Х региональная научно-практическая конференция школьников
«Тукаевские чтения»
Направление: «Мои первые шаги в науку», подсекция №4 «Татарский язык и литература»
«Татар милли ризыкларының бүгенгесе һәм киләчәге»
Эшнең авторы:
Марданов Илдус, 4 класс
«Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә
торган Шилнәбаш урта гомуми
белем бирү мәктәбе».
Җитәкчесе:
Исхакова Рамзия Талгатовна,
татар теле һәм әдәбияте укытучысы
Зәй, 2019 г.
Эчтәлек
Кереш.
Төп өлеш.
Йомгаклау.
Файдаланылган материал.
Кереш.
Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның яшәешенә бәйле булган. Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга ризыклары белән танылган. Бүгенге көндә дә бу актуальмы, әллә юкмы? Шул сорауга җавап эзләп, мәктәп күләмендә татар халык ашлары рейтингын ясарга булдым.
Мин сезгә “Татар милли ризыкларының бугенгесе һәм киләчәге” дип исемләнгән иҗади эшемне тәкъдим итәм. Проект эшем берничә этаптан торды. Иң элек мин тема сайладым. Үземнең теләгемә карап, индивидуаль биремнәр алдым:
-татар халык ризыкларының төрләре,
-элек-электән килгән ризыклар ничек куллана?
- рецептлар гасырлар дәвамында сакланамы?
Мәктәбемдә барлыгы 167 укучы (шуларның 26- сы татар милләтеннән): 1-4 нче сыйныфларда - 86; 5-9 нчы сыйныфларда - 72; 10-11 сыйныфларда – 9 укучы белем ала. Алар арасында тикшеренү үткәрдем. Һәр класска махсус карточкалар әзерләдем, анда ризыклар исемлеген кертеп укучыларның тавыш бирүен теркәп бардым.
Тикшеренү процессында темам буенча бик күп информация тупладым. Сыйныфташларым белән уртаклаштым, һәм аларга да бу мәсьәлә кызыклы икәнлеген ачыкладым. Шуннан чыгып мин үземә максат итеп куйдым:
Татар милли ризыкларының төрләрен өйрәнү.
Элек-электән килгән ризыклар ничек куллануын тикшерү.
Татар милли ризыкларының хит - парадын тәкъдим итү.
Төп өлеш.
Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Моны төрле сайтларны һәм әдәби укуны өйрәнү барышында ачыклап була. Бүген интернет челтәрендә татар милли ашларына багышланган http://tatar-halyk-ashlary.ru/, vk.com/tatarshlari, https://tt.wikipedia.org/wiki/ сайтлары иң күп өйрәнелүче чыганак булып торалар. Бер үк төрле ризыклар төрле-төрле рецептлар буенча әзерләнә, үзенчәлекле ризыклар барлыкка килә. Барлык ашамлыкларны түбәндәге төрләргә бүләргә мөмкин: шулпалы кайнар ашлар, камыр ашлары, чәй янына бирелә торган татлы ашамлыклар һәм эчемлекләр.
Эшемдә бары тик камыр ашларын гына алырга булдым, чөнки сыйныфташларым белән сөйләшкәннән соң, шул ризыкларга өстенлек бирүләре ачыкланды. Исемлеккә кергән ризыклар турында мәгълүмат җыйдым. Барлыгы алты ашамлык килеп чыкты. Аларны индивидуаль карточкаларга керттем.
Татар халык ашлары рейтингы.
(Хит парад татарских национальных блюд)
1-11 нче сыйныфлар/ классы с 1-11:_______
Укучылар саны/Количество учащихся:____
Өчпочмак _____________
Кыстыбый ___________
Чәк-чәк _____________
Бәлеш _____________
Пәрәмәч ___________
Гөбәдия ___________
Карточкаларны җыеп барлык информацияне бер таблицага урнаштырдым:
Гөбәдия
1-4 нче
24
14
49
5
4
18
5-9 нчы
32
41
10
36
42
20
10-11 нче
9
3
1
4
4
2
Барлыгы
65
58
60
45
50
40
Шунысы кызык, башлангыч классларда, укучыларның күбесе баллы ризыкларны сайлаган булса, өлкән классларда - итле ризыкларга өстенлек бирделәр. 1-4 нче сыйныфларда – укучыларның 57% беренчелекне чәк-чәккә; 5-9 нчы сыйныфларда - укучыларның 58% беренчелекне пәрәмәчкә; 10-11 сыйныфларда – укучыларның 100% беренчелекне өчпочмакка бирделәр. Әмма барлык саннарны кушкач, мәктәп күләмендә татар милли ризыкларының урыннары үзгәрде.
Йомгаклау.
Эшемнең нәтиҗәсе буларак сезгә татар милли ризыкларының хит- парадын тәкъдим итәм:
Беренче урын - өчпочмак
Икенче урын – чәк-чәк
Өченче урын –кыстыбый
Дуртенче урында –пәрәмәч
Бишенче урында –бәлеш
Алтынчы урында - гөбәдия
Мин үзем рус авылында яшәсәм дә, татар милли ризыкларының бүгенгесе һәм киләчәге барлыгын ачыклый алдым дип ышанам.
Файдаланылган материал
Рецепты — Дөньядагы барлык рецептлар җыелмасы.
tyk.tatar — Татарча рецептлар сайты.
tt.wikipedia.org tamlebulsyn.ru;
http://tatar-duslyk.ru/o-tatarax/
http://tatar-halyk-ashlary.ru/
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.