Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Статьи / ТАТАР ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫНДА ӘХЛАКЛЫЛЫК
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

ТАТАР ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫНДА ӘХЛАКЛЫЛЫК

библиотека
материалов

ТАТАР ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫНДА ӘХЛАКЛЫЛЫК

Халык кешелек тарихының озын һәм катлаулы юлында гадел җәмгыять төзелеше, гадел халык тантанасы өчен гасырлар буе көрәште. Ул иң яхшы әхлак нормаларын тормыш тәҗрибәсе нигезендә эшкәртте, аны буыннан-буынга тапшырды, чын мәгънәсендә халык педагогикасын иҗат итте. Гасырлар буе килгән әхлак тәҗрибәсендә балалар гаиләдә, хезмәттә олылар белән аралашып яшәде, җанлы гамәл процессында тәрбияләнде. Китап, язу, мәктәп булмаган вакытта матди һәм рухи байлык иҗат итеп бу байлыкны яшь буынга тапшыру өчен нәтиҗәле алымнар эзләп тапты. Болардан башка һәр буынга ачышларны, белемне яңадан ачарга, өйрәнергә туры килер иде. Җәмгыять үсеше тоткарланыр иде.

Хәзер нәтиҗәле тәрбия формалары һәм алымнары бер буыннан икенче буынга йола, халык авыз иҗаты аша тапшырылуы турында әйтергә була. Алар халыкның педагогик фикерен үзләрендә саклаган. Әкият сөйләү, мәкальләр әйтү, җыр җырлау, эпик әсәрләр башкару, табышмаклар әйтү, төрле уеннар оештыру, хезмәткә өйрәтү, төрле ярышлар оештыру халык педагогикасын тормыш тәҗрибәсендә сыналган нәтиҗәле ысуллар булып хезмәт итәләр. Халыкның фәлсәфә, әхлак, иҗтимагый карашлары һәм фикерләре күп жанрлы бай фольклорда тупланган. Һәр халыкның үзенә генә хас үзенчәлекле географик һәм табигый шартлары, тарихы, иҗтимагый хәле йолаларында чагылыш таба. Халык педагогикасының төп үзенчәлеге –хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсе белән тыгыз бәйләнештә булуы.

Татар халык педагогикасы тәрбия һәм тәрбиялелек сүзләренә зур әһәмият бирә. Тәрбияле кеше – әдәпле, әхлаклы кеше. Хезмәтчән халык кешенең белеме, физик көче һәм хезмәт күнекмәләре чын мәгънәсендә әдәп, әхлак сыйфатлары белән генә билгеләнгәнлеген мәкаль, әйтемнәр белән бик оста, ачык итеп әйтә. Мәсәлән: “Чын дус авыр чакта кул суза”, “Егылганны тукмамыйлар”, “Коралсыз кешегә ташланмыйлар”, “Әйткән сүз- аткан ук” кебек әйтемнәрдә әхлак сыйфатлары сурәтләнә. “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” дип халык педагогикасы бердәмлеккә, бер-береңне бәладән коткарырга чакыра.

Халык “Яхшылыкка яхшылык һәр кешенең эшедер, яманлыкка яхшылык батырларның эшедер”, “Кеше булмаган кеше башкалар турында төштән соң кайгырта” дигән фикер белән кешеләргә кешелекле, изгелекле һәм тормышта актив булырга, яхшылык өчен яманлыкка каршы көрәшергә чакыра. Халык аңында яманлык иң түбән, начар сыйфатлары белән бирелә: комсызлык, эшсезлек, ваемсызлык, гайбәтчелек, ялкаулык, алдакчылык, байлык җыю һ.б. Халык педагогикасы хезмәт кешесенә дан җырлый, ә ялкау, бозык кешеләргә карата нәфрәт, ачу тойгысы уята, алар белән көрәшергә чакыра: “Һөнәрле - үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс”, “Кем эшләми, шул ашамый”, “Ялкауга кояш та вакытында чыкмый”, “Ялкаудан яхшылык көтмә”.

Халык акылы иҗат хезмәтен бәхет, белем белән бәйләп күрсәтә. Белем алуда тырышлык, түземлек кирәк: “Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп”, “Беләге көчле берне егар, белеме көчле меңне егар”, “Укыган – уңар, укымаган артта калыр”, “Башыңда белемең булмаса – аягыңа көч”.

Халкыбыз үзенең күзәтүләре нигезендә балаларның башка кешеләргә охшарга тырышу сыйфатларын күргән. Шуның өчен олылар кечкенәләргә һәрвакыт үрнәк булырга тырышкан. Яшь буында бар кешеләр, ата-аналары, күршеләре, иптәшләре һәм дуслары, олылар яхшы сыйфатлар тәрбияләгән, тәрбияви процесста төрле вакыйгалар, әкият, хикәя, мәкаль, әйтемнәр сөйләгән. “Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың” дип яманга иярмәскә, яхшыга дус булырга өйрәткәннәр. Әдәп, намус, оят төрле юнәлештә тәрбияләнә. Ул әхлаклылыкның бәяләмәсе булып булып хезмәт итә. “Егет сүзе бер булыр”, “Әйткән сүз – аткан ук” – бу юллар халкыбызның югары этик һәм завык мәсләкләрен, әйткән сүз белән эшләгән сүзнең туры килүен күрсәтә. Хезмәт процессында бер-береңә ярдәм итү, төрле йолалар, өмәләр, бәйрәмнәр барлыкка килгән. Эшчән халык балаларын да үзләре белән өмәгә ияртеп ярдәмчеллек, иптәшлек, кешеләрне сөю, ихтирам, кешелеклелек, дуслык, кайгыртучанлык кебек кыйммәтле әхлак сыйфатларын тәрбияләгән.

Мәктәп укытучылары укыту-тәрбия эшләрендә татар халык пеагогикасына таянып эш итәләр. Иң зур байлыгыбыз – туган телебез. Шуны истә тотып телебезне камилләштерү өстендә эшлибез. Кешенең сөйләменә карап, сөйләүченең белем дәрәҗәсен, туган телгә мәхәббәтен билгеләп була.

Фазлиева Гөлнара Мөҗип кызы, 1 нче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Мамадыш шәһәре 3 нче гомумбелем мәктәбе



Автор
Дата добавления 10.03.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Статьи
Просмотров123
Номер материала ДВ-514500
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх