Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Татар мөселман хатын-кызларның күлмәкләре
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Татар мөселман хатын-кызларның күлмәкләре

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районының

Осиново бистәсенең

В.В.Карпов исемендәге лицее гомуми белем

бюджет учреждениесе












Татар мөселман хатын-кызларның күлмәкләре












Эшне башкаручы: 9 а сыйныфы укучысы

Сагиева Диләрә Илдар кызы.

Укытучы: 1 квалификацион категорияле татар

теле һәм татар әдәбияты укытучысы

Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат кызы.





Яшел Үзән, 2014 ел

Эчтәлек


Кереш................................................................................................................ 3

I бүлек. Каюм Насыйри - мөхтәрәм  татар  галиме, әдибе........................ 4-5

II бүлек. Каюм Насыйриның этнография өлкәсендәге хезмәтләре. Кием-салым..............................................................................................................6

2.1. Хәзерге заманда татар мөселман хатын-кызларның күлмәкләре..........7

2.2. Хатын-кыз яулыклары: бәйрәм һәм көндәлек яулыклар......................8

III. Йомгак......................................................................................................9

Файдаланылган әдәбият исемлеге.................................................................10




























Кереш


Татарстанда бик күп төрле халыклар яши. Татар халкы республикабызда аерым бер зур урын алып тора. Һәр халыкның үзенә генә хас яшәү рәвеше бар. Бу ашауда, көнкүрештә, кием-салымда чагыла.

Хәзерге заман татар мөселман хатын-кызларының кием-салымы да тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән әле. Шуны истә тотып, фәнни эшебезнең тикшеренү объекты итеп, татар-мөселман хатын-кызларының кием-салымы сайланды.

Эшебезнең максаты – бүгенге татар-мөселман хатын-кызларының киемнәреннән күлмәк, яулыкларын өйрәнү.

Куелган максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны чишү сорала:

  1. Элекке заман хатын-кызларының кием-салымнары белән танышу;

  2. Хәзерге татар-мөселман хатын-кызларының киемнәрен (күлмәк, яулык) өйрәнү.

Хезмәтнең фәнни-теоретик базасы. Максатка ирешү өчен, К.Насыйри, Нуруллина Г., Нуруллина Г., Бәйрәмова Ф., Харисова Л.А. хезмәтләре, интернет ресурслар файдаланылды.

Әһәмияте. Татар-мөселман хатын-кызлары республикабызда гына түгел, илебезнең төрле почмакларына таралганнар. Ислам дине күпләп тарала башлагач, чит илләрдәге яшәү рәвеше хатын-кызларның киемнәрендә чагылыш таба башлады. Алар татар-мөселман хатын-кызларының кием-салымнары турында гаять кыйммәтле мәгълүмат бирәләр.

Структурасы. Хезмәт керештән, ике бүлектән, йомгак, файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.






I бүлек. Каюм Насыйри - мөхтәрәм  татар  галиме, әдибе

Каюм Насыйри - бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт  кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән  иң мөхтәрәм  татар  галиме, әдибе. Бу игелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә, милләткә хезмәт итә. Ул меңләгән кыенлыкларны сабыр гына, тавышсыз-тынсыз гына җиңә-җиңә эшли дә эшли. Аның өчен байлык та, дан-шөһрәт тә мөһим түгел. Каюм Насыйрины тырышлыгы белән мәсәлләргә кергән кырмыска белән чагыштырырга мөмкин булыр иде. Кырмыскадан аермалы буларак, галимнең җәе генә түгел, кышы да урак өсте кебек. Аның «җыйганы», аның хезмәт җимеше – барыннан да элек, башкалар өчен, милләтнең киләчәге өчен.

Каюм Насыйри соңгы көннәренә кадәр укуын һәм язуын ташламый. «Үзегез карт, күзләрегез зәгыйфъ  булса да, язуыгызны дәвам итәсез икән», – дигән кешегә ул: «Алла мине язар өчен яраткан, бу көннән язмый утыру аның хөкеменә каршылык булыр дип куркам», – дип җавап бирә торган була. 

К. Насыйри халкыбызның туган телен  кайнар яклап чыга: «Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел, эшләмәгәнлек сәбәпле генә ул шулай артта калган», – дигән ялкынлы фикерләре белән эш алып бара. Татар теленең фән теле була алуын, моңа аның тулы хакы һәм мөмкинлекләре барлыгын исбат итә. К. Насыйри, телебезне гыйльми һәм гамәли яктан өйрәнеп,  татар лингвистик фәнен тудыруга үзеннән зур өлеш кертә.

Каюм Насыйри татар халык авыз иҗатын жыю һәм өйрәнүгә дә нык игътибар итә. Ул халык авыз иҗаты белән яшьтән үк кызыксына, аны җыя, фәнни эшкәртеп, рус һәм татар телләрендә нәшер итә. Ул, татар халык авыз иҗатындагы күп жанрларны өйрәнеп, шуларны бастырып чыгару өчен системалы эш алып бара. 1880 елда аның “ Казан татарларының ышанулары һәм ырымнары “ дигән хезмәте дөнья күрә. Шул ук елда ул татар халык авыз иҗатының төп жанрларыннан булган җырлар, мәкаль, әйтем һәм бәетләрен бастырып чыгару эшенә керешә. Әдип җыйган сынамышларны укыгач, без әби – бабаларыбызны күзәтүчән, кызыксынучан, бик зирәк булганнар дип әйтә алабыз. Бу сынамышларны без бүген дә бик кызыксынып кулланабыз.

Әдип мәкальләр җыюда да зур тырышлык күрсәтә. Мәсәлән:

  1. Үзеңне зур тотма, кешене хур тотма.

  2. Бүгенге эшне иртәгә калдырган кешенең эше һич бетмәс.

Бу мәкальләр барысы да кешедә әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Без К. Насыйриның 1871 – 1897 елга кадәр өстәл календаре чыгара. 1881 елгы календаренда К. Насыйри “Казан шәһәренең салынуы”, “Кабан күле” турында халыктан язып алган күп кенә риваятьләрне урнаштыра.

Болардан тыш, К. Насыйриның “ Казан татарларының әкиятләре һәм аларны башка халык әкиятләре белән чагыштыру” исеме белән рус телендә тагын бер хезмәте басыла.Ул язып алган һәм рус – татар телләрендә нәшер иткән әкиятләрнең күпчелеген татар балалар әдәбияты фондын үстерүдә дә әһәмиятле урын тота. Мәсәлән “Үги кыз”, “Байдек”, “Саламторхан”, “Төлке”, “Мәче белән аю” һэм башка әкиятләре, татар халык шагыйре Г.Тукай иҗат иткән “Шүрәле” поэмасы да К. Насыйри язып алган вариант нигезендә дөньяга килә.

Әбугалисина кыйссасы”, “ Кырык вәзир кыйссасы”, “ Кырык бакча” әсәрләре зыялы татарларның өстәл китабына әйләнгән.

К. Насыйри үзенең хезмәтләрендә тәрбия турында эчтәлекле, саф халыкчан, хәзер дә игътибарны җәлеп итәрлек тәгъбирләр язып калдырган. 1992 елда Татарстан китап нәшриятында аның “Китап – эт – тәрбия” исемле хезмәте басылып чыкты. К. Насыйри бу китапка тәрбия турында 113 үгет – нәсихәт туплый. Мәгърифәт һәм гыйлем гаделлеккә, яхшылыкка хезмәт итәргә тиеш. Белемең бар икән, гади халыкка, яхшылыкка хезмәт итәргә тиеш. Белем алу олы зур эш, ул зур тырышлыкны, үз өстеңдә эшләүне сорый. К. Насыйри да гомере буе татар халкын мәгърифәтле, белемле итәргә тырышып яши.

К. Насыйри татар халкының тәгълим – тәрбия эшендә, әдәбиятында, мәдәниятендә, фәнендә, иҗтимагый фикер тарихында кыйммәтле хезмәтләр калдырган күпкырлы галим. Бу хезмәтләр әле дә, бүген дә актуаль. Бүген дә өйрәнелә һәм укыла.

II бүлек. Каюм Насыйриның этнография өлкәсендәге хезмәтләре. Кием-салым.

К. Насыйриның беренче фәнни хезмәтләре үк Петербург галимнәре тарафыннан уңай бәя ала. Ул этнография материалларын җыю өчен, гыйльми җәмгыятьләрнең утырышларында каралган программалар белән  дә тәэмин ителә. К. Насыйри картлык көннәренә кадәр Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең актив члены булып эшләвен дәвам иттерә: татар халык әдәбияты һәм гомумән культурасы буенча  материаллар җыеп, җәмгыять карамагына тапшыра бара, җәмгыятьнең утырышларында докладлар ясый. «Волжеский  вестник» газетасы 1895 ел, 21 нче февральдә чыккан 45 нче санында Насыйриның шундый әдәби-гыйльми хезмәтләре турында «Казан татарларның халык әдәбияты  памятниклары» исеме белән бер  мәкалә  урнаштыра. Анда түбәндәге юллар бар: «Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең соңгы утырышында Казан шәһәрендә торучы Габделкаюм Насыйров тарафыннан татар җырлары, табышмаклары җыентыгы  куелды. Татар халык  әдәбияты әсәрләреннән булган бу җыентык, бу көнгә билгеле җыентыклар арасында, киң рәвештә  төзелгән булып тора».

Күргәнебезчә, К. Насыйри - күпкырлы, энцеклопедик галим. Аның хезмәтләре татар халкын белемле, тәрбияле итүдә  үзенә күрә бер мәктәп, университет булды. Татарны  татар итеп  танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен  үстерүдә Каюм бабаның эшчәнлеге искиткеч зур. Ул шәрык, рус, Европа казанышларын   һәм тәҗрибәсен күрде, алардан иҗади файдалануның матур үрнәкләрен бирде. Әмма К. Насыйри өчен барыннан да элек татарның  үз җирлегендә, үзенең рухи мирасына таянып үсүе кыйммәт иде. Һәм шуңа күрә дә ул төп игътибарын  татарның телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, сүз сәнгатен өйрәтүгә юнәлтте, таралып, сибелеп яткан күп кенә хәзинәләрне  замандашларына һәм киләчәк буын укучыларына җиткерде.

Каюм Насыйриның эшчәнлеге – милләткә фидакарьләрчә хәзмәт итүнең бөек үрнәге. Аның китаплары – хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә.

Каюм Насыйри “Кием-салым” (Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр, 160 -166 битләр) әсәрендә “Белгән кеше бар микән: бу татар- мөселманнарының киеменең формасы кай заманадан бирле калган икән? Татарда бар кием: күлмәк, штан, камзул, казаки, җилән...”, “Мөселман татарларның гадәте: азрак хәле яхшырак булса, кием-салымы күп була... Гомумән, татарлар кием күп булганны яраталар,к киемгә күп акча сарыф кылалар; кыйммәтле киемнәр була,”- дип яза.

Күргәнебезчә, әдип халыкның кием-салымына да зур игътибар иткән. Хәзер татар – мөселман хатын-кызлары ничек киенә соң?


Хәзерге заманда татар мөселман хатын-кызларның күлмәкләре


Урамда киң озын кием кигән, йөзе, кул чуклары гына күренгән хатын-кыз күрсәк, аны мөселман хатын-кыз дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Әгәр хатын-кызның йөзе ачык калган икән , димәк ул хиджаб кигән. Ислам динен белмәгән кешеләр “Мескен хатын-кыз! Аңа һәрчак кимсенү кичерергә һәм кием астында пешәргә туры килә,” –дип уйларга мөмкин. Ләкин бу алай түгел. Әлеге каплаулар хатын-кызларны чит-ят күзләрдән саклау өчен кулланыла. Башның, чәчләрнең капланулы булуы –сәламәтлек өчен файдалы. Шулай итеп, алар тузаннан, кояштан, сәнагать һәм автомобиль газларыннан сакланалар.

Киемнәр нинди таләпләргә җавап бирергә тиешләр соң? Беренчедән, алар гади булырга тиеш. Әлбәттә, төрле модельләр булырга мөмөкин, ләкин төп таләп – хатын-кызның матурлыгын чит-ят күзләрдән саклау – үтәлергә тиеш. Бик якты, “кычкырып торган”, кыйммәтле ташлар, алтын яисә көмеш җепләр белән чигелгән киемнәр кию хупланмый. Әлеге чикләү хатын-кыз матурлыгына ир-ат игътибарын җәлеп итмәс өчен куелган. Матур киемнәрне өйдә ирең, туганнарың янында кияргә рөхсәт ителә. Шулай итеп, татар –мөселман хатын-кызларының киеме түбәндәгеләргә җавап бирергә тиеш:

  1. Кием хатын-кызның битеннән, кулы, аяк табаныннан башка барлык җирләрен капларга тиеш.

  2. Кием хатын-кызның гәүдә төзелешен яшерергә тиеш. Бигрәк тә күкрәк, бил, бот өлешләре беленмәскә тиеш.

  3. Кием үтә күренмәле материалдан тегелергә тиеш түгел. Тән төсе беленмәскә тиееш.

  4. Мөселман хатын-кызларының киеменнән хуш ис аңкырга тиеш түгеел

  5. Кием – мөселманлыкны күрсәтүче бер билге.

hello_html_m2b4eb6dc.jpg

Яшь кызлар хәзер пиджак кияләр, элек ул кәзәки дип аталган.


Хатын-кыз күлмәге озын була, ул аякларны тулысынча капларга тиеш. Чалбар белән туника кию варианты да киң кулланыла.

hello_html_m34b5895b.jpghello_html_285fdbcf.jpg

Хатын-кыз яулыклары: бәйрәм һәм көндәлек яулыклар

Никах яулыкларына төрле прическалар ясау көннән-көн киңрәк тарала.

hello_html_7696987b.jpg

hello_html_m493907ba.jpghello_html_m49b9dba9.jpg

hello_html_m6d557966.jpghello_html_72d18bec.jpghello_html_4437a80a.jpg

Элек кызлар башларына калфаклар кигәннәр, хәзер бик матур яулыклар кияләр. Яулыкларны, кайда киюләренә карап, төрлечә бәйлиләр. hello_html_78692ca3.jpghello_html_6e52de89.jpghello_html_4a85b999.jpg



















Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр/ Гайнуллин М.-Казан: Татгосиздат, 1953.- 419 б.

  2. Каюм Насыйри. “Китап – эт – тәрбия” / Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992.-125 б.

  3. Нуруллина Г. Женщина в исламе/ Нуруллина Г. –Москва: УММА, 2003. - 383 б.

  4. Бәхет ачкычы/ Бәйрәмова Ф. -Казан: Аяз, 2002.-183 б.

  5. Харисова Л.А. Религия мира и добра; школьникам об исламе/ Харисова Л.А.Казан: Мәгариф, 1999.-127 б.

  6. Интернет –ресурслар:


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 27.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров359
Номер материала ДВ-100349
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх