Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Татар әдәбиятыннан 7 сыйныф өчен эш программасы

Татар әдәбиятыннан 7 сыйныф өчен эш программасы


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татар әдәбиятыннан эш программасы

7нче сыйныф

(70 сәг)


Аңлатма язуы


Эш программасы түбәндәге хокукый-норматив документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Россия Федерациясе мәгарифе турында”гы федераль закон- Федеральный закон “Об образовании в Российской Федерации”от 29 декабря 2012 №273-ФЗ.

  2. Гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары концепциясе- Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: / под ред. А.М. Кондакова, А.М.Кузнецова-М.: Просвещение, 2009.

  3. Гомуми белем бирү эчтәлегенең фундаменталь төше концепциясе-Фундаментальное ядро содержания общего образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М. Кондакова.-М.: Просвещение, 2009.

  4. Мәгариф турында “ Татарстан Республикасы Законы (№ 68, 2013 нче елның 22 нче июле).

  5. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында”гы Татарстан Республикасы законы.

  6. 2014-2020 нче елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасы (ТР Министрлар Кабинетының 2013 нче елның 25 нче октябреннән 794 нче карары

  7. Россия Федерациясе гражданины шәхесенең рухи-әхлакый үсешен тәэмин итү концепциясе- Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина Российской Федерации: / под ред.А.Я.Данилюк, А.М.Кондаков.-М.: Просвещение, 2009.

  8. Гомуми төп белем бирүдә өлге программа эчтәлеге. Әдәбият-Литература (М.Просвещение, 2010,2011)

  9. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа“ (татар төркеме), төзүче-авторлары Ф.Х. Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан, 2013, мәктәпнең 2015-2016 елга Укыту планы.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

-матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү;

-дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү;

-әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны, китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны, сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗын; укучыларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү;

-әдәбият белеменең нигез төшенчәләренә һәм әдәбият тарихының төп факторларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек эчтәлекне аерып ала белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалана белү күнекмәләре булдыру.

-Этнокультура компоненты кулланып, туган якны, туган нигезне, төбәкне, аның табигатен, халкын, аның үткәнен, хәзергесен, халкыбыз һөнәрләрен, иҗатын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү, туган якның тел үзенчәлекләрен өйрәнү.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

-әсәрне укый белү күнекмәсе формалаштыру;

-әсәргә комментарий бирә һәм анализ ясый, бәя бирә белү күнекмәсе формалаштыру;

-уку текстын төзи белү күнекмәсе формалаштыру (иҗади фикер эшчәнлеген үстерү);

-сүз сәнгатенең образлы табигате;

-өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;

-классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары;

-өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;

-әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

-әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;

-әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

-укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясын ачыклау;

-геройларга характеристика бирү;

-сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

-әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

-автор позициясен ачыклау;

-укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

-әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

-кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

-өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерү;

-укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;

-укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу;

-татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

-эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

-аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбуга, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Әдәбият укытуның максатлары:

  • Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;

  • Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

  • Татар әдәбияты, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

  • Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә.

Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.)үзләштерү. Уку китаплары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

Иҗтимагый-мәдәнии, әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

Текстның эчтәлеген кыскача , тулы яки сайлап алып сөйләү.

Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.

Сөйләм эшчәлегенә таләпләр:

-текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары;

-укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу;

-өйрәнелгән шәхесләр турында сөйләп бирү;

-уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау.

Укыту планында 7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнасына 2 сәгать вакыт бирелә. Дәреслек авторлары : Ф. Ф.Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Ә.Н. Сафиуллина Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 7 нче сыйныф өчен. Ике кисәктә.-Казан-Вакыт”нәшрияты, 2014 нче ел. Дәреслек Федераль белем бирү стандартларына туры китереп эшләнде.

Укыту – методик комплекты

1. Татар әдәбияты. (Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) (Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Н.Сафиуллина), Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты , 2014)

2. Әхмәдуллин А.Г., Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1990.

3. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар әдәбияты укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000











Автор
Дата добавления 01.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров287
Номер материала ДВ-300869
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх