Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Татар теле дәресләрендә укучыларның иҗади эшләү сәләтләрен үстерү.
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Татар теле дәресләрендә укучыларның иҗади эшләү сәләтләрен үстерү.

библиотека
материалов


Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади эшләү сәләтләрен үстерү, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү – татар теле һәм әдәбият укытучысының төп максаты. “ Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе – мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”, - дип бик белеп әйткән зирәк халкыбыз. Чыннан да, тел дәрьясының гаҗәеп кыйммәтле, хикмәтле хәзинәсен эзли, таба, күрә белергә өйрәтү бик мөһим.

Укучының алга таба үсеше башлангыч сыйныфта алган белемнәргә бәйле. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укытучысы белем бирү белән бергә баланы шәхес буларак үстерергә, уку эшчәнлегенең төрләренә өйрәтергә тиеш. Ничек итеп? Башлангыч сыйныфларга белем биргәндә күрсәтмә әсбаплар зур роль уйный. Бүгенге көндә таблица, рәсем, аудиоязма, видеоязма белән бергә, компьютер программалары, презентацияләр, электрон дәреслек, On-Line режимында укыту, интерактив такта һ.б. кулланыла. Хәзер компьютер, мультимедия программаларыннан башка белем бирүне күз алдына да китереп булмый. Ә шулай да: “Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый”,- дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Мин дә бу сүзләр белән килешәм. Тел дәресләрендә укучыларны маниторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында урынлы, уңайлап кулланылган компьютер белән эш укучының укытучы, сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.

Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш. Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге ята. Белем алуның асылын тәшкил иткән танып-белү эшчәнлеген нәтиҗәле итү өчен, укучы эшчәнлеген төрле күнегүләр һәм биремнәрне мөстәкыйль чишәргә омтылырлык итеп оештыру сорала.

Рус телле балалар белән эшләгәндә, игътибарны, аеруча, сөйләм телен үстерүгә юнәлтергә кирәк. Моның өчен бәйләнешле сәйләм үстерү дәресләре үткәрелә. Мәсәлән, ул “Туган ягым” дип атала. Дәрес башында Туган як турында сөйләшү, әңгәмә үткәрелә. Туып үскән якның табигатенә, байлыкларына игътибар ителә. Туган як табигатен матур итеп сурәтләү өчен укучыларга этәргеч сүзләр бирелә. Әңгәмәдән соң укучылар шушы темага кечкенә инша ( сочинение) язалар.

Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында, уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга кызыксынуын уята. Мәсәлән, мин рольле уеннарга өстенлек бирәм. Презентациядә тәкъдим ителгән ситуацияне күзаллап, укучылар рольле уеннарда да теләп катнашалар. Аларны парларда һәм төркемнәрдә үткәрергә мөмкин. Рольле уен катнашучылар һәм тыңлаучылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә файдалы. Балаларда сөйләшүдә катнашу, нидер сорау яки әңгәмәдәшенә җавап бирү ихтыяҗы туа. Уенны оештырганда берничә шарт истә тотып эшләнә: укучыларның сөйләм эшчәнлеге төрле дәрәҗәдә булуын истә тотып, рольләрне дөрес бүлеп бирү; укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне генә файдалану; телдән актив аралашу мохите булдыру. Шулай ук дәрес-шоу, “Бәхетле сәгать”, “Нәрсә, кайда, кайчан?” дәрес – уен формаларының укыту, белем бирү процессында әһәмияте зур.

Сөйләм телен үстерүнең метод-алымнары күптөрле. Ләкин бу эшне гамәлгә ашыру өчен, җитәрлек күрсәтмә материал булу зарур. Мин, мәсәлән, эшемнең беренче этабын шушындый материаллар туплаудан башладым. Хәзер татар теле һәм әдәбияты кабинетында һәр сыйныф укучылары өчен сюжетлы картиналар, терәк сүзләр белән бирелгән рәсемнәр, карточкалар, шигъри текстлар, дисклар, аудиокассеталар, викторина һәм конкурслар өчен төзелгән сораулар, милли төбәк компоненты, төрле сүзлекләр, халык авызы иҗаты әсәрләре бар. Укучыларның сөйләм телен үстерү башлангыч сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр эзлекле рәвештә алып барылырга тиеш. Моның өчен мин, иң беренче чиратта, сүзлекләргә мөрәҗәгать итәм. ”Лексика” темасын үткәндә, сүзнең төп һәм өстәмә мәгънәсен табу, фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен билгеләү, антонимнар кергән мәкальләр, табышмаклар уйлау, омонимнарны дөрес куллануга җөмләләр төзү укучыларның сүзлек байлыгын арттыруга ярдәм итә. Шул ук теманы, югары сыйныфларда тирәнәйтеп, системага салганда текстны бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү, фразеологик әйтелмәләрнең рус телендәге эквивалентларын табу кебек эшләр белән катлауландырам. Шулай ук укучылар белән “Фонетика” бүлеген үткәндә орфографик сүзлектән файдаланып, бер төрле язылган, икенче төрле әйтелә торган сүзләрне табу , шуларга бәйләнешле текстлар төзү дә бик отышлы. Югарырак сыйныфларда эшләр бераз катлауландырыла: төрле картиналарга карап әкият язу, шигырьләр иҗат итү, хикәя язарга өйрәнү кебек гамәлләр башкарыла. 5-6 сыйныфларда рәсем дәресләре укытыла. Сәләтле балаларның күбесе бер уңайдан укылган әсәрләргә дә иллюстрацияләр ясый. Бу исә аларга “Ни өчен әлеге эпизодны сайлап алдың?”, ” Үз рәсемеңдә нәрсә күрсәтергә теләдең?”, ”Әсәр белән рәсем арасында нинди аерма бар?” һ.б. шундый сораулар бирергә нигез булып тора. Күренекле рәссамнарның картиналары буенча эшләү дә укучыларның сөйләм телен үстерерүдә нәтиҗәле чара. Милли йөзебезне чагылдырган “Салтык болыны”(Б.Урманче), “Сабантуй” (Л.Фәттахов), “Урал тавы эргәсендә”(Б.Урманче), “Су буе”(Ф.Әминов) һ.б. картиналар укучыларда милли горурлык хисе уятуга, көнкүрешебезгә, милли культурабызга кагылышлы сүзләр байлыгын арттыруга ярдәм итә. Шулай ук бөек рус рәссамнарының иҗатына да мөрәҗәгать итү кирәк. Бигрәк тә, И.И. Шишкин әсәрләрен балалар яратып кабул итәләр.

Сәнгатьле уку дәресләре бик кызыклы һәм мавыктыргыч булып үтә. Биредә укучылар, матур итеп уку белән бергә текстның төп мәгънәсен аңларга, сораулар куя белергә, шул ук вакытта, үзләре дә тулы , дөрес итеп җавап бирергә өйрәнә. Моннан тыш, төрле мәзәкләрне, кечкенә күләмле әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтү дә укучыларга ирекле сөйләмдә сүзләрне урынлы куллана белергә өйрәтә.Төрле темаларга диалоглар төзү, туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү, шигъри әсәрне чәчмә формада аңлату- бәйләнешле сөйләм үстерүнең билгеле бер алымы.




Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-103962

Похожие материалы