ПРОЕКТ ЭШЕ
ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ МӘКАЛЬ ҺӘМ
ӘЙТЕМНӘРНЕ КУЛЛАНУ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
Эчтәлек
КЕРЕШ..................................................................................................................3
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ХАЛЫК
АВЫЗ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ ӨЛКӘСЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ ФӘННИ-ЭЗЛӘНҮ ЭШЧӘНЛЕГЕН ОЕШТЫРУ
1.1.
Халык авыз иҗатын
өйрәнү өлкәсендә укучыларның эзләнү эшенең
әһәмияте, максат-бурычлары.............................................................................6
1.2.
Халык авыз иҗаты өлкәсендә эзләнү
эшчәнлеген оештыру юллары...................................................................................................................7
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕН
ӨЙРӘНҮ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ МӘКАЛЬ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРНЕ КУЛЛАНУ
2.1.
Морфологияне өйрәнү
дәресләрендә мәкаль һәм әйтемнәрне куллану
әһәмияте..............................................................................................................11
2.2. Сүз төркемнәрен өйрәнү дәресләрен мәкаль һәм
әйтемнәрне кулланып оештыру (эш
тәҗрибәсеннән)..........................................................................15
ЙОМГАКЛАУ...................................................................................................19
ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ..................................................................................20
|
|
КЕРЕШ
Халык күңелендә туган
хисләрне, кичерешләрне чагылдырган әсәрләр бездә бик күп. Алар: әкиятләр,
бәетләр, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар, җырлар һәм башкалар. Сөйләшкәндә
сүзгә ямь бирү өчен, кыска, ләкин тирән мәгънәне эченә алган халык авыз иҗаты
әсәре мәкаль дип атала.
Халкыбызның
күңел җәүһәрләре булган мәкаль һәм
әйтемнәрне сөйләмебездә актив куллану - аларның телебездә яшәешен озайта.
Беребезгә дә сер түгел: яңа технологияләр, компьютер, интернет чыганаклардан
файдалануның уңай гына түгел, тискәре яклары да җитәрлек. Кызганыч ки,
китаптан читләшү белән бергә, аралашу да кимеп бара. Һәркем үз дөньясында яши. Без үзебезнең хезмәтебезне мәкаль һәм әйтемнәргә багышладык. Халык
авыз иҗатының бу төрен җыйган галимебез Нәкый ага Исәнбәтнең өч томлык “Татар
халык мәкальләре” китабы белән танышып чыктык. Башка галимнәрнең хезмәтләрен дә
кулландык. Мәкаль һәм әйтемнәр тел белеменең лексика, морфология, синтаксис
бүлекләре белән тыгыз бәйләнештә яшәвен белдек. Төрле сурәтләү чаралары –
чагыштыру, гипербола, охшатуга мисаллар таптык. Аларда рифма һәм ритм бик оста
кулланылганын аңладык.
Укучыларга белем
бирү, фәнни-эзләнү эшләрен оештыру, тәрбияләү процессында халык авыз иҗатының иң кечкенә һәм иң үткен булган
мәкаль һәм әйтемнәрен урынлы куллану - мәгълүматны кабул итү, игътибарны
көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек
бирер; образлы кабул итү аша кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштырыр
иде. Алда саналганнар теманың актуальлеген билгели.
Тикшеренү объекты – татар халык мәкаль һәм әйтемнәре.
Тикшеренү предметы – татар
халкы һəм туган төбəгебездә киң таралган мәкаль һәм әйтемнәрне татар теле дәресләрендә куллану үзенчәлекләре.
Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның
характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып эзләнү методы сайланды. Әлеге
метод үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм анализлау, фактик
материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, гамәлдә куллану кебек эш
алымнарын берләштерә.
Проектның фәнни-гамәли әһәмияте
Проект эшендә татар халкы һəм туган төбəгебездә
кулланыла торган мәкаль һәм әйтемнәр
турында теоретик мәгълүмат тупланган, тикшеренү барышында җыелган кайбер
материаллар татар
теленең сүз төркемнәре бүлеген өйрәнгәндә файдалы методик кулланма
язганда ярдәм итте. Шулай ук хезмәтнең фәнни-гамәли әһәмияте китерелгән нәтиҗә
һәм кулланманың татар телен өйрәнгәндә өстәмә материал булып торуы белән
аңлатыла. Кулланмада тупланган материалларны татар теле укытучыларына сүз
төркемнәрен өйрәнү буенча методик ярдәмлек буларак тәкъдим итәргә мөмкин.
Проект эшеннән көтелгән
нәтиҗә: Татар телен өйрәнү
дәресләрендә мәкаль һәм
әйтемнәр куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып торыр.
Укучыларда яңа мәкаль һәм
әйтемнәрне урынлы кулланып сөйләшү теләге туар һәм фәнгә карата кызыксыну уяныр. Иҗади эшчәнлек
тәҗрибәсенә ия булган саен, укучыларның белем сыйфаты да үсәр дип уйлыйбыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.