Инфоурок Другое КонспектыТатар теле дәресе 6 класс,рәвеш төркемчәләре

Татар теле дәресе 6 класс,рәвеш төркемчәләре

Скачать материал

Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре темасын кабатлау-ныгыту дәресе.

Максат. “Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре” темаларын кабатлау ныгыту. Белемнәрне гамәләдә куллана алу күнекмәләре булдыру. Халык авыз иҗатында, гомумән, матур әдәбиятта рәвешләрнең кулланылышына,  яңгырашына игътибар иттерү. Татар теленең төзек кагыйдәле, камил тел булуын күрсәтү.

Дәрес барышы.

I.                   Оештыру өлеше.

Исәнләшү. Дежур укучы чыгышы.

II.         Актуальләштерү.

1.     Сорауларга җавап бирү:

Рәвеш нинди сүз төркеме? (Мөстәкыйль)

Рәвешләр нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә? (Процессның билгесен белдерә; ничек? кайчан? кайда? күпме? ник? нигә? сорауларына җавап бирә.)

2.     Рәвешләр күбесенчә нинди сүз төркемен ачыклап килә? (Фигыльне)

3.     Рәвешләр тагын нинди сүз төркемнәрен ачыклап килә? (Исем, сыйфат, рәвешне.)

4.     Рәвешләр нәрсәгә карап төркемчәләргә бүленә? (Мәгънә буенча.)

5.     Рәвешләрнең, мәгънәләренә карап, нинди төркемчәләре бар? (Саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат рәвешләре.)

6.     Рәвешләрнең ясалыш ягыннан нинди төрләре бар?

Нәтиҗә ясау.

Рәвеш – мөстәкыйль сүз төркеме: ул эшнең яки хәлнең билгесен белдерә; ничек? кайчан? кайда? күпме? ник? нигә? сорауларына җавап бирә; рәвешләр күбесенчә фигыльне ачыклап килә; алар исемне, сыйфатны рәвешне дә ачыклап килә; мәгънәләренә карап, 6 төркемчәгә бүленәләр һ. б.

III.               Ныгыту.

1.     Бирем. Җөмләләрне күчереп язарга, рәвешләрне табарга, ачыклап килгән сүзләре белән парлап язып куярга, рәвешләргә анализ ясарга.

Җөмләләр. Бүген безгә күптән күрешмәгән дустым килде. Ул гаять үзгәргән, ләкин яшьләрчә җитез атлый. Очкындай кара күзләре янып торалар. Вакыт тиз үтеп китте.

2.     Компьютерда эш. Рәвешләрне төркемчәләргә аерып язарга: ары, тиккә, бик, тиз, былтыр, айдан, әкрен, иртән, кышын, бушка, байтак, дусларча, күп, гаять, салмак, ерак, югары, китапча, тын, бүген, әрәмәгә, тәмам, бөтенләй, юри.

    Укучылар эшләп бетергәч, экранда әзер җавап күрсәтелә. Экранга карап, укучылар бер-бесенең эшләрен тикшерә, хаталарын төзәтә. Берничә рәвеш белән җөмләләр төзелә.   Мин килеп кергәч, ул тәмам каушап калды. Җәйге каникул вакытын укучылар бушка уздырмаганнар. Ирек безне дусларча елмаеп каршы алды һ. б. ш.

3.     Физкульт минут.

Әкрен генә басабыз. (Укучылар торып баса.)

Әзрәк уйнап алабыз. (Кара-каршы басып чәбәк-чәбәк уйныйлар.)

Тиз-тиз чүгеп алабыз. (Чүгеп алалар.)

Аннан туктап калабыз.

Уңга таба бөгелик.

Сулга таба бөгелик.

Салмак кына әйләник. (Бер урында әйләнеп куялар)

Җайлап кына утырыйк. (Утыралар.)

4.     Рәвешләрне ясалышы ягыннан тикшерү.  Без бераз вакыт тын гына, тик кенә шул килеш тордык... (Ф. Әмирхан)

Бераз – кушма (бер+аз) рәвеш.

Тын, тик – тамыр рәвешләр.

Шул килеш – тезмә рәвеш.

Кайвакыт үзе шикелле куна-төнә бакчада яшәп яткан күршесе Шәйхи белән картларча сөйләшеп утыра. (С. Шәмси)

Кайвакыт – кушма (кай+вакыт) рәвеш.

Куна-төнә – парлы рәвеш.

Картларча – ясалма рәвеш.

IV. Гомумиләштереп кабатлау.

1.     Укытучы.  Без сезнең белән мәкальләрдә, әйтемнәрдә, табышмакларда да рәвешләрнең киң кулланышына игътибар иткән идек. Ә хәзер шуларның берничәсен күзәтеп үтик.  (Укучылар өйдә әзерләп килгән мәкальләрен, әйтемнәрен, табышмакларын әйтеп үтәләр.)

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Башта укы, аннары сөйлә.

Тукран кичен тәүбә итәр, иртән онытыр.

Алма агачыннан ерак төшми.

Акка кара тиз йога.

Еракка куйсаң, якыннан алырсың.

Бүген көләрсең, иртәгә еларсың.

Тауга менүе кыен, төшүе ансат.

Башыңда белемең аз булса, аягыңа күп авырлык килер.

Табышмаклар.

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.  (Аю)

Җәеп тотсаң, табактай,

Җыеп тотсаң, таяктай. (Зонтик)

Ары йөгерде – сыйпады,

Бире йөгерде – сыйпады;

Ары килеп, бире килеп,

Бер почмакка утырды. (Себерке)

Эндәш.

Яңгыр, яу, яу,яу!

Үләннәр дә бик үссен,

Җиләк җимешләр пешсен,

Сыерларның сөтләре

Әз булмасын күп булсын!

Яңгыр яу,яу, яу! (Рәвешләрне табып әйтәләр.)

2.     Рәсемнәр буенча хикәя төзү.

(Хикәя төзү өчен, “Бәйләнешле сөйләм үстерү” папкасындагы рәсемнәрне кулланам. Бу дәрестә, мәсәлән, “Керпе” дигән рәсемнәр җыелмасын файдаландым. Бу җыелмада 3 рәсем. Беренче рәсемдә: малайлар кәрзиннәр белән урманга баралар. Икенче рәсемдә: алар урманда керпе очраталар. Өченче рәсемдә: керпе инде фатирда, малайлар, савытка салып, аңа сөт биргәннәр. Керпе, сөтен эчмичә, диван астына кереп качкан.) Сорау. “Сез керпене нишләтер идегез ?” Укучылар җавапны язмача бирә.

Үрнәк хикәя.

Керпе.

    Җәен мин дусларым белән урманга гөмбәгә йөрергә яратам. Менә беркөнне без урманга киттек. Бүген юлыбыз уңмады. Гөмбә бик аз таптык. Кайтырга чыктык. Кинәт агач төбендә нидер кыймылдады. Бу керпе иде. Ул бездән курыкмады. Төймәдәй күзләрен безгә текәп ята бирде. Аның аягы имгәнгән булып чыкты. Без аны өйгә алып кайттык. Савытка салып, сөт бирдек. Керпе сөтне эчмәде, диван астына кереп качты. Әкренләп ул безгә ияләште. Без аны, тәпие төзәлгәч, кире урманга алып барып куйдык. Иркендә яшәсен. Ул бит иркенлек сөя.

 V. Йомгаклау. Белемнәрне бәяләү

VI. Өйгә эш.

1 нче дәрәҗә бирем. 189 нчы күнегү. Рәвешләрне төркемчәләргә аерырга, берничәсе белән җөмләләр төзеп язарга.

2 нче дәрәҗә бирем. 188 нче күнегү. Җөмләләрдән рәвешләрне үзләре ачыклаган сүзләре белән язып аларга, төркемчеләрен билгеләргә.

3 нче дәрәҗә бирем. Рәвешләр кулланып, “Кышның бер көне” дигән хикәя төзеп язарга.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теле дәресе 6 класс,рәвеш төркемчәләре"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор по управлению персоналом

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 258 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.11.2015 2701
    • DOCX 20.8 кбайт
    • 18 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шаяхметов Фанус Габделкаюмович. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 15713
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Мини-курс

Разнообразные методы и формы обучения в высшем образовании

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективное продвижение и организация проектов в сфере искусства

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Состав и анализ финансовой отчетности

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе