Инфоурок Другое Научные работыТАТАР ЭТНИК КҮЗАЛЛАВЫНДА “ЯХШЫЛЫК - ЯВЫЗЛЫК” КОНЦЕПТУАЛЬ ОППОЗИЦИЯСЕ.

ТАТАР ЭТНИК КҮЗАЛЛАВЫНДА “ЯХШЫЛЫК - ЯВЫЗЛЫК” КОНЦЕПТУАЛЬ ОППОЗИЦИЯСЕ.

Скачать материал

 Татар этник күзаллавында “яхшылык -

                 явызлык” концептуаль оппозициясе.

                     

 

Соңгы елларда дөньяга карашыбызбераз киңәеп, тирәнәеп киткәндәй булды. Әйтерсең лә озак вакытлар буена каплап, томалап торган элпә ниндидер могҗиза тәэсире белән кубып төште дә, күзебезне киң итеп ачып җибәрдек һәм җиһанның үз төсен – чын йөзен күрә башладык, тормыш дигәннең серләрен, хикмәтләрен тирәнрәк төшенү мөмкинлеге туды.

Димәк, концепт - ул мәдәниятнең бер өлеше һәм ул кешенең эчке дөньясында яши һәм һәрвакытта үсеш процессында була. Концепт – мантыйкта һәм фәлсәфәдә актив кулланыла (лат.сүзе conceptus – күзаллау, җыелыш мәгънәсендә). К.- ул диахроник булмаган авазлар процессы түгел, ә мәгънәләрнең синхрон рәвештә килүе, аның барлыкка килүе өчен, кимндә ике сөйләшүче кеше кирәк - сөйләүче һәм тыңлаучы, сораучы һәм җавап бирүче, ул исә, аңлаешлы һәм сине ишетер өчен мөһим аспект булып тора. К - “тотып алу, эләктереп” алу төшенчәсе,  ул аңлаучының аерылгысыз өлеше, яисә рухи дөньяның үстерелүе (аң), ул талантлы кешеләрнең төрлечә аны җиткерүендә, яисә мәгънәләрне җыеп белдерү - универсалияләр дип исәпләнә.

XIV гасырдан алып, онтологик карашлар, концепт идеясы юкка чыга башлый һәм төшенчә үзе тулысынча  К. сүзен алыштыра.

XX гасыр К. - белән кызыксынучы фәлсәфә персоналистлар арасыннан (М.М. Бахтин, В.С. Библер) К. терминын постмодернизм алдынгыларның берсе Ж.Делез алга сөрә. Концепт тел белемендә төрле чаралар ярдәмендә чагылыш таба (тел репрезентациясе, телнең ассоциатив ягы, тел объкты буларак концепт).

Тел белемендә концептның репрезентациясе:

-         Әзер лексема һәм фразатезмәләр;

-         ирекле сүзтезмәләр;

-         синтаксик концептлар;

-         мәкаль, әйтем, канатлы сүзләр;

-         ассоциатив сүзләр;

-         текст һәм аның төрле вариантлары.

Димәк, тел чаралары К.ның яшәве өчен түгел, ә концепт турында мәгълүмат бирү өчен кирәк.

Концепт (лат. сonceptus - төшенчә, яралу) - “мәдәниятнең кеше күңеленә үтеп керүенә һәм кешенең мәдәнияткә якынаюына хезмәт итә торган кеше аңындагы мәдәни катлам. Әдәби К.ның түбәндәге сыйфатларны аерып күрсәтәләр. Беренчедән, ул әдәби әсәрдән читтә яткан геополитик, тарихи, этнопсихологик һ.б. яссылыкларга алып чыгу көченә ия булган образ, символ яки мотив булып тора. Икенчедән К. текстның төрлечә аңлану мөмкинлеген тәэмин итә. Өченчедән, әдәби мәгънә һәм сүз мәгънәсе арасында аерма тудыра. Дүртенчедән, бер - берсенә  капма - каршы мәгънәләр, үз - үзенә каршы килү хасил итә. К. төшенчәсенең асылы аны символ, константа, сүз, билге, мотив белән янәшә куеп тикшергәндә ачыграк аңлашыла. Тел белемендә шушы камилеккә ирешүнең концептларның роле аеруча зур. Концепт кешенең эчке дөньясында яши һәм һәрвакытта үсеш процессын тәшкил итә.

Тел белемендә концептларны дөрес, урынлы, файдалы куллану нәтиҗәсендә концептлар дөньясы, үз закончалыклары формалаша. Бик кечкенә берәмлек булса да, К. зур нәтиҗәлелек, тәэсир кеченә ия. Ул “кайчак - гади билге, кайчак - символ, киная ролендә килә”. Мәсәлән: Мөхәммәдъярның “Норы содур” әсәрендә яхшылык һәм явызлык төшенчәләрнең асылын ачып бирә торган концептларны күрсәтеп үттек. “яхшылык” концептын - сәхавәт, хәя, сабырлык, вафа, гафу кылу сүзләре белән ачып бирә. Әмма еллар узуга карамастан, әдипләребезнең карашы һәм шушы концептларга карата фикерләре үзгәрми, чөнки “яхшылык һәм явызлык” сүзләренең мәгънәсен ачып бирүгә карамастан, аларның турыдан-туры вазифасын һәм мәгънәсе үзгәрмәгән. Әхмәд Яссәвинең “хикмәтләре” исә, гомумән суфыйчыл характерда. Әдип суфыйчыл карашлары ярдәмендә, ак белән кара арасындагы көрәштә һичшиксез яхшылыкның җиңәчәген ассызыклый. Аяз Гыйляҗев, мәсәлән шушы концептларны мәкальләр аша җиткерергә тырыша: “яхшы сүзгә яман казык”, “явыздан нинди сүз чыкса да - ялгыш” һ.б. Шушы концептларның бирелеше аша әдипләр тормышны сүрәтли, милләт яшәешенең төрле якларын сүз белән билгели, аңа мәгънә сала. Тәлгат Галиуллинның роман-трилогиясендә автор мәкальләр ярдәмендә һәм аларда кулланылган “яхшылык - явызлык” концептлары аша геройларның көрәшүен һәм ахырда кем җиңәячәген , укучы инде сиземли. Равил Фәйзуллиның “Нюанслар иле” бездә кыскалыкның иң югары ноктасын һәм аңлауның ни дәрәҗәдә аңлаешлы булуын ачып сала. “Елан яман! Күрсәтмәсен!”, “Яхшылык эшлә дә, яманлык көт” һ.б.

Шунысы мөһим: тел белемендә концептларны куллану бик мәгънәле, үтемле нәтиҗәләргә китерә. Алар укучыда эстетик ләззәт хисләре уяталар, эстетик ләззәт аркылы укучының аңына, йөрәгенә тәэсир итәләр.

                                          Әдәбият.

1.                Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: Мәгариф, 2007. - 231б.

2.           Әдәбият белеме сүзлеге. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1958. – 230б.

3.           Аскольдов С.А. Концепт и слово // Русская словесность. Антология. -М., 1997.

4.           Попова З.Д., Стернин И.А. Понятие « концепт » в лингвистических исследованиях. / З.Д. Попова., И.А. Стернин.  - Воронеж, 1999.

5.           Хатипов Ф. Мөлкәтебезне барлаганда: Иҗат портретлары, тәнкыйди -теоретик мәкаләләр. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. -272б.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "ТАТАР ЭТНИК КҮЗАЛЛАВЫНДА “ЯХШЫЛЫК - ЯВЫЗЛЫК” КОНЦЕПТУАЛЬ ОППОЗИЦИЯСЕ."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Педагог-организатор

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 267 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.09.2016 744
    • DOCX 36.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хасанова Альбина Ирековна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хасанова Альбина Ирековна
    Хасанова Альбина Ирековна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9198
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой