Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Татар халкының сәламләшү, хушлашу формалары
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Татар халкының сәламләшү, хушлашу формалары

библиотека
материалов

Тезислар

Татар халкының сәламләшү, хушлашу формалары

Чистай шәһәре МББУ “5 нче урта гомуми белем мәктәбе”нең 8 Гсыйныфы укучысы Гиниятуллина Диана Эдуардовна (рус төркеме)

Фәнни җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдрахманова А.Г.


Бер милләтне милләт итүче факторларның берсе тел булса, икенчесе, һичшиксез, гореф-гадәтләр. Теге яки бу халыкның үткәне дә, бүгенгесе дә милли традицияләрдә ачык чагыла. Татар халкының борынгы гореф-гадәтләре бик күп. Шулар арасында – сәламләшү, хушлашу формалары да. Кешеләр бер-берсе белән төрлечә исәнләшәләр һәм хушлашалар. Мәсәлән, “исәнмесез”, “әссәламәгаләйкүм”, “сәлам”, “хәерле көн”, “сау булыгыз” һ.б. Исәнләшү, саубуллашуның тагын нинди формалары бар икән? Алар ничек барлыкка килгән? Аларны куллану тәртибе ниндирәк? Бүгенгесе көндә бу тема актуаль, чөнки җәмгыятьтә әхлак тәрбиясе югары дәрәҗәдә түгел, бигрәк яшьләр һәм балалар арасында. Эшемнең максаты: татар халкының исәнләшү, хушлашу формаларын өйрәнү һәм тикшерү.

Максатны үтәр өчен алдыма түбәндәге бурычлар куйдым:

  • шушы тема буенча материал табу, аны өйрәнү;

  • татар галимнәренең хезмәтләрен уку;

  • татар халкының гореф-гадәтләре, этикеты белән тирәнрәк танышу.

Эшемдә чагыштыру, анализ, синтез кебек алымнар кулландым.

Татар халкының педагогик культурасын үстерүгә Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Х. Ямашев, Г. Сәйфетдинов, Г. Ибраһимов, Н. Исәнбәт күп көч куйганнар. Алар халыкка аң-белем бирүдә, тәрбияләүдә аеруча зур эшләр башкарганнар.

Каюм Насыйри – XIX йөз татар мәгърифәтчеләре арасында иң алдынгысы һәм эшлеклесе. “Китаб-әт-тәрбия” хезмәтендә галим әдәп-әхлак турында йөз унөч үгет-нәсыйхәт туплый. 106-107 нче тәрбияләрдә исәнләшү турында да яза. Ул: “Сәлам бирсәң, ишеттереп бир, сәлам алсаң, ишеттереп ал. Ягъни сәламне ишеттереп бирмәсәң, гүяки син сәлам бирмәдең, әгәр ишеттереп алмасаң, шулай ук сәламне алмаган кебек буладыр”, - дип әйтә. Әгәр бер кеше дә булмаган бер өйгә барып керсәң дә, сәлам бирү тиеш. Мәгърифәтче, педагог, язучы Ризаэддин Фәхреддин дә тәрбия эшенә күп игътибар бирә. Балаларга үгет-нәсыйхәтләрендә ул болай яза: “Мөселманнар бер-берләре белән очрашканда “Әс Сәламү Галәйкүм” дип сәламләшерләр. Сәламнән соң мөселманнар бер-берләрен кулдан кысарлар. Сәлам биргән кешегә “вә галәйкүм сәлам” дип җавап кайтару фарыз”. Язучы, педагог, галим Нәкый Исәнбәт төзегән “Татар теленең фразеологик сүзлеге”ндә сәламләшү, исәнләшү формалары белән фразеологик берәмлекләр бирелгән. Мәшһүр галим-ономаст Г. Саттаров-Мулилленең “Татар исемнәре ни сөйли?” дип аталган китабында нигезендә сәлам сүзе булган ир-ат исемнәре бар. Алар күп түгел, матур яңгырашлы һәм мәгънәле.

Эшемне башкаргач, мин шундый нәтиҗәләргә килдем:

1) Татар теле – бай тел, татар халкында сәламләшү-хушлашу формалары күп төрле. Алар халкыбызның матур, әдәпле-итәгатьле сүзләредер. Бу сүзләрне югалтмаска, тормышыбызда һәрвакыт кулланырга кирәк. Ләкин мөселманнар арасында “әссәламүгаләйкүм” дип сәламләшүнең мәгънәсе зуррак.

2) Исәнләшү, саубуллашуның үз тәртибе һәм кагыйдәләре бар, аларны һәрвакыт истә тотарга һәм дөрес үтәргә тырышырга кирәк. Сәламләшү, хушлашу сүзләрен куллану кешегә әдәпле, игътибарлы, ихтирамлы булырга ярдәм итә.

3) Сәламләшү, хушлашуны белдерә торган сүзләрнең күпчелеге - гарәп һәм төрки сүзләр.

4) Әдәп, әхлак темасы буенча бик күп татар галимнәре эшләгәннәр.

5) Сәлам бирү, хушлашу сүзләре татар халык иҗатында зур чагылыш тапкан: мәкаль-әйтемнәрдә, изге теләкләр һәм җавапларда, такмак-такмазаларда. Шул сүзләрне кертеп шагыйрьләр, язучылар күп санлы әсәрләрен иҗат иткәннәр: әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр, композиторлар көй язып, җыр чыгарганнар. Исәнләшү, хушлашуның төрле формаларын куллану – телебезне баета, сөйләмебезне матурайта.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 10.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров157
Номер материала ДВ-324619
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх