Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Директору, завучу / Другие методич. материалы / Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Фигыль темасын гомумиләштереп кабатлау" (6 нчы сыйныф)

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Фигыль темасын гомумиләштереп кабатлау" (6 нчы сыйныф)


  • Директору, завучу

Поделитесь материалом с коллегами:


Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Хәерби урта гомуми белем мәктәбе”







Фигыль темасын гомумиләштереп кабатлау



Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Закирова Р.М.

















Тема: Фигыль темасын гомумиләштереп кабатлау

Максат: 1. Фигыль темасы буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау;

2. Алган белемнәрне системалаштыруга ярдәм итү.

3. Сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру.

Җиһазлау: ноутбук,

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.


Актуальләштерү:

Укытучы. Ребус чишәбез. Нинди сүз яшеренгән икән? (Слайд №2.)

- Кабатлау (кабак” ат ләйке,,,, алма,,, 10, )


Укытучы. Әйе, Бүген кабатлау дзресе. Без сезнең белән бик катлаулы булган фигыль темасын өйрәнүне тәмамладык. Бүгенге дәрестә максатыбыз - өйрәнгәннәрне кабатлау.

Ә хәзер дәрескә девиз сайлыйк. Сезнең каршыгызда – экранда – фразеологизмнар бирелгән.

1. Фразеологизмнар (Слайд №3)

Дөньясын оныту (тирән уйга бирелү) (уйлану)

Кәкре каенга терәтү (Алдалау)

Җиң сызганып эшләү. (Тырышып эшләү)

Авыз еру (көлү)

Көймә комга терәлү (кыен хәлдә калу, эш бик нык авырлашу, эшли башлаган эше тукталып кала.

Укып, мәгънәләрен аңлатырга.

Укучылар җавабы.

Укучылар кайсы фразеологизмны бүгенге дәрескә девиз итеп сайлыйбыз?


Укучылар җавабы.

Җиң сызганып эшләргә.


Укытучы. Җиң сызганып эшебезне башлыйбыз. Сезнең алдыгызда схема.

Бу нинди схема булыр икән?


Фигыль


Боерык ф. Хикәя ф. Шарт ф. Сыйфат ф. Хәл ф. Исем ф. Ининитив ф.




Укучылар фигыль төркемчәләрен тактага эләләр.


Укытучы. Сәламәтлек – зур байлык. Шуңа күрә сәламәт яшәү рәвеше булдыру зур әһәмияткә ия. Шул уңайдан Шәүкәт абый Галиевның Шәвәлие сезгә хат җибәргән. Шуның белән танышыйк әле. (Слайд №4)

Йокыдан көн саен бер үк вакытта тор. Урында аунама. Тиз генә урыныңны җый. Физик күнегүләр яса. Ашыга-ашыга ашама. Чыгып киткәндә, өлкәннәр белән саубуллаш.

Тор, аунама, яса, ашама, саубуллаш, җый,

Көндәлек режимны үтәү бик зур әһәмияткә. Чөнки, шул вакытта сәламәт булып, яхшы укып була. Юкка гына халык “Сәламәт тәндә сәламәт акыл” димәгән. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Хаттагы җөмләләрне укый барып, боерык фигыльләрне күрсәтергә.

Укучылар җавабы.

Укытучы. Укучылар , дәфтәрләрне ачыйк. Числоны, теманы языйк. Кызыл юлдан башлап боерык фигыльләрдән шарт фигыльләр ясап дәфтәрләргә язасыз.

Торса, аунамаса, җыйса, ясаса, ашамаса, саубуллашса.

Укытучы. Бер укучы торса шарт фигылен зат-сан белән төрләндереп күрсәтсен әле.


Укытучы. Нинди фигыльләрнең заманнары бар?

Укучылар җавабы.

Хикәя һәм сыйфат фигыльләрнең заманнары бар.

Укытучы. Тактада ике укучы схемага заман формаларының кушымчаларын тутыра. Калганнар дәфтәрләрдә бу фигыль төркемчәләренең кушымчалары моделен төзиләр. (1 В.– хикәя ф кушымчалары моделен ясый.; 2 В- сыйфат ф. кушымчалары моделен ясый)

Хикәя фигыль


Хәзерге заман х.ф. Үткән заман х.ф. киләчәк заман х.ф.

-а, -ә, -и, -ый билгеле билгесез билгеле билгесез

-ды, -де -ган, -гән -ачак, -ар, -әр

-ты, -те -кан, -кән -әчәк -ыр, -ер

-ячәк,


Сыйфат фигыль


Хәзерге з. Үткән з. Киләчәк з.

1) -учы -үче -ган –гән 1) –ар, -әр

2)-а торган -кан –кән 2)-асы,-әсе

-ә торган 3)-ачак, -әчәк

Укытучы. Саклану сүзеннән хикәя һәм сыйфат фигыльләр ясарга.

Сакланган – саулыкка җиткән. Мәкале мисалында аңлатырга. (Слайд №5)

Укытучы. Хикәя фигыль һәм сыйфат фигыль бер үк кушымчалар ала, ничек аерырга?

Укучы. Хикәя фигыль эш-хәлне белдерә, ә сыйфат фигыль эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерә.


Физкультминут


Укытучы. Исем фигыльне кабатлау. Өй эшен тикшерү. Өйдә исем фигыльләр белән 5 фразеологик әйтелмә язып килергә кушуылган иде. Фразеологик әйтелмәләрне укый барасыз һәм исем фигыльне атый барасыз.


Укытучы. Хәл фигыльләрне кабатлыйбыз. Дәреснең девизыннан фигыльләрне табарга һәм хәл фигыльгә морфологик анализ ясарга. (Слайд №6)

Сызганып

(Тестлар әзерләргә). Дөрес җавап өстенә х куеп барырга:

    1. хәл фигыль, инфинитив, шарт фигыль.

    2. затланышлы, затланышсыз.

    3. төп юнәлеш, кайтым юн., төшем юн., уртаклык юн., йөкләтү юн..

    4. 1 төр, 2 төр, 3 төр, 4 төр.

    5. Хәл, хәбәр, аергыч.

    6. ясалма фигыль, тамыр фигыль, тезмә фигыль.

Укучылар телдән тикшереп чыга.



Укытучы. Фигыль төркемчәләре җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә икән. Белемнәрегезне тестлар ярдәмендә күрсәтерсез.

Укучыларга тестлар бирелә.

(Слайд №7, №8, №9, №10, №11, №12, №13)


Укытучы. Дәреслек белән эш. Фигыльләрдән инфинитив фигыльләр ясарга.

179 күнегү.

Кайт-ырга, калдыр-ырга, сынат-ырга, чык(г)-арга, төш- әргә, арт-ырга, сук(г)-арга, сык(г)-арга, йолкы-рга, селке-ргә, түз-әргә, атлан-ырга, буйсындыр-ырга, рәхим ит-әргә, кот оч-арга, кур(ы)к-ырга, сындыр-ырга, ө(й)-яргә, ки-яргә, ташы-рга, суыт-ырга, там-арга, тамыз-ырга, тел-ергә.

Укытучы. №14 – 16 слайдлар өстендә эш.

Бирелгән сүзләрдән фигыльләр ясап, күрсәтелгән формаларга куярга
Канат – йөкләтү юн., билгесез киләчәк заман, 2 зат берлек сандагы хикәя фигыль

Май – кайтым юн., юклыкта, 3 зат берлек сандагы шарт фигыль.
Эш – уртаклык юн., билгеле киләчәк заман, 2 зат күплек сандагы хикәя фигыль.

Бирелгән фигыльдән төрле фигыль төркемчәләрен ясарга:
йөгерү

Дәрескә йомгак ясау.

Өй эше: Төрле фигыль төркемчәләре кергән, сәламәтлеккә караган 7 мәкаль язып килергә.










Автор
Дата добавления 07.10.2016
Раздел Директору, завучу
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров142
Номер материала ДБ-243620
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх