Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Татар халык әкияте «Өч кыз»

Татар халык әкияте «Өч кыз»


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Бакый Урманче исемендәге

2 нче гимназия” – Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе


Татар халык әкияте «Өч кыз»






Эшне башкарды:

Бакый Урманче исемендәге

2 нче гимназия” – Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зарипова Әнисә Газизулла кызы



Түбән Кама шәһәре – 2016




Тема: Татар халык әкияте «Өч кыз» (2 нче сыйныф, татар төркеме)

Максат: а) Укучыларны татар халык иҗаты белән таныштыру. Татар халык иҗатының матур бер үрнәге булган – әкият жанрына киң тукталып, «Өч кыз» әкиятендә сурәтләнгән җирлекне бөтен тулылыгы белән ачып бирү (вакыйгалар агышы, геройларның сөйләм теле үзенчәлекләре).

б) Укучыларга көнкүрештән төшеп калган сүзләрне, сүзтезмәләрне аңлатып, әкиятне зиһенгә алырга әзерләү. Уеннар ярдәмендә табышмакларда, мәкальләрдә, мәзәкләрдә, татар халык җырларында, уеннарда чагылган татар халкының рухи дөньясын, тел байлыгын, зирәк акылын ачу;

в) Татар халык иҗаты аша бер-береңә дуслык, ярдәмләшү, дөньяда иң изге кешеләр – («Өч кыз» әкияте аша) әниләргә карата ярату, олылау, хөрмәт хисләре тәрбияләү;

Алымнар: аңлатмалы-иллюстратив, әңгәмә, репродуктив.

Җиһазлау: авыл өе күренеше, плакатлар ,“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”. “Татар халык иҗаты. Әкиятләр”, әкияттән күренешләр, хайваннар рәсемнәре , интерактив такта

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру – ориентлаштыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

  • Хәерле көн, укучылар! Мин сезгә бүгенге дәрестә тел ачкычы, аң-зиһен, акыллы, матур җаваплар бирүегезне, яхшы кәеф телим.

II Кереш әңгәмә.

  • Укучылар, без бүген сезнең белән татар халкы иҗат иткән «Өч кыз» әкияте белән танышабыз. Тактадагы сүзләргә игътибар итегез әле.

«Халык зур ул, көчле ул, әдип ул, шагыйрь ул».

  • Бу сүзләрне кем язган?

  • Әлеге сүзләрне безнең сөекле шагыйребез Габдулла Тукай язган.

  • Әйе, чыннан да, безнең халкыбыз — җырлы ул, моңлы ул, әдип ул. Безнең халкыбызның иҗат җимешләре булып саналган әсәрләрне атап китсәгез иде.

  • Табышмаклар, җырлар, әкиятләр, әйтемнәр, мәкальләр, мәзәкләр, бәетләр.

  • Дөрес. Укучылар безнең халкыбыз элек-электән иҗат иткән, татар халык авыз иҗаты әсәрләре — халыкның иң зур байлыгы, буыннан буынга күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән иң кадерле рухи хәзинәсе.

  • Укучылар, мин хәзер сезгә табышмаклар әйтәм, сез аларның җавапларын әйтерсез.

    1. Үлән ашый, май ташый.

    2. Әдәпле генә кодача тавыкларны ярата.

(Укучылардан көтелгән җаваплар: сыер, төлке).

  • Хәзер мәкаль-әйтем уены уйныйбыз. Мин мәкальнең беренче өлешен әйтәм, сез икенче өлешен әйтеп бетерегез.

    1. Ни чәчсәң, шуны урырсың.

    2. Кем эшләми, шул ашамый.

    3. Туган илең — туган анаң.

  • Соңгы мәкальдә туган ил төшенчәсе ана сүзе белән тәңгәлләштереп бирелә. Әлеге мәкальнең мәгънәсе нидән гыйбарәт?

  • Туган үскән җирең синең өчен әнкәң кебек газиз, якын булырга тиеш.

III. Әкият геройлары бездә кунакта.

  • Укучылар, без бүген сезнең белән татар халык иҗатының матур бер үрнәге булган әкият жанрына тукталырбыз. Мин бүген дәрескә берничә әкият героен кунакка чакырдым. Аларның башта кем икәнлекләрен әйтми торам, аларга багышлап шигырь укыйм. Мин әйткән шигъри табышмакның җавабын әйткәч, алар үзләре дә кереп, сезгә сорау-табышмак әйтерләр.

  • Аның хәйләкәрлегеннән

Түгел кош-кортка көлке.

Эзен, койрыгын югалта

Исеме аның (Төлке).

  • Әйе, сез дөрес әйттегез. Төлкене чакырыйк әле, ул үзе сезгә нинди сорау-табышмак әйтер икән.

Төлке: (төлке булып киенгән укучы чыга).

  • Бик хәйләкәр диләр мине.

Хәйлә тормышта кирәк

Тик беркайчан алдашмагыз —

Бу минем изге теләк.

Я, кайсыгыз минем хакта

Белә ничә әкият?

Шуңа миннән бер бүләк.

  • Төлке кайсы әкият герое?

  • «Төлке белән торна», «Карт белән төлке», «Төлке белән бүре».

  • Әйе, укучылар сез төлкенең сорауларына дөрес җавап бирдегез. Хәзер тагын бер әкият героен чакырабыз. Аның исеме ничек? (Тиен булып киенгән укучы чыга).

  • Көн-төн эзләгәндә генә

Табарсың аның өен.

Чикләвек, күркә ярата,

Исеме аның (Тиен).

  • Әйе, бик дөрес. Тиен үзең турында шигырь сөйләп кит әле.

Тиен:

  • Сез белгән әкиятләрдә

Мин очрыйм бик сирәк.

Мактана дип уйламагыз

Әгәр әйтсәм бер теләк.

Чикләвексез яши алмыйм,

Аны ватам көн саен.

Тик беркайчан да онытмыймын

Чамасын һәм дә җаен.

Миннән сезгә бер бүләк.

Аны белү өчен бары

Җитә белү бер әкият.

  • Татар халык әкияте «Өч кыз».

  • Дөрес. Хәзер безнең арабызга урман иясе керер. Аның исемен атагыз?

  • Кети, кети уйныйм дисәң,

Карурманга кер әле.

Аны белмәгән бар микән

Исеме аның (Шүрәле).

  • Дөрес. Шүрәле үзең турында да шигырь сөйләп кит әле.

  • Казан арты гына түгел,

Мин яшим бар урманда.

Кычкырып җырлап җибәрәм.

Эчем пошып торганда.

Тырышсам, укыган чакта

Мин булмас идем ахмак

Андыйларга бер хөрмәт юк.

Беркем дә тормый яклап.

Шуңа да мин кешеләргә

Күренмим инде хәзер.

Минем хакта әкият белүчегә

Бүләгем күптән әзер.

  • Татар халык шагыйре Г. Тукайның «Шүрәле» әкияте герое.

  • Әйе,укучылар, сез барлык әкият геройларын да дөрес атадыгыз. Аларның кайсы әкият геройлары булуын белдегез.

IV Рәсем буенча эш.

(Төркемнәрдә эш)

Без сезнең белән татар халык әкиятләрен өйрәндек. Тактадагы рәсемдә без үткән, өйрәнгән әкият геройлары. Җәнлекләрнең берсе дә урыннарында түгел, аларга үз урыннарына кайтырга ярдәм итегез. Рәсемгә игътибар белән карагыз. (Интерактив тактада рәсемнәр күрсәтелә).

1 нче слайд

  • Беренче рәсемдә аю чүлмәктән нәрсәдер ашап утыра. Чүлмәктән кайсы җәнлек нәрсә ашарга тиеш?

  • Чүлмәктән борчакны торна ашарга тиеш.

  • Әйе, дөрес. Бу рәсем нинди әкият буенча ясалган инде?

  • Татар халык әкияте «Хәйләгә каршы хәйлә».

2 нче слайд

  • Дөрес, ә аю үзе кайсы әкият герое? Бу әкияттә сүз нәрсә турында бара?

  • Аю Ф. Яруллинның «Урман әкияте» герое. Бу әкияттә сүз төлкенең аюга телевизор бүләк итүе турында.

3 нче слайд

  • Дөрес. Икенче рәсемдә бүре карбыз ашап тора. Бу рәсем дөрес ясалганмы? Уйлагыз әле.

  • Юк, дөрес ясалмаган. Бүре өченче рәсемдәге кәҗә бәтиләре янында булырга тиеш. Бу рәсем татар халык әкияте «Кәҗә белән бүре» әкияте буенча ясалган рәсем.

4 нче слайд

  • Бик яхшы. Хәзер карбыз белән шөпшә рәсеменә тукталыйк. Бу рәсем нинди әкият буенча ясалган?

  • Карбыз янында шөпшә булырга тиеш?

Бу рәсем «Карга белән шөпшә» әкияте буенча ясалган.

  • Бу әкияттә сүз нәрсә турында бара?

  • Бу әкияттә сүз карга белән шөпшәнең бергә дус булып карбыз ашаулары турында бара.

5 нче слайд

  • Ат җигеп кайтучы карт белән төлке рәсеме калды. Алар нинди әкият геройлары?

  • Бу рәсем татар халык әкияте «Карт белән төлке» әкияте буенча ясалган.

  • Әйе, дөрес. Хәзер безнең урында авырып ятучы ана рәсеме белән тиен рәсеме калды. Бу рәсем нинди әкият буенча ясалган?

  • Бу рәсем татар халык әкияте «Өч кыз» әкияте буенча ясалган рәсем.

Үзбәя.

V. Татар халык әкияте «Өч кыз» әкиятен зиһенгә алырга әзерлек.

  • Укучылар сез соңгы рәсемне бик дөрес әйттегез. Әлеге рәсем татар халык әкияте «Өч кыз» буенча ясалган. Бүген дәрестә сезнең белән «Өч кыз» әкиятен өйрәнербез. Әкиятнең эчтәлеген аңлар өчен түбәндәге сүзләрне зиһенгә алып китик.

1. Сүзлек өстендә эш.

Буйга җиткәннәр — үсеп җиткәннәр.

Буй, сын-гәүдә.

Жизь — медь (бакырга цинк кушып яки кайвакытта башка металлар: кургаш, аккургаш, тимер һ.б. өстәп ясалган эретмә).

Игелек күр — рәхәт яшә (рәхәт тормыш ит, бәхетле бул).

Юаныч — утешение.

2. Көнкүрештән төшеп калган сүзләрнең мәгънәсен аңлату.

Киндер сугу. Элек тастымаллар, чаршаулар хәзерге кебек базарларда, кибетләрдә сатылмаганнар. Киндер үсемлеге басуда үстерелгән. Аның сабагыннан сүс алганнар. Шул сүстән җеп ясаганнар. Җепләрдән туку станогында киндер тастымаллар, чаршаулар сукканнар.

Ярминкә. Һәр елны уңыш җыеп алгач, бер үк вакытта, билгеле бер урында халык сәүдә иткән. Җиз ләгән. Ләгән монда таз мәгънәсендә.

3. — Укучылар, хәзер минем белән бергә сүз һәм сүзтезмәләрне дөрес итеп хор белән әйтәбез.

Өсләре бөтен, тамаклары тук, буй-сыннары карлыгачтай сылу, җиз ләгәннәр, ташбака, егылган, ярминкә, киндер сугу, үрмәкүч, камыр баскан.

4. Укучыларга сәнгатьле уку күнекмәсе үрнәге бирү.

5. Укучылар сәнгатьле уку күнекмәсе нигезендә әкиятне дөрес интонация белән укыйлар.

VI. Ял минуты.

Укучылар, безнең татар халкы эшчән тырыш халык буларак данлыклы. Ул эшли дә, ял да итә белгән. Эш беткәч, егетләр һәм кызлар аулак өйләргә җыелганнар. Алар аулак өйләрдә төрле уеннар уйнаганнар. (Йөзек салышлы һ.б.).

Әйдәгез, бездә кечкенә генә аулак өй ясап алабыз. Хәзер Лилия безгә санамыш әйтә, санамышны әйтеп бетергәч, кемдә тукталып кала, шул кешегә җәза бирелә.

  • Чәйнеккә акча салдым.

Ничә булды йөз булды.

Әтәчлек, мәтәчлек сиңа туры килде чык.

  • Әйе, Ринатка чыкты. Ринат, безгә нинди һөнәр күрсәтмәкче була.

Бура бурый бурачы

Бурасы да бура соң

Бурачыга дәрт биреп,

Курай уйный курайчы.

Килә минем бурачы да

Курайчы да буласым.

  • Ярый бик әйбәт. Әйдәгез, хәзер татар халык җыры «Кәрия, Зәкәрия» җырын җырлап әйләнәбез.


Бhello_html_m56d0d5f4.gifу бик матур җырлаучы

Аның җырлавы яхшы 2 тапкыр

Аннан үрнәк алыгыз

hello_html_7252c707.gifКәрия, Зәкәрия каммая

Кәри комма Зәкәрия 2 тапкыр

Зәкәрия коммая

Бhello_html_m56d0d5f4.gifу бик матур биюче

Аның биюе матур. 2 тапкыр

Аннан үрнәк алыгыз


  • Ярый укучылар, буыннарыгыз язылган дип уйлыйм.

VII. Сәхнәләштерү.

  • Хәзер, әйдәгез бу әкиятне сәхнәләштереп уйнап китик.

Авыл өе, урман күренеше, укучылар милли костюмнардан, үрмәкүч, ташбака, тиен, ана, урманчы кыз, олы кыз, кече кыз булып киенгән укучылар чыга. Әкиятне сәхнәләштереп уйнап күрсәтәләр.

VIII. Әңгәмә.

  • Әйе, укучылар тиеннең сүзләре бик акыллы сүзләр. Ул кече кызның игелеклеген, әнисен хөрмәт итүен күреп аңа: «Гомер буе, игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул», — ди ул.

  • Укучылар, сезгә кайсы кыз күбрәк ошады?

  • Миңа кече кыз күбрәк ошады.

  • Ә ни өчен кече кыз сезгә аеруча ошады.

  • Чөнки ул игелекле, мәрхәмәтле, әнисен хөрмәт итә, сүз тыңлаучан.

  • Ә урманчы кыз белән олы кыз тиеннең сүзен тыңлап әниләренең хәлләрен белергә баралармы?

  • Юк, алар әниләрнең хәлләрен белергә бармыйлар.

  • Алар әниләренең хәлләрен белмәгән өчен нинди җәза алалар соң?

  • Олы кыз ташбакага, урманчы кыз үрмәкүчкә әверелә.

  • Әйе, ананың ике кызы әниләренең хәлләрен белмәгән өчен ниндидер рухи көч аларга бик каты җәза бирә: берсе ташбакага, икенче үрмәкүчкә әверелә. Ә кече кызның яхшылыгы үзенә меңе белән кайта.

  • Әйе, укучылар әниләр безнең дөньяда иң изге, иң кадерле кешеләребез. Алар безне төн йокыларын калдырып, күкрәк сөтләрен имезеп үстергәннәр. Нәкъ менә «Өч кыз» әкиятендә сурәтләнгән ана кебек тамакларыбыз тук, өсләребез бөтен булсын дип тырышып эшлиләр. Безнең әниләребезгә багышлап күпме шигырьләр, әкиятләр, повестьлар, җырлар язылган. Аларның барысында да әниләрне чын күңелдән ярату, сафлык, эчкерсезлек, нык ышану, игелек эшләргә омтылу кебек күркәм сыйфатлар чагыла.

  • Укучылар, сез үзегез әниләр турында нинди шигырьләр беләсез? Кайсыларыгыз сөйли?

  • Айдан, кояштан кадерле —

Син ул, әнием!

Иң ягымлы, иң сөйкемле —

Син ул, әнием!

  • Әнием минем бик матур,

Күңеле аның җылы.

Йөзе якты, җаны нурлы,

Җитмәсә алтын куллы.

  • Ана безне үстергән,

Ана безгә көч биргән

Ана сөте гомерлеккә

Җитә торган көч биргән.

  • Әйе, укучылар, сез бик матур шигырьләр укыдыгыз.

  • Кадерләрен, кадерләрен белик

Озын гомер, бәхет, шатлык телик.

Әниләргә булган зур бурычны

Назлы, җылы сүзләр белән түлик.

Әниләргә багышлап җыр яңгырый. «Әнкәмнең догалары».

  • Укучылар, сез үсеп буйга җиткәч тә әти-әниләрегезне онытмагыз. Алар янына барып хәлләрен белегез, күчтәнәчләр алып кайтып аларны шатландырыгыз.

IX. Йомгаклау.

  • Татар халык әкияте “Өч кыз”да кайсы кыз барысыннан да игелекле, шәфкатьле?

  • Кече кыз бик шәфкатьле, ул авыру әнисенең хәлен белергә бара.

  • «Өч кыз» әкияте сезне нинди булырга чакыра?

  • Мәрхәмәтле булырга, әниләребезне хөрмәт итәргә, булышырга чакыра.

  • Әкиятнең эчтәлегенә, аның мәгънәсенә туры килгән мәкаль уйлап карагыз әле.

  • Кеше булу кыен түгел. Кешелекле булу кыен.

  • Рәхмәт. Җавапларыгыз дөрес, укучылар. Әкиятләр бары яхшылык, изгелек эшләргә, әниләребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә чакыралар.

Х. Өй эше.

  • Китабыгыздагы «Өч кыз» әкияте буенча бирелгән сорауларга җавап бирергә. Укучылар, дәрес тәмам. Хушыгыз. (Билгеләр әйтелә. ).



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 10.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров51
Номер материала ДБ-185639
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх