Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Татар мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар әдәбиятыннан Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү буенча ачык дәрес план-конспекты

Татар мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар әдәбиятыннан Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү буенча ачык дәрес план-конспекты

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

Татарстан Республикасы

Балык Бистәсе муниципаль районы

Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбе






Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныфында татар әдәбиятыннан ачык дәрес план-конспекты

Тема. Бар җырымны илгә багышладым...

( Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча)






1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафина Валентина Ивановна











11декабрь, 2016ел

Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныфында татар әдәбиятыннан ачык дәрес план-конспекты

Тема. Бар җырымны илгә багышладым...

( Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча)


Максат: патриот шагыйрь - М.Җәлилнең тормыш һәм иҗатын бербөтен күренеш буларак күз алдына китерү;

Муса Җәлил турында белемнәрне ныгыту, укучыларда фәнни-эзләнү сәләтен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәсе булдыру,

шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту.

Җиһазлау: Дәреслек: 8нче сыйныфта татар әдәбияты дәреслеге. А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Ә.Ганиева. - Казан: “Мәгариф” ,М.Җәлил портреты, әсәрләреннән төзелгән күргәзмә, презентация компьютер, проектор


Дәрес планы

  1. Оештыру моменты

  • Исәнләшү

  • Дәреснең максатын әйтү

2.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

3.Яңа материал өстендә эш

- “Тик булса иде ирек “ шигыре өстендә эш

-“ Серле йомгак” шигыре өстендә эш

4. Йомгаклау.

5. Өй эше.











Дәрес барышы

I. Оештыру моменты

- Исәнмесез, хәерле көн укучылар.( Дәрескә әзерлекне барлау)

- Дәреснең темасын әйтү

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Муса Җәлил.

- «Бар җырымны илгә багышладым»,- ди шагыйрь. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньга яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды.

- Әйе, Муса Җәлилнең җырлары, шигырьләре үлемсез. Җәлилнең үлемсез сүзләре изге маяк булып, үзеңнән соң килгән буыннарга барып җитә.

Дәресебез М.Җәлилнең тормыш һәм иҗатын өйрәнү, дәрес «Бар җырымны илгә багышладым...”,- дип атала. Бу дәрестә М.Җәлил иҗатын бербөтен күренеш буларак күзалларга өйрәнербез, аның турында белемнәрне хәтердә яңартырбыз.

Дәрестә эшне төркемнәрдә оештырырбыз.

II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту өстендә эш.

- Укучылар, хәзер Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын искә төшереп үтәбез.

Сугышка кадәрге иҗатында ук Җәлил өчен көрәш,Туган ил,халык аерылгысыз бер төшенчә булып формалаша.Ул үзен дә шуның аерылгысыз бер өлеше итеп карый.

- 1941 нче ел. Бөек Ватан сугышы башлана. Муса Җәлил Ватан чакыруы буенча, илне саклаучылар сафына баса.

- Сугыш бар кешеләр өчен фаҗига. Муса Җәлилгә сугышка киткәндә 35 яшь кенә була.

Башта ул политработниклар әзерләү курсында укый,аны тәмамлагач,Мусага өлкән политрук исеме бирелә.Волхов фронтының 2нче удар армиясе чыгара торган “Отвага “газетасы хезмәткәре була.Ул батырлыкка,Ватанга тугры булырга өнди торган шигырьләре белән солдатлар арасында чыгыш ясый,газеталар да бастыра.Бу чордагы шигырьләре аның”Тупчы анты” дигән җыентыгында дөнья күрә.

- 1942 нче елның 26 июнендә Муса Җәлил авыр яраланып, әсирлеккә эләгә.

Волхов , Ленинград фронтларында катнашканы мәгълүм. Хәтерләрне яңартып алый әле

( ФРИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН)

( җирле материал белән бәйләү Иванов И.Ф. Соловьева Мария Григорьевна )

М.Җәлилнең 1942 ел ахырына кадәр Польшадагы Демблин крепосте хәрби әсирләре өчен лагерьда газап чигүе билгеле.Башкалар кебек ул ачыккан,яралардан интеккән,ягылмаган казематның таш идәнендә йоклаган

Архив материалларыннан күренгәнчә,1943 елның феврале төнендә М.Җәлил һәм иптәшләре оештырган 825нче батальон көнчыгыш фронтка җибәрелгән Татар легионының беренче берләшмәсе белорус партизаннары ягына чыга.1943 елның августында гестапо яшерен оешманың эзенә төшә.14 августка билгеләнгән восстание булмыйча кала.


- 1943 нче елның февралендә фашистлар М. Җәлил оештырган «Идел-татар» легионының эзенә төшәләр һәм Җәлилне Моабит төрмәсен озаталар.

- 1944 нче елның 25августында Плетензе төрмәсендә җәлилчеләрне җәзалап үтерәләр.

- 1946 нчы елда Муса Җәлилнең беренче «Моабит дәфтәре» шигырьләре циклы, ә 1947 нче елда Андре Тимермманс совет илчелеге аша икенче «Моабит дәфтәре» шигырьләрен Мәскәүгә җибәрә.

- 1956 нчы елда М. Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1957 нче елда Муса Җәлилгә «Моабит дәфтәре» исемле шигырьләре циклы өчен Ленин премиясе бирелә.


Әйе, Муса Җәлил татар халкының герой шагыйре, Бөек Ватан сугышы батыры. Аңа кабат туган ягына әйләнеп кайту насыйп булмый. Шагыйрьнең гомерен киссәләр дә, фашистлар аның ялкынлы шигырьләрен сүндерә алмыйлар. Ул ирек сөюче бөтендөнья халыкларының күңелендә яши.



IV. “Тик булса иде ирек “ шигыре өстендә эш.

  1. шигырьне сәнгатьле уку

  2. Сүзлек өстендә эш

Кыным (кын)- кылыч яки хәнҗәр савыты

3)шигырьнең язылу вакыты

4)“Тик булса иде ирек” - җыр итеп язылган шигырь.

Җыр-лирик геройның илгә биргән анты ул.Сугышка да шундый максат белән китә.Җыр-Җәлил иҗатының башыннан алып ахырына кадәр көрәш символы булып кала.

Әйе, җыр сүзе шагыйрьнең 130 дан артык шигырендә, ягъни һәр дүрт әсәренең берсендә кулланылган. Бу аның, патриот-шагыйрь генә түгел, чын мәгънәсендә романтик рухлы, көчле, зур, тирән хисле, талантлы җырчы шагыйрь булуын да дәлилләп тора.


(Җырны тыңлау)


5)Бу шигырьдә автор нәрсә әйтергә тели?

Укучылар җавабы:

Җыр әсирлектә газап чигүче, ләкин рухы сынмаган кешенең иң зур теләген чагылдыра. Ул теләк — ирек; тоткын һәр көн, һәр сәгать ирек турында хыяллана. Әнә, җырда әйтелгәнчә, ирекле кеше теләсә нәрсә эшли ала. Ул, карлыгач кебек, туган өенә очып кайта ала. Туган ил ярларына, кадерле кешесе янына дәрьялар кичеп, балык кебек йөзеп кайтыр­га да мөмкин. Җитез аргамак шикелле чабып кайтсаң да була. Ләкин... юк! Болар, билгеле, һәммәсе дә татлы хыяллар. Шулай да, тоткын шагыйрьнең иң зур теләге болар түгел әле. Минут саен, атналар, айлар буе бәгырьне телә торган теләк бар. Бу — иреккә чыгып, кулга корал алу һәм ил-җирне басып алган, тыныч халыкны җәберләүче, кешене әсир итеп җәфалаучы дошманга каршы чыгу. Теләкләрнең бу соңгысы шул дәрәҗәдә мөһим һәм көчле ки, шагыйрь иле өчен, туган җире өчен, аны саклап үләргә дә әзер.



5)Шигырь халык җырлары рухында язылган. Автор татар ха­лык авыз иҗатында киң кулланыла торган сурәтләү чараларына, образларга, тел-стиль алымнарына, чагыштыруларга иркен мө­рәҗәгать итә.


Карлыгач, канатын җилпеп, Җидегән йолдыз баткан, Чулпан йолдыз калыккан матур вакытта, ягъни сызылып таң атканда, якты өй кебек Туган илгә очып кайта ала.


6)“Тик булса иде ирек” шигырендә сугыш чоры поэзиясенә хас булган поэтик образлар.

Бу образлар башка әдипләр иҗатында да очрыйлар. Ләкин Муса Җәлилдә алар үзенчәлекле: ирексез лирик геройның хисләре, хыяллары.


Мәсәлән, кош булып очу (“карлыгач булса идем”), җидегән йолдыз, күл, томан, җитез аргамак образлары.

7) лирик герой күңелендәге аерата көчле хисләр хәрәкәтен күрсәткән юллар укыла:


Очып сиңа кайтыр идем”, “Йөзеп сиңа кайтыр идем”,”Чабып сиңа кайтыр идем”, “Мин ирләрчә үләр идем”.

.

  1. Риторик эндәшләр:Туган илем, якты өем”, “Таң сөмбелем, нечкә билем”, “Чулпан кызым, таң йолдызым”, “Сине саклап, туган җирем”.

9)Нәрсә ул эпитет?

( Эпитет-сөйләмнең яки әсәрнең сәнгатьлелеген, поэтик көчен арттыру өчен нәрсәнең яки кемнең дә булса сыйфатын, үзенчәлеген билгеләп әйтелгән сүз.)


Эпитетлар: якты өем, алтын балык, ак дулкын, көмеш ялымны.


9)Табигать күренеше:“Сызылып таңнар атканда”, “Күлне томан япканда”. “Гөлләр хуш ис сипкәндә”, “Үләнгә чык төшкәндә”.


10)Чагыштырулар:“Туган илем, якты өем”, “Чулпан кызым, таң йолдызым”.


Җыр-Җәлил иҗатының башыннан алып ахырына кадәр көрәш символы булып кала.

Әмма Ватанга тугырылыгын бөтен иҗаты белән исбат иткән шагыйрь, сугышка китеп озак та үтми,Волхов фронтында каты яраланып әсир төшә.

Волхов ярларыннан М.Җәлилнең канлы әсирлек юлы сузыла.Бу турыда ул “Серле йомгак “шигырендә сөйли.

Серле йомгак “шигыре өстендә эш

-шигырь сәнгатьле укыла

-Әкият формасы һәм аннан алынган образлар әсәрдә нинди максатка хезмәт итә?

-Шагыйрь нәрсәгә борчыла һәм нәрсәгә ышана?

Ни өчен ул җырларын гомер йомгагы дип саный?

Р. Мустафин турында мәгълүмат бирү

VII Йомгаклау

- Җәлилнең батырлыгы, иҗаты үлемсез, җырга әйләнгән гомере – мәңгелек. Муса мең ел яшәр имән кебек үз урынында басып калды һәм калыр.

- Бүгенге дәресебезне йомгаклап,белемнәрне ныгып алыйк.

М.Җәлил гомере – өзелгән җыр (исбат ит)

М.Җәлил гомере – моңлы бер җыр (исбат ит)

М.Җәлил – патриот шагыйрь, ... (дәвам ит)

М.Җәлил – үлемсез шагыйрь (исбат ит)

Муса Җәлил үз халкын, үз милләтен өзелеп сөюче шагыйрь.

(Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр кую).

IX. Өй эше. Өй эше 2 вариантка бүлеп бирелә.

I. М. Җәлилгә багышлап шигырь язарга.

II. Җәлилчеләргә багышлап бүгенге яшьләре исеменнән хат язарга.





Общая информация

Номер материала: ДВ-327657

Похожие материалы