Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Татар теле дәресе 2 сыйныф

Татар теле дәресе 2 сыйныф


Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 184 курса профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

Тема: Җөмлә темасын гомумиләштереп кабатлау. 2 класс.

Максат: 1. Укучыларның җөмлә, аның төрләре, җөмлә кисәкләре турында

алган белемнәрен системалаштыру, камилләштерү;

2. Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен ныгыту, уйлау, фикерләү

сәләтен, иҗади активлыкны үстерү;

3. Туган телгә,табигатькә, хезмәткә хөрмәт хисе тәрбияләү; мөстәкыйльлек тәрбияләү.


УУГ

Танып белү: белемнәрне арттыру, текст, карточкалар , дәреслек ярдәмендә теманы ныгыту.

Регулятив: дәрес максатын үзлекләреннән һәм укытучы ярдәме белән ачыклау.

Коммуникатив: сәнгатьле , аңлап уку күнекмәләрен ныгыту.

Шәхси: мөстәкыйль нәтижә ясый белү, икмәккә сакчыл караш тәрбияләү, җөмлә төрләрен аера белү, баш сүзләрне табу.

Предмет ара : Әдәби уку, әйләнә- тирә дөнья фәннәре.


Дәрес тибы: кабатлау дәресе.


Җиһазлау: Санакта слайдлар, 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге, авторлары: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова; такта, карточкалар, тест сораулары.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.( уңай психологик халәт тудыру).

- Хәерле көн укучылар!

- Кәефләрегез ничек?

- Рәхмәт, яхшы.

- Укучылар, бер-берегезгә карап елмаеп, уңышлы көннәр телик!

Безнең дәрестә кунаклар да бик күп. Аларга карап та елмаеп алыйк, көннәренең матур үтүен телик.

Укытучы: Укучылар, мин бүгенге дәресебезнең девизы итеп түбәндәге юлларны алдым.

И, сабыйлар, эшләгез сез,

Иң мөкатдәс нәрсә –эш,

Эш агачы һәрвакытта

Бик юмарт китерер җимеш.

  • Бу юллар безне нәрсәгә чакыра? (Тырышып эшләргә, укырга)

  • Димәк, без дәрестә тырышып эшләргә, кунакларга үзебезне бары тик яхшы ялтан гына күрсәтергә тиеш булабыз.

  • Бу юлларны тагын ни сәбәпле алдым икән, уйлап карагыз әле? Кем язган икән аларны? (Г.Тукай- бөек шагыйребез. 26 апрель- аның туган көне.Аның тууына 130 ел.)

  1. Актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү. (дәфтәрләрен карап чыгам)

- мин бик шат, чөнки өй эшен барыгыз да дөрес башкаргансыз.

2. Укытучы: укучылар, ә сезнең дәфтәр битләре шатлана беләме?

Укучылар: белә.

Укытучы: кайчан шатлана соң алар?

Укучылар: чиста, пөхтә, дөрес язсак.

Укытучы: әйдәгез әле, укучылар, чиста, пөхтә, дөрес язып дәфтәр битләребезне шатландырыйк әле. Иң беренче дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерик.

Укучылар: Язганда (туры утырам.)

Тигез тора ( иңсәләр. )

Баш иелми, ( баш бармаклар

Күз читенә тисәләр.)

Каләмне ( мин дөрес тотам, )

Дәфтәрне ( авыш итеп, )

(Яза башлыйм хәрефләрне (Хор белән әйтәләр.)

Дөрес һәм матур итеп.)



3. Укытучы: (Тактага число, сыйныф эше, матур язуга бер мәкаль) Число, сыйныф эше дип язабыз. “Уку- безнең төп эшебез” дигән җөмләне дәфтәрегезгә язып куясыз. Хәреф элементларын дөрес тоташтырып, хәрефләрнең авышлыгына игътибар итеп дөрес, матур итеп язырга тырышыгыз.

Укучылар матур язуны язалар.

Укытучы: Менә хәзер дәфтәрләрегезне бер-берегез белән алыштырып матур язуыгызда күргән ялгышларыгызны бер-берегезгә әйтегез.

Дәфтәрләрегезне җыйгач мин дә карармын икенче дәрестә, нәтиҗәне ачыкларбыз.

Уку мәсьәләсен кую.

4. Укытучы: Ә хәзер укучылар, дәресебезнең темасын ачыклар өчен сезнең белән бер кроссворд чишеп алырбыз. Игътибар белән тактага карыйк әле. Сезгә табышмакларның җавабын табып әлеге кроссвордны чишәргә кирәк. Игътибар белән тыңлагыз.

Табышмаклар: Слайд. Кроссворд

1.Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура, -

Бу кайчак була?(җәй).



2. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана,-

Бу кайчак була? (Көз).



3.Җәен мине яраталар,
Бигрәк
якын итәләр.
Миндә
аунап яталар да
Суга кереп китәләр.
(Ком)



4.Этә, өрә, сызгыра
Һәм тузаннар туздыра.
(Җил)


5. Көн йөри, төн йөри,

Бер адым китә алмый. (Сәгать)

Укытучы: укучылар, бу төсле хәрефләрдән нинди сүз килеп чыкты?

Укучылар: Җөмлә.

Укытучы: дөрес укучылар. Сез ничек уйлыйсыз, бу сүзнең безнең дәрескә нинди катнашы бар икән?

Укучылар: Без күптән түгел җөмлә, җөмлә төрләрен, җөмләнең баш сүзләрен, җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре белән танышкан идек.

Укытучы: Ә сез ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләрбез, максатыбыз нинди булыр икән?

Укучылар: җөмлә турында алган белемнәребезне ныгытырбыз, күнегүләр эшләрбез, җөмләнең баш сүзләрен табарбыз, сәнгатьле укырбыз.

Укытучы: рәхмәт укучылар.

Слайдта тема һәм максат күрсәтелә.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

5. Укытучы: Укучылар, һәр төркемнең өстәлендә конверт ята. Аның эчендә ни бар икән? Конвертны бушатасыз. Ә нишләргә кирәген үзегез аңларсыз.



(Төркемнәр конверттагы сүзләр белән җөмләләр төзи.).

1 төркем- Менә матур яз җитте.

2 төркем - Син кошларга оя ясадыңмы?

3 төркем – Эх, яз көне нинди күңелле!

(Кирәкле тыныш билгеләрен сайлап куялар. Җөмләләрне укып, аңлаталар.) (Рэлли- робин структурасы)

Слайд. Җөмләләргә тыныш билгесе кую кагыйдәләре.

Укытучы: Җөмлә артындагы мондый тыныш билгеләре безгә нигә кирәк соң?

Укучылар: дөрес интонация белән укыр өчен. Сөйләмебез матур булсын өчен.

Укытучы: Хәзер үзебезнең дөрес укуыбызны дәлилләп күрсәтик әле.

6. Китап белән эш.Китапларның69 битендәге96 нчы күнегәне карап үтик.

Укучылар: (Биремне укыйлар һәм үтиләр)

Укытучы: Нәтиҗә ясап,өч төрле җөмләне чагыштырып карыйк.

Слайд. (Җөмләләрнең охшаш һәм аермалы якларын табалар)



7.Укытучы: безгә кунакка Тукай әкиятеннән Су анасы килгән. Ул сезнең әдәби уку һәм тел белемнәрегезне тикшермәкче. Сезгә мондый бирем алып килгән. Һәрберегезгә бирелгән җөмләгә тиешле тамга куеп, кирәкле почмакка чыгып басасыз. (Конэрс структурасы)



8. Физминут. Укытучы: Ә хәзер ял итеп алабыз. (Микс-фриз-групп структурасы.)

Бакалар җырына буталалар, музыка туктагач,сорауга төркемнәргә берләшеп җавап бирәләр.

Сораулар: 1. Җөмлә сүзендә ничә иҗек ? (2)

2.Бер елда ничә ел фасылы? (4)

3. Иң кечкенә җөмлә ничә сүздән тора? (1)

4. Бер елда ничә ай? (12)

5. Җөмләнең баш кисәкләре ничәү? (2)



9. Укытучы: Нәрсә ул җөмлә кисәге? (җөмләдәге сүзләр)

-Җөмлә нинди баш сүзләрдән тора?

Укучылар: җөмлә ия, хәбәрдән тора.

Укытучы: укучылар, нәрсә ул ия?

Укучылар: ия предметны белдерә.

Укытучы: нәрсә ул хәбәр?

Укучылар: эшне, хәрәкәтне белдерә.

Слайд. Укытучы: Назлы яз килде. Бу җөмләдә сүз нәрсә турында бара?

Укучылар: Яз турында.Димәк, яз- ия.

Укытучы: Яз нишләде?

Укучылар: килде. Килде сүзе хәбәр була.....

10. Парларда эш.

Карточкаларда (кулларда) Һәр парга берәр җөмлә бирелә. Парлар ия- хәбәрне табып, кулны агачка чыгып ябыштыра.

Укытучы: Менә безнең эш агачыбыз яшәрде. Ә андагы җөмләләр берсенә берсе бәйләнеп бер текст барлыкка китерде. Аның турында без киләсе дәресләрдә өйрәнербез.

11. Хәзер исә үтелгәннәрне кабатлап тест сорауларына җавап бирербез.









Тест

Җөмлә. ”



1. Җөмлә нәрсәне белдерә?

а) җөмлә тәмамланган уйны белдерә

б) җөмлә сүзләрне белдерә


2. Җөмлә нәрсәләрдән төзелә?

а) җөмлә иҗекләрдән төзелә

б) җөмлә сүзләрдән төзелә


3. Иң кечкенә җөмлә ничә сүздән тора?

а) бер сүздән

б) ике сүздән

в) өч сүздән


4. Дөрес җавапны сайлап ал:

а) тыныч тавыш белән әйтелгән җөмлә ахырына сорау билгесе (?) куела

б) сорауны эченә алган җөмлә ахырына нокта (.) куела

в) көчле тойгыны белдергән җөмлә ахырына өндәү билгесе (!) куела


4. Ия түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) кем? нәрсә?

б) нишли? нишләгән? нишләр?


6. Хәбәр түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) кем? нәрсә?

б) нишли? нишләгән? нишләр?




Эшләрне алыштырып тикшерәбез. Хатасы булмаса- “5”ле, 1хата булса – “4”ле, 2-3 хата булса – “3” ле билгесе куясыз. Үзбәя.

-Кемнәр “5” ле алды?

-Кемнәр “4”ле алды?

-Кемнәр “3”ле алды? Хаталарыгызны төшендегезме?



Модельләштерү.



Укытучы: Укучылар, без сезнең белән дәреснең моделен,схемасын ясарга тиеш булабыз. Слайд. Ул схеманың төп сүзе буларак нинди сүзне алырбыз? (Җөмлә)

(Схема ясала.)

IV.Рефлексия.

Укытучы:- Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйдык? Аны ничек чиштек?



Өй эше. Яз темасына төрле тыныш билгеләре кергән җөмләләр кулланып хикәя төзеп килергә.

  • - Дәрес сезгә ошадымы ?

  • Үзегезнең кәефегезгә туры килүче алмаларны аласыз,эш агачына чыгып ябыштырабыз. (Музыка куела) Менә эш агачыбыз нинди мул җимешләр өлгерткән. Хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәт.





Муниципаль гомумбелем учреждениясе

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының

Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе













Татар теле дәресе

Җөмлә темасын гомумиләштереп кабатлау”

2 нче сыйныф











Хәбибуллина Зөмәрә Таһир кызы,

I нче категорияле башлангыч сыйныф

укытучысы





Биектау

2016



Общая информация

Номер материала: ДБ-153052


Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG

Похожие материалы

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Возрастные особенности детей младшего школьного возраста»
Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании»
Курс «Сопровождение детского отдыха. Школа вожатых»
Курс повышения квалификации «Сопровождение детского отдыха: от вожатого до руководителя детского лагеря»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты профессиональной компетентности педагогических работников в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация инклюзивного обучения в сфере образования»
Курс повышения квалификации «Теория и практика инклюзивного обучения в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Мотивация учебной деятельности в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Тьюторское сопровождение обучающихся в системе инклюзивного образования»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая диагностика в современном образовательном процессе»
Курс повышения квалификации «Разработка адаптированных образовательных программ в условиях ФГОС СПО»
Курс повышения квалификации «Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Методика преподавания курса «Шахматы» в общеобразовательных организациях в рамках ФГОС НОО»
Курс профессиональной переподготовки «Оказание психолого–педагогической помощи лицам с ОВЗ»