Инфоурок / Другое / Научные работы / ТАТАР ТЕАТР СӘНГАТЕ ҺӘМ МУСА ҖӘЛИЛ ЭШЧӘНЛЕГЕ
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 203 курсов со скидкой 40%

ТАТАР ТЕАТР СӘНГАТЕ ҺӘМ МУСА ҖӘЛИЛ ЭШЧӘНЛЕГЕ

библиотека
материалов

Гарипова Инзилә Расил кызы, ДАҺБУ “Түбән Кама педагогия көллияте” студенты

Фәнни җитәкче: Фәйрүзә Аксан кызы Галимова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы


ТАТАР ТЕАТР СӘНГАТЕ ҺӘМ МУСА ҖӘЛИЛ ЭШЧӘНЛЕГЕ


(1 слайд) М.Җәлил һәм театр... Татар халкының горурлыгы булган шәхес һәм татарны милләт буларак саклап калуда үз бурычын үтәп килгән театр сәнгате өлкәсендә сүз алып бару теләге фикерләрне берничә һәм киң аспектларга бүлә. Алар түбәндәгеләр: (2 слайд)

  1. М. Җәлилнең 1920 нче еллар иҗатындагы драматург буларак адымнары.

  2. 1935 – 1938 нче елларда Татар опера һәм балет театрын оештыручы буларак һәм татарча репертуар булдыру өлкәсендәге эшчәнлеге.

  3. Татар опера театры өчен, татар әдәбиятына хас булмаган жанр – либретто (әдәби варианты – драматик поэма) үрнәкләре иҗат итүе.

Соңгы юнәлешләр турында фәнни–тәнкыйди әдәбиятта материаллар шактый бар. М. Җәлилнең драматург буларак иҗаты берникадәр игътибар үзәгеннән читләшә килә. Дөрес, ул драматургия өлкәсендә артык күп иҗат итәргә өлгерми. “М. Җәлил үзенең автобиографиясендә, тутырган анкеталарында, гаризаларында драма әсәрләре язуын күрсәтә” (5,3). (3 слайд) М. Җәлил 1934 елның 20 июнендә Совет Язучылар союзының членлыкка кабул итү комиссиясенә язган гаризасында “Театрларда:

1)”Бибкәй кыз” 1923-1928 елларда Татар дәүләт академия театрларында, Ташкентта, Оренбургта уйналды;

2) “Каз канаты” 1925-1926 елларда Вахитов клубында;

3)”Тамчылар”- Оренбургта;

4)”Усал” – Оренбургта һәм башка пьесаларым куелды,” – дип белдерә [5,3]. Һәм М. Җәлилне 1928 нче елны ук Мәскәүнең драма язучылар һәм композиторлар җәмгыяте член итеп кабул итә. Аңа: “Сез җәмгыятькә 1928 елның 6 нчы ноябреннән кабул ителдегез һәм Сезнең пьесаларыгыз каталогка кертелде,” – дип хәбәр итәләр. Бу документ та архивта саклана,” – дип яза Шәмси Хамматов үз язмасында [5,3]. Димәк, М. Җәлил драматург булган дигән фикерне кире кагып булмый. (4 слайд) Әдәбиятка авторның “Бибкәй кыз”, “Чегән егете”, “ Каз канаты”, “Һабил - Кабил”, “Кала малае”, “Яшь иганәчеләр”, “Тамчылар”, “Усал” пьесалары мәгълүм. Ләкин күбесенең әдәби текстлары сакланмаган. Хәзерге көндә дөнья күргән җыентыкларында да аларның берсе дә урын алмаган.

Әдәбиятның драма төре юнәлешендәге эшчәнлегенең чишмә башы 1919 – 1921 елларда (аннан соң да) туган авылында театр түгәрәкләре оештырып, спектакльләр куюга барып тоташа. Бала чактан оештыру сәләтенә ия Мусаның “Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы”, “Ударниклар” журналларында шактый инсценировкалар бастыруы да мәгълүм.

(5 слайд) М. Җәлилнең драматургиядәге беренче адымнары нинди булган соң, ул нинди нәтиҗәләргә китергән, ни өчен?! Эзләнүләр шундый нәтиҗәләр ясауга китерде.

М. Җәлилнең беренчеләрдән булган “Бибкәй кыз” пьесасы күп еллар буена (5 ел) татар сәхнәсеннән төшми. Димәк, ул тамашачы тарафыннан җылы каршы алына. Шактый ук яхшы әсәр булуы турында фикер уята. Моның шулай икәнен Гази Кашшаф истәлекләреннән дә күрергә мөмкин. [2,24] М. Җәлилнең Казандагы танышы Латыйф Хәмидинең “Мусаның рабфакны бетерер алдыннан булган актык кышы иде бугай... Шулай кышта Мусаның “Бибкәй кыз” исемле бик матур пьесасы куелганы исемдә,” – дигән юллары бу фикерне раслый. “Бибкәй кыз” пьесасында төп тема итеп мәхәббәт алынган [4,81]. Бу татар әдәбиятында күп гасырлык тарихы булган төп темаларның берсе. М. Җәлилнең “Чегән егете”, “ Каз канаты” пьесалары да шул теманың дәвамы булып торалар. Алар барысы да мелодрама жанрында язылалар. Ләкин ул чорларда әдәбиятның идеологиягә буйсындырылуы, М. Җәлилнең дә шул чор кешесе булуы һәм идеологиягә тирәнтен ышануы талантына балта чаба.

Әсәр сәхнәдә куелу белән “6 нчы урындык” имзасы белән язылган рецензия мәхәббәт темасына шул чордагы тәнкыйтьтә киң таралган мөнәсәбәтне ачыктан – ачык әйтеп бирә: “Әсәр простой күзлектән генә матур, әйбәт. Ә инде идеология ягына килгәндә – эшләр бик такыр. Сөешү, үбешү, туйлашу, бер – берсен үтерешүдән башка нәрсә дә юк,” – [4,81] диелә анда. М. Җәлил дә идеология корбаны буларак, бу фикер белән килешә. Мәхәббәт хисен дә, чор таләп иткәнчә, сыйнфый көрәш һәм яңа тормыш өчен көрәш белән тыгыз бәйләп сурәтләү юлына баса. Бу юл аның иҗатына шактый комачаулый. Бердән, ул иҗатының лирик агымын тарайта, икенчедән, драматургиядәге беренче адымнарны үтереп ташлый. Икенче бер проблеманы күтәргән “Кала малае” пьесасының да башы “шул ук балта” астында киселә. Пьесада “вакыйга бер кечкенә караңгы татар авылында бара. Шәһәрдә укыган аңлы бер “авыл баласы”ның калача тегелгән киемнәре авыл малайларын кызыктыра. Алар да “кала малае” кебек киенергә теләп, үз киемнәрен аныкына охшатып кисәләр, кыскарталар. Малайлар шәһәрдә булган хәлләрне сораштыралар, “фатамабильләр” барлыгын, “анда кешеләр күпме” булуын белешәләр” [5,3]. Пьесада М. Җәлил белән булган хәлләр дә урын ала. Таһир ага Корбанов истәлекләрендә мондый юллар бар: “Шагыйрь үзе дә, 1919 нчы елның көзендә Оренбургтан кайтып, шәһәрчә киемнәре белән безне көнләштергән иде. “Кала малае” әсәрендә нәкъ менә шушы вакыйганы күрәбез” [2]. Димәк, әсәр нигезендә реаль вакыйга ята. Әсәр комедия жанрында язылган.

1920 нче еллар тәнкыйтьчеләре пьесага авыл белән шәһәрне каршы куючы әсәр дип мөһер сугалар. Ә авыл белән шәһәр арасында һәр яклап аерма хәзерге көнгә кадәр дәвам итә. Язылган әсәрләрнең кискен тәнкыйтькә очравы, Җәлилне драматург итеп танымау, авторның гаръләнүе бу өлкәдә эшчәнлегенең сүнүенә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора. М. Җәлил үзе дә бу әсәрне тәнкыйтьләп, чор батырлыгына җавап бирми фикере белән сәхнәдә куюга каршы чыга [1,167].

Ләкин беренче адымнар эзсез югалмый. 1930 елларда инде ул мәхәббәт хисенең мөстәкыйль булуын, хөкем сөргән идеологиянең дә сәнгатькә аяк чалуын йөрәге белән сизә. Аның драматургия өлкәсендәге тәнкыйть мәкаләләренә күз салсаң һәм дә иҗатын өйрәнсәң, идеологиядән качып, башка юлны сайлаганын күрәсең. Бу юллар – Муса Җәлилнең халык аваз иҗатын өйрәнүе, Урта гасыр һәм Көнчыгыш әдәби үрнәкләре белән танышуы драматургиядә героик–патриотик теманы күтәреп чыгуы. (Бас.) Ул үзенең лирик юнәлешен драматик форма белән куша. Чор таләп иткән сыйнфый көрәшне тарих аша, батырлыкны татар милләте үрнәгендә күрсәтә. “Алтынчәч”, “Илдар” драматик поэмалары моны раслый. (6 слайд) Ирексездән, әгәр М. Җәлилнең драматургия өлкәсендә беренче бәхетсез адымнары булмаса, ул татарларда беренче либреттист була алыр идеме икән дигән фикер уяна. Беренче “ялгышлардан” соң, якынча дистә ел эчендә, М. Җәлил татар сәнгатендә дөньяга танылган әсәр иҗат итә алган икән, аның беренче иҗат җимешләре дә ул кадәр үк каты, коры булмагандыр дигән фикер туа.

М. Җәлил, әдипләрдән беренче булып, музыкаль драматургиянең иң авыр өлкәсенә – опера мәйданына килә. “Алтынчәч”, “Илдар” әсәрләре шагыйрьне оста драматург, либреттист буларак таныта. Әсәрләре белән халкыбызны патриотик рухта тәрбияли. Сугыш башлануны тәгаен белгән кебек, М. Җәлил 1930 еллар уртасында ук халыкка Туган илнең изгелеген, баскынчыларга каршы мөнәсәбәтне (“Алтынчәч”), Европада бу чорларда инде киң җәелган фашизмның чын йөзен алдан ачып бирә (“Джим”).

Әдәбият исемлеге

1. Муса Джалиль и патриотические традиции в советской литературе – Казан: Тат. кит нәшр., 1989-105-172.

2. Кашшаф Г. Муса турында истәлекләр – Казан: Тат. кит нәшр., 1964.

3. Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр – Казан: Тарих, 2004.

4. Татар әдәбияты тарихы VI томда., V том. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1980.

5. Хамматов Ш. Муса Җәлил – драматург //Социолистик Татарстан. – 1988. – № 28- 36.



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-199417

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"