барлыкка килү. Романтизм агымы. Символизм, акмеизм, модернизм өлкәсендәге тәҗрибәләр.

ӘТ: Иҗат методы турындагы төшенчәне киңәйтү.

Гаяз Исхакый. Тормыш һәм иҗат юлы.Патша хөкүмәтенә каршы көрәше. Әдипнең милләт язмышы өчен борчылуы, татар милләтенең дини һәм колониаль изелүенә каршы чыгышлары, милли азатлык көрәшендә катнаша башлавы. Исхакыйның көрәш юлы. Беренче әсәрләренең XIX гасыр әд. белән ХХ йөз башы әд-ына күчеш әсәрләре булуы. Төп проблемалар һәм образлар, язучы әсәрләрендә яңа әд-ның нигезләре салыну. “Ике йөз елдан соң инкыйраз” повестеның татар әд. һәм милләтнең үзаңы өчен әһәмияте. “Тормышмы бу?”, “Мулла бабай” әсәрләре, “Алдым-бирдем”, “Мөгаллим”, “Тартышу”, “Кыямәт”, “Зөләйха” драма һәм комедияләрендә үздырылган милләт язмышы һәм социаль тигезлек өчен көрәш фикерләре. Әсәрләрнең үзәген тәшкил иткән конфликт – иске белән яңа тартышы. Әсәрләрдә милли характерның, милли гадәт-йола үзенчәлекләрнең гәүдәләнеше.

Теләнче кыз” романының өч кисәгендә төрле иҗат үзенчәлекләре чагылышы. Сәгадәт һәм Габдулла образларында шул заман идеяләренең гәүдәләнеше. Кешене һәрчак сагалап торган бозыклык һәм изгелек, мәрхәмәтлелек, сафлык сыйфатларының үзара көрәшен ышандырырлык вакыйгаларда күрсәтү

Сөннәтче бабай” повесте. Әсәрнең халыкчан җирлеге. Сөннәтче картның рухи дөньясы, рухи кичерешләренең нечкә борылышлары, гадәт-йолаларга тугрылыкның кеше рухын матурлавы, кешене кеше итеп яшәтүе һәм шәхес буларак күтәрүе.

Ф.Әмирхан“Хәят” повесте. “Хәят” повестенда бай татар зыялыларының гаилә тормышы һәм гореф-гадәтләре. Шул шартларда үскән татар кызының холкы тәрбияләнү, омтылыш-теләкләре чагылу. Рус дөньясы белән аралашып үскән яшь кешенең дөньяга һәм яшәү тәртипләренә карашында каршылыклар туу, моның ул шартларда мәҗбүрият булуы. Дини йолаларны үтәүнең күңелне сафландыруы, шул ук вакытта дини йола-гадәтләрне тарайтып аңлауның шәхес иреген киртәләүдәге роле. Язучының кешедәге күңел тирбәнешләрен бирүдәге табышлары. ӘТ: Психологик анализ турында төшенчә.

Г.Ибраһимов.“Яшь йөрәкләр”. Романда төп сызык. Җәләш, Сабир, Зыя образлары. Кеше җанының матурлыкка сусавын, тынгысыз эзләнүләрен раслаган теләк-омтылышлар. Матурлыкның бер чагылышы буларак музыка. Мәхәббәттә бәхетсезлеккә, шәхеснең фаҗигасенә китергән сәбәпләр. Әсәрнең романтик пафосы, анда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчан җирлеге. Характерлар сурәтендә психологик бизәкләрнең муллыгы.

Ш.Камал. “Акчарлаклар” повесте. Әсәрдә гади хезмәт кешеләре, аларның рухи матурлыгы чагылу. Эчке кичерешләр байлыгы. Бәхет – ни ул? Акчаны мулрак табу – бәхетнең үземе? Бәхет – кешеләрнең саф хисләре, күңелне чистарта торган эш-гамәлләре түгелме? Мондый сорауларга җавап эзләргә этәрүдә әсәрнең исеме; аерым сәнгатьчә детальләр, вакыйгалар бирелеш рәвеше уйнаган роль. Кешеләр язмышында җәмгыять төзелешендәге каршылыклар чагылу.

Йомгак. ХХ йөз башында татар прозасы ирешкән уңышлар. Гомумиләштерү. Күренекле язучылар, аларның әсәрләре. Аларда татар җәмгыятенең тормышы, кешенең, төрле социаль катламнарның бу тормышта урыны һәм кыйммәте чагылу дәрәҗәсе. Әдәбиятка гади кешеләр, хезмәт иясе вәкилләре образлары килеп керү, аларның тормышчан сурәтләнеше. Гуманизмның яңа сыйфатлар алуы.

ХХ йөз башы татар поэзиясенә күзәтү. ХХ йөз башы татар поэзиясенең яңа баскычка күтәрелүе. Күренекле шагыйрьләр. Гражданлык лирикасы көчәю. Сатира өлкәсендәге уңышлар. Жанр төрләре баю. Сәнгатьчәлек ягыннан казанышлар.

Г.Тукай. Тормыш баскычлары. Шагыйрьнең беренче иҗат тәҗрибәләре Яңа фактлар белән танышу. Беренче әсәрләрендәге аваз-мотивлар, кабатлаулар, табышлар. Үзәктә мәгърифәт һәм әдәп-әхлак мәсьәләләре торуы, дидактика принципларын үстерү. Тукай иҗатында халык авыз иҗаты принциплары һәм традицияләрнең көчәюе, җанлы сөйләм теленә якынаю. Риториканың килүе, сурәтлелек арту Тукай шигъриятендә иҗтимагый рухның көчәюе. Социаль тигезлекне гомумкешелек идеалы итеп аңлау, аны төрле яклап раслау һәм яклау. Конкретлаштыру. Милли моңнарга игътибар арту. Шагыйрь һәм чор. Дөньяның һәм яшәүнең мәгънәсен халыкчан позицияләрдән торып аңлату һәм тасвирлау.

Лирик геройның шагыйрь шәхесенә хас билгеләре һәм халыкчан герой белән уртак иткән сыйфатлары. Шагыйрьнең эстетик идеалы. Тукай лирикасы, үзенчәлекләре. Шагыйрь иҗатында табигать, җир, ил, халык образлары. Башка халыклар әдәбиятларына Тукай иҗатының йогынтысы. Тукай – тәнкыйтьче, халык авыз иҗаты һәм милләт тарихы турында хезмәтләре.

Дәрдемәнд. “Шагыйрьгә”, “Каләмгә хитаб”, “Бүзләрем маналмадым”, “Без”, “Яз чәчәге”, “Гөрләгән сулар башында...”, “Бертуганың чит тибәдер”, “Тел – илнең колагы”, “Ата-анам йорты өчен...”, “Илдә бер дуст булмаса гәр...” шигырьләре. Дәремәнд шигырьләрендә лирик герой. Язмыш фәлсәфәсе. Лирик геройның халык күтәрелешләренә, инкыйлаби үзгәрешләргә мөнәсәбәте. Шигырьләренең сәнгатьчә үзенчәлеге.

Сәгыйт Рәмиев Яшьлек елларындагы рухи эзләнүләре. Иҗат эшчәнлегенең башлануы. “Таң йолдызы”, “Тавыш”, газеталарында эшчәнлеге, бу еллардагы иҗаты. Иске тормышны кире кагу. “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” һәм “Низамлы мәдрәсә” пьесаларында уздырылган фикерләр; яңа, якты тормышка омтылу, шуңа хезмәт итү, иске, катып калган, милләтне артка сөйри торган тәртипләргә һәм гореф-гадәтләргә каршы булу, көрәшү. Әсәрләрендә мәгърифәтчелек традицияләре. “Таң вакыты” – татар милләтенең уянуына, алга омтылышына ышаныч гимны. Бунтарь рухлылык мотивлары. Ярсулы, шашкын, тынгысыз, хөр фикерле һәм романтик лирик герой.ӘТ: Иҗат методы буларак реализм.

Мәҗит Гафури. “Шатлык”, “Көннәребез”, “Электрик фонарена хитаб”, “Түгелгән яшь”, “Татар хатыны”, “Вөҗдан теләге”, “Юктырсың ла, Алла!”, “Ул кем?”, “Хөррият иртәсе”, “Бер төндә”, “Татар егетенә”, “Эшче”, “Алтын тәре, бәрхет палас”, “Ертылган сәхифәләр” шигырьләре, мәсәлләре. Шагыйрьнең иҗтимагый аң үсеше. Мәгърифәтчелектән – милли азатлыкка, милли азатлыктан иҗтимагый азатлык фикеренә килүе. Иҗатында шәхес иреге проблемасының акрынлап социаль ирек мәсьәләсе белән алмаштырылуы. Поэзияснең “чорның күзе һәм колагы” булып әверелүе. Вакыт-вакыт гомумкешелек кыйммәтләренең сыйфый мәнфәгатьләр артында күләгәдә калуы. Татулык һәм мәрхәмәт хисләренең үч алу, җәза бирүгә омтылыш хисләре белән аралашып килүе. Болар арасында диалектик бәйләнешне күрү мөмкинлеге. Совет чорында язган әсәрләрендә кеше бәхетен төрле тарафларда эзләве. Сыйнфый көрәшне тарайтып аңлау, вату, җимерү, үч алу мотивлары белән мавыгу, аларны нигезләү. Гафури поэзиясендә лирик герой образы. Рухи азатлык идеяләрендә ышанычның чагылуы. Гафури иҗатының художество үзенчәлекләре. Прозасы турында кыскача мәгълүмат бирү.

Нәҗип Думави.“Яз”, “Золым”, “Буш вакыт”, “Татар”, “Үтә, үтә”, “Мәхбүс дустыма”, “Сугыш”, “Син – кеше”, “Сугыш тәэссораты” һ.б. шигырьләре. Думави шигырьләрендә тормышның караңгы, шыксыз якларына җентекле игътибар, “халык кайгысын җырлау”. Иҗтимагый мәсьәләләрнең үткен каралуы, һәртөрле хакимияткә, көчләүләргә каршылыкның ачык чагылышы. Шәхес иреген буып торган хәлләрне һәм сәбәпләрне сүрәтләү. Шигырьләрдә романтик мотивлар һәм рух; әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешендәге үзенчәлекләр.

ХХ йөз башы драматургиясенә күзәтү Жанрның оешып (формалашып) җитүе, төрләргә һәм жанр формаларына баюы. Татар профессиональ театры туу, төрле группалар оешу. Бу хәлләрнең милли драматургия үсешенә тәэсире. Г.Исхакый пьесалары. “Зөләйха” драмасы. Милләт һәм дин язмышы мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше. Ф.Әмирхан драмаларында яңа һәм искелек көрәше. Шәхес азатлыгы мәсьәләсе. “Яңа кешеләр” образлары. Милләт язмышы проблемасы. С.Рәмиев, И.Богданов пьесаларында искелекне фаш итү, образлар системасы.

М.Фәйзи драматургиясе. “Кызганыч”, “Галиябану”, “Ак калфак” драмаларында шәхес иреге, хокук иреге мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше. Романтик драма тудыру чаралары, романтик пафос һәм геройлар. Драматургиягә килгән яшь көчләр (Ф.Сәйфи-Казанлы, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш). Тематик байлык һәм сәнгатьчә үзенчәлекләр турында йомгак.

Галиәсгар Камал. Тормыш һәм иҗат юлы. Мәгърифәт өлкәсендә күпьяклы эшчәнлеге. Беренче пьесалары. Үгет-нәсыйхәт. Сатирик комедияләре. Алардагы төп мәсьләләр, тудырылган типлар. Татар җәмгыятенең кимчелекләреннән көлү. “Банкрот” комедиясе. Сюжеты һәм композициясе, образлар системасы. Акчага омтылышның кешене түбәнлеккә, оятсызлыкка төшерү ихтималы. Кешеләрнең бер-берсенә карата ерткычлыгы, хәрәмләшү, алдашуның җирлеге. Комедиянең әһәмияте, бүгенге көннәргә аваздашлыгы. Драмалары. Мәгърифәтчелек традицияләре булу. Г.Камал драмалары.

ӘТ: Сатира турында тулырак төшенчә бирү. Сатирик конфликт үзенчәлекләре

Г.Коләхмәтов – социализм тәгълиматын актив пропагандалаучы. Колахмәтов драмаларының яңалыгы. Бу яңалыкның эчтәлек-фикердә булуы, социалистик идеология алып килүе. Кешенең яшәү мәгънәсен көрәштә күрү, революцион активлыкны яклау. Аллегорик образлар, аларның фәлсәфи эшчәнлеге. Әдәбиятта яңа образлар – эшче, эшче-революционер образлары барлыкка килү. Драматик конфликтның яңалыгы, аның асылда пролетар идеология җирлегендә хәл ителүе. Эшче сыйныф мәнфәгатьләре. Моның фәлсәфи нигезләрен ачыклау. Байлык һәм шәхес, байлык һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләренә караш. Татар җәмгыятендә гаять актуаль булган һәм чишелеше табылган бу мәсьәләне язучының пролетар идеология җирлегендә хәл итеп булырына ышанычы чагылу. Драмада психологизм. Сюжет һәм композиция үзенчәлекләре.ӘТ: Пьесаның төзелеше һәм стилистик үзенчәлекләре. Сәхнә әсәрендә сәнгатьчә детальләрнең, ремаркалар, афиша, пауза, репликаларның роле.

ХХ йөз башы әдәбиятына күзәтү рухында йомгак. Бу чордагы балалар әдәбияты, публицистика, әдәби тәнкыйть турында белешмә.

Совет хакимияте башланганда татар әдәбияты. 1917 нче елда революцияләр һәм татар язучылары, аларның инкыйлабка килү юллары. Октябрь революциясе идеяләренең татар әдәбиятында чагылуы. Иҗтимагый тигезлек, ирек, сугышны туктату һәм тынычлык өчен җирне крестьяннарга бирү өчен көрәш, гомумкешелек идеаллары рухында кабул итү һәм сурәтләү. Сыйнфый азатлык көрәшен идеаллаштыру. Поэзиядә абстракт һәм космик образ-символларның активлашуы. Иҗтимагый конфликт төп урынны ала. С.Сүнчәләй “Ихтилал шигырьләре”, М.Гафури “Кызыл байрак”, Ф.Бурнаш “Таһир-Зөһрә” трагедиясе. “Яшь йөрәкләр” комедиясе. Сыйнфый тигезсезлекне кире кагу үзенчәлекләре.

20 нче еллар әдәбияты. Әдәби процесска характеристика. Яңа газета-журналлар, әдәби төркемнәр һәм агымнар. Яңа тормышның поэтик бизәкләрен һәм сурәтләү телен эзләү. Әдәбияттагы төп темалар. Революция һәм шәхес, кеше, бәхет темасы. М.Гафури, Ф.Бурнаш, Н.Исәнбәт шигырь-поэмалары. К.Нәҗми “Шобага”, “Яр буендагы учаклар”. Әдәбиятта Ленин образы. Аны илаһилаштыру, идеаллаштыру. Әсәрләрдә Татарстан темасы. Революцион аскетлык темасы. 20 нче елларда сатира, аның объектлары.

Галимҗан Ибраһимов.“Яз башы”, “Диңгездә”, “Сөю-сәгадәт” хикәяләрендә табигать һәм кеше мөнәсәбәтен, табигать гүзәллеген һәм бөеклеген, адәмнең табигать баласы булуын үзенчәлекле итеп, шәхесне югары куеп тасвирлауХарактерлар сурәтендә психологик бизәкләрнең муллыгы“Йөз ел элек”, “Уты сүнгән җәһәннәм”, “Карак мулла”, “Карт ялчы”, “Көтүчеләр”, “Табигать балалары” хикәяләрендә тормышчан кырыс дөреслек. “Көтүчеләр” сүзенә салынган мәгънә. “Безнең көннәр” романы, “Яңа кешеләр” пьесасында төп тема һәм образлар. Совет чорында язган әсәрләрендә сыйнфый тигезсезлекне һәм инкыйлаби көрәшне тасвирлау. Иҗтимагый азатлык көрәшен изгеләштерү, аны кешелекнең бөек омтылышы итеп күрсәтү.

Г.Ибраһимов “Казакъ кызы” романы. Әсәрнең язылу һәм басылу тарихы. Романның сюжет төзелеше. Яшьләрнең шәхси бәхете дәүләт өчен көрәштән өстен булуы. Биремҗан карт образында милләтнең акылы һәм буйсынмас рухы, иркенлеккә һәм иреккә омтылуы. Казакъ халкының бай рухы, матур гореф-гадәтләре, аерым кимчелекле яклары. Тел-стиль үзенчәлекләре.

Совет чоры әсәрләрендә, публицистикасында, тәнкыйтендә һәм гыйльми хезмәтендә эшче сыйныф идеологиясе үткәрелү. Бу идеологияне берьяклы күпертеп аңлау һәм үткәрергә омтылу.

ӘТ: әдәбиятның интернациональ мәгънәсе, стиль турында төшенчә.Эпиклык.

Һ.Такташ Тәрҗемәи хәле, иҗаты, шәхесе. Беренче чор иҗатында гомумкешелек кыйммәтләре чагылу. Мифологик образларга игътибар. Абстракт, дини, мифологик һәм космик образларны чагылдыру. “Такташ үлде”, “Син дә үл инде” манифест рухындагы шигырьләр. Көрәшче аскетлыгы. Такташ иҗатында яңа реалисик алым-сурәтләр килеп керү һәм активлашу: “Әйдә, энем”, “Инде бу кырларда”, “Ак чәчәкләр”, “Үтеп барышлый”. Яшәү мәгънәсен һәм табигать матурлыгын табигать һәм шәхес берлегендә табу

Шагыйрьнең поэзиягә алып килгән яңалыгы .“Киләчәккә хатлар” поэмасы. ӘТ: Шигырь төзелеше турында мәгълүматларны киңәйтү, бербөтен төшенчә тудыру.

Ф.Әмирхан. “Шәфигулла агай” .Әсәрнең язылу һәм саклану тарихы. Вульгар идеологизациянең шәхескә тискәре тәэсирен ачып салу. Шәфигулла образы. Ярдәмче персонаңлар образлары. Яңа җәмгыятьтә торган саен күбрәк урын ала торган примитив тәртипләр, аларның милли гадәт-йолалар белән көлкеле дә, кызганыч та тартыш-бәхәсе, аларны берничә яссылыкта чагылдыру. Повестьның төзелеше, үзенчәлекләре, арттыру алымнары. Әсәрнең совет тәртипләренә һәм вульгар социологизмга бернече үткен сатира булуы. ӘТ: Гипербола, шарж.

К.Тинчурин. Драматургиясе, төп әсәрләре. К.Тинчурин. “Американ” комедиясе. Әсәрдә көлке эчендә көлке бирелүе, конфликтның бу җәһәттән үзенчәлеге. Милләтне артка сөйрәүче иске гореф-гадәтләр. Үз-үзләрен фаш итүгә нигезләнеп сурәтләү үзенчәлекләре. Төп һәм ярдәмче образлар. Әсәрнең төзелеше.ӘТ: Комедия жанры турында бербөтен төшенчә тудыру.

Йомгаклау.

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Ел дәвамында өйрәнгәннәрне үзлектән аңлату. Әсәрләрнең художестволы әһәмияте.



КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН


Программаны үзләштерү өчен, әдәбияттан 102 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Мәктәп укыту планында

әдәбият дәресләре атнага 2 сәгать исәбеннән каралган, ә программа 3 сәгать исәбеннән төзелгән булу сәбәпле, язучыларның әсәрләрен өйрәнү һәм класстан тыш уку

дәресләре өлешчә кыскартылды. Уку елы дәвамында 3 сочинение яздыру күздә тотыла. Класстан тыш уку өчен, программа таләп иткәнчә, 6 дәрес алынды. Программа

материалының күләмле булуын истә тотып, өй эшенә индивидуаль эшләр дә күп бирелә. Шартлы билгеләр. Ә. Т. – әдәбият теориясе.


Дәрес темасы

Сә-гать саны

Дәрес тибы


Җиһазлау

Укучылар эшчәнлеге яки укыту эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Материал үзләштерүнең көтелгән

нәтиҗәләре

Якынча

өй эше

План

Үтәлеш

1 НЧЕ ЧИРЕК – 9 АТНА (18 СӘГАТЬ)

1

Кереш. Гасыр үзенчәлекләре.


1

Кереш һәм темага кыскача күзәтү ясау дәресләре.


1. Методик кулланмалар.

2. Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.

3. Әдәбият теориясе. К., 2002.

4. Атлас. Татарстан тарихы.

5. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004., 124-126 б.

6. Татар әдәбияты тарихы. К., 1989, 5-14 б.

Актуальләштерү. Укучыларның ХХ гасыр башы вакыйгалары турында ниләр белүен ачыклау: 1905, 1906, 1914, 1917, 1918-1921 еллар нәрсә сөйлиләр? Әңгәмә.


10, 14-15, 21 нче битләрдәге сорауларга җавап бирү.

ХХ йөз татар әд-ында илдәге һәм дөньядагы сәяси-иҗтимагый хәлләр, социаль тетрәнүләр. Татар әд-ның яңа жанрларга баюы. Халыкчан әдәби телнең формалашуы һәм үсүе.

.Дәреслектән 11-14 б .сөйләргә өйрәнергә.




2

Татар әдәбиятының сикәлтәле юллары. .Сүз сәнгате үсешенең яңа күтәрелеше.


ӘТ. Иҗат методы турындагы төшенчәне киңәйтү.

1

Кереш һәм темага кыскача күзәтү ясау дәресләре.



Әдәбият белеме сүзлеге” буенча төркемнәрдә эш: реализм, акмеизм, рамантизм, футуризм, модернизм һ.б. ХХ йөз башында татар телендә чыккан газета-журналлар.

Татар театрының оешуы.

14-15, 21 нче битләрдәге сорауларга җавап бирү.

Язуда ике графика алмаштыруның матур әд. үсешенә тискәре йогынты ясавы. Шәхес культы һәм татар язучылары. Сәясиләштерелгән тоталитар система һәм татар әд. 1905-1907 еллар инкыйлабы тудырган шартларда милли әд-ның чәчәк атуы. Язучы һәм милләт язмышы. Стильләр ягыннан баю. Әдәби юнәлешләр. Реализмның төрле тармак-төсләре. Пролетар әдәбият юнәлеше барлыкка килү. Романтизм агымы. Символизм, акмеизм, модернизм өлкәсендәге тәҗрибәләр.

15-21 б. (кабатларга), схеманы төгәлләргә.

Г.Исхакый биографиясе һәм иҗаты буенча индивидуаль биремнәр.



3

Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Язучының биографиясен өйрәнү дәресе


1. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004., 139-146 б.

2 Әдипнең портреты.

3. Китап күргәзмәсе.

4. Фотогалерея.

5. “Мирас” ж., 1998 - №2,1996 - №7-8 (56-97б.)

6. “Мәгариф” ж., 1998, №1; 1999, №1.

Дини һәм колониаль изелү.

Укытучы лекциясе. Лекциянең төп моментларын язып бару. “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәренең аерым өлешләрен аңлатмалы уку.

.

31-32, 36-36, 40 43 нче битләрдәге сорауларга җавап бирү.

Патша хөкүмәтенә каршы көрәше. Әдипнең милләт язмышы өчен борчылуы, татар милләтенең дини һәм колониаль изелүенә каршы чыгышлары, милли азатлык көрәшендә катнаша башлавы. Исхакыйның көрәш юлы.

Дәреслектән

28-36нчы битләр укырга.



4

Г. Исхакыйның беренче әсәрләре: “Кәләпүшче кыз”, “Бай углы”, “Өч хатын белән тормыш”, “Ике гыйшык”.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


1. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004., 139-146 б.

2 Әдипнең портреты.

3. Китап күргәзмәсе.

4. Фотогалерея.

5. “Мирас” ж., 1998 - №2,1996 - №7-8 (56-97б.)

6. “Мәгариф” ж., 1998, №1; 1999, №1.

Кәләпүшче кыз”, “Бай углы”н уку, төп образ һәм проблемаларны язып кую.

Милләтебезгә Г.Исхакый сурәтләгән куркыныч янамасын өчен без нишлибез?” – диспут

31-32, 36-36, 40 43 нче битләрдәге сорауларга җавап бирү

. Беренче әсәрләренең XIX гасыр әд. белән ХХ йөз башы әд-ына күчеш әсәрләре булуы. Төп проблемалар һәм образлар, язучы әсәрләрендә яңа әд-ның нигезләре салыну. “Ике йөз елдан соң инкыйраз” повестеның татар әд. һәм милләтнең үзаңы өчен әһәмияте.

Теләнче кыз” романын укырга.



5

Г.Исхакый “Теләнче кыз” романы.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Лекция.

Әсәр буенча эш: сюжеты, темасы, идеясе, композициясен тикшерү.

Дәфтәрләрдә язмалар булдыру.

52 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

Теләнче кыз” романының өч кисәгендә төрле иҗат үзенчәлекләре чагылышы. Сәгадәт һәм Габдулла образларында шул заман идеяләренең гәүдәләнеше. Кешене һәрчак сагалап торган бозыклык һәм изгелек, мәрхәмәтлелек, сафлык сыйфатларының үзара көрәшен ышандырырлык вакыйгаларда күрсәтү.

Тормышмы бу?”, “Мулла бабай” әсәрләре, “Алдым-бирдем”, “Мөгаллим”, “Тартышу”, “Кыямәт”, “Зөләйха” - сайлап укырга.



6

Г.Исхакыйның проза әсәрләре, драма һәм комедияләре турында мәгълүмат бирү.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Драма. Комедия.

Лекция.

Әсәрләр буенча эш: сюжеты, темасы, идеясе, композициясен тикшерү.

Дәфтәрләрдә язмалар булдыру.

49, 56, 65 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

Тормышмы бу?”, “Мулла бабай” әсәрләре, “Алдым-бирдем”, “Мөгаллим”, “Тартышу”, “Кыямәт”, “Зөләйха” драма һәм комедияләрендә үздырылган милләт язмышы һәм социаль тигезлек өчен көрәш фикерләре. Әсәрләрнең үзәген тәшкил иткән конфликт – иске белән яңа тартышы. Әсәрләрдә милли характерның, милли гадәт-йола үзенчәлекләрнең гәүдәләнеше.

Сөннәтче бабай” повестен укырга.



7

Г.Исхакый “Сөннәтче бабай” повесте.


1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Әсәрләр буенча эш: сюжеты, темасы, идеясе, композициясен тикшерү.

Дәфтәрләрдә язмалар булдыру



Сөннәтче бабай” повестен укып бетерергә.



8

Г.Исхакый “Сөннәтче бабай” повесте.

ӘТ: конфликт, иҗтимагый конфликт, конфликтның башка төрләре.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Конфликт.

Текст буенча эш: аңлатмалы уку.

Анализ: күңел дөньясы, ир белән хатынның гаиләдәге роле, әдәбиятта һәм сәнгатьтә аңа охшаш образлар.

59 нчы биттәге сорауларга җавап бирү.

Әсәрнең халыкчан җирлеге. Сөннәтче картның рухи дөньясы, рухи кичерешләренең нечкә борылышлары, гадәт-йолаларга тугрылыкның кеше рухын матурлавы, кешене кеше итеп яшәтүе һәм шәхес буларак күтәрелүе.

Сөннәтче бабай” – спектаклен карарга. “Ул әле өйләнмәгән иде” повестен укырга.



8

Д. тыш уку. “Ул әле өйләнмәгән иде” повесте.

Г.Исхакый иҗатының татар әдәбияты өчен әһәмияте.

1

Класстан тыш уку.


Язучы иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.

Ул әле өйләнмәгән иде” әсәренә мөстәкыйль анализ.

Катнаш никахка синең мөнәсәбәтең” – диспут.

Диспутта катнашуны бергәләп бәяләү.

Әдәби әсәрне һәм язучы тормышын иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау һәм аңлата белү.

Сочинение өчен материал тупларга.



10

Б. с. үс. Г.Исхакый иҗаты буенча сочинение язарга әзерлек.

1

Сочинение язуга әзерлек дәресе


Сочинение.

Өйрәнелгән әсәрләр буенча сочинение яза белү.




11

Б. с. үс. . Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай “әсәрендә милли гореф-гадәтләрнең чагылышы” Сочинение(№1)

1

/бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.


Сочинение.

Өйрәнелгән әсәрләр буенча сочинение яза белү.

Акка күчереп язарга.



12

Ф.Әмирханның тормышы һәм иҗаты. “ Бер хәрабәдә” хик. “Хәят” повесте.

1

Язучының биографиясен өйрәнү дәресе /


1. Ф.Әмирхан. Әсәрләр. 4 томда, К., 1986.

2. Әдипнең портреты.

3. Китап күргәзмәсе.

4. Фотогалерея.

5. Совет Татарстаны язучылары. К., 1986, 594-597 б.

Ф.Әмирхан. Сайланма әсәрләр. Х.Хәйринең кереш сүзе белән.1941, 381 б.

Актуальләштерү. И.Тургенев әсәрләрен искә төшерү (“Дворянское гнездо”, “Ася”, “Рудин”). Ф.Әмирхан турында алдагы сыйныфларда узганнарны кабатлау. Пейзаж. Романтизм.

Укытучы лекциясе.

Ф.Әмирханның тормыш юлы, иҗаты турында яңа белемнәр туплау. Хронологик таблица эшләү.

Хәят” әсәре буенча эш: аңлатмалы уку. Портрет буенча эш. Пейзажның роле. Романтизм элементларын табу һәм әһәмиятен күрсәтү. Хәят образы буенча эш.

91 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

Хәят” повестенда бай татар зыялыларының гаилә тормышы һәм гореф-гадәтләре. Шул шартларда үскән татар кызының холкы тәрбияләнү, омтылыш-теләкләре чагылу. Рус дөньясы белән аралашып үскән яшь кешенең дөньяга һәм яшәү тәртипләренә карашында каршылыклар туу, моның ул шартларда мәҗбүрият булуы. Дини йолаларны үтәүнең күңелне сафландыруы, шул ук вакытта дини йола-гадәтләрне тарайтып аңлауның шәхес иреген киртәләүдәге роле. Язучының кешедәге күңел тирбәнешләрен бирүдәге табышлары.

Фәхулла хәзрәт” әсәренә күзәтү.

Хәят” повестен укып бетерергә.




13

Хәят” повесте.


ӘТ: психологик анализ турында төшенчә.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Хәят” әсәре буенча эш: аңлатмалы уку. Портрет буенча эш. Пейзажның роле. Романтизм элементларын табу һәм әһәмиятен күрсәтү. Хәят образы буенча эш.



Хәят” телевизион спектаклен карарга.



14

Г.Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты. Беренче әсәрләре.

Яшь йөрәкләр” романы.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресләре


1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Совет Татарстаны язучылары. К., 1986, 194-200 б.

5. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004., 175-179 б.

Алдагы сыйныфларда Г.Ибраһимов иҗаты буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү. Пейзаж. Романтизм иҗат юнәлеше.

Яңа белемнәр үзләштерү. Язучы тормышы, иҗаты турында телдән журнал. Укытучы лекциясе.

Төп төшенчәләр: психологик роман, шәхес иреге, күңел монологы, рухи ихтыяҗ.

Әсәр буенча эш: аңлатмалы уку, әңгәмә, алдагы дәресләрдә куелган сорауларга әсәрдән җаваплар табу.

Әсәрдәге метафораны табу. Авторның бәясе. Романны укучыларның үзләренә дәвам иттереп карау.

326 нчы бит, 1 нче сорау.

Яз башы”, “Диңгездә”, “Сөю-сәгадәт” хикәяләрендә табигать һәм кеше мөнәсәбәтен, табигать гүзәллеген һәм бөеклеген, адәмнең табигать баласы булуын үзенчәлекле итеп, шәхесне югары куеп тасвирлау.

Дәреслектән: 290-305 нче битләр (сөйләргә).

Индивидуаль биремнәр.



15

Яшь йөрәкләр” романы.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Әсәр буенча эш: аңлатмалы уку, әңгәмә, алдагы дәресләрдә куелган сорауларга әсәрдән җаваплар табу.

Әсәрдәге метафораны табу.


Яшь йөрәкләр” романында төп сызык. Җәләш, Сабир, Зыя образлары. Кеше җанының матурлыкка сусавын, тынгысыз эзләнүләрен раслаган теләк-омтылышлар. Матурлыкның бер чагылышы буларак музыка. Мәхәббәттә бәхетсезлеккә, шәхеснең фаҗигасенә китергән сәбәпләр.

Яшь йөрәкләр” укырга.



16

Яшь йөрәкләр” романы.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Авторның бәясе. Романны укучыларның үзләренә дәвам иттереп карау.

Иҗади эш

. Әсәрнең романтик пафосы, анда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчан җирлеге. Характерлар сурәтендә психологик бизәкләрнең муллыгы

Дәреслектән 307-312 битләр укырга.



17

Г.Ибраһимов хикәяләре. “Безнең көннәр” романы, “Яңа кешеләр” пьесасы турында мәгълүмат.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Текст буенча эш:

Көтүчеләр” – эчке мәгънәне табу;

Кызыл чәчәкләр”, “Безнең көннәр”, “Яңа кешеләр” – үч алу, үтерү фәлсәфәсенең яктыртылышын әсәр буенча күзәтү.


Йөз ел элек”, “Уты сүнгән җәһәннәм”, “Карак мулла”, “Карт ялчы”, “Көтүчеләр”, “Табигать балалары” хикәяләрендә тормышчан кырыс дөреслек. “Көтүчеләр” сүзенә салынган мәгънә. “Безнең көннәр” романы, “Яңа кешеләр” пьесасында төп тема һәм образлар. Совет чорында язган әсәрләрендә сыйнфый тигезсезлекне һәм инкыйлаби көрәшне тасвирлау. Иҗтимагый азатлык көрәшен изгеләштерү, аны кешелекнең бөек омтылышы итеп күрсәтү. “Татар шагыйрьләре”хезмәте.

Казакъ кызы” романын укырга.



18

Казакъ кызы” романы. Г.Ибраһимовның совет чорындагы күпьяклы иҗаты.


ӘТ: әдәбиятның интернациональ мәгънәсе, стиль турында төшенчә.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресләре.

Новаторлык терминын искә төшерү. Идеология төшенчәсен кабатлау.

Укытучы сөйләме. Төп фикерләрне язып кую.

Әсәр буенча эш: укыганнарны искә төшерү. Автор артыннан барып әсәсрне анализлау – практик эш (нинди иҗат ысулы белән язылган, кайсы традицияләрне дәвам итә, ниниди идея уздырыла)


Әсәрнең язылу һәм басылу тарихы. Романның сюжет төзелеше. Яшьләрнең шәхси бәхете дәүләт өчен көрәштән өстен булуы. Биремҗан карт образында милләтнең акылы һәм буйсынмас рухы, иркенлеккә һәм иреккә омтылуы. Казакъ халкының бай рухы, матур гореф-гадәтләре, аерым кимчелекле яклары.


Казакъ кызы”н укып бетерергә.




19

Г. Ибраһимов “Казакъ кызы” романы.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресләре.

Әсәр буенча эш: укыганнарны искә төшерү. Автор артыннан барып әсәсрне анализлау – практик эш (нинди иҗат ысулы белән язылган, кайсы традицияләрне дәвам итә, ниниди идея уздырыла)

Мөстәкыйль эш.

Тел-стиль үзенчәлекләре.

Совет чоры әсәрләрендә, публицистикасында, тәнкыйтендә һәм гыйльми хезмәтендә эшче сыйныф идеологиясе үткәрелү. Бу идеологияне берьяклы күпертеп аңлау һәм үткәрергә омтылу.

Тирән тамырлар” романын укырга.



2 НЧЕ ЧИРЕК – 7 АТНА (14 СӘГАТЬ)

20

Д. тыш уку. Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романы.

1

Дәрестән тыш уку.

Искә төшерү: сюжет, композиция.

Әсәрне язучы артыннан барып анализлау.

Әңгәмәдә катнашуны бергәләп бәяләү.

Әдәби әсәрне һәм язучы тормышын иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау һәм аңлата белү.

Сочинение өчен материал тупларга.



21

Б. с. үс.. Г.Ибраһимов иҗаты буенча сочинение (№2).

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Сочинение язуга әзерлек дәресе.

Г.Ибраһимов иҗатын гомумиләштереп кабатлау һәм сочинение өчен план төзү, эпиграфлар, цитаталар сайлау.

Сочинение.

Өйрәнелгән әсәрләр буенча сочинение яза белү.

Язып килергә. “Акчарлаклар” повестеның тулы вариантын укырга.



22

Ш.Камалның биографиясе, иҗатына күзәтү. “Акчарлаклар” повесте.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.


1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Совет Татарстаны язучылары. К., 1986, 229-233.


8 нче сыйныфта үткәннәрне искә төшерү.

Укытучы сөйләме.

Әдәбият белеме сүзлеге” буенча эш: образ, символик образлар.

Төп образларга характеристика бирү.

битләрдәге сорауларга җавап бирү.

Әсәрдә гади хезмәт кешеләре, аларның рухи матурлыгы чагылу. Эчке кичерешләр байлыгы. Бәхет – ни ул? Акчаны мулрак табу – бәхетнең үземе? Бәхет – кешеләрнең саф хисләре, күңелне чистарта торган эш-гамәлләре түгелме? Мондый сорауларга җавап эзләргә этәрүдә әсәрнең исеме; аерым сәнгатьчә детальләр, вакыйгалар бирелеш рәвеше уйнаган роль. Кешеләр язмышында җәмгыять төзелешендәге каршылыклар чагылу.

1. Ш.Камал музеена экскурсия.(интернет)

Буранда” хикәясе укырга.



23

ХХ йөз башында татар прозасы ирешкән уңышлар.

1

Теманы гомумиләштереп йомгаклау дәресе.

Кабатлау, гомумиләштерү.

Тест.

Гомумиләштерү. Күренекле язучылар, аларның әсәрләре. Аларда татар җәмгыятенең тормышы, кешенең, төрле социаль катламнарның бу тормышта урыны һәм кыйммәте чагылу дәрәҗәсе. Әдәбиятка гади кешеләр, хезмәт иясе вәкилләре образлары килеп керү, аларның тормышчан сурәтләнеше. Гуманизмның яңа сыйфатлар алуы.Ш Камал “Буранда” күзәтә ясау.

Дәреслектән: 104-110 б. (сөйләргә)



24

ХХ йөз башы татар поэзиясенә күзәтү.

1

Кереш һәм темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.,153-158.

Укытучы сөйләме. Төп фикерләрне язып алу.

121 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

ХХ йөз башы татар поэзиясенең яңа баскычка күтәрелүе. Күренекле шагыйрьләр. Гражданлык лирикасы көчәю. Сатира өлкәсендәге уңышлар. Жанр төрләре баю. Сәнгатьчәлек ягыннан казанышлар.

111-121 б. (сөйләргә), конспектларга яки терәк схема ясарга.



25

Г.Тукай. Тормыш баскычлары. Шагыйрьнең беренче иҗат тәҗрибәләре.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.


1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Тукай турында истәлекләр. К., 1986.

5. Мин Тукайга киләм. Шигырьләр. К., 1996.

6. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 148-153 б.

7. Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты. Интерактив китап. – Effecto Studios, 2005.

Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле турында моңарчы алган белемнәрне искә төшерү. Дидактика. Традиция. Фольклор.

Укытучы сөйләме. Биографиясендәге яңа фактлар белән таныштыру.

Тукайның юлъязмаларын уку.

Төркемнәрдә эш (чыгышлар ясау):

- Тукай – халыкның үз баласы;

- Тукай һәм аның каләмдәшләре;

- Тукай – кеше һәм шагыйрь.

Интерактив тест (2 нче вариант).

Яңа фактлар белән танышу. Беренче әсәрләрендәге аваз-мотивлар, кабатлаулар, табышлар. Үзәктә мәгърифәт һәм әдәп-әхлак мәсьәләләре торуы, дидактика принципларын үстерү. Тукай иҗатында халык авыз иҗаты принциплары һәм традицияләрнең көчәюе, җанлы сөйләм теленә якынаю. Риториканың килүе, сурәтлелек арту.

1.И.Нуруллинның “Моңлы сазым” китабын укырга.




26

Тукай шигъриятендә иҗтимагый рухның көчәюе.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресләре.

Лирик герой, идеал.

Укытучы лекциясе.

Шигырьләрне аңлатмалы сәнгатьле уку, укыганны тыңлау.

Шигырь анализы.

Мөстәкыйль эш.

Социаль тигезлекне гомумкешелек идеалы итеп аңлау, аны төрле яклап раслау һәм яклау. Конкретлаштыру. Милли моңнарга игътибар арту. Шагыйрь һәм чор. Дөньяның һәм яшәүнең мәгънәсен халыкчан позицияләрдән торып аңлату һәм тасвирлау.”Милли моңнар”, “Кичке азан”, “Туган җиремә”.


Бер-ике шигырен ятларга.



27

Тукай лирикасы, үзенчәлекләре.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресләре.

Лирик герой, идеал.

Укытучы лекциясе.

Шигырьләрне аңлатмалы сәнгатьле уку, укыганны тыңлау.

Шигырь анализы.


Лирик геройның шагыйрь шәхесенә хас билгеләре һәм халыкчан герой белән уртак иткән сыйфатлары. Шагыйрьнең эстетик идеалы.”Шагыйрь”, «Ана догасы».




28

Милли поэзиягә Тукай керткән яңалыклар, табышлар.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе

Новаторлык. Образ.

Укытучы сөйләме.

Тәнкыйть мәкаләләре белән эш.

Сүзлек буенча эш.

Дәреслек буенча эш.

Рефератлар яклау.

Контроль эш.

Шагыйрь иҗатында табигать, җир, ил, халык образлары. Башка халыклар әдәбиятларына Тукай иҗатының йогынтысы. “Күңел”, “Аң”, “Мәхәббәт”, “Кыйтга”, “Бәйрәм илә сабыйлык вакыты”.

Г.Тукайның “Халык әдәбияты”, “Тәнкыйть кирәкле шәйдер” мәкаләләрен конспектларга.



29

Г.Тукай турында тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият фәне.

ӘТ: иҗат методы буларак реализм.

1

шагыйрь иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.

Сүзлек буенча эш.

Дәреслек буенча эш.

Рефератлар яклау.


Тукай – тәнкыйтьче, халык авыз иҗаты һәм милләт тарихы турында хезмәтләре.

Тукай турында яңалыклар белән танышып барырга.



30

Дәрдемәнд. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле. Шигырьләре.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.


1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Татар поэзиясе антологиясе. Том 1. К., 1992, 445-451 б.

Укытучы лекциясе. Язучы иҗатының тирәнлеген тоярга булышу.

Шигырьләрен сәнгатьле аңлатмалы уку.

Шигырь анализы.

165-166 нчы битләрдәге сорауларга җавап бирү.

Шагыйрьгә”, “Каләмгә хитаб”, “Бүзләрем маналмадым”, “Без”, “Яз чәчәге”, “Гөрләгән сулар башында...”, “Бертуганың чит тибәдер”, “Тел – илнең колагы”, “Ата-анам йорты өчен...””Замана”, “Илдә бер дуст булмаса гәр...” “Сеңеп җиргә”, “Куанды ил”шигырьләре.

Яз чәчге”, “Талчыбык” шигырьләрен ятларга.



31

Дәрдемәнд шигырьләрендә лирик герой.

ӘТ: Татар шигыре төзелеше, үзенчәлекләре, гомуми билгеләре. Поэзия төрләре.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресләре.


1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Татар поэзиясе антологиясе. Том 1. К., 1992, 445-451 б.

Шигырьләрен сәнгатьле аңлатмалы уку.

Әдәбият белеме сүзлеге буенча эш.

Шигырь анализы.

Кеше һәм өмет” дигән темага әңгәмә.


Шәхес һәм җәмгыять, шәхес һәм туган ил, туган халык, кеше һәм табигать мөнәсәбәтләренең оста сурәтләнеше. Язмыш фәлсәфәсе. Лирик геройның халык күтәрелешләренә, инкыйлаби үзгәрешләргә мөнәсәбәте; революцияләрдә шәхес иреге буылачак дип сиземләве. Шигырьләренең сәнгатьчә үзенчәлеге. Хикмәт традицияләренең яңа югарылыкта дәвам иттерелүе.

Лирик герой турында укырга, 177 бит.



32

Сәгыйть Рәмиев. Тормышы һәм иҗат юлы. “Низамлы мәдрәсә” пьесасы.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе


1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

Романтизм. Лирик герой. Мәгърифәтчелек.

Яз чәчге”, “Талчыбык” шигырьләрен яттан сөйләү.


181 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

Яшьлек елларындагы рухи эзләнүләре. Иҗат эшчәнлегенең башлануы. “Таң йолдызы”, “Тавыш”, газеталарында эшчәнлеге, бу еллардагы иҗаты. Иске тормышны кире кагу. “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” һәм “Низамлы мәдрәсә” пьесаларында уздырылган фикерләр; яңа, якты тормышка омтылу, шуңа хезмәт итү, иске, катып калган, милләтне артка сөйри торган тәртипләргә һәм гореф-гадәтләргә каршы булу, көрәшү. Әсәрләрендә мәгърифәтчелек традицияләре.

1. “Таң вакыты” шигырен ятларга.

2. “Дөньяга” шигырен ятларга.



33

Сәгыйть Рәмиев. . “Таң вакыты”, “Сызла, күңелем” шигыре.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе

Укытучы сөйләме. Язучының күпкырлы талант булуына басым ясау:

- гыйсъянчы образы;

- хатын-кызларга мөнәсәбәте;

- Аллага мөнәсәбәте.

Шигырьләре буенча эшләү. Сәнгатьле аңлатмалы уку. Дәреслектәге биремнәр буенча эш.


Таң вакыты” – татар милләтенең уянуына, алга омтылышына ышаныч гимны. Бунтарь рухлылык мотивлары. Ярсулы, шашкын, тынгысыз, хөр фикерле һәм романтик лирик герой.”Җәмилә”, “Сүзем һәм үзем”, “Пәйгамбәр”.

Дәреслектән 190-194 бит, укырга.



3 НЧЕ ЧИРЕК – 10 АТНА (20 СӘГАТЬ)

34

С.Рәмиевнең “Идел” газетасындагы эшчәнлеге, бу чордагы иҗаты.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе .


1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

Образ. Реализм.

Таң вакыты”, “Дөньяга” шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләү.

Алдан әзерләнгән укучылар “Нәҗметдин агай бәйрәме”, “Ул исерек түгел иде” әсәрләренә анализ ясыйлар. Калганнар төп фикерләрне язып баралар.


Полициянең шагыйрьне эзәрлекләве. С.Рәмиевнең инкыйлабларга мөнәсәбәте. Соңгы әсәрләре. С.Рәмиев иҗатының төп үзенчәлекләре. Романтизмны ачык чагылдыруы. Татар шигыренә керткән яңалыклары. Көлкене сурәтләгән образларга мөрәҗәгать итүенең сәбәпләре, мондый образларның үзенчәлекләре.

С.Рәмиев “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” – укырга.



35

Д. тыш уку.. С.Рәмиев “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!”

ӘТ: иҗат методы буларак романтизм.

1

Дәрестән тыш уку.

Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!” әсәре буенча мөстәкыйль эш.


Әдәби әсәрне һәм язучы тормышын иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау һәм аңлата белү.

Романтизм иҗат методы турындагы мәкаләне конспектларга яки терәк схемасын ясарга (Д: 200-201 нче б.).



36

М.Гафуриның тормышы һәм иҗаты. иҗатына күзәтү.


1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресләре.



1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Г.Мостафинның “М.Гафури белән Тукай” картинасы репродукциясе.

5. Татар әдәбияты тарихы. Том 4, К., 1989, 50-58 б.

Лирик герой.

Укытучы лекциясе.

Шигырьләрне аңлатмалы, сәнгатьле уку. Шәхес ирегенең социаль иреккә әйләнүен күрсәтү.

Шигырьләренә анализ ясау.

битләрдәге сорауларга җавап бирү.

Шатлык”, “Көннәребез”, “Электрик фонарена хитаб”, “Түгелгән яшь”, “Татар хатыны”, “Вөҗдан теләге”, “Юктырсың ла, Алла!”, “Ул кем?”, “Хөррият иртәсе”, “Бер төндә”, “Татар егетенә”, “Эшче”, “Алтын тәре, бәрхет палас”, “Ертылган сәхифәләр” шигырьләре, мәсәлләре. “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле.. Шагыйрьнең иҗтимагый аң үсеше. Мәгърифәтчелектән – милли азатлыкка, милли азатлыктан иҗтимагый азатлык фикеренә килүе. Иҗатында шәхес иреге проблемасының акрынлап социаль ирек мәсьәләсе белән алмаштырылуы. Поэзияснең “чорның күзе һәм колагы” булып әверелүе. Вакыт-вакыт гомумкешелек кыйммәтләренең сыйфый мәнфәгатьләр артында күләгәдә калуы. Татулык һәм мәрхәмәт хисләренең үч алу, җәза бирүгә омтылыш хисләре белән аралашып килүе. Болар арасында диалектик бәйләнешне күрү мөмкинлеге.

Алтын приискасында” әсәрләрен укырга.



37

М. Гафури иҗатына күзәтү ясау.


1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресләре.



1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Г.Мостафинның “М.Гафури белән Тукай” картинасы репродукциясе.

5. Татар әдәбияты тарихы. Том 4, К., 1989, 50-58 б.



Совет чорында язган әсәрләрендә кеше бәхетен төрле тарафларда эзләве. Сыйнфый көрәшне тарайтып аңлау, вату, җимерү, үч алу мотивлары белән мавыгу, аларны нигезләү. Гафури поэзиясендә лирик герой образы. Рухи азатлык идеяләрендә ышанычның чагылуы. Гафури иҗатының художество үзенчәлекләре. Прозасы турында кыскача мәгълүмат бирү.

Сорауларга җавап әзерләргә.



38

Н.Думавиның тормышы һәм иҗатына күзәтү. Думави иҗатының әһәмияте.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресләре.



1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Ганиева Р. Думави: Шәрекъме, Гарепме. “Казан утлары” ж., 1993, №10, 179 б.

Традициялелек.

Укытучы лекциясе. Шагыйрьнең каршылыклы шәхес икәнен ачыкларга омтылыш. Иҗатка мөнәсәбәте.


203, 206, 207, 208, 209-210, 211 нче битләрдәге сорауларга җавап бирү.

Яз”, “Золым”, “Буш вакыт”, “Татар”, “Үтә, үтә”, “Мәхбүс дустыма”, “Сугыш”, “Син – кеше”, “Сугыш тәэссораты” һ.б. шигырьләре. Думави шигырьләрендә тормышның караңгы, шыксыз якларына җентекле игътибар, “халык кайгысын җырлау”. Иҗтимагый мәсьәләләрнең үткен каралуы, һәртөрле хакимияткә, көчләүләргә каршылыкның ачык чагылышы. Шәхес иреген буып торган хәлләрне һәм сәбәпләрне сүрәтләү. Шигырьләрдә романтик мотивлар һәм рух; әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешендәге үзенчәлекләр.

1. “Син – кеше” шигырен ятларга.




39

Н. Думави иҗатының әһәмияте, педагогик карашлары.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресләре.



1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Ганиева Р. Думави: Шәрекъме, Гарепме. “Казан утлары” ж., 1993, №10, 179 б.

Үтте...үтә”- соңгы строфа алдыннан буш калган юлны тутырып язу. Биремнәр буенча эш.

Минем холкым – минем язмышым” – диспут.



.“Золым” шигыренең ахырына тагын нинди фикерләр өстәр идең?



40

ХХ йөз башы татар шигърияте буенча үткәннәрне кабатлау.

1

Теманы гомумиләштереп йомгаклау дәресе.


Мөстәкыйль эш.

Поэтик әсәрләрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата, гомумиләштерә белү.

М.Фәйзинең “Кызганыч”, “Галиябану”, “Ак калфак” драмаларын укырга.



41

ХХ йөз башы драматургиясенә күзәтү.

1

Кереш һәм темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


1. “Г.Камал исемендәге Академия театры” фотоальбомы.

2. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 158-161 б.

Жанр. Драма. Романтик драма. Романтик герой.

Укытучы сөйләме. Татар театры турында укучылар чыгышы.

229 нчы биттәге 1-3 нче сорауларга җавап бирү.

Жанрның оешып (формалашып) җитүе, төрләргә һәм жанр формаларына баюы. Татар профессиональ театры туу, төрле группалар оешу. Бу хәлләрнең милли драматургия үсешенә тәэсире. Г.Исхакый пьесалары. “Зөләйха” драмасы. Милләт һәм дин язмышы мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше. Ф.Әмирхан драмаларында яңа һәм искелек көрәше. Шәхес азатлыгы мәсьәләсе. “Яңа кешеләр” образлары. Милләт язмышы проблемасы. С.Рәмиев, И.Богданов пьесаларында искелекне фаш итү, образлар системасы.

Индивидуаль биремнәр буенча әзерләргә.



42

М.Фәйзи драматургиясе. Драматургиягә килгән яшь көчләр .

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Иллюстрацияләр – “Галиябану” (Ф.Хәсьянова).

Чыгышларны тыңлау, кыскача язып алу.

229 нчы биттәге 7-8 нче сорауларга җавап бирү.

Кызганыч”, “Галиябану”, “Ак калфак” драмаларында шәхес иреге, хокук иреге мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше. Романтик драма тудыру чаралары, романтик пафос һәм геройлар.

1.“Галиябану” телеспектаклен яки телефильмын карарга.

Д: 224-229 нчы б. (сөйләргә).



43

Г.Камалның тормышы һәм иҗат юлы. “Банкрот” комедиясе.



1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе


1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Иллюстрацияләр – “Банкрот”, “Беренче театр” (М.Сутюшев)

Алдагы сыйныфларда узган материалны искә төшерү. “Беренче театр”, мәгърифәтчелек, Сюжет, композиция.

Укытучы сөйләме. Батулланың “Тузга язмаган хәлләр” китабыннан кызыклы истәлекләр уку.


Хронологик таблица.

Мәгърифәт өлкәсендә күпьяклы эшчәнлеге. Беренче пьесалары. Үгет-нәсыйхәт. Сатирик комедияләре. Алардагы төп мәсьләләр, тудырылган типлар. Татар җәмгыятенең кимчелекләреннән көлү.

Банкрот” телеспектаклен карарга.



44

Банкрот” комедиясе. Сюжеты һәм композициясе, образлар системасы.


1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Иллюстрацияләр – “Банкрот”, “Беренче театр” (М.Сутюшев)

Банкрот” әсәре буенча аңлатмалы эш, рольләргә бүлеп уку.

Персонажларга характеристика бирү: Сираҗетдин, Гөлҗиһан, Доктор.

тест

Акчага омтылышның кешене түбәнлеккә, оятсызлыкка төшерү ихтималы. Кешеләрнең бер-берсенә карата ерткычлыгы, хәрәмләшү, алдашуның җирлеге. Комедиянең әһәмияте, бүгенге көннәргә аваздашлыгы. Драмалары. Мәгърифәтчелек традицияләре булу.

Дәреслектән 230-235 битләрне укырга.



45

Г.Камалның совет чорындагы иҗаты.

ӘТ: Сатира турында төшенчә бирү.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Дәреслектә булмаган эстрада әсәрләренә күзәтү.

Әдәбият белеме сүзлеге”.

Укытучы сөйләме.

Әдәбият белеме сүзлеге” белән эш: сатира турында тулырак төшенчә бирү, сатирик конфликт үзенчәлекләре.

Конспект.

Язучының әсәрләрен иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау һәм аңлата белү.

Безнең шәһәрнең серләре”- укырга.

Д: 238-240 б. (сөйләргә).



46

Д. тыш уку.. “Безнең шәһәрнең серләре”.

1

Класстан тыш уку.

Әсәргә анализ. Сәнгатьле уку.


Язучының әсәрләрен иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау һәм аңлата белү.

Г.Колахметовның “Яшь гомер” драмасын укырга.



47

Г.Коләхмәтовның тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Язучының биографиясен өйрәнү дәресе.


1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Совет Татарстаны язучылары. К., 1986, 250-253 б.

Драматик конфликт. Сюжет. Композиция. Ремарка. Реплика.

Кереш лекция. Тормыш юлы, социалистик идеалга килү юлы. Шәхес буларак ачыклау. Әсәрләренең үзенчәлеге. “Уалган мол” әсәре.

259 нчы биттәге сорауларга җавап бирү.

Г.Коләхмәтов – социализм тәгълиматын актив пропагандалаучы. Колахмәтов драмаларының яңалыгы. Бу яңалыкның эчтәлек-фикердә булуы, социалистик идеология алып килүе. Кешенең яшәү мәгънәсен көрәштә күрү, революцион активлыкны яклау. Аллегорик образлар, аларның фәлсәфи эшчәнлеге.

Г.Колахметовның “Яшь гомер” драмасын укып бетерергә.



48

Яшь гомер” драмасы. Г.Коләхмәтов иҗатының әһәмияте.



1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Совет Татарстаны язучылары. К., 1986, 250-253 б

Яшь гомер” әсәре буенча эш. Эшче, эшче-революционер образлары.

Әдәбият белеме сүзлеге” буенча эш. Сюжет, композициясен ачыклау.

Мөстәкыйль эш.

Әдәбиятта яңа образлар – эшче, эшче-революционер образлары барлыкка килү. Драматик конфликтның яңалыгы, аның асылда пролетар идеология җирлегендә хәл ителүе. Эшче сыйныф мәнфәгатьләре. Моның фәлсәфи нигезләрен ачыклау. Байлык һәм шәхес, байлык һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләренә караш. Татар җәмгыятендә гаять актуаль булган һәм чишелеше табылган бу мәсьәләне язучының пролетар идеология җирлегендә хәл итеп булырына ышанычы чагылу. Драмада психологизм. Сюжет һәм композиция үзенчәлекләре.

Г.Коләхмәтовның “Ике фикер” әсәрен укырга.



49

Д. тыш уку . Г.Коләхмәтов “Ике фикер”әсәре.


1

Класстан тыш уку.



ӘТ: Пьесаның төзелеше һәм стилистик үзенчәлекләре. Сәхнә әсәрендә вәнгатьчә детальләрнең, ремаркалар, афиша, пауза, репликаларның роле

Д: 266-267 б. (конспектларга).



50

ХХ йөз башы әдәбиятына күзәтү рухында йомгак. Балалар әдәбияты,әдәби тәнкыйть, публицистика.

1

Теманы гомумиләштереп йомгаклау дәресе.

Лекция. Балалар язучылары. Журналистлар. Тәнкыйтьчеләр.

Г.Тукайның “Исемдә калганнар”, “Сабыйга”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Эшкә өндәү”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Таз”; Дәрдемәнднең “Басуда үскән күлмәк” әсәрләрен анализлау.

Тест.

Бу чордагы балалар әдәбияты, публицистика, әдәби тәнкыйть турында белешмә.

272, 275-276, 278 нче битләрдәге сорауларга җавап бирергә.



51

Совет хакимияте башланганда татар әдәбияты. Инкыйлаб һәм татар язучылары.

1

Кереш һәм темага кыскача күзәтү ясау дәресләре.

Гражданнар сугышы. М.Гафури иҗатын кабатлау.

Әдәби әсәргә анализ дәресе

289 нчы биттәге сорауларга җавап бирү.

1917 нче елда революцияләр һәм татар язучылары, аларның инкыйлабка килү юллары. Октябрь революциясе идеяләренең татар әдәбиятында чагылуы. Иҗтимагый тигезлек, ирек, сугышны туктату һәм тынычлык өчен җирне крестьяннарга бирү өчен көрәш, гомумкешелек идеаллары рухында кабул итү һәм сурәтләү. Сыйнфый азатлык көрәшен идеаллаштыру. Поэзиядә абстракт һәм космик образ-символларның активлашуы. Иҗтимагый конфликт төп урынны ала. С.Сүнчәләй “Ихтилал шигырьләре”, М.Гафури “Кызыл байрак”, Ф.Бурнаш “Таһир-Зөһрә” трагедиясе. “Яшь йөрәкләр” комедиясе. Сыйнфый тигезлекне кире кагу үзенчәлекләре.

С.Сүнчәләй “Ихтилал шигырьләре” Ф.Бурнаш “Таһир-Зөһрә” трагедиясен укырга.



52

Мәхәббәт һәм бурыч каһарманнары. Ф. Бурнаш “Таһир-Зөһрә” әсәре.


1

Әдәби әсәргә анализ дәресе

Укучылар чыгышы, әңгәмә



Дәреслектән 360-364 битләрне укырга.



4 НЧЕ ЧИРЕК – 9 АТНА (18 СӘГАТЬ)

53

20 нче еллар әдәбияты.

1

Кереш һәм темага кыскача күзәтү ясау дәресләре.

Әсәрләр буенча эш. Тема һәм идеяләрен ачыклау. Төп образлар өстендә эш.


Әдәби процесска характеристика. Яңа газета-журналлар, әдәби төркемнәр һәм агымнар. Яңа тормышның поэтик бизәкләрен һәм сурәтләү телен эзләү. Әдәбияттагы төп темалар.

Гали Рәхимнең “Идел” повестен укырга.



54

20 нче еллар әдәбияты. Проза әсәрләре.

1

Кереш һәм темага кыскача күзәтү ясау дәресләре.

Әсәрләр буенча эш. Тема һәм идеяләрен ачыклау. Төп образлар өстендә эш.

тест

Революция һәм шәхес, кеше, бәхет темасы. М.Гафури, Ф.Бурнаш, Н.Исәнбәт шигырь-поэмалары. К.Нәҗми “Шобага”, “Яр буендагы учаклар”. Әдәбиятта Ленин образы. Аны илаһилаштыру, идеаллаштыру. Әсәрләрдә Татарстан темасы. Революцион аскетлык темасы. 20 нче елларда сатира, аның объектлары.

Һ. Такташ буенча үткәннрне искә төшерергә.



55

Һ.Такташның тәрҗемәи хәле, иҗаты, шәхесе.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе /


Әдәби әсәргә анализ дәресе.

1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Ф.Бәйрәмова “Атылган йолдыз”, “Сөембикә”,- 2001, №8.

5. “Әдәбият белеме сүзлеге”.

6. Такташ. Истәлекләр, шигырьләр. К., 2001.

7. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004., 172- 173 б.

Шагыйрь турында алдагы сыйныфларда узганны кабатлау. Мифлар, идеология.

Төп фикерләрне язып алу. Иҗатының төп үзенчәлекләрен атау.

Шигырьләрне сәнгатьле уку һәм анализлау. Шул чордагы тәнкыйть белән бергә алып бару. “Әдәбият белеме сүзлеге” буенча эш.

Индивидуаль эш: “Синең Такташың бар” (“Казан утлары”, 1981, №1), “Мәгариф”, 2001, №1 (36-37б.) мәкаләләре буенча эшләү.

Конспект, хронологик таблица яки тест.

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында төшенчә бирү..

Һ.Такташның бер шигырен ятларга.




56

Һ.Такташ. Беренче чор иҗаты.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Ф.Бәйрәмова “Атылган йолдыз”, “Сөембикә”,- 2001, №8.

5. “Әдәбият белеме сүзлеге”.

6. Такташ. Истәлекләр, шигырьләр. К., 2001.

7. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004., 172- 173 б.

Шагыйрь турында алдагы сыйныфларда узганны кабатлау. Мифлар, идеология.

Төп фикерләрне язып алу. Иҗатының төп үзенчәлекләрен атау.

Шигырьләрне сәнгатьле уку һәм анализлау. Шул чордагы тәнкыйть белән бергә алып бару. “Әдәбият белеме сүзлеге” буенча эш.

Индивидуаль эш: “Синең Такташың бар” (“Казан утлары”, 1981, №1), “Мәгариф”, 2001, №1 (36-37б.) мәкаләләре буенча


Беренче чор иҗатында гомумкешелек кыйммәтләре чагылу. Мифологик образларга игътибар. Абстракт, дини, мифологик һәм космик образларны чагылдыру. “Такташ үлде”, “Син дә үл инде” манифест рухындагы шигырьләр. Көрәшче аскетлыгы. Такташ иҗатында яңа реалисик алым-сурәтләр килеп керү һәм активлашу: “Әйдә, энем”, “Инде бу кырларда”, “Ак чәчәкләр”, “Үтеп барышлый”, “Зәңгәр күзләр”, “Болай гади җыр гына”.. Яшәү мәгънәсен һәм табигать матурлыгын табигать һәм шәхес берлегендә табу. “Җир уллары” трагедиясе.

Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасын, “Югалган матурлык” драмасын укырга



57

Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы. “Югалган матурлык” драмасы.



1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


1. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004., 173- 175 б.

2. Юзиев Н. Шигырьләр һәм поэмалар. К., 1972, 84-91 б.

3. Юзиев Н. Такташ шигыре. К., 1972.

Поэма жанры, драма, метафора нәрсә ул? “Татар шигырь төзелеше”, басымлы, басымсыз иҗекләр, шигырь ритмы, рифма. Новаторлык.

Укытучы сөйләме.

Аңлатмалы уку. Әсәрләр өстендә эш: проблемалы анализлау.

Сорауларга җавап бирү.

Мәхәббәт, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтләрен иң изге, бөек хисләр төсендә җырлау.

Киләчәккә хатлар” поэмасын укырга.



58

Киләчәккә хатлар” поэмасы.


ӘТ: Шигырь төзелеше турында мәгълүматларны киңәйтү, бербөтен төшенчә тудыру.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


1. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004., 173- 175 б.

2. Юзиев Н. Шигырьләр һәм поэмалар. К., 1972, 84-91 б.

3. Юзиев Н. Такташ шигыре. К., 1972.


354 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

Форма яңалыгы, үзенчәлеге. Шагыйрь, Мохтар карт, эшче образлары. Коммунистик идеология тудырган каршылыклар чагылу. Шәхси милекчелек һәм күмәкләштерү сәясәте берлеген тудырган ситуациядә крестьян язмышы, аның перспективасы. Шагыйрьнең поэзиягә алып килгән яңалыгы. Яңа образлар, фикерләр, сурәтләү чаралары.

Сочинение өчен материал тупларга.



59-60

Б. с. үс. Сочинение.“Һ.Такташ – татар әдәбиятын яңа идеяләр һәм әдәби геройлар белән баеткан олы шагыйрь” (№4)

2

Сочинение язуга әзерлек дәресе / бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Һ.Такташ иҗатын гомумиләштереп кабатлау һәм сочинение өчен план төзү, эпиграфлар, цитаталар сайлау.

Сочинение.

Өйрәнелгән әсәрләр буенча сочинение яза белү.

Акка күчереп язарга.



61

Ф.Әмирхан. “Шәфигулла агай” .



1

Әдәби әсәргә анализ дәресләре.


1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

Гипербола. Анархия. Идеология.Композиция. Сатира.

1991 нче елда гына басылуына игътибар иттерү. Кызыллык – хакимият символы.

Аңлатмалы сүзлек буенча эш: анархия, вульгар, идеология.

Әдәбият белеме сүзлеге” буенча эш: шарж.

Әсәр буенча эш : анализ, сурәтләү чаралары, автор стиле

384 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

Әсәрнең язылу һәм саклану тарихы. Вульгар идеологизациянең шәхескә тискәре тәэсирен ачып салу. Шәфигулла образы. Ярдәмче персонаңлар образлары. Яңа җәмгыятьтә торган саен күбрәк урын ала торган примитив тәртипләр, аларның милли гадәт-йолалар белән көлкеле дә, кызганыч та тартыш-бәхәсе, аларны берничә яссылыкта чагылдыру. Повестьның төзелеше, үзенчәлекләре, арттыру алымнары. Әсәрнең совет тәртипләренә һәм вульгар социологизмга бернече үткен сатира булуы.

Шәфигулла агай” укып бетерергә.



62

Ф.Әмирхан. “Шәфигулла агай” .


ӘТ: Гипербола. Шарж.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресләре.


1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.




Укып бетерергә.

К.Тинчурин биографиясе буенча индивидуаль биремнәр.



63

К.Тинчуринның тормыш юлы. Драматургиясе, төп әсәрләре.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе



Конфликт. Сатира. Драма.

Укучы чыгышын тыңлау.

Истәлекләр уку.

Әсәр буенча эш: аңлатмалы, рольләргә бүлеп уку.

Анализ.

398 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

Мөстәкыйль эш.

Әсәрдә көлке эчендә көлке бирелүе, конфликтның бу җәһәттән үзенчәлеге. Милләтне артка сөйрәүче иске гореф-гадәтләр. Үз-үзләрен фаш итүгә нигезләнеп сурәтләү үзенчәлекләре. Төп һәм ярдәмче образлар. Әсәрнең төзелеше.

Р.Батулланың “Заһидә белән Кәрим” әсәрен укырга.




64

Б. с. үс.“Сүнгән йолдызлар” әсәре буенча диспут.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.




Американ” укырга.



65

К.Тинчурин “Американ”.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.




Сакла, шартламасын” комедиясен укырга.




66

Д. тыш уку. “Сакла, шартламасын” комедиясе.


ӘТ: Комедия жанры турында бербөтен төшенчә тудыру.

1

Класстан тыш уку.

Төп фикерләрне язып алу.

Сүзлек буенча эш.

Әсәр анализы.


Комедия жанры турында бербөтен төшенчә тудыру.

К. Тинчурин иҗаты буенча әзерләнергә.



67

К.Тинчурин иҗатының әһәмияте.

1

Язучы иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.

Төп фикерләрне язып алу.

Викторина.





68

Ел буена үткәннәрне кабатлау.

Арадаш аттестация эше(тест)

1

Теманы гомумиләштереп йомгаклау дәресе.

Укучыларның белемен тикшерү.

Кабатлау өчен сораулар

Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.

Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.

Өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.

11 нче сыйныфта өйрәнеләсе әсәрләрне укырга.



69

Ел буена үткәннәрне

кабатлау.

1

Теманы гомумиләштереп йомгаклау дәресе.


Контроль эш. Тест.


Имтиханга әзерләнергә.



70

Йомгаклау дәресе .

1











Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары :

Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

10 нчы сыйныфта-140-160 сүз

Укуны бәяләү. Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән тиешле тизлектә укыганда «5» куела, әдәби әйтелештә 4-6 орфоэпик хата җибәрелсә, басым ялгыш куелса, уку тизлеге тиешле нормада булмаган очракта «3» куела, текстның эчтәлеген аңламыйча 7 дән артык орфоэпик хата җибәреп укыса, «2» ле куела.

Сөйләмне бәяләү. Тема буенча логик яктан эчтәлекле һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм һәм әңгәмә өчен «5» куела, эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик һәм диалогик сөйләм өчен «4» куела, өстәмә сораулар биргәндә генә корылган әңгәмә өчен «3» куела, диалог төзи алмаганда «2» куела.

Анализ күнекмәләрен һәм теоретик белемнәрне бәяләү.

Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап, урынлы кулланылса, анализ нигезле булып, җавап теоретик яктан югары оештырылса, «5» куела, аерым төгәлсезлекләр күзәтелсә, анализ эчтәлеген сөйләүгә барылса, «4» ле куела,

Укучыларның белемен бәяләү

Язу һәм язма сөйләмне бәяләү 5 – 11 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан, әсәргә кагылышлы аерым мөстәкыйль язма эшләр, иҗади хикәяләр, сочинение элементлары белән изложение һәм сочинение яздырыла.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, эчтәлеге тулы булган, 1 орфографик һәм пунктуацион хатага яки 1 грамматик хатасы булган эшкә «5» ле куела, 2-3 орфографик хата һәм пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела, 4-6 орфографик һәм пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, эчтәлеге ягыннан туры килмәгән, 6дан артык орфографик һәм пунктуацион яки 7 дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә «2» ле куела.

Йомгаклау билгесе.

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул иң беренче чиратта укучыларның әдәби белемен, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен, шулай ук язма эшләрнең һәм телдән җавапларның нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш


Сочинение бәяләү нормалары

Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк;план (яки плансыз) эзлекле язылган;теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар

5”ле куела

2

Язманың эчтәлеге темага туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелелегендә артык әһәмияте булмаган бозу сизелә;тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган

2 орфографик,1 пунктуацион (яки1 грамматик) хата бар

4”ле куела

3


Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; телнең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар

3”ле куела

4

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

Орфографик хаталарның саны 3тән, пунктуацион хаталарның саны 2дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

2”ле куела

5

Төгәлсезлекләр билгесе “2”ле кую нормасыннан артып китә.

Төгәлсезлекләр “2”ле кую нормасыннан артып китә.

1”ле билгесе куела


2014-2015 нче уку елы өчен 10 нчы сыйныфларга арадаш аттестация үткәрү өчен контроль эш үрнәге.

1. ХХ йөз башы татар әдәбиятының хронологик чикләре.

  1. 1901-1917

  2. 1905-1918

  3. 1895-1917

  4. 1908-1917

2. ХХ йөз башында нәшер ителгән иң озын гомерле газета.

  1. "Фикер"

  2. "Вакыт"

  3. "Йолдыз"

  4. "Тормыш"

3. Инкыйлаби-демократик юнәлешле газета.

  1. "Вакыт"

  2. "Казан мөхбире"

  3. "Таң йолдызы"

  4. "Нур"

4. Рәсми рөхсәт белән татар телендә уйналган "Өч хатын белән тормыш" драмасының вакыты.

  1. 1906, 22 декабрь

  2. 1904, 4 апрель

  3. 3.1906, 21 апрель

  4. 1906, 5 май

5. 1906 елның 5 маенда Казанда рәсми төстә уйналган спектакль.

  1. "Өч хатын белән тормыш"

  2. "Бичара кыз"

  3. "Кызганыч бала"

  4. "Ике гашыйк"

6. Тәнкыйди реализм агымының билгесе.

  1. кеше яшәешен тасвирлауның рухи принцибы

  2. типик характерларның типик хәлгә куелуы

  3. кешене яшәеш алдында кечкенә һәм көчсез итеп сурәтләү

  4. геройның бер сыйфатын гипербола дәрәҗәсенә җиткереп зурайтып сурәтләү



7. Яңа реалистик татар әдәбиятына нигез салучы әдип.

  1. Ф.Әмирхан

  2. Г.Камал

  3. Ш.Камал

  4. Г.Исхакый


8. Реалистик юнәлеш билгесе.

  1. дошмани тирәлектә яшәүче гыйсъянчы геройның эчке дөньясын сурәтләү

  2. хис культы

  3. серлелеккә, билгесезлеккә омтылу

  4. кешене тирәле җимеше итеп сурәтләү

9. Әсәрләрендә импрессионизм модернистик агымы сыйфатлары калку гәүдәләнгән әдип.

  1. Н.Думави

  2. Г.Ибраһимов

  3. Ш.Камал

  4. Дәрдемәнд

10. Яшәү мәгънәсен эзләүче ялгыз шәхеснең фаҗигасен сурәтләүче агым.

  1. натурализм

  2. экспрессионизм

  3. акмеизм

  4. экзистенциализм

11. "Аталар" һәм "балалар" тартышы сурәтләнмәгән әсәр.

  1. "Алдым-бирдем"

  2. "Тигезсезләр"

  3. "Яшьләр"

  4. "Ике фикер"

12. Г.Исхакыйның "Сөннәтче бабай" хикәсендә иң зур әдәби-эстетик мәгънә салынган деталь төре.

  1. пейзаж

  2. Психологизм

  3. әйберләр, предметлар

  4. портрет

13. Г.Тукайның Җаек чоры.

  1. 1895-1905

  2. 1895-1907

  3. 1905-1907

  4. 1905-1906 елларның беренче яртысы

14. Г.Тукайның халык җырлары калыбына салынмаган әсәре.

  1. "Милли моңнар"

  2. "Государственная думага"

  3. "Мужик йокысы"

  4. "Эштән чыгарылган татар кызына"

15. Г.Тукай иҗатына хас сыйфат түгел.

  1. Миллилек

  2. халыкчанлык

  3. халыкчылык

  4. гысъянчылык

16. Г.Тукайның горур шәхес идеясен сурәтләгән әсәре.

  1. "Пәйгамбәр"

  2. "Шагыйрь"

  3. "Байроннан"

  4. "Нәсыйхәт"

17. Г.Тукайны "Өзелгән өмет" шигыренең жанры.

  1. гражданлык лирикасы

  2. фәлсәфи лирика

  3. күңел лирикасы

  4. пейзаж лирикасы

18. Г.Исхакый иҗатында төп тема.

  1. милләт язмышы

  2. тарихи тема

  3. зыялылар темасы

  4. хатын-кыз темасы

19. Иҗатында татар зыялы яшьләр тормышы калку сурәтләнгән әдип.

  1. Г.Ибраһимов

  2. С.Рәмиев

  3. Ф.Әмирхан

  4. К.Тинчурин

20. Ф.Әмирханның "Хәят" повестендагы төп каршылык.

  1. ата һәм бала

  2. искелек һәм яңалык

  3. социаль каршылык

  4. эчке каршылык

21. Хатын-кыз портретларында Ф.Әмирхан аеруча зур игътибар иткән деталь.

  1. буй-сын

  2. иреннәр

  3. күзләр

  4. чәчләр

22. Ф.Әмирхан иҗатында гәүдәләнмәгән тема.

  1. мәхәббәт

  2. хатын-кыз

  3. зыялы яшьләр

  4. гади халык тормышы

23. Төркиядә белем алган әдип.

  1. М.Фәйзи

  2. Г.Ибраһимов

  3. Дәрдемәнд

  4. С.Сүнчәләй

24. Н.Думавины башка хикәячеләрдән аерган тема.

  1. тарихи тема

  2. зыялылар

  3. мәктәп-мәдрәсәләр тормышы

  4. тормыш төбендәге балалар яшәеше

25. Н.Думави иҗатында башкаларга караганда калку гәүдәләнгән тема.

  1. милләт

  2. хатын-кыз

  3. йокы

  4. тоткын, мәхбүс

26. Дәрдемәнд лирикасына хас хис.

  1. борчылу

  2. шатлык

  3. шөбһәләнү

  4. сагыш

27. Ш.Камал "Акчарлаклар" повестенда мөрәҗәгать итмәгән агым.

  1. реализм

  2. натурализм

  3. романтизм

  4. экспрессионизм

28. Г.Ибраһимов мирасында илаһи мәхәббәт тасвирланмаган әсәр.

  1. "Сөю-сәгадәт"

  2. "Табигать балалары"

  3. "Яшь йөрәкләр"

  4. "Уты сүнгән җәһәннәм"

29. Г.Ибраһимовның "Табигать балалары" хикәясендә күтәрелгән мәсьәлә.

  1. яшәү мәгънәсе

  2. табигать һәм кеше мөнәсәбәте

  3. зыялыларның рухи эзләнүләре

  4. кеше бәхете


30. "Уты сүнгән җәһәннәм" (Г.Ибраһимов), "Тормышмы бу?" (Г.Исхакый), "Картайдым" (Ф.Әмирхан) әсәрләрен берләштерүче сыйфат.

  1. миллилек

  2. халыкчанлык

  3. яшәү мәгънәсен эзләү

  4. романтик сурәтлелек

31. Традицион шигырь калыбын җимерүче шагыйрь.

  1. Г.Тукай

  2. С.Рәмиев

  3. Ш.Бабич

  4. Н.Думави


32. Г.Камалның "Беренче театр" комедиясендәге төп каршылык.

  1. Биби - Фатих

  2. Факиһә – Хәбибрахман

  3. Хәмзә бай - балалары, якыннары

  4. Вәли - Гафифә

33. Г.Камалның "Безнең шәһәрнең серләре" комедиясендә композиция төре.

  1. каймалы

  2. тартмалы

  3. көзгеле

  4. дөрес җавап юк

34. "Галиябану" әсәренең (М.Фәйзи) милли әдәбиятка алып килгән яңалыгы.

  1. композициясе

  2. жанры

  3. темасы

  4. образлар системасы

35. "Галиябану" музыкаль драмасының (М.Фәйзи) үзәк каршылыгын аерып әйтегез.

  1. Галиябану-Бәдри

  2. Галиябану-Исмәгыйль

  3. Исмәгыйль - тирәлек (егетләр)

  4. Исмәгыйль-Хәлил




























Укыту-методик комплекты


Дәреслек: Әдәбият (ХХ йөз башы һәм 20 нче еллар): татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 10 нчы сыйныфлары өчен дәреслек

/ М.Х.Хәсәнов, А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Галимуллин, И.З.Нуруллин; А.Г.Әхмәдуллин редакциясендә. – Казан: Мәгариф, 2011.


Хрестоматия: А.Әхмәдуллин, Ф.Галимуллин. “Әдәбияттан хрестоматия”, 10 нчы сыйныф, “Мәгариф” нәшрияты, Казан, 2005.


Методик кулланмалар:

  1. Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Әминева. Әдәби әсәргә анализ ясау. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

2. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. – Казан: “Мәгариф”, 2004.

3. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

4. Гыймадиева Н.Г. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.

  1. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003.



Начало формы

Конец формы











Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-246885

Похожие материалы