Тема.”
Е,е хәрефләре” темасын ныгыту.
Максат. 1. Укучыларны е хәрефләре
кергән сүзләрне дөрес итеп укырга
һәм язарга өйрәтү.
2 . Сөйләм телен,фикерләү
сәләтен,хәтер үстерү; сайлау,
чагыштыру,төркемләү күнекмәләрен
ныгыту.
3.Укучыларда түземлелек,
игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау. 1.Уенчык куян , биремле яфраклар,
компьютер
Материал. 1. И.Х.Мияссарова.”Татар теле”.
(2-сыйныф өчен дәреслек)
Дәрес
барышы.
I.
Оештыру
өлеше .
1.Исәнләшү
. -Исәнмесез
балалар.Кәефләрегез ничек?Менә сезнең парта кырыегызда 3 төсле түгәрәк бар.Әгәр
кәефләрегез бик әйбәт икән кызыл түгәрәкне күтәрәбез. әгәр уртача икән яшел, ә
бик начар икән сары түгәрәкне күтәрәбез.Ярар укучылар бик яхшы , сезнең шушы
яхшы кәефегезне дәрес буена саклансын.
-Ә хәзер балалар, миңа күрсәтегез әле! Җил
ничек исә? Кояш ничек чыга?
Яңгыр ничек ява? Укучы балалар ничек
утыралар?
II.Белемнәрне актуальләштерү.
1. "Танышу”
темасына диалог төзү.
Бүген
безгә укучылар кунаклар килгән, аларны үзебез белән таныштырып
үтик
әле:
-Укучылар
үзләре белән таныштыралар(Мин Дмитриев Константин, миңа 7 яшь)
2.Сәяхәткә
чыгу.
-Укучылар,
бүген безнең тагын бер кунагыбыз бар, ул адашкан, безгә аны
урманга
кадәр озата барырга кирәк. Моның өчен урманда үзеңне тоту
кагыйдәләрен
искә төшерү зарур. Урман кагыйдәләре: -Шаулама!
–Урманны
пычратма! -Агачларны сындырма! -Учак якма!
-Укучылар
тәрәзәгә карагыз әле, урамда нинди ел фасылы?(көз)
-Көз көне
табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
Хәзер
урман эченә керсәк тә була (Слайд 1).
1)1нче каршылык. Укучылар, юлны яфраклар
каплаган. Без аларны
тәртипкә салырга тиешбез. Моның өчен
яфракларга язылган биремнәрне үтәргә кирәк.(бер яфрак күрсәтелә, анда й хәрефе
язылган)
- Сез нинди хәреф
күрәсез?(й)
-Бу хәреф һәм ул
хәрефне белдергән аваз турында сез нәрсәләр әйтә
аласыз?(укучыларның
җаваплары).
(-й хәрефе и хәрефенә
ошаган өстендә ярымай бар.)
(-Й хәрефе сүз
башында,уртасында һәм ахырында килә)
(-й хәрефе сүз
башында о.ө хәрефләре алдыннан гына языла)
2) 2 нче каршылык.(Слайд2)
.Яфракларны җыюны дәвам итәбез.
Табышмакларны укы, җавабын
тап.
1. Төнлә
калка, 2. Аяксыз, кулсыз өй саклый.
Көндез югала.
(ай) (йозак).
3. Бәләкәй генә ак тана,
Борыным бар. дип мактана.
(чәйнек)
3)Ә хәзер укучылар
дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны,сыйныф эшен һәм
матур язу күнегүләрен
язып куйык әле .26 нчы октябрь. Сыйныф эше .Й,й
хәрефләре, Ай, йозак,
чәйнек сүзләре)
4) 3 нче
каршылык.(Слайд 3) Карточкалар буенча эш.
Нокталар урынына
хәрефләренең тиешлесен куй.
...олдыз,
бол...т, ма...май, дөг... .
(һәр
балага карточкалар өләшенә, тиз генә эшлиләр һәм слайд ярдәменә
эшләрен
тикшерәләр һәр бала ни өчен ул хәрефне куйганын кагыйдә
ярдәмендә
әйтергә тиеш)
III Яңа материал өстендә эш.
4 нче каршылык табышмакларга
җавап тап
-Укучылар мин сезгә хәзер
табышмак әйтәм, тыңлагыз әле.
Урманнан чыгар,
Койрык асты чуар
Түше белән шуар,
Кеше күрсә куар
Алты аяклы
Алтын сыртлы (укучылар
җавапны әйткәч Слайд4 ачыла)
5 нче каршылык мәкальгә
сүз табу
-Слайд 5 _укучылар
бу мәкальдә бер сүз төшеп калган.
Нинди сүз икән ул? (
егет)
-Слайд 6 Балалар без
нинди сүзләр уйлап таптык? ( елан, егет сүзләре)
-Бу сүзләр нинди
хәрефтән башлана? ( е хәрефеннән)
-Димәк дәреснең темасы
ничек? ( е хәрефе кергән сүзләр)
-елан сүзендә е хәрефе
ничек ишетелә? ( йы- булып)
- елан сүзе әйтелеше
буенча нинди сүз? ( калын)
-ни өчен калын? ( чөнки
калын сузыклардан тора)
-димәк, калын сүзләрдә
е хәрефе ничек укыла? ( йы булып)
- егет сүзендә е хәрефе
ничек ишетелә? ( йэ- булып)
- егет сүзе әйтелеше
буенча нинди сүз? ( нечкә)
-ни өчен нечкә? ( чөнки
нечкә сузыклардан тора)
-димәк, нечкә сүзләрдә е
хәрефе ничек укыла? ( йэ булып)
-Шулай булгач укучылар е
хәрефенең әйтелеше буенча нинди кагыйдә
чыгарабыз ( укучылар әйтә)
Молодцы укучылар безнең
бу кагыйдә е хәрефе сүз башында ,иҗек башында
һәм сузык аваз
хәрефләреннән соң килгәдә кулланыла
6 нчы каршылык
-Укучылар безнең бит е
хәрефе тартыклардан соң да килә.ул очракта
е хәрефе ничек укылыр
икән?бер табышмак тыңлагыз әле
Йомры, йомшак сары йомгак
Йөгереп йөри
чирәмдә(укучылар җавапны әйткәч (Слайд7 ачыла)
-Икенче табышмак
Әдәпле генә кодача
Тавыкларны
ярата(укучылар җавапны әйткәч Слайд8 ачыла)
Слайд9
-Укучылар төлке . чеби
сүзләрен әйтеп карыйк әле( укучылар әйтәләр)
-Е хәрефе урнында нинди
аваз ишетәбез? ( э авазы)
-Димәк е хәрефе тартык
авазлардан соң килсә ничек укыла икән?
( укучылар кагыйдә
әйтәләр)
-Укучылар без бөтен
каршылыкларны да уңышлы гына үттек. Безнең куян
дустыбызга да иптәшләр булды,
без аны дуслары янында калдырыйк.
Ә үзебез шушы урманда бераз
ял итик һәм кайтыр юлга чыгыйк.
IV Физминутка
Слайд10
V. Алган белемнәрне ныгыту.
1.Слайд11
-елан сүзен тикшеү
слайд белән
2.Слайд 12
Укучылар дәфтәрләрне
ачтык.
-укучыларга вариантлап чеби
һәм төлке сүзләре тикшерелергә бирелә.
Эшләп бетергәч бер-берсенең
эшен тикшерәләр , билгеләр куялар
3.Күнегү 58
1) уку
2) анализлау
3) варинтлап бирем 1 в-е
хәрефе йы булып ишетелгән сүзләр
2 в.- е хәрефе э булып ишетелгән сүзләр
4.Карточкалар белән эш.
Һәр партага 1 карточка
бирелә ( җөмләләр төзергә)
1) кар.(Кышкы, була,
көннәр,кыска
Кояш чыга соң)
2) кар.(Ул, җылыта, аз, һәм,
яктырта.
Кышын, еш,була,
салкыннар)
5.Күнегү 59( вакыт калса
язып)
VI. Дәрескә йомгак ясау.
1.Бүген
дәрестә нәрсәләр өйрәндек?
2.укучылар
сезнең партагыздагы түгәрәкләргә кире кайтыйт. Әгәр сезнең дәрес
башындагы кәефегез сакланган булса кызыл түгәрәкне күтәрәбез, әгәр үзгәргән
булса бүтәнен күтәрәбез
3.Өй эше
бирү.Слайд 13
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.