Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү - бу бәйрәмнең төп максаты булып тора
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү - бу бәйрәмнең төп максаты булып тора

библиотека
материалов

Актаныш муниципаль районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең структур бүлекчәсе “Богады балалар бакчасы”







Әбием сандыгы









Эшкәртмәне әзерләде: Богады балалар

бакчасы тәрбиячесе Рания Мортазина




















2013ел

Әбием сандыгы

(Милли бәйрәм өчен сценарий)

Үткәрелү урыны: Музыкаль зал

Катнашалар: зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме 15 бала, ата -аналар 

Максат:

1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;

2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;

3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Бурычы: Системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгаруга ирешү.

Сүзлек эше: музей, калфак, түбәтәй, сандык, алъяпкыч, күлмәк, читек.

Алдан үткәрелгән эшләр: бакча кече музеена экскурсия, татар халык киемнәре рәсемнәрен карау, шигырьләр өйрәнү, татар халык киемнәрен ябыштыру-бизәү.

Җиһазлау: Китап күргәзмәсе  “Халкыбызның күңел бизәкләре”; сандык һәм сандык эчендә - чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек.

 





































Сәхнә өй кебек итеп бизәлгән: тәрәзәләрдә борынгы челтәрләр; тәрәзә араларында кызыл баулы сөлгеләр, чиккән кашагалар; уң якта – карват, аңа челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Түрдә – сандык; алдарак – самавыр, чәйнек hәм чынаяклар, татар халык ашлары (өчпочмак, чәк-чәк, кош теле, түгәрәк ипи) куелган, борынгы ашъяулык япкан өстәл. Сандык өстендә – каба, йон hәм орчык. Идәнгә сугылган паласлар җәелгән. Карават янында – чаршау, келәм.

Кичәне ачып җибәргәндә, сәхнәгә татар кызлары киеменнән Айсылу исемле кыз чыга.

Айсылу: Әминә,Әминә! Кер әле, кер.

 Әминә (керә). Нигә чакырдың, Айсылу?

Айсылу. Әти-әни өйдә юк. Ә әбием ахирәтләренә утырмага китте. Әйдә, аулак өйгә кызлар чакырабыз!

Әминә Әйдә. Кемнәрне чакырыйк икән.

Айсылу. Үзебезнең урам кызларының барысын да чакырыйк. Бар, син аларга әйтә тор, мин өйне җыештырам.

Әминә китә. Айсылу идән себерә, паласларны төзәтә, өстәлне сөртә. Бераздан, кул эшләре тотып, кызлар керә башлый – барысы да милли киемнән: бала итәкле озын күлмәкләр, чиккән алъяпкычлар, чөеп бәйләнгән яулыклар… Магнитофон язмасында “Галиябану”, “Шахта” җырлары, “Авыл көе” уйнатыла. Кызлар кул эше эшләп утыралар.

Кызлар “Кулъяулык” биюе бииләр

Татар хатын –кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

100_6245

Хуш, авылым” кое янгырый

Алинә: Ниндидер тавыш ишетелә, әллә егетләр килде инде?

Ишек шакыйлар)

Айсылу: Кем бар анда?

Егетләр: Бу без, аулак өйгә кертегез әле.

Алинә: Һөнәрләрегез бармы соң? Бер җырлап күрсәтсәгез –керерсез.

Егетләр керәләр, исәнләшәләр.

Егетләр. Әйдәгез, бергәләп җырлыйбыз

«Эпипэ» жыры

100_6250

Әйдэгез мәкальләр әйтешәбез.

Әйдә ярышыйк, кем күбрәк белә икән?

Агач – җимеше белән, кеше эше белән.

. Егет кешегә җитмеш төрле hөнәр дә аз.

Һөнәрле үлмәс, hөнәрсез көн күрмәс.

Тырышкан – табар, ташка кадак кадар.

Эш сөйгәнне – ил сөяр.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

Калган эшкә кар ява.

Кызлар: Әйдәгез, бер уйнап та алыйк.

(“Чума үрдәк, чума каз” уены уйнала)

Чума үрдәк, чума каз,                                     Алмаз үзенә иптәш эзли,

Чума үрдәк, чума каз,                                      Белмим кемне ошата?

Тирән күлне ярата шул, ярата                        Таңсылуны ошата шул, ошата,

Тирән күлне ярата шул, ярата,                       Таңсылуны ошата шул, шул.

(Җыр кабатлана, исемнәре үзгәртелә)

Кызлар: Әйдәгез табышмаклар әйтешәбез.

Кызлар: Әйдәгез бер җырлап алабыз “Эни кирэк” жыры

Курчаклар тотып тибрәтеп, җыр көйлиләр.

Нурия әби (кайтып керә). Нинди моңлы көй ишетелә дисәм, үзебезнең  кызлар җырлый икән.

Айсылу. Әбием, кайтып та җиттеңмени? Ахирәтләреңә утырмага барам дигән идең бит? Ачуланма инде, кызларны аулак өйгә чакырган идем.

Нурия әби. Ярар, ярар, мин сезгә комачауламам, почмак якта гына утырырмын. Ә сез уйнагыз, көлегез. Безнең дә бар иде бит яшь чаклар… Без дә шулай аулак өйгә җыела торган идек. Егетләр килеп, күңел күтәреп китәләр иде. Ул уйнаган уеннар, җырлаган җырлар!.. Исәбе-хисабы юк иде.

 Алинә: Әбекәй, ә бу сандыгыңда нәрсә бар?100_6296



Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

 

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүhәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

 

Әбиемнең күңел сандыгын

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.



Әби. Безнең заманда аулак өйләр күңел ачу кичәләре генә түгел иде. Кышкы озын кичләрдә кызларның уңганлыгы өлгерлеге тикшерелә иде. Анда без бирнәләр әзерли идек. (Шул арада сандыкны ачып күрсәтә башлый). Ә болары – Казан сөлгеләре. Әбиләребез үзләре тукып эшләгән. Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да, нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлгеләр.100_6291



Менә монысы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Киләчәктә сез дә шулай милли алъяпкычлар ябып йөрерсез әле.

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.



Бала итәкле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән каплый.

 100_6293

Түбәтәй чигә hәм тегә белгән кеше алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр. Ә көн дә кияр өчен сырып тегелгән, менә шундый кара бәрхет түбәтәйләр була. (Бер малайның башына кидерә). Карагыз әле, ничек килешә.

Түбәтәем” шигыре



Калфак чигү hәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы калфакны үзем чигеп кидем. Ак сәйлән белән күпертеп эшләнә ул. Элегрәк мондый калфакларны бай хатыннары гына кия иде, ә кыз балалар түбәтәй рәвешендә эшләнгән, чигүле кәттәҗине киеп йөрделәр. Яле, Гөлнара, шушы кәттәҗине киеп җибәр әле. Күрегез әле, ничек чибәрләнеп китте. Теләсәгез, сезне дә кәттәҗи чигәргә, калфак тегәргә өйрәтермен. Минем кызларым үзләре чиккән кәттиҗәләрне киеп йөриләр.

 Мендәр тышларын да бик тырышып чигә идек. Карагыз әле, никадәр хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә.

«Кулъяулык юам» жыры

Гөлбану” уены

(Сандыктан алып күрсәтә бара). Менә монысы – түрләмә, өй түренә, тәрәзә өсләренә эләр өчен. Караватка куяр өчен кашагасы чигелеп, читенә кулдан бәйләнгән челтәр ялгана. Ашъяулыкны чигеп, кырыен бала итәкле итеп әзерлиләр. Аякчу, тастымал, намазлык, суккан паласлар – барысы да бирнәгә дип әзерләнгән.

Малай. Әби, бу нинди китап соң?

Әби. Балалар, бу әби-бабаларыбыздан калган иң изге китап – Коръән. Әби-бабаларыбыз, Коръән укып тәсбих тартып, балаларына, барча якыннарына изге теләкләрен, догаларын юллаганнар. Бу изге китап чисталыкка, пакьлеккә, урлашмаска, кешеләргә бер-берләрен җәберләмәскә, кыерсытмаска, изге күңелле булырга өйрәткән. Китап гаиләдә буыннан буынга, кулдан кулга күчкән. Балалар, бу китап та гаиләбезнең ядкаре булып буыннан буынга күчә килгән.

Әби: Мондый зур зәзинәгә ия булган минем күршен Әнисә апа да бүген керәм дигән иде. Күренми микән инде.

Әнисә апа керә. Аңа сүз бирелә

Әби. Ярар, балакайларым, минем намаз укыр вакыт җитте, сандыкны ябыйк. Бу сандыкның серләрен мин сезгә мирас итеп калдырам. Сез аны кадерләп саклагыз, буыннан-буынга тапшырыгыз.

























































Кулланылган әдәбият.

Антипова В., Кәримова Ф. Орчык өмәсе. // Фән һәм мәктәп.- 2000.- №10-11.- 39-41 б.

Әюпова Г. Яктылык - кояш янында, яхшылык ана янында. // Фән һәм мәктәп.- 2003.- №1.- 53-55 б.

Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы.- Казан: Мәгариф, 1996.- 187 б.

 Харисов Ф., Харисова Л. Уен – милли тәрбия чарасы.- Чаллы, КАМАЗ нәшрияты,1994.- 112 б.

Шәрәфиева Г. Рухи сафлык чишмәсе: фольклор кичәсе. // Фән һәм мәктәп.- 2001.- №1-2.- 47-49 б



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 29.01.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров138
Номер материала ДВ-391135
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх