“Татар егете”
бәйгесе.
Кичәне үткәрде:
татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Файзуллина
Г.Р.
(Тактага
тел турында шигырльләр, мәкальләр язылган)
“Телне
яшьтән өйрәнү – ташкаязган кебек, гомергә истә кала; картайгач өйрәнү – комга
язган кебек, җуела да китә” (Халык сүзләре)
Хәерле
көн, барыгызга да! “Татар егете” бәйгесен башларга рөхсәт итегез.
Ишегебез ачык,
Түрдән үтегез.
Кайчан булмасын,
Рәхим итегез.
Кемнәр килсә дә,
Йөзебез ачык.
Дус-ишләр килә-
Үзе бер шатлык. (Г.Садә)
Бу бәйгедә тәүге тапкыр
Чыктыгыз сез каршыга.
Уңганмы сез, зирәкме сез
Сыналырсыз сез монда.
Яратырбыз, алкышларбыз
Хәер-фатиха белән.
“Татар егете” бәйгесе
Җиңү көтә бит сездән.
1. Визит карточкаларын яклау.
2. Егетләрне зирәклектә сынау. (Һәрберсенә икешәр
сорау бирелә)
-Татар халкында язны каршылау бәйрәме (Нәүрүз)
-Татар халкында яз башында нинди бәйрәм
үткәрелә (Сабантуй)
-Ураза тоту ае ничек атала (Рамазан)
-“Туган тел” җырының сүзләрен кем язган
(Г.Тукай)
-А.Алишның кайсы әкияте сер саклау турында
(Сертотмас үрдәк)
-“Шүрәле”не кем язган (Г.Тукай)
-Сөйдергән дә шул
Биздергән дә шул.
Иң таталы да шул,
Иң ачы да шул. (Тел)
-Бер сүз дәшми, сөйләшми ул,
Ләкин һәркем адлый телен.
Олы дими, кече дими,
Һәркемгә бирә белем. (Китап)
-Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә.
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә. (Агач)
-
Тиз ашый, вак чәйни,
Үзе йотмый, башкага бирми. (Пычкы)
-
Кеше дә түгел,
Эт тә түгел,
Ә үзе тешли. (Суык)
3. Мәкальләрне әйтеп бетер.
-Ишек ачык булса да, (рөхсәтсез кермә)
-Белмәү гаеп түгел, (белергә теләмәү гаеп)
-Чит җирнең гөленнән (үз илеңнең тигәнәге
артык)
-Белемле үлмәс, (белемсез көн күрмәс)
-Кеше холкын күзәт, (үзеднекен төзәт)
-Коега төкермә - суын эчәрсең,
(Кешегә чокыр казыма – үзең төшәрсең)
4. “Сүз эчендә энҗе бар” (Мәкальләрнең
мәгънәләрен аңлатырга)
-Агач беленә җимешеннән, адәм – кыланышыннан.
-Ат үләр – ияре калыр, адәм үләр – даны калыр.
-Үз гаебен таныган кеше – зур батыр.
-Әйткән сүз - аткан ук.
-Акыл яшьтә түгел, башта.
-Киеменә карап каршы алалар, акылына карап
озаталар.
5. Сүзләрнең синонимнарын билгеләү.
Иртә- төн-
Җиңел- тәбәнәк-
Дус- зур-
Кыш- тиз-
Киң- ерак-
Озын- ак-
Авыр- күп-
Җылы- ары-
Караңгы- югары-
Элек- керә-
6. “Сәнгатьле уку”
Түбәндәге шигырьләрне мактану, горурлану,
теләктәшлек, кидәш бирү төсмерләре белән укырга. (Кемгә кайсысы туры килә)
Безнед якның малайлары
(Әйтү түгел мактанып)
Тәпи йөри башлау белән
Чаба атка атланып. (Җайдаклар)
Көлү безне дуслаштыра,
Көлү безне берләштерә.
Бәхетле дә, көчле дә без,
Бергәләшеп көлгәч кенә.
Ә балалар көлә икән
Илебездә, җиребездә,
Димәк, Җир дә исән әле,
Имин, димәк, илебез дә! (Балаларның
көлүе)
Ә сез, дуслар, җанварларга
Бәйләнмәгез, итмәгез.
Арыслан булуы мөмкин-
Берүк якын килмәгез.
(Әкиятнең ахыры)
Су астындамы?
Рәхәтләнеп торалам,
Кирәк икән, тын алмыйм,
Кирәк икән, тын алам.
Бер минут та торалам,
Бер сәгать тә
торалам!
Ике сәгать, өч сәгать
Тора алам кимендә...
Водолаз киемендә! (Мактанчык)
Күрше абый өенең
Япты инде түбәсен.
Шундый матур, шундый зур-
Көнләшүдән үләрсең...
Шундый зур алма!-
Исең китәрлек.
Бөтен авылны
Кунак итәрлек!
7. Алфавит тәртибендә сүзләр язарга.
8. “Башкортстан” эчендә ничә сүз бар.
9. Татар теленә мактау җырлау.
10.Табышмак – шарадалар.
-Тәүге иҗегем бай минем суга,
Соңгысы исә үсә басуда. (Күлмәк)
-Баш иҗегем бай комга,
Соңгысы үсә бакча, юасуда.
Бу нәрсә диеп торма шаккатып,
Эчемдә һәрчак йөртәм сөт, катык. (Чүлмәк)
-Тәүге иҗегем ява кыш булгач,
Соңгысы исә туа су туңгач.
Исемем шулай салкын булса да
Мин үзем үсәм җәен басуда. (Карбыз)
-Әгәр баш хәреф белән язсаң,
Булам башкала.
Юл хәреф белән язсаң,
Пешерәм аш кына. (Казан - казан)
-Утта янмыйм, суда батмыйм,
“О” белән мине әйтсәң.
Алмашлык һәм корал булам,
Шуны “е”га үзгәрсәң. (боз - без)
-бөек шагыйр ул!
(Былтыры
Утын кисә урманда)
Бер хәрефен алыштырсаң-
Печән җыялар анда. (Тукай - тугай)
11. “К” хәрефенә сүзләр язарга.
12. Төрле хәлләрдән чыгу. (Ситуация)
13.Җиңүчеләрне билгеләү.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.