Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Татар халык уеннары һәм йолалары (доклад)

Татар халык уеннары һәм йолалары (доклад)

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Татар халык уеннары.

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы  балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң  әһәмиятлесе - уеннар.

Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Алар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Мин уеннарны 3 төргә бүлеп карыйм.

1)Җырлы- биюле уеннар.

2) Татар халык уеннары.

3) Сөйләм телен үстерүче уеннар.


Уеннарны оештырганда үз алдыма түбәндәге максатларны куям:

  • Балаларда татар халкына хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;

  • Балаларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

  • Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

  • Халкыбызның бай рухи дөньясы белән танышуны дәвам итү;

  • Татар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү өстендә эшләүне дәвам итү..

Мастер- классның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:

- балаларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

-аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

-аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;

-укучыларның образлы, логик фикерләү сәләтен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре:

Шәхескә юнәлтелгән УУГ (универсаль уку гамәлләре)

  • үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

  • иптәшеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү;

  • үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану;

- үз фикереңне әйтә белү;

  • иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

  • үз уңышларың-уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү;

- биремнәр системасында ориентлашырга өйрәнү.

Танып белу универсаль уку гамәлләре

  • үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм информацияне бәяли белү;

  • логик фикерләү чылбырын төзү;

  • тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;

  • мәгълүмат җиткерүче символларны тану;

  • тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару;

  • анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре

-көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү;

-белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;

-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

-үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

  • тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;

  • күзаллау, фаразлау; логик фикер йөртү осталыгы;

  • күршең белән хезмәттәшлек итү;

  • фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру;

  • үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

  • җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;

  • иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.


1) Сөйләм телен үстерүче уеннар

Бу төр уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә  туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф- гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык  тәрбияли, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

Сезгә берничә уен тәкъдим итәм. Берничә уенны аудиториядә катнашучылар белән оештырылырга да мөмкин.

Дүртенчесе артык”

Максат: Балаларның сүзлек запасын киңәйтү, арттыру, игътибарлылыкны, логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү.Чагыштырырга һәм нәтиҗә ясарга, предметларны төркемләргә  өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлау: 4 рәсем төшерелгән карточкалар

Уен барышы: Балаларга 4 рәсем төшерелгән  карточкалар таратыла. Анда бер  рәсем артык. Балалар шул артык рәсемне табып, аның ни өчен артык икәнлеген дөрес итеп әйтә белергә тиешләр. Мәсәлән: Монда аю артык, чөнки ул кыргый хайван, ә песи, эт, сыер – йорт хайваннары.

        Шулай ук бу уенны рәсемнәрсез дә уйнарга була. Бу вакытта исемнәр атала. Мәсәлән: кыяр, помидор, кишер, алма. Монда алма артык, чөнки ул җиләк-җимеш, ә калганнары яшелчәләр.

Кем күбрәк сүз уйлап таба?”

Максат: сүзлекне активлаштыру, баету, төрле авазларны автоматлаштыру.

Җиһазлау: туп, фантлар.

Уен барышы: Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче нинди дә булса авазны атап, балаларга шул аваз кергән сүзләр уйларга тәкъдим итә.. Уйнаучылардан берәрсе теләсә кемгә туп ата. Тупны тотучы билгеләнгән аваз кергән сүзне әйтергә тиеш, дөрес әйткәч, фант ала. Әгәр дә сүз уйлап тапмаган, яисә иптәше әйткән сүзне кабатласа фант бирелми. Уен барышында кем күбрәк фант ала, шул җиңүче була.


«Сүзне исеңдә калдыр!»

Максат: сүзлек туплау, хәтерне үстерү.

Уен барышы: Алып баручы 5-6 сүз әйтә, уйнаучылар әйткән тәртиптә кабатларга тиеш. Тукталу яки сүзне төшереп калдыру оттыру булып санала (фант түләргә кирәк). Балаларның сөйләм мөмкинлекләреннән чыгып сүзләр төрле катлаулылыкта сайлап алына. Кем азрак фант югалта, шул җиңүче була.


2)Җырлы- биюле уеннар:

Агыйдел”. Балалар парлашып бер-бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җырлаганда, балалар кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.

 

Агыйделнең суларында

Ак чиләгем күмелде.

Әйдә, дустым, безнең якка

Безнең яклар күңелле.

 

Кушымта:

Зәңгәр чәчәк жыя-җыя,

Зәңгәрләттем кулымны.

Бергә-бергә уйныйк әле,

Бир, дускаем, кулыңны.


Урманга бару”. Балалар, бер-бер артлы тезелеп басалар. Марш астында атлап баралар. Урманга килеп кергәч лирик көй тыңлана. Балалар таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар, җырлыйлар:

Тиз-тиз итеп савытыма

Эре җиләкләр җыям.

Аларны йә киптерәм,

Йә татлы каклар коям.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк микән?

Соңгы юлны әйтүгә, “аю” белән “бүре” килеп чыгада балаларны куа башлый.


3) Татар халык уеннары.

Түбәтәйле”. Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

Капкалы”. 10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар.Парлар җитәкләшкән килеш кулларын өскә күтәреп капка ясап торалар. Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара. Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.


    Балаларның уенын оештыруда берничә файдалы киңәш тәкъдим итәм.

  1. Уенны башка шөгыль белән алыштырырга тырышмагыз.

  2. Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз.

  3. Бала сезне уенга чакырса, шатланыгыз, димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана.

  4. Бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз.

  5. Балага уеннан “мәхрүм итү җәза”сын бирмәгез.

  6. Уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз.

  7. Уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз.

  8. Чираттагы эш көненә әзерләнгәндә, һәр яңа уенның балага иң яхшы бүләк икәнен исегездән чыгармагыз!



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 29 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДВ-239334
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>