Инфоурок Родной язык Другие методич. материалыТатар теле һәм әдәбияты укытучысының үзбелем күтәрү планы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының үзбелем күтәрү планы

Скачать материал

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

Әмәкәй төп гомуми  белем бирү мәктәбе





Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсова Резида Дәниф кызының

үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы





I. Укытучы турында шәхси мәгълүмат

1. Шамсова Резида Дәниф кызы

2. НГПИ, югары, 2003 нче ел, башлангыч класслар укытучысы,

3.ИНПО, переподготовка, 2009 нчы ел, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

4. Эш стажы гомуми - 25 ел, фән буенча -25 ел.







Методик тема: “ ФДББС КЫСАЛАРЫНДАУКУЧЫЛАРНЫҢ КРИТИК ФИКЕРЛӘҮ СӘЛӘТЕН ҮСТЕРҮ  ”   

 

Максат һәм бурычлар:



·         ФДББС таләпләренә җавап биргән дәресләр оештыру.

·         Профессиональ осталыкны үстерергә мөмкинлек тудыручы конкурсларда катнашу.

·         Компетентлы укытучы булу.

·         Дәрес һәм дәрестән эшләрдә проект эшчәнлеген булдыру.

·         Республика һәм районкүләм проектларда, грантларда катнашу.

·         Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.

·         Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.

·         Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.

·         Мәгълүмати технологияне камилләштерү.

·         Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.

·         Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.

·         Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.

·         Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.

·         Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.

·         Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.

·         Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.

·         Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.

·         Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.

·         Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.

·         Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.

·         Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

·         Мәгълүмат ташкынында үзлектән белем алу, дөрес ориентлашу, кирәкле информацияне сайлап алу, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау күнекмәләре формалаштыруның заманча метод һәм алымнарын өйрәнү; аны татар теле, әдәбияты укытуда һәм тәрбия эшчәнлегендә куллану; тәҗрибә тарату.


Әлеге эшне түбәндәге алгоритм буенча алып барам:

·         Үз белемемне күтәрү темасын һәм юнәлешен сайлау;

·         Үз белемемне күтәрүнең максат һәм бурычларын формалаштыру;

·         Информация чыганакларын билгеләү;

·         Үз белемемне күтәрү формасын сайлау;

·         Шәхси иҗади план төзү;

·         Үз белемемне күтәрүнең нәтиҗәсен күзаллау;

·         Үз белемемне күтәрү эшчәнлеген анализлау һәм бәяләү;

·         Отчет әзерләү.

Тема өстендә эш башланды: 01. 09. 2020

Эшне төгәлләү планлаштырылган дата: 31. 05. 2025

 

Күзалланган нәтиҗә:

• Белем сыйфатын арттыру

• Иҗадилыкны һәм логик фикерләүне үстерүче уеннарны дәресләрдә актив файдалану

 

Түбәндәгеләргә өйрәнергә:

·         Дәреснең уенга каралган өлешен төгәл билгеләргә.

·         Дәресләрдә мулътимедиа кулланырга.

·         Уен һәм белем бирү барышын дөрес чиратлаштырырга.

·         Укучыларны өстәмә мәгьлүмат алырга һәм аны урынлы кулланырга өйрәтү.

·         Укучыларны үз белемнәрен һәм яңа алынган белемнәрне чагыштыра һәм анализлый белергә өйрәтү.

·         Иҗади сәләтләрне үстерү.

·         Шәхси, новатор технологияләр буенча әзерләнгән дәресләр әзерләү һәм үткәрү.

·         Уен элементлары кулланып эшләнгән дәрес эшкәртмәләре комплектлары булдыру.

·         Периодик рәвештә эшчәнлегемә үзанализ үткәрү һәм КМО утырышларында, педагогик киңәшмәләрдә хисап тоту.

·         ШМО лар үткәрү, педагогик ситуацияләрне чишү, анализлау.

·         Сәләтле һәм авыр үзләштерүче укучылар белән эшне план нигезендә алып бару.

·         Юл картасы төзү һәм эшне шуның буенча алып бару. 

·         Дидактик материаллар, тестлар, карточкалар һ. б. туплау.

·         Шәхси методик тема буенча эшкә йомгак ясау.

·         Дәресләрдә проект эшчәнлегенә өстенлек бирү.

 

Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү

 

1. Якиманская И.С., Якунина О.С. “Личностно-ориентированный урок. Планирование и технология проведения.” Хезмәтне куллануны дәвам итү.

2. Тахтамышева Г.Ч.ның шәхескә юнәлтелгән дәрес турындагы хезмәтләрен системалы файдалану.

3. “Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.

4. “Татар грамматикасы”ның  томнарын уку, өйрәнү.

5.  Хәзерге буын тел белгечләре Ч. Харисова, Н.Максимов, һ.б. фәнни хезмәтләрен өйрәнү.

6. “Татар телен укыту методикасы”н өйрәнү.  

7. “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабына таяну.  

8. Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.

9. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

10. Сүзлекләр туплауны дәвам итү.

11. “Казан утлары”, Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплау.

12. Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнү.

13. Академик Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыру.

14. Н.Максимов дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.

15. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.

16. Методик папканы тулыландыру, баету.

17. Портфолионы даими яңарту.

18. ТЙА сенә аудиоязмаларның  яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

19. Дәрестән тыш эшчәнлек өчен программалар төзү, гамәлгә ашыру.

20. Дистанцион укыту өчен платформаларга дәресләр әзерләү.

 

Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары  белән танышу, китаплар туплау

 

1.     Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:

-         А.Гыйләҗевнең яңа чыккан томнары.

-         Ф.Яруллин китаплары.

-         Ә.Еники томнары.

-         Н.Фәттахның яңа китаплары.

-         И.Юзеев томнары.

-         Ф.Латыйфи китаплары.

-         Н.Гыйматдинованың яңа әсәрләре.

-         Г.Бәширов китаплары.

-         Т.Миңнуллин томнары.

-         Ә.Баянов томнары.

-         К.Насыйри томнары.

-         М.Җәлил китаплары.

-         Х.Туфан томнары.

-         А.Алиш китаплары.

2.     ”Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплап бару.

3.    ТНВ планета каналында баручы “Әдәби хәзинә” циклы материалларын туплау, дәресләрдә куллану.  

4.     “Хәзинә” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.

5.     Яшь язучылар иҗаты белән танышу.

6.     Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.

7.     Аудиокитапларны туплау, ссылкаларын укучыларга тәкъдим итү.

8.     Якташ  язучылар һәм шагыйрьләрнең иҗаты белән даими танышу.

9.     Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.

10.  Районда оештырылган “Тел һәм әхлак”, “Әдәбият һәм сәнгать” көннәрендә түгәрәк өстәлләрдә катнашу, укучыларны бу чараларга  тарту.

11. “Укучы бала – укучы ил” проектлары оештыру.

12.  Республика, районкүләм  “Тере классика”, “Әдәби палитра” сәнгатьле сөйләм бәйгеләре үткәрү.

13. “Доктор Айболит” акциясе үткәрү, китапханәдә иске китапларны ремонтлау.

 

 Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү

 

1.     Сәяси темаларга тәрбия сәгатьләре үткәрү.

2.     “Көч һәм рух тамырлары” китабы белән эшләү.

3.     Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.

4.     Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

5.     Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.

6.     Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.

7.     “Гаилә һәм мәктәп” журналына язылу, эштә кулланма итеп алу.

8.     Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.

9.     “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.

10. РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.

11.  Дәүләт символлары, Законнар белән танышу.

12.  Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.

13. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.

14. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.

15.  Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.

16. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.                      

17.  Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.

18. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.                

19.  Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.

20.  Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.

21. Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.                    

22. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.                     

23.  Класс җитәкчесе буларак районкүләм “Мөслим очкыннары” проектында катнашу.

24. “Минем шәҗәрәм” проектлар конкурсында катнашу.

25. Республика олимпиадасы призёрлары әзерләү.

26. Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

27. Бөек Җиңүгә багышланган чараларда катнашу.

28. Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү. Ирекле микрофон чыгышы әзерләнү һәм үткәрү.

29. Истәлекле даталар белән эш. Язучылар иҗаты буенча “Могҗизалар кыры” уены үткәрү

 

Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру

 

1.            Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.

2.            Кабинеттагы  стендларны яңарту.

3.            Кабинет китапханәсен баету.

4.            Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.

5.            Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

6.            Яңа китапларны презентацияләү.

7.            Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.

8.            Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.

9.            Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

10.       ДЙА материалларын туплау, укучыларны әзерләү.

11.       Кабинетта  ремонт үткәрү.

12.       Кабинет китапханәсен  яшь язучылар әсәрләре белән баету.

13.       Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.

14.       “Анализ үрнәкләре”, “Якташ язучылар”, “Имтиханга”, стендларын яңарту.

15.       Кабинеттагы “Укучылар иҗаты” почмагын яңарту.

 

Педагогик тәҗрибә уртаклашу

 

1.     Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “Укучыларның белем сыйфаты белән идарә итү юллары”, “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”,  “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм таләпләр”.

2.     Педагогик киңәшмәдә чыгышлар ясау.

3.     Районкүләм һәм республикакүләм семинарларда даими катнашу.

4.     Район һәм республикада оештырылган конференцияләрдә катнашу, чыгышлар ясау.

 

Практик чыгышлар

 

1.     Татар теле һәм әдәбияты  атналыгы үткәрү.

2.     “Туган тел” көнен  үткәрү.

3.     Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.

4.     “Тел дигән дәрья бар” түгәрәгенең отчетын әзерләү.

5.     Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

6.     Яңа басылган китапларны презентацияләү.

7.     Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.

8.     Татар теленнән һәм әдәбияттан  ачык дәресләр күрсәтү.

9.     Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

10. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

 

Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү

 

1.     Компьютерда эшләргә өйрәнеп бетерү.

2.     Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.

3.     Эксельдә эшләүне камилләштерү.

4.     Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.

5.     Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.

6.     Видеороликлар ясау.

7.     Язучылар иҗатына кагылган, әсәрләре буенча китапларга буктрейлерлар ясау.

8.     Дистант уку өчен платформалар булдыру.

9.     Изложениеләр өчен аудиоязмалар яздыру.

 

Халык педагогикасы буенча эш алымнарын камилләштерү

 

1.            Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.

2.            Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.

3.            Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

4.            Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү.

 

Эш планы

 

Эш этаплары

Срок

Нәтиҗә

1

Методик тема буенча фәнни-методик әдәбиятны өйрәнү:

- конспектлар, тезислар язу;

- газета-журнал материаллары белән даими танышу, алдыру.

5 ел

 

2

Проблема буенча кулланырлык метод һәм алымнарны гамәлдә файдаланырга өйрәнү:

- персональ компьютерда, интернет челтәрендә гамәли күнекмәләр;

- интерактив дәреслекләр, мультимедиа программалары белән эшләү күнекмәләрен үстерү;

- тәҗрибәле укытучыларның эше белән якыннан танышу;

- татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белем күтәрү курсларында уку.

5 ел

 

3

5-9 нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты программалары, дәреслекләренең эчтәлегенә анализ ясау:

- ФГОС реестр таләпләренә туры китерү;

-  календарь-тематик планнарга өстәмәләр, төзәтмәләр кертү мөмкинлеген тикшерү;

- интерактив чараларны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану мөмкинлеген тикшерү;

- мәктәпкә кайтучы яңа әсбаплар белән даими рәвештә эшләргә өйрәнү.

5 ел

 

4

Укучыларның дәресләрдә компьютер технологияләре куллану мөмкинлекләрен өйрәнү:

- презентацияләр, проект эшләре әзерләүгә укучыларны тарту;

- балалардан сорашу, анкета сорауларына җаваплар туплау, аларга анализ ясау;

5 ел

 

5

Укучылар белән практикумнар үткәрү:

- дәрестән тыш вакытта компьютерда лингвистик уеннар уйнау;

- интерактив режимда тестлар эшләү;

- интернет-конкурсларда катнашу.

5 ел

 

6

Компьютер технологияләрен  татар теле һәм әдәбияты дәресләре, класстан тыш чаралар үткәргәндә куллану:

-  календарь-тематик планнар, дәрес планнары, дәрестән тыш чараларның эшкәртмәләрен төзү, үткәрү;

-  үзанализ ясау;

- планнарны камилләштерү;

-  ачык дәресләр, мастер класслар, методик коучинглар, мероприятиеләр күрсәтү, аларны анализлау, консультацияләр алу.

5 ел

 

7

Компьютер технологияләре куллануның эффектлылыгын диагностикалау, тикшерү:

-  контроль язма эшләр үткәрү;

- нәтиҗәләрне гомумиләштерү, анализлау.

5 ел

 

8

Тәҗрибәне гомумиләштерү:

- докладлар, чыгышлар әзерләү.

5 ел

 

9

Тәҗрибә уртаклашу:

-  чыгышлар ясау;

- ачык дәресләр, класстан тыш чаралар күрсәтү;

- семинарларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу.

5 ел

 

10

Газета -  журнал өчен мәкаләләр әзерләү:

- мәкаләләргә карата куелган таләпләрне искә төшерү;

- мәкаләне язу, камилләштерү;

- һөнәри әзерлекле белгечләр белән киңәш алу.

5 ел

 

11

Аттестациягә әзерләнү:

- эшләнгән эшкә анализ ясау;

- документлар әзерләү;

- фәнни текстларны камилләштерү.

5 ел

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теле һәм әдәбияты укытучысының үзбелем күтәрү планы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Психолог в социальной сфере

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының 5 елга төзелгән үзбелем күтәрү планы .

Әлеге эшне түбәндәге алгоритм буенча алып барам:

  • Үз белемемне күтәрү темасын һәм юнәлешен сайлау;
  • Үз белемемне күтәрүнең максат һәм бурычларын формалаштыру;
  • Информация чыганакларын билгеләү;
  • Үз белемемне күтәрү формасын сайлау;
  • Шәхси иҗади план төзү;
  • Үз белемемне күтәрүнең нәтиҗәсен күзаллау;
  • Үз белемемне күтәрү эшчәнлеген анализлау һәм бәяләү;
  • Отчет әзерләү.

Тема өстендә эш башланды: 01. 09. 2020

Эшне төгәлләү планлаштырылган дата: 31. 05. 2025

Күзалланган нәтиҗә:

• Белем сыйфатын арттыру

• Иҗадилыкны һәм логик фикерләүне үстерүче уеннарны дәресләрдә актив файдалану

Түбәндәгеләргә өйрәнергә:

  • Дәреснең уенга каралган өлешен төгәл билгеләргә.
  • Дәресләрдә мулътимедиа кулланырга.
  • Уен һәм белем бирү барышын дөрес чиратлаштырырга.
  • Укучыларны өстәмә мәгьлүмат алырга һәм аны урынлы кулланырга өйрәтү.
  • Укучыларны үз белемнәрен һәм яңа алынган белемнәрне чагыштыра һәм анализлый белергә өйрәтү.
  • Иҗади сәләтләрне үстерү.
  • Шәхси, новатор технологияләр буенча әзерләнгән дәресләр әзерләү һәм үткәрү.
  • Уен элементлары кулланып эшләнгән дәрес эшкәртмәләре комплектлары булдыру.
  • Периодик рәвештә эшчәнлегемә үзанализ үткәрү һәм КМО утырышларында, педагогик киңәшмәләрдә хисап тоту.
  • ШМО лар үткәрү, педагогик ситуацияләрне чишү, анализлау.
  • Сәләтле һәм авыр үзләштерүче укучылар белән эшне план нигезендә алып бару.
  • Юл картасы төзү һәм эшне шуның буенча алып бару.
  • Дидактик материаллар, тестлар, карточкалар һ. б. туплау.
  • Шәхси методик тема буенча эшкә йомгак ясау.
  • Дәресләрдә проект эшчәнлегенә өстенлек бирү.


Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 650 685 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.10.2020 361
    • DOCX 28.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шамсова Резида Данифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шамсова Резида Данифовна
    Шамсова Резида Данифовна
    • На сайте: 3 года и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 416
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Преподавание русского языка как неродного в образовательном учреждении

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 76 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 228 человек

Курс повышения квалификации

Родной (русский) язык и родная литература: теория и методика преподавания в образовательной организации

72/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 56 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 314 человек

Курс повышения квалификации

Основы преподавания родного (русского) языка и родной литературы в образовательной организации

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 237 человек

Мини-курс

Психологические особенности педагогического общения

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 20 человек

Мини-курс

Искусственный интеллект: тексты и креативы

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 238 человек из 62 регионов
  • Этот курс уже прошли 21 человек

Мини-курс

Интегративный коучинг: от теории к практике

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 24 человека