Инфоурок Другое КонспектыТатар теле дәресе "Җөмлә кисәкләрен кабатлау", 7 класс

Татар теле дәресе "Җөмлә кисәкләрен кабатлау", 7 класс

Скачать материал

МБОУ “Булым-Булыхчинская основная  общеобразовательная школа” Апастовского муниципального района

 

 

 

 

 

 

 

“Җөмлә кисәкләрен кабатлау”

(7 нче сыйныф,  язучы Нәби Дәүли иҗатына багышланган

 татар теле дәресе)

 

Автор: Сафиуллина Ландыш Рашитовна,

учитель татарского языка и литературы I категории

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                      2016

 Тема: Җөмлә кисәкләрен кабатлау

Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты : Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау, алда үзләштерелгән, белемнәрне башка ситуацияләрдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.

2.Фикерләү сәләтен үстерү.Укучыларның сөйләм телләрен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.

3.Тәрбияви максат.Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Дәрес тибы: белемнәрне актуальләштерү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, тест сораулары,Н.Дәүли иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе.

Дәреснең эпиграфы: “Исәннәрнең каберен бел! Үлгәннәрнең каберен бел!”

 

Шәхси:уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;

Танып белү:эшкә максат кую, максатка ирешү юлларын эзләү; тиешле кагыйдәләрне билгели белү.

Регулятив: тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

Коммуникатив: төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү;

 

 

                                         Дәрес барышы

I.Мотивлаштыру- ориентлаштыру.

1). а).Уңай психологик халәт тудыру;

-Әйдәгез,барыбыз да матур итеп басып,кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк та зур итеп кояш ясыйк . Куллардан-кулларга җылылык, күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирсен иде дигән теләктә калам.

ә).белемнәрне актуальләштерү

Укытучы: Үткән дәрестә без нинди УМ чиштек?

1.   -Укучылар, сезнең алда албом бите. Хәзер шул биттә хәл турындагы белемнәрегезне искә төшереп, фикерләшеп, үткән дәреснең моделен моделен төзибез. Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә

(Һәр өстәлдән бер укучы  үзләре төзегән модель буенча сөйли.)

 Нәтиҗә.

1слайд.(хәлләрнең 8 төркемчәсе күрсәтелә)

2.     -Ә хәзер, укучылар, сезгә өйдә авыр сугыш елларын үз җилкәләрендә кичергән туганнарыгыз турында язарга кушылган иде, иҗади эшләрегездә хәл кисәкләрне дә барларга тиеш идегез. Хәзер безне эшләрегез белән таныштырып китегез әле.

-Димәк, нинди нәтиҗә ясый алабыз?Хәлләр ни өчен кулланылалар?Ни өчен без авыр сугыш елларын искә төшердек икән?

-Әйе,быел халкыбыз Бөек Җиңүнең 70 нче язын каршылый. Ул, мөгаен, илебез тарихында иң кадерле, иң истәлекле, бар халыкларны берләштергән олы бәйрәмдер. Бөек Җиңү! Әмма бу – ачы күз яше белән сугарылган, йөрәк әрнүле бәйрәм. Чөнки ул миллионнарча корбаннар бәрабәренә – сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калган, фашист концлагерьларында, Ленинград блокадасында, тылда ачлык-ялангачлыктан кырылганнар бәрабәренә яуланды.

3. Тема белән таныштыру.

а) Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

                                                       Яшь кеше!

2слайд.  1)...Син минем яшемә җиткәндә, мин инде җирдә булмам. 2)Бу котылгысыз аерылу алдыннан мин сиңа кечкенә генә хат язып калдырам. 3)Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың. 4)Синең күз алдыннан бик еракта калган гасырлар узып китәр.5) Нинди генә исемнәрне күрмәссең син ул тарих битләрендә! 6)Нинди генә хәлләрне очратмассың син ул чорларда!

7)Ниһаять, син, шулай тарих битләрен бергәләп ача-ача, безнең гасырга, ягъни без яшәгән чорга килеп җитәрсең. 8)Һәм анда “фашист” дигән сүзне күрерсең.

9)Сез тере фашистны күрмәдегез. 10)Бу сезнең бәхетегез. 11)Минем юлымда бу авыр язмыш очрады. 12)Мин тере фашистны күрдем, күрдем генә түгел, мин аның нинди явыз дошман икәнен белдем. 13)Мине Ватаным солдатлары фашизм тоткынлыгыннан коткардылар, яшәүгә алып кайттылар.14) Бу минем гомеремдә иң, иң бәхетле көнем булды.

                                                                                        (Н.Дәүли)

 

(Нәби Дәүли Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә. 1941 елның августында Орша шәһәре тирәсендә барган каты бәрелешләрнең берсендә совет солдатлары чолганышта кала. Немец солдатлары тарафыннан 1942 елның яз башында бүтән әсирләр белән бергә  Германиягә озатыла)

 

Текст буенча тест сораулары:

1. 6нче җөмләнең грамматик нигезен билгеләргә.

2. 2 җөмләдә тиңдәш түгел аергычларны билгеләргә

2.3-5 нче җөмләләрдән бәйлек белән бирелгән тәмамлыкларны язарга

3.10 нчы җөмләдә ия нинди сүз төркеме белән белдерелгән

4. 6 нчы җөмләдә  хәл кисәкнең төрен билгеләргә

5.11 нче җөмләдә хәл кисәкнең бәйләүче чарасын күрсәтергә

6.13 нче җөмләдә бирелгән ия нинди килештә?

7. 4-8 нче җөмләләрдән аныклагыч кергән җөмләненең санын язарга

 

УМ кую.

 -Иътибар итегез әле, биремнәрдәге сорауларга җавап бирү өчен нәрсәләрне белергә кирәк? Димәк, бүгенге дәрескә нинди максат куярбыз? (җөмлә кисәкләрен кабатлыйбыз)

 

Бу тест биремнәрне үтәү өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте. Дәфтәрләрегезне каршы күрше белән алмашабыз. Беребезнең эшләрен тикшерәбез.

Слайдтагы җаваплар белән чагыштырабыз.

(Кемнең балы күбрәк, кул чабабыз)

Нәтиҗә.

 

-Әйе, язучы бу дөньяда сездән дә бәхетле кеше юктыр.Ни өчен? (Чөнки без бәхетле тормышта яшибез)Кемнәргә бурычлы без бу бәхетле яшәвебез белән? Н.Дәүлинең сүзләрен укыйбыз.

3Слайд.    Кешеләр! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, шул иртәдә өй каршындагы талларда кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез – бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның ялкынлы тормышы бар.

Әгәр сезнең әбиегез я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән, үзенең моңсу күзләре белән сезнең күзләргә тутырып карый икән, белегез – ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабайларыгыз турында тирән сагыш бар.

Әгәр сез тыныч матур өйләрдә, тату гаиләдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз икән, белегез –бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез, балалар! (Н.Дәүли)

-Ә ничек кадерен беләбез соң без?(укучылар җавабы).

6. Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасы.

5 слайд.                –Ә хәзер, укучылар, Н.Дәүлинең бер шигырен тактада җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерербез. Грамматик  нигезне табабыз һәм ничә җөмлә икәнен билгелибез. Бик яхшы, ә хәзер такта янына чыгып, 1 укучы  җөмләне тикшерә, 2 нче укучы дөреслеген тикшерә

                               Яхшы сүзне җаның тели синең,

                                Начарлыктан күңелең көрсенә.

                                Ә син үзең андый  яхшы сүзне

                                Әйтәсеңме башка кешегә.(Н.Дәүли)

-Нинди яхшы сүзләр турында сүз бара монда? Кем күбрәк матур сүзләр әйтер?

Нәтиҗә  ясау.                                             

 6 слайд.Мәрхәмәтлелек ул -  җылы сүз, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам.

   Татар халкында: “Яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык  белер, балык  белмәсә халык белер” – дигән әйтем бар. Сез дә бу теләкләрне исегездә калдырыгыз, һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга тырышыгыз.

7. Модэль Фрэйэр структурасын кулланып, җөмлә кисәкләренә билгеләмә бирү .

1.Төп билгеләре.                                  2.Төп булмаган билгеләре

3.Мисаллар                                           4.Капма-каршы мисаллар

8. ЙОМГАКЛАУ.

1) Рефлексия.

 -Без бу дәрестә нәрсәләргә өйрәндек?

2) Нәрсәне кабатладык, нәрсәне өйрәндек, нәрсәне истә калдырдык.

Укытучының йомгаклау сүзе: Сугыш бик күп кешене газиз туганнарыннан, якыннарыннан мәхрүм итте. Сугыш хакындагы, Бөек Җиңү турындагы хәтерне бездән беркем дә тартып ала алмас, чөнки халык хәтере – мәңгелек! Бүген һәркайсыбызның күңелендә бер уй, бер теләк: Туган илебез туфрагын дошман танклары бүтән беркайчан да таптамасын, күкләребез гел аяз, ил-көннәребез имин булсын.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теле дәресе "Җөмлә кисәкләрен кабатлау", 7 класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Экономист-аналитик

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 833 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.11.2016 1037
    • DOCX 55 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сафиуллина Ландыш Рашитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сафиуллина Ландыш Рашитовна
    Сафиуллина Ландыш Рашитовна
    • На сайте: 7 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4249
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

4920 руб. 2950 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 279 человек из 66 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Искусство понимания: техники успешной жизни, отношений и бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Продуктовый успех: стратегии и инструменты для создания, улучшения и продвижения продуктов на рынке

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Художественная гимнастика: углубленная физическая подготовка

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе