Инфоурок Другое Рабочие программы"Татар теле" эш программасы (2класс)

"Татар теле" эш программасы (2класс)

Скачать материал

                                                                                  Аңлатма язуы.

2 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел 115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 1560-XII ед. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше  турында “Дәүләт программасы”.

10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе  “Киләчәк” программасы.

Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы – аның эчтәлеген, укыту алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү. Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән грамотага өйрәтү программасы Федераль дәүләт белем стандартларының төп положениеләренә, гомуми башлангыч белеем бирү программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләргә, рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программаларга, үстерелешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп эшләнгән. Ул, татар теле программасының төп өлеше буларак, алга таба белем алуга нигез булып тора.

    Башлангыч мәктәп каршында торган максат һәм бурычларны тормышка ашыруда туган телне өйрәнүнең әһәмияте зур.

Татар теле дәресләре белем бирүгә, җәмгыятькә һәм мәдәнияткә уңай мөнәсәбәтле максатны тормышка ашыра.

Татар теле дәресләре түбәндәге бурыч һәм максатларны үз эченә ала :

    1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру;

     2.Балаларда татар теленнән мәгълүматлылык булдыру:

     А) фонетика, лексика, сүз ясалышы, грамматика, стилистикага караган башлангыч мәгъ лүмат бирү;

     Б) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы,грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау,Хәрефләрдән иҗекләр , сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.

      3.Укучыларда аралашу өлкәсенә караган  мәгълүматлылык булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча  әйткәнне аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмә төзи белергә өйрәтү.

             4.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

            5.Укучыларда татар   этнокультурасы буенча мәгълүматлылык булдыру.

             Программа тематик принципка нигезләнеп, тематик план формасында төзелде. Төп теманың темачыклары аерым – аерым алынып, аларның ничек үтәлү тәртипләре күренеп тора. Болай төзегәндә, укытучыга яңадан тематик план төзүнең кирәге калмый.

              Программаның нигезендә коммуникативлык принцибы ята. Шуңа күрә программа таләп иткән барлык метод һәм алымнар укучыларны татар телен аралашу чарасы буларак кулланырга әзерләүгә юнәлдерелә.

              Татар телен өйрәнүнең метод һәм алымнары күптөрле. Шулар арасыннан катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә, эксперимент методларын файдалану телгә өйрәтүдә максатка ярашлы. Программада балаларның сөйләмен үстерүгә һәм системалы фәнни белем бирүгә игътибар юнәлдерелде.

               Укытучы дәресләрдә инновацион технологияләр кулланып, эш алымнарын төрләндереп, дәресләрне мавыктыргыч, нәтиҗәле итеп оештыруны күздә тотарга тиеш. Программа гомумдидактик, лингвистик, методик һәм психологик принципларга таянып төзелде.

              Программада сөйләм үстерү өчен темалар һәм темаларның тасвирламалары, сәгатьләр бүленеше күрсәтелгән календарь- тематик план бирелде.

              Татар теле укытучысы рус теленең үзенчәлекләрен яхшы сиземләргә, аларны истә тотарга бурычлы.Ул ике телгә хас булган охшаш һәм аермалы якларны даими рәвештә күрсәтеп барырга тиеш.

              Укучыларда татар сөйләме күнекмәләренә башлангыч сыйныфларда нигез салына. Татар теленең аваз төзелешен өйрәткәндә төп игътибар авазларны ишетә һәм аера, аларны дөрес итеп әйтә белү күнекмәләре  булдыруга юнәлтелә. Бу бик әһәмиятле, чөнки күп кенә балаларның сайләм аппараты инде рус орфоэпиясе ярдәмендә формалашкан, сузык авазлар (а, о, ы, ү, ө, ә) өлкәсендә шактый зур аерма булуын искә алып эш итәргә кирәк.

             Тартыклардан бигрәк тә тирән тел артында ясала торган авазлар къ, гъ , өрелмәле ч, җ, шулай ук ң һәм в(w) авазларының дөрес әйтелешенә әһәмият бирү таләп ителә.

             Татар һәм рус телләрендәге басым, интонация аерымлыклары да игътибардан читтә калмаска тиеш.

              Татар теле дәресләрендә ике тел өчен уртак сүзләргә таянып эш итү отышлы. Программа рус мәктәпләрендә укучы татар балаларын укыту өчен төзелгәнлектән, балаларның рус теле дәресләрендә алган белемнәре дә истә тотылды.

 

             Татар теленнән эш программасы  атнага 3 сәгать исәбеннән төзелә. Барлыгы 105 сәгать.

 

                                                          Сөйләм эшчәнлеге төрләре

            Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм  җөмләләрне аңлау, аларны аера белү. Тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә төшенү, аның буенча сорауларга җавап бирү, әңгәмә үткәрү.

            Телдән сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү, аерым темалар, рәсем сюжетлары буенча әңгәмә кору. Әңгәмәне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү, үзеңнең сөйләмеңә игътибарны җәлеп иттерү күнекмәләрен формалаштыру. Телнең орфоэпик һәм интонацион нормаларын саклап, фикерне җиткерү; сөйләм этикеты (сәламләү, хушлашу, гафу үтенү, рәхмәт белдерү, үтенеч белән мөрәҗәгать итү) үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Беренче сыйныфта тәкъдим ителгән күләмдәге текстны аңлап, орфоэпик нормаларны саклап, тыныш билгеләренә игътибар итеп укый белү. Текстның мәгънәсен аңлау. Текстның темасын билгели белү.

Язу. Хәрефләрне , кушылмаларны, сүзләрне, җөмләләрне язу. Гигиена таләпләрен истә тотып, матур, грамматик  дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру.

                                                           Фонетика һәм орфография

Сөйләм авазлары. Сүзләрдә авазлар бердәмлеге һәм аның мәгънәсе. Сүзләрдә авазларны интанацион аерып алу. Сүзгә аваз анализы. Сүздәге авазларның саны һәм тәртибе. Охшаш авазларны чагыштыру, аерып тану.

Сузык авазлар. Калын һәм нечкә яңгырашлы сузыклар. Язуда сузык авазларны белд.торган хәрефләр.

Тартык авазлар. Сонор тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Язуда тартык авазларны белд. Торган хәрефләр.

Иҗек – уку берәмлеге. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Татар орфоэпиясенә туры китереп, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтү. Татар алфавиты. Хәрефләрнең дөрес язылышы.

                                                           Сүз һәм җөмлә

Сүз һәм аның лексик мәгънәсе.Сүз һәм җөмлә аермасы. Сүз мәгънәсен үзгәртү. Җөмлә башында, кеше исемнәрендә, шәһәр, авыл исемнәрендә баш хәреф язылышы. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

 

2 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

 

-Татар алфавитын яттан белү;

-укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу;

-калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын (шәһәр, китап)  аңлату;

-яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру;

-ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу (кулъяулык, көньяк);

- я, ю, е хәрефләрен дөрес язу;

- татар телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү;

- сүз төркемнәреннән исем, фигыль, сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү;

-исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру, фигыльләрнең юклык, заман кушымчаларын билгеләү;

-җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату;

- өйрәнелә торган сүз төркемнәре кергән мәкаль- әйтемнәрне, табышмакларны ятлау һәм аларны язу.

 

15 – 20 сүз чамасы булган текст буенча укытучы куйган сорауларга җавап бирү юлы белән изложение язу. Сөйләм үстерү өчен бирелгән темалар ( яки укытучы үзе сайлаган башка бер тема) буенча 10 – 15 сүзле сочинение яздыру. Сүзлек диктантларының якынча күләме – 7-10 сүз, контроль диктант текстлары 20 – 25 сүздән тора.

 

                                                                              Программа бүленеше

 

Бүлекләр

Сәг.

саны

1

1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

6

2

Авазлар һәм хәрефләр

35

3

Сүз

5

4

Морфология

19

5

Синтаксис

11

6

Ел буена үткәннәрне кабатлау

4

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү

22

 

Барлыгы

102

 

 

Барлыгы – 105 сәгать.

Б.с.ү. – 22, контроль диктант - 4, кереш диктант -1,  сочинение -1, изложение – 1, сүзлек диктанты  - 4.

 

 

 

Укыту  –методик  комплекты:

 1.“Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (таар балалары өчен) -Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан Татарстан китап  нәшрияты, 2011

2.Дәреслек: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган.

 “Татар теле”- Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең  2 сыйныфы өчен дәреслек(татар балалары өчен), Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан, “Татарстан ”китап  нәшрияты, 2011.

3.Татар теле- Харисов, Ч.М.Харисова – Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма  Казан “ Мәгариф- Вакыт” нәшрияты 2013

4.Татар теле 2 нче сыйныф  (электрон ярдәмлек) Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова

tatarschool.rutth2/index.html

 

 

 

Өстәмә әдәбият

1. Сәгъдиева И.Т.”Башлангыч мәктәптә заманча дәрес” Казан:РИЦ “Школа”, 2008.

2. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Сүзләр һәм җөмләләр дөньясында” Казан .Изд. “Магариф”, 2000.

3. С.Г.Вагыйзов”Кызыклы грамматика”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес темасы

 

Дәрес тибы

 

Уку эшчәнлеге төрләре

 

 

Планлаштырылган материалның үзләштерү нәтиҗәсе

 

Үткәрү вакыты

 

 

Авазлар һәм хәрефләр –   35 сәгать

 

Метапредмет

Предметара

Шәхес үсеше

 

1

Авазлар һәм хәрефләр.

Яңа белем аңлату

Исәнләшү, саубуллашу, хәл сорашу өчен кулланылган сүзләр

Татар теленә генә хас авазлар һәм хәрефләрне рус теле белән бәйләү

“Мәктәп” тематикасына кергән сүзләрне ныгыту

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

 

2

Иҗек.

Яңа белем аңлату

татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш  һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;

Татар телендә авазлар   һәм хәрефләрнең  рус телендә әйтелеше турында сөйләшү, “Белем бәйрәме” темасына хикәя төзү

Дәресләр расписаниесен, нинди дәресләр әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү.

Шәхесара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу

 

3

БСҮ №1 Безнең сыйныф бүлмәсе                   

Ныгыту

татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның  билгеләрен белү

Сузык авазлар,калын һәм нечкә сузыклар турында төшенчә

Уку-язу әсбапларын санап чыга белү.Татар теленә хас хәрефләрне истә калдыру 

Укучыда башкаларга карата түземлек, кеше кадерен белү кебек  хисләр формалашу

 

4

Сүзләрне юлдан – юлга күчерү.

Яңа белем аңлату

Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү

Сүзлек диктанты

Сүзләрне юлдан-юлга күчереп язу кагыйдәләрен белү

Әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

5

Предмет һәм билгене белдерүче сүзләр.

Яңа белем аңлату

Предмет һәм билгене белдерүче сүзләр турында белешмә бирү

Татар телендә предмет һәм билгене белдерүче сүзләрнең  бирелешен рус теле белән чагыштыру

Сөйләмдә  предмет һәм билгене белдерүче сүзләрне куллану һәм җөмләләр төзү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү

 

6

БСҮ№2. Уку – язу әсбаплары

Тик-шерү

Сүзләрне дөрес кулланып текст төзеп яза белү

Уку –язу әсбапларынвң дөрес язылышын истә калдыру

 Уку – язу әсбапларының исемнәрен сөйләмдә дөрес куллану

Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү

 

7

Баш хәрефтән язылучы исемнәр. Җөмлә.                     

Яңа белем аңлату

Баш хәрефтән язылучы исемнәрне истә калдыру

Исемнәрнең дөрес язылышын күнегүләр өстендә ныгыту

Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне аера белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү

 

8

 Кереш диктант №1.

Яңа белем аңлату

Дөрес һәм аңлап язуга ирешү

Сүзләрнең иҗекләргә бүленешен төшенү, рус теле белән чагыштыру

Тартык һәм сузык авазларны  аера белү

Шәхесара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу

 

9

Хаталар өстендә эш.

.БСҮ№3 .Яшелчә бакчасында.

Ныгыту

Яшелчә исемнәрен,аларның дөрес әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен карау

Җөмләдә сүз тәртибен искә төшерү,рус теле белән чагыштыру

Кеше исемнәрен,фамилияләр-нең баш хәрефтән  язылышын истә калдыру

Классташларың-ның бакчадагы хезмәте,әти-әниләренә ярдәме ,бакчадагы эш турында киңәшләр бирә белү

 

10

Татар алвавиты белән танышу

Яңа белем аңлату

Татар алфавитында хәрефләрнең бирелеше һәм әйтелешен истә калдыру

Тартык һәм сузык авазлар,татар теленә хас хәрефләр,аларның әйтелешен һәм язылышын истә калдыру

Уку-язу әсбапларын тәртипле тоту турында киңәш бирә белү.Татар теленә хас хәрефләрне  язма сөйләмдә куллану..

Классташларың-ның ничек укуы, нинди билгеләр алуы, өй эшен ничек бергә эшләве, китапны саклап тоту турында киңәшләр бирә белү

 

11

Алфавит.

Яңа белем аңлату

Татар телендә сузык һәм тартык авазларны аерырга өйрәнү

Сузык һәм тартык авазлар таблицасын рус теле белән чагыштырып, әйтелешенә игътибар итү

Чагыштыра, гомумиләштерә нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен камилләштерү

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

 

12

Сузык авазлар һәм аларның хәрефләре Күчереп язу №1

Кат-наш

Сузык авазларның әйтелешен һәм язуда нинди хәрефләр белән бирелешен  үзләштерү

Сузык һәм тартык авазлар таблицасын рус теле белән чагыштырып, әйтелешенә игътибар итү

Сузыкларның  әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен  ныгыту.

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

 

13

Калын һәм нечкә сузыклар.

Яңа белем аңлату

Сузыкларның калын һәм нечкә әйтелешле булуларын һәм язуда нинди хәрефләр ярдәмендә белдерелүен аңлату

Нечкә һәм калын әйтелешле сузыкларны рус теле белән чагыштыру

Калын һәм нечкә сузыклар һәм аларның кулланылыш үзенчәлекләрен аера белү. Калын 1әм нечкә сузыкларны куеп сүзләр төзи алу

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү

 

14

.БСҮ№4.  Бакчада көзге эшләр

Ныгыту

Бакчадагы эшләр,аларның җөмләдә дөрес кулланышын аңлату

Җөмләдә сүз тәртибен искә төшерү,рус теле белән чагыштыру

Калын һәм нечкә сузыкларның язылышын истә калдыру

Аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фи­керне төгәл итеп җиткерү.

 

15

[а] авазы.А хәрефе.

Яңа белем аңлату

[а] авазы.Аа  хәрефенең әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен аңлату

[а] авазы.А хәрефенең язылыш һәм әйтелеш нормаларын рус теле белән чагыштыру.

[а] авазы кергән сүзләрнең язылыш һәм әйтелеш кагыйдәләрен истә калдыру

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

 

16

[ә] авазы. Ә хәрефе.

Яңа белем аңлату

[ә] авазы.Әә  хәрефенең әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен аңлату

[ә] авазы.Әә хәрефенең язылыш һәм әйтелеш нормаларын рус теле белән чагыштыру.

[ә] авазы кергән сүзләрнең язылыш һәм әйтелеш кагыйдәләрен истә калдыру

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

 

17

Б.с.ү. №5. Минем җәйге ялым.

Тик-

шерү

Төрле типтагы биремнәр эшләү.

Мөстәкыйль  эшне эшли алу

Җәйге ялы,кайда?кемнәр?

белән үткәрүе,нинди эшләр башкаруы турында яза алу

Сораулар буенча җавап бирү.

 

18

[ө ] авазы. Ө хәрефе.     Сүзлек диктанты №1

(О-ө сузыклары).

Яңа белем аңлату

[ө] авазы Өө  хәрефенең әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен аңлату

[ө] авазы. Өө  хәрефенең язылыш һәм әйтелеш нормаларын рус теле белән чагыштыру.

[ө] авазы кергән сүзләрнең язылыш һәм әйтелеш кагыйдәләрен истә калдыру

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү

 

19

Хаталар өстендә эш. Б.с.ү. №6. Алтын көз.

Кат-

наш

Көз билгеләре,аларның җөмләдә дөрес кулланышын аңлату

Җөмләдә сүз тәртибен искә төшерү,рус теле белән чагыштыру

Калын һәм нечкә сузыкларның язылышын истә калдыру

Аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фи­керне төгәл итеп җиткерү.

 

 

20

[У[, [ү] авазлары. У, ү хәрефләре.

Яңа белем аңлату

[ү] авазы.Үү  хәрефенең әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен аңлату

[ү] авазы.Үү хәрефенең язылыш һәм әйтелеш нормаларын рус теле белән чагыштыру.

[ү] авазы кергән сүзләрнең язылыш һәм әйтелеш кагыйдәләрен истә калдыру

Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү

 

 

21

[Ы] авазы. Ы хәрефе.

Яңа белем аңлату

Татар телендә сузык . [Ы] авазының калын әйтелешле булуы,татар сүзләрендә тар рус сүзләрендә киң әйтелешле булуы

Ы авазы кергән сүзләрне рус теле белән чагыштырып, әйтелешенә игътибар итү

Чагыштыра, гомумиләштерә нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен камилләштерү

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.Түземлелек хисләре тәрбияләү.

 

 

22

Б.с.ү. №7 “Көзге бакчада”

Тик-

шерү

Яшелчә һәм җиләк –җимеш исемнәрен,аларның дөрес әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен карау

Җөмләдә сүз тәртибен искә төшерү,рус теле белән чагыштыру

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәренең язылышын истә калдыру

Классташларың-ның бакчадагы хезмәте,әти-әниләренә ярдәме ,бакчадагы эш турында киңәшләр бирә белү

 

 

23

[Э] авазы. Э хәрефе.

Яңа белем аңлату

[э] авазы.Эе  хәрефенең әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен аңлату

[Э] авазы.Эе хәрефенең язылыш һәм әйтелеш нормаларын рус теле белән чагыштыру.

[э авазы кергән сүзләрнең язылыш һәм әйтелеш кагыйдәләрен истә калдыру

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү

 

 

24

Ы, э хәрефләрен ныгыту.

Ныгыту

Ы,эхәрефләренең язылыш кагыйдәләрен ныгыту,төрле типтагы күнегүләр үткәрү

  Ыы,Эе хәреыләре кергән сүзләрнең  язылыш һәм әйтелеш нормаларын рус теле белән чагыштыру.

 Ы,е  кергән сүзләрнең язылыш һәм әйтелеш кагыйдәләрен истә калдыру

Аралашу эшчәнлеге белән идарә итү,фи­керне төгәл итеп җиткерү.

 

 

25

 Контроль диктант №1. (Сузык авазлар)

Тик-

шерү

Авазлар һәм хәрефләр темасына дөрес һәм аңлап язуга ирешү

Авыр язылышлы сүзләрнең язылышын мисаллар өстендә рус теле белән чагыштыру

Калын һәм нечкә сузыкларның җөмләдә дөрес кулланышын камилләштерү.

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

 

 

26

Хаталар өстендә эш.   Сузык авазларны ныгыту.

Ныгыту

Авазлар һәм хәрефләр темасына дөрес һәм аңлап язу күнекмәләре булдыру

Авыр язылышлы сүзләрнең язылышын мисаллар өстендә рус теле белән чагыштырып куллану

Калын һәм нечкә сузыкларның җөмләдә дөрес кулланышын камилләштереп җөмләләр төзү

Әңгәмәдәшең-нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

 

 

27

Б.с.ү. №8. Яраткан ризыгым.

Ныгыту

Татар халкының милли ризык исемнәрен,аларның дөрес әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен карау. Табын янында кыстау формаларын истә калдыру

Әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен искә төшерү,рус теле белән чагыштыру

Милли ризыкларның исемнәрен язылышын истә калдыру

Милли ризыкларга ихтирам тәрбияләү

 

28

Тартык авазлар һәм аларның хәрефләре.

Яңа белем аңлату

Татар теленең тартык  аваз хәрефләрен, аларның әйтелеш  һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;

Татар телендә тартык авазлар   һәм хәрефләрнең  рус телендә әйтелеше турында сөйләшү,

Безнең мәктәп темасына сөйләм төзи алу

Мәктәптә үз-үзнңне дөрес тотарга чакыру

 

31

Б.с.ү. №9. Безнең мәктәп (77 нче күнегү).

Ныгыту

Татар телененә хас тартык авазларны һәм аларның  билгеләрен белү

Татар теленә хас тартыклар    һәм

аларның  әйтелешен  рус теле белән чагыштырып өйрәнү.

Уку-язу әсбапларын санап чыга белү.Татар теленә хас тартыкларны истә калдыру 

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү..

 

32

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

Яңа белем аңлату

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны һәм аларның  билгеләрен белү.Парлы һәм парсыз тартыкларны белү

Татар теленә хас тартыклар    һәм

аларның  әйтелешен  рус теле белән чагыштырып өйрәнү.

Татар теленә хас тартыкларны истә калдыру .Парлы һәм парсыз тартыкларны аңлау

Әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

33

Б.с.ү. №10. Светофорның  өч күзе (89 нчы күнегү)

Ныгыту

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.Шигырьне аңлап сөйли ,сораулар буенча хикәяләп яза алу

Җөмләдә сүз тәртибен искә төшерү,рус теле белән чагыштыру

Калын һәм нечкә сүзләрнең язылышы кагыйдәләрен  искә төшерү

Юл йөрү кагыйдәләрен истә тотып киңәшләр бирә белү

 

34

[Г], [гъ] авазы. Г хәрефе.

Яңа белем аңлату

Җөмләдә г авазы кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язуда дөрес күрсәтә  белү

Телдән эш, язма эш, парлап эшләү

Өй эшләрендә үзеңә булышырга, ярдәм итәргә сорый, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә белү

Өй эшләрендә әти-әниләргә булышырга өйрәтү

 

35

К, г хәрефләрен ныгыту.

 

Яңа белем аңлату

Җөмләдә г авазы кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язуда дөрес күрсәтеп яза  белү

Үзконтрольгә сәләтле

булу

Табышмаклар уйлап язарга өйрәнү

ХАИ әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.

 

36

[В][w авазлары.               В  хәрефе.

Яңа белем аңлату

Татар телендә [В][w авазы кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язуда дөрес күрсәтә  белү

Бирелгән мәгълүмат-

ны дөрес аңлау.Рус сүзләре белән чагыштыру

Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү,аралашу холкы белән идарә итү.

 

37

В хәрефен ныгыту.

Искәртмәле диктант №2.

Яңа белем аңлату

В хәрефе кергән сүзләрне язма сөйләмдә куллану,  таный белү.

Татар теленең фонетик закончалыклары турында мәгълүмат бирү.

В хәрефе кергән сүзләрне әйтелеше һәм язылышы буенча аеру,рус теле белән чагыштыру

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү (рус һәм татар телен)

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;

 

38

[Һ],[ х] авазлары.                    Һ, х  хәрефләре.

Яңа белем аңлату

Татар теленә хас Һ авазын х авазы белән чагыштырып аңлату.Дөрес язылыш кагыйдәләрен белү

Орфографик сүзлекне куллану; тексттагы мәгълүматны төркемнәргә дөрес урнаштыру

Х һәм һ хәрефләре кергән сүзләрне язма сөйләмдә куллану,җөмләләр төзү.

Әңгәмәдәшең-нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

39

Һ, х  хәрефләрен ныгыту.

Сүзлек диктанты №2.

Яңа белем аңлату

Тексттан фактик

мәгълүматны аерып

алу; үзеңнең

сөйләмеңне камил-

ләштерүгә омтылу;

тексттагы мәгълүмат-

ны төркемли белү

 

[Һ],[ х] авазларыкергән сүзләрнең язылышын истә калдыру                   

Х һәм һ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес яза белү.

Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирә белү

 

40

Хаталар өстендә эш. [җ]   авазы. Җ хәрефе.

Яңа белем аңлату

Текстан фактик мәгълүматны аерып алу

Җ авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәнү

Җҗ хәрефләренең дөрес әйтелешен һәм язылышын үзләштерү

Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү

 

41

Б.с.ү. №11 Сочинение №1.

Яшел Үзән  – туган ягым.

Яңа белем аңлату

Сораулар буенча үз фикереңне яза алу

Орфографик сүзлекне куллану; тексттагы мәгълүматны төркемнәргә дөрес урнаштыру

Чагыштыра, гомумиләштерә нәтиҗә ясый белү

Аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фи­керне төгәл итеп җиткерү.

 

42

[ң ] авазы. ң хәрефе. Хаталар өстендә эш.

Яңа белем аңлату

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкция

ләрне

сөйләмдә куллана белү

Орфографик сүзлекне куллану; тексттагы мәгълүматны төркемнәргә дөрес урнаштыру

Чагыштыра, гомумиләштерә нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен камилләштерү

Әңгәмәдәшең-нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

43

[Й] авазы һәм й  хәрефе.

Яңа белем аңлату

Й авазының әйтелеш һәм й хәрефенең язылыш кагыйдәләрен язма сөйләмдә куллана белү

Й хәрефе кергән сүзләрне әйтелеше һәм язылышы буенча аеру,рус теле белән чагыштыру

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү (рус һәм татар телен)

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;

 

44

[Йа],[ йә]  аваз кушылмалары.. Я хәрефе.

Яңа белем аңлату

 Я авазының әйтелеш һәм я хәрефенеңязылыш кагыйдәләрен язма сөйләмдә куллана белү

Я хәрефе кергән сүзләрне әйтелеше һәм язылышы буенча аеру,рус теле белән чагыштыру

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү (рус һәм татар телен)

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;

 

45

[Йу], [йү] аваз кушылмалары. Ю хәрефе.

Яңа белем аңлату

[Йу], [йү] авазының әйтелеш һәм Ю хәрефенең язылыш кагыйдәләрен язма сөйләмдә куллана белү

Ю  хәрефе кергән сүзләрне әйтелеше һәм язылышы буенча аеру,рус теле белән чагыштыру

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү (рус һәм татар телен)

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;

 

46

Контроль диктант №2 (тартык авазлар)

Тикшерү

Дөрес һәм аңлап язу күнекмәләрен камилләштерү

Сүзләрне әйтелеше һәм язылышы буенча аеру,рус теле белән чагыштыру

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү (рус һәм татар телен)

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;

 

47

Хаталар өстендә эш.      [Йы], [йэ] аваз кушылмалары.

Е хәрефе.

Яңа белем аңлату

[Йы], [йэ] авазының әйтелеш һәм е хәрефенең язылыш кагыйдәләрен язма сөйләмдә куллана белү

Е хәрефе кергән сүзләрне әйтелеше һәм язылышы буенча аеру,рус теле белән чагыштыру

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү (рус һәм татар телен)

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;

 

48

Я, е, ю хәрефләрен кабатлау.

Тик-шерү

Я,е,ю хәрефләренең язылыш кагыйдәләрен язма сөйләмдә куллана белү

Я,е,ю хәрефе кергән сүзләрне әйтелеше һәм язылышы буенча аеру,рус теле белән чагыштыру

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү (рус һәм татар телен)

Аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фи­керне төгәл итеп җиткерү.

 

49

Б.с.ү. №12.Яңа ел бәйрәме.

Ныгы-ту

Сораулар буенча үз фикереңне яза алу

Фактик мәгълүматны аерып алып текст төзү

Бирелгән текстны рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

 

50

   Тавышсыз хәрефләр

Яңа белем аңлату

Тавышсыз хәрефләрнең язуда нечкәлек һәм калынлык билгесен белдерүен истә калдыру

Ъ  һәм ь  хәрефләренең фуккциясен рус теле белән чагыштыру

Тавышсыз  хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын формалаштыру.

Үзеңә, иптәшеңә, ярдәм итүне итагатьле сорый, ярдәмеңне тәкъдим итә белү. 

Әңгәмәдәшең-нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

51

ь хәрефе.

Яңа белем аңлату

Тавышсыз хәрефләрнең язуда нечкәлек һәм калынлык билгесен белдерүен истә калдыру

 ь  хәрефенең фуккциясен рус теле белән чагыштыру

Ь хәрефенең әйтелешен һәм язылышын формалаштыру

Үзеңә, иптәшеңә, ярдәмеңне тәкъдим итә белү. 

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү,әңгәмәдәш-нең аралашу холкы белән идарә итү.

 

52

ъ хәрефе.

Яңа белем аңлату

Тавышсыз хәрефләрнең язуда нечкәлек һәм калынлык билгесен белдерүен истә калдыру

Ъ  хәрефенең фуккциясен рус теле белән чагыштыру

 Ъ хәрефенең әйтелешен һәм язылышын формалаштыру.Татар теленә мәхәббәт тәрбияләү

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

 

53

ь һәм ъ хәрефләрен ныгыту.                       Сүзлек диктанты №3.

Ныгыту

Тавышсыз хәрефләрнең язуда нечкәлек һәм калынлык билгесен белдерүен истә калдыру

Ъ  һәм ь  хәрефләренең фуккциясен рус теле белән чагыштыру

Тавышсыз  хәрефләрнең әйтелешен һәм язылышын формалаштыру

Үзеңә, иптәшеңә, ярдәм итүне итагатьле сорый, ярдәмеңне тәкъдим итә белү. 

Әңгәмәдәшең-нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

54

Хаталар өстендә эш. Б.с.ү. №13. Минем уенчыкларым.

Ныгыту

Дөрес һәм аңлап язуга ирешү.Сораулар ярдәмеңдә үз фикереңне җиткерә белү

Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итеп яза белү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен  ныгыту.Үзеңнең уенчыкларың турында сөйли белү. 

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау .

 

55

[ц] ,[щ] авазлары.

Ц, щ хәрефләре.

Яңа белем аңлату

Ц, щ хәрефләренең  татар телендә бары тик алынма сүзләрдә генә булуын истә калдыру.

Орфографик сүзлекне куллану; тексттагы мәгълүматны төркемнәргә дөрес урнаштыру

Ситуатив күнегүләрне эшли белү

Аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фи­керне төгәл итеп җиткерү.

 

56

Тартык авазларны кабатлау.

Тик-

шерү

Тартык авазлар.Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу

Үзконтрольгә сәләтле

булу

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;

 

57

Б.с.ү. №14. Изложение №1.

Тик-

шерү

План буенча үз фикереңне җиткерергә өйрәнү

Тексттан фактик мәгълүматны аерып алу

Лексиканы сөйләмдә куллану

.

Шәхесара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу

 

58

Хаталар өстендә эш.

Сүз һәм җөмлә.

Кат-

наш

Сүздән җөмләләр төзү.Җөмләдә сүз тәртибен истә калдыру.

Орфографик сүзлекне куллану; тексттагы мәгълүматны төркемнәргә дөрес урнаштыру

Сүзләрне билгеле тәртиптә кулланып җөмлә төзи белү

Әңгәмәдәшең-нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

59

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Яңа белем аңлату

Сүзләрне сузык аваз хәрефләренән чыгып иҗекләргә бүләргә өйрәтү.

Үзконтрольгә сәләтле

булу

Нинди ризыклар яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

Аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фи­керне төгәл итеп җиткерү.

 

60

Б.с.ү. №15. Кошлар – безнең дусларыбыз.

Ныгыту

Дөрес һәм аңлап язуга ирешү.Сораулар ярдәмеңдә үз фикереңне җиткерә белү

Тексттан фактик

мәгълүматны аерып

алу; төркемнәрдә

эшләү; үз фикереңне

төгәл һәм ирекле

җиткерә белү

Кош исемнәрен дөрес яза белү.Кошлар турында сөйләшү.

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

 

61

Иҗек калыплары.

Яңа белем аңлату

Иҗек калыплары белән таныштыру

Иҗек калыплары турында төшенчә, рус теле белән чагыштырып өйрәнү

Сүзләрне иҗекләргә бүлеп яза белү

Әңгәмәдәшең-нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

62

Сүз басымы.

Яңа белем аңлату

Татар телендә сүз басымы.Аны дөрес куярга өйрәнү

Рус телендә сүз басымының урыны белән чагыштырып өйрәнү

Сүз басымын дөрес куеп укый белү.

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;

 

63

Кабатлау. Мөстәкыйль эш.

Яңа белем аңлату

Биремнәр буенча үз фикереңне җиткерә белү

тест

Өлкәннәрне хөрмәт итү турында хикәя төзү

Хикәя өстендә эш.

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

 

64

Морфология

Яңа белем аңлату

Сүз төркемнәре турында белешмә бирү

Үзконтрольгә сәләтле

булу .Тәрҗемә күнегүләре үткәрү

Сүз төркемнәрен аерып күрсәтә алу.

Шәхесара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу

 

65

Исем.

Яңа белем аңлату

Исем турында белешмә бирү.Предметны яки затны белдерүен аңлап калу

Тексттан исемнәрне табу,рус теленә тәрҗемә итү

Тексттан исемнәрне таба алу.

Әңгәмәдәшең-нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

66

Б.с.ү. №16. Кышкы уеннар.

Ныгыту

Дөрес һәм аңлап язуга ирешү.Сораулар ярдәмеңдә үз фикереңне җиткерә белү

Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итеп яза белү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен  ныгыту

.Кышкы уеннар  турында сөйли белү. 

Аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фи­керне төгәл итеп җиткерү.

 

67

Исемне ныгыту.

 

 

Ныгыту

Дөрес һәм аңлап язуга ирешү.Сораулар ярдәмеңдә үз фикереңне җиткерә белү.

Мөстәкыйль эш. Индивидуаль карточкаларда исемнәрне, кулланып эшләү

Исемнәрне таба белү,кирәкле формада  кулланып яза белү

Шәхесара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу

 

68

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

Яңа белем аңлату

Берлек һәм күплек сан формалары белән танышу.

Үзконтрольгә сәләтле

булу .Күплек сандагы исемнәрне татар теленә тәрҗемә итү

Исемнәрне таба белү.Күплек санда кулланып яза белү

Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирә белү

 

69

Борын авазына беткән исемнәргә күплек кушымчасы ялгау.

Яңа белем аңлату

Борын авазына беткән исемнәргә күплек санда –нар-нәр кушымчалары ялгануын аҗлау

Күчереп язу,Борын авазына беткән исемнәргә –нар-нәр  формаларын кулланып сөйләшү, рус теле белән чагыштыру

Исемнәрне таба белү.Күплек санда кулланып яза белү

Әңгәмәдәшең-нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

70

Б.с.ү. №17. Якын дусларым.

 

Ныгыту

Дөрес һәм аңлап язуга ирешү.Сораулар ярдәмеңдә үз фикереңне җиткерә белү

Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итеп яза белү

 

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен  ныгыту.Үзеңнең дусларың  турында сөйли белү. 

 

Аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фи­керне төгәл итеп җиткерү.

 

71

Баш хәрефтән языла торган сүзләр.

Яңа белем аңлату

Ялгызлык исемнәр турында аңлату

Ялгызлык исемнәренең язылышын белү,рус теле белән чагыштыру.

Ялгызлык исемнәрне таба белү.Аларны дөрес итеп баш хәрефтән яза белү

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

 

72

Исемнәрне кабатлау.

Аңлатмалы диктант №3.

Йом-гак-лау

Дөрес һәм аңлап язуга ирешү

Исемнәрне берлек һәм күплек санда дөрес яза белү, рус теле белән чагыштыру

Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне аера белү

Әңгәмәдәшең-нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

73

Хаталар өстендә эш. Фигыль.

Яңа белем аңлату

Предметның эшен белдергән сүзләр белән таныштыру.

Фигыль  сүз төркеменә керүен аңлату

Фигыльләрне кулланып җөмләләр төзү, рус теле белән чагыштыру

Предметның эшен белдергән сүзләрне таба белү

Шәхесара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу

 

74

Фигыльнең барлык һәм юклык формасы.

Яңа белем аңлату

Фигыльнең барлык һәм юклык формасы,-мый-ми кушымчалары ярдәмендә ясалышын аңлату

 

Фигыльнең барлык һәм юклык формасында куллана алу.Рус теленнән җөмләләр тәрҗемә итү.

Фигыльнең барлык һәм юклык формасын куллана белү

Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

 

75

Б.с.ү. №18. Шәһәр транспорты.

Тикшерү

Дөрес һәм аңлап язуга ирешү.Сораулар ярдәмеңдә үз фикереңне җиткерә алу

Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итеп яза белү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен  ныгыту.Шәһәрдәге транспорт төрләре  турында сөйли белү. 

Аралашу эшчәнлеге белән идарә итү, фи­керне төгәл итеп җиткерү.

 

76

Фигыль заманнары.

Яңа белем аңлату

Бүген,кичә,иртәгә мисалалында фигыль заманнары белән таныштыру

Тексттан Фигыльләрне табып кайчан үтәлгәнен әйтә белү.Рус теле белән чагыштыру.

“Куркак юлдаш” әкиятендәге грамматик материал. Җөмләдә сүз тәртибе.

Әңгәмәдәшең-нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

77

Контроль диктант №3. (Фигыль)

Тик-шерү

Дөрес һәм аңлап язуга ирешү

Сүзләрнең иҗекләргә бүленешен төшенү, рус теле белән чагыштыру

Эшнең үтәлешен бүген,иртәгә,кичә мисалында аера белү

Аралашу эшчәнлеге белән идарә итү,укчыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү

 

78

Хаталар өстендә эш.

Фигыль заманнарын кабатлау.

Кат-

наш

Бүген,кичә,иртәгә мисалалында фигыль заманнарын аера алуга ирешү

Тексттан фигыльләрне  аерып алу,рус теленә тәрҗемә итү.

Фигыльнең заман формаларын камилләштерү

Әңгәмәдәшең-нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

79

Б.с.ү. №19. Яз килә.

Ныгыту

Дөрес һәм аңлап язуга ирешү.Сораулар ярдәмеңдә үз фикереңне җиткерә белү

Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итеп яза белү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен  ныгыту.Яз турында сөйли белү. 

Әңгәмәдәшең-нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

80

Предметның билгесен белдергән сүзләр

Яңа белем аңлату

Предметның билгесен белдергән сүзләргә аңлатма бирү

Тексттан предметның билгесен белдергән сүзләрне аерып

алу; төркемнәрдә

эшләү; үз фикереңне

төгәл һәм ирекле

җиткерә белү

Таблицадагы сөйләм үрнәкләре.Предметның билгеләрен табу.

Аралашу эшчәнлеге белән идарә итү, фи­керне төгәл итеп җиткерү.

 

81

Сыйфат

Яңа белем аңлату

Предметның билгесен белдергән сүзләрнең нинди?кайсы?сораулары-на җавап бирүен аңлату.

Сыйфатлар кулланып сөйләшү, рус теле белән чагыштыру

Предметның билгеләрен камилләштерү

Бер-береңә ихтирамлы булу,компле-ментлар әйтү,күркәм сыйфатлар тәрбияләү

 

82

Сыйфат билгеләре

Яңа белем аңлату

Нинди?кайсы?сораулары-на җавап биргән сүзләрнең ,төс,тәм,форма билгеләрен белдерүен аңлату

Үзконтрольгә сәләтле

булу . төс,тәм,форма билгеләрен кулланып җөмләләр төзү,рус теленә тәрҗемә итү.

Предметның билгеләрен язма сөйләмдә камилләштерү

Әңгәмәдәшең

нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

83

Сыйфат билгеләре.

Яңа белем аңлату

Нинди?кайсы?сораулары-на җавап биргән сүзләрнең ,төс,тәм,форма билгеләрен белдерүен ныгыту.

Тексттан фактик

мәгълүматны аерып

алу; төркемнәрдә

эшләү; үз фикереңне

төгәл һәм ирекле

җиткерә белү

 Дусларыбызның кыя-фәтләре, гадәтләре турында сөйли белү.

Шәхесара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу

 

84

Сыйфатның җөмләдәге урыны.

Яңа белем аңлату

Сыйфатның җөмләдәге урынын,исемнәрне ачыклап килүен аңлату

Орфографик сүзлекне куллану; тексттагы мәгълүматны төркемнәргә дөрес урнаштыру

Сыйфатларны кулланып җөмләләр төзи алу.

Аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фи­керне төгәл итеп җиткерү.

 

85

Б.с.ү. №20 Туган көнем

Ныгыту

Дөрес һәм аңлап язуга ирешү.Сораулар ярдәмеңдә үз фикереңне җиткерә белү

Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итеп яза белү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен  ныгыту.

Үзеңнең Туган көнең турында сөйли белү. 

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

 

86

Татар һәм рус телләрендә сыйфатлар.

Аңлатмалы диктант №4.

Яңа белем аңлату

Сыйфатның җөмләдәге урынын,исемнәрне ачыклап килүен рус теле белән чагыштырып  аңлату

Орфографик сүзлекне куллану; тексттагы мәгълүматны төркемнәргә дөрес урнаштыру,рус теленә тәрҗемә итү

Сыйфатларны кулланып җөмләләр төзи алу.Тәрҗемә күнегүләрендә сыйфатларны дөрес күрсәтә алу.

Әңгәмәдәшең-нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

87

Хаталар өстендә эш.

Сыйфатларны кабатлау.

Ныгыту

Сыйфатның җөмләдәге урынын,исемнәрне ачыклап килүен ныгыту

Сүзлекне куллану; тексттагы мәгълүматны төркемнәргә дөрес урнаштыру,рус теленә тәрҗемә итү

Сыйфатларны кулланып җөмләләр төзү.Тәрҗемә күнегүләрендә сыйфатларны дөрес күрсәтү

Индивидуаль карточкалардагы биремнәрне эшләү. Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

 

89

Җөмлә.

Яңа белем аңлату

Җөмлә төшенчәсен бирү.Сүзтезмә һәм җөмлә төшенчәләренең аермасын аңлату

Тексттан фактик

мәгълүматны аерып

алу; төркемнәрдә

эшләү; үз фикереңне

төгәл һәм ирекле

җиткерә белү

Сүзләрдән сүзтезмә,сүзтезмәләр белән җөмләләр төзи алу

Әниләргә карата хөрмәт хисен арттыру

 

90

Сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү.

Яңа белем аңлату

Сүзтезмә һәм җөмлә төшенчәләренең аермасын аңлату

.

Тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү

Сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзи алу

Мактау сүзләренең әһәмиятен аңлату

 

91

Җөмләдә сүз тәртибе.Сүзлек диктанты №4.

Яңа белем аңлату

 

Татар телендә сүзләрне билгеле тәртиптә кулланып җөмлә төзергә өйрәтү

Рус телендә җөмләдәге сүз тәртибе белән таныштыру

Билгеле тәртиптә җөмлә төзи белү..

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

 

92

Хаталар өстендә эш.  Җөмләнең баш кисәкләре.

Кат-наш

Җөмләнең баш кисәкләре турында төшенчә бирү.

 

Тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү

Мөстәкыйль эш. “Без спорт яратабыз” темасы буенча кабатлау

Индивидуаль карточкалардагы биремнәрне эшләү.

 

93

Җөмләнең баш кисәкләре.

Күчереп язу №3.

Кат-наш

 

Ияне башка кисәкләрдән аера белү күнекмәләрен булдыру

Рус һәм татар телләрендә баш кисәкләрнең җөмләдә урнашу тәртибен күзәтү.

Җөмләнең баш кисәкләрен кулланып җөмлә төзи алу

Укучыларда әдәплелек хисе тәрбияләү

 

94

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

Яңа белем аңлату

Җөмләнең башка кисәкләре турында төшенчә бирү.

Үзконтрольгә сәләтле

булу

Җөмләнең иярчен кисәкләрен баш кисәкләрдән аера алу

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

 

95

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Яңа белем аңлату

 

Җөмлә кисәкләре турында мәгълүматны гомумиләштерү.

Тексттан фактик

мәгълүматны аерып

алу; төркемнәрдә

эшләү; үз фикереңне

төгәл һәм ирекле

җиткерә белү

Җөмләнең баш кисәкләрен  аера алу.Җөмләдә билгеләп күрсәтү.

Матурлыкны күрә белергә чакыру

 

96

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

Яңа белем аңлату

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә ахырында тыныш билгеләре куелу турында төшенчә бирү.

Күрмә дикт.

Тыныш билгеләрен куеп хикәяне күчереп язу.

Шәхесара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу

 

97

Хикәя һәм сорау җөмләләр.

Яңа белем аңлату

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә ахырында нокта һәм сорау билгеләре куелуын аңлату

Җөмләләрне тәрҗемә итү, рус теле белән чагыштыру

 

Хикәя һәм сорау җөмләләрне аера алу.

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү,төгәллек хисе тәрбияләү

 

98

Диалог төзү “Телефоннан сөйләшү”..

Яңа белем аңлату

 

Терәк сүзләр ярдәмендә сөйләм эшчәнлеген үстерү

Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итеп яза белү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен  ныгыту.Телефоннан дустың белән сөйләшә белү. 

Әңгәмәдәшең-нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

99

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлау һәм ныгыту.

Ныгы-ту

Җөмлә кисәкләре турында мәгълүматны гомумиләштерү

Тексттан фактик

мәгълүматны аерып

алу; төркемнәрдә

эшләү; үз фикереңне

төгәл һәм ирекле

җиткерә белү

Белемнәрне камилләштерү.

Индивидуаль карточкалардагы биремнәрне эшләү.Ихтирамлылык хисе тәрбияләү

 

100

2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау –

 

Кабат-лау

 

Аваз һәм хәреф төшенчәләрен искә төшерү

Орфографик сүзлекне куллану; тексттагы мәгълүматны төркемнәргә дөрес урнаштыру

Дөрес һәм матур язу.Татар телендә сүзтезмә һәм җөмләләр төзү

Шәхесара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу

 

101

Контроль диктант №4. (җөмләнең баш кисәкләре)

Тик-шерү

Дөрес һәм аңлап язуга ирешү

Сүзләрне дөрес һәм аңлап язуга ирешү,рус теле белән чагыштыру

Дөрес һәм аңлап яза белү

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү..

 

102

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Кабатлау

Әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен искә төшерү

Тексттан фактик

мәгълүматны аерып

алу; төркемнәрдә

эшләү; үз фикереңне

төгәл һәм ирекле

җиткерә белү

Кагыйдәләргә нигезләнеп биремнәрне үтәү

Әңгәмәдәшең-нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

103

Б.с.ү. №22. Җәй җитте. Ура, каникуллар!

 

Ныгыту

Дөрес һәм аңлап язуга ирешү.Сораулар ярдәмеңдә үз фикереңне җиткерә белү

Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итеп яза белү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен  ныгыту.

Җәйге ялың турында сөйли белү. 

.

Шәхесара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу

 

104

Авазлар һәм хәрефләр (кабатлау)

Кабатлау

Әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен искә төшерү.Күнегүләр өстендә ныгыту Төрле җтиптагы күнегүләр эшләү

Үзконтрольгә сәләтле

булу

Татарстанның табигате: елгалар, үсемлекләр, җәнлекләрнең исемнәрен әйтә белү. 

.

 

105

Ел буена үзләштергән белемнәрне кабатлау

Кабатлау

Гомумиләштерү, йомгак ясау. Әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен искә төшерү.Күнегүләр өстендә ныгыту

Орфографик сүзлекне куллану; тексттагы мәгълүматны төркемнәргә дөрес урнаштыру

Кагыйдәләргә нигезләнеп биремнәрне үтәү

Әңгәмәдәшең-нең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Татар теле" эш программасы (2класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по экономической безопасности

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 860 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.10.2015 3511
    • DOCX 123 кбайт
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ишметова Фирдина Салиховна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ишметова Фирдина Салиховна
    Ишметова Фирдина Салиховна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 16775
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 281 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 457 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Фундаментальные принципы здоровья и двигательной активности

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология личности: свойства и характеристики личности

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 48 человек из 21 региона

Мини-курс

Волонтерство: история, типы и роль в образовании

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе