Дәрес этаплары
|
Дәрес этабының максаты
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге
|
Көтелгән нәтиҗәләр
(универсаль уку күнекмәләре)
|
I этап.
Оештыру
|
Укучыларда белем алу өчен уңай
атмосфера тудыру
|
Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү
халәте тудыру.
|
Хәерле иртә теләү.
|
КУУГ:классташлар һәм укытучы белән
уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үзмаксат кую
|
II этап . Актуальләштерү
|
Балаларның актив булуына ирешү
|
Кыш
турында әңгәмә үткәрү. Чыршы бизәү традициясен
искә төшерү.
Экрандагы сүзләрне укыту.
-
Хәзер эш дәфтәрләрен ачып бүгенге
числоны һәм сыйныф эше дип язабыз..
-
Матур язу күнегүе (алъяпкыч)
|
Җаваплар.
Сүзләрне уку.
Дәфтәрләрдә язу
Парларда тикшерү.
Үзбәя
|
ШУУГ:, күршеңә
ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү
КУУГ:, үз фикереңне
тулы әйтә белү
|
III этап. Дәреснең
темасын һәм максатын ачыклау
|
Алдагы белемнәргә нигезләнеп,
дәреснең темасын ачыклый, максат куя белү
|
Экранда
бирелгән сүзләрнең уртаклыгын таптыру. (вәгъдә, мәгънә, игълан, тәкъдим,
алъяпкыч)
Дәреснең
темасы һәм максатын ачыклау
|
Җаваплар.
|
РУУГ: алган белем
һәм күнекмәләргә таянып эш итү
ТБУУГ:белемнәрне
тәртипкә салу; фикер йөртүнең логик чылбырын төзү
|
IV этап. Тема
өстендә эш
|
Алдагы белемнәргә нигезләнеп, яңа
теманы аңлату. Укучыларның белемгә омтылышын, игътибарлыкларын үстерү
|
1)
Экрандагы сүзләрне, төшеп калган
хәрефләрен куеп, иҗекләргә бүлеп күчереп яздырту. Бергәләп нәтиҗә чыгару.(Нигъмәт,
Рәфикъ, вәгъдә,тәкъдим)
2) Парлап
эшләү. Карточкалар белән эшне оештыру. Юлдан юлга күчерү өчен кисәкләргә
бүлеп яздыру.(алъяпкыч, кулъюгыч, аръяк, сулъяк, тугызъеллык). Бергәләп
нәтиҗә чыгару.
|
Сүзләрне күчереп
язу.
Күмәк тикшерү.
Үзбэя . Нәтиҗә ясау .
Калынлык билгесе
(ъ) нечкә әйтелешле иҗекләрдәге к,г хәрефләренең калын укылышын күрсәтү өчен
языла
Нәтиҗә ясау .
ъ хәрефе калын
иҗектән соң я, ю, е хәрефләре алдыннан килгәндә,тартыкларны аерып укырга
кирәклекне күрсәтә: сулъяк [сулйакъ], уңъяк [уңйакъ]
|
ТБУУГ: дәреслектә
ориентлаша белү,материал объектлар кулланып биремнәр үтәү.
КУУГ: күршеңнең эш
– гамәлләрен контрольгә алу
КУУГ: үз фикереңне
тулы һәм төгәл итеп
әйтә белү.
|
V этап. Белем һәм
күнекмәләрне ныгыту
|
Алган белем һәм күнекмәләрне
ныгыту һәм гомумиләштерү, Укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыру, җавапларның
дөреслеген тикшереп бару.
|
Проект
эше. Төркемнәргә бүлү. Сүзләр бирү. (вәгъдә, тәкъдим, мәгънә, Ягъфәр, Яхъя,
кулъязма, унъеллык, аръяк)
|
Бирелгән сүзләрне
ике баганага бүлеп ябыштыру. Нәтиҗә ясау.
Күмәк тикшерү.
|
ТБУУГ:
фикер алышуда
катнашу,
җавапларны дәлилли
белү.
КУУГ: күршең белән
хезмәттәшлек итү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.
|
VI.этап. Дәресне йомгаклау. Рефлексия
|
Дәрестәге эшчәнлекне анализлау,
дәрескә нәтиҗә ясау
Укучы максаты: Үз эшеңә нәтиҗә ясарга
өйрәнү
|
-
Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр
өйрәндек?
-
Дәрестә сезгә нәрсәне эшләү бигрәк тә
ошады?
-
Бүген дәрестә өйрәнгәнне өйдә
әти-әниләрегезгә дә сөйли аласызмы?
-
Авырлыклар булдымы?
-
Үзегезнең эшегезгә түгәрәкләр ярдәмендә
бәя бирегез.
(Билгеләр кую)
-
Рәхмәт укучылар . Дәресебез тәмам.
Чыгарга мөмкин.
|
Җаваплар
Үзбәя
|
РУУГ: үз
эшчәнлегеңне контрольгә алу.
ШУУГ: үз уңышларың
, уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.