Инфоурок Другое КонспектыТатар теле дәресенең технологик картасы. Тема: "Сүзгә лексик анализ ясау""

Татар теле дәресенең технологик картасы. Тема: "Сүзгә лексик анализ ясау""

Скачать материал

 

Татар теленнән технологик карта

5 класс (татар төркеме)

Тема

Хаталар өстендә эш. Сүзгә лексик анализ ясау

Максат

1. Сүзгә лексик анализ ясау үрнәге белән танышу; лексик анализ күнекмәсе булдыру.

 2. Логик фикер йөртүне үстерү; үз хатаңны табып, төзәтә белү күнекмәсен ныгыту;

3. Укучыларда аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән эш итәргә,мөстәкыйль рәвештә эзләнергә өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә

М: План буенча эшләү эзлеклелеген билгеләү күнекмәсен үстерү.

П: Сүзгә лексик анализ ясау тәртибен белү; сүзгә лек­сик анализ (телдән, язма) ясау.

Ш: Татар теленең бай­лыгын, матурлыгын аңлау, туган тел белән горурлану; сүзләрнең урынын белеп куллану, мөстәкыйльлелеккә омтылу.

Төп төшенчәләр

Лексика, сүзнең лексик мәгънәсе

Предметара бәйләнеш

Рус теле, татар әдәбияты

Төп чыганак

Өстәмә чыганаклар

Татар теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан: Татарстан китап нәшр., 2015.-159б.

Укытучы

Аглиева Гөлназ Фоат кызы.

 

Дәрес этаплары

 

Этапның эчтәлеге

II. Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек).

Максаты: укучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү. сый­ныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.

 

Укытучының изге теләкләре, бүгенге эш өчен кирәкле сыйфатларны билгеләү, өлге буенча өй эшен мөстәкыйль тикшерү

II. Белемне актуальләштерү

Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне ка­батлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау

1. Хаталар өстендә эш. Аңлатмалы диктанттагы хаталарны барлау.

- янәшә тартыклар

-хәз.заман хикәя фиг. заман кушымчасы (-ый, -и)

-ирен гармониясенең калын һәм нечкә вариантлары

-2нче зат фиг. кушымчалары(-сың, -сең)

 

2. Хәзер сез тест башкарабыз. Тест сораулары:

1).Лексикология  нәрсәне өйрәнә?

А) Сөйләм авазларын;

Б) Сүз төркемнәрен;

В) Телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасын.

2)Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре төрле булган сүзләр ничек атала?

А) Синонимнар;

Б) Антонимнар;

В) Омонимнар.

3).Чыпчык тезеннән  фразеологик әйтелмәсенең антоним варианты нинди?

А) аз;

Б) күп.

В) начар

4) Алпавыт сүзе  кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан нинди сүз?

А) неологизм;

Б) Тарихи сүз;

В) Архаизм.

5)Кулланылыштан төшеп калган сүзләрне нинди сүзләр диләр?

А)яңа

Б) искергән

В)алынма

III. Проблемалы ситуация булдыру.

Максат: авырлыкларны ачыклау (ни өчен шундый сорау ки­леп туды? без әле нәрсәне белмибез?), дәрес максатын я теманы төп сорау кебек итеп билгеләү

Уку мәсьәләсен кую.

-Темага алып килгән әңгәмә үткәрү:

- Укучылар, алдагы дәресләрдә без татар теленең лексик составы бертөрле генә булмавын, аның даими үзгәреп торуын, аһәңле һәм бик бай булуын күрдек. Бүгенге дәрестә мәгълүматларны эзлекле системага китерербез, белемебезгә бәя бирербез. Моның иң кулай юлы  нәрсә дип уйлыйсыз? (сүзгә лексик анализ ясау)

IV. Яңа тема өйрәнү.

Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү, анализлау

-Төрле фикерләр тудырган, проблеманы хәл итүгә юнәлтелгән әңгәмә.

-Лексик анализ ясау тәртибе белән танышу. (110 бит)

-Үрнәк буенча бер сүзгә бергәләп лексик анализ ясау

Дөнья мине үзгәртте:

Еламаска өйрәтте. (Хәсән Туфан)

Дөнья

1.         Күп мәгънәле сүз: галәмнең бер өлеше; җир шары; безне чолгап алган бар табигать мохит; кешелек җәмгыяте; иҗтимагый чынбарлыкның бер өлкәсе; дөньялык һ.б.

Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе – бик күп, зур).

Синонимы:  Дөнья – җиһан, галәм, җир йөзе, җир шары,

антоним – ахирәт, омонимы юк.

2.Килеп чыгышы ягыннан - гарәп сүзе.

3.Кулланылыш өлкәсе ягыннан - гомумхалык сүзе.

4. Актив сүз.

5.Фразеологизмнар:дөнья бәясе, дөнья йөзе, дөнья кую, дөнья көтү, дөнья күрү, дөньяга килү, дөнья тигезләнү, дөньяга чыгу, дөньядан китү, дөнья бетү.

V.  Ныгыту.

Максат: бергәләп, чиратлап яңа белемне кабатлау, терәк сиг­нал формасында теркәү

-фронталь эш,

-парлы эш,

-продуктив күнегүләр башкару.

1.Төркемнәрдә сүзләргә лексик анализ яса

-кул

-икмәк

-җир

2. ”Кайсы артык?”уены  226 нчы күнегү

3. Иҗади эш. №229 Сүзләр белән җөмләләр төзеп язу

4. Белемнәрне тикшерү  225нче күнегү

VI. Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе). Өй эше.

Максат: укучыларның үз укыу эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяләү, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе

 

-Нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Ничек? Нәтиҗәләр нинди? Тагы да нәрсәләр эшләргә тиешсез? Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин? Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы килеп чыкты? Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?

-Өй эше.

1.Баш сүзенә лексик анализ яса

2.Баш сүзе кергән табышмаклар, шигырьләр, мәкальләр алып кил

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татар теле дәресенең технологик картасы. Тема: "Сүзгә лексик анализ ясау"""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по экономической безопасности

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 765 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.10.2016 7223
    • DOCX 23.3 кбайт
    • 82 скачивания
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Аглиева Гульназ Фоатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Аглиева Гульназ Фоатовна
    Аглиева Гульназ Фоатовна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 18915
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Мини-курс

Переходные моменты в карьере

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Toolbox классического проектного менеджмента

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные подходы к преподаванию географии: методика, технологии и практика

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе