Татар теле "Кушымчалар" (3 класс)

Предпросмотр материала:

Татар теле дәресе

3 нче сыйныф

Тема: Кушымчалар (Кабатлау)

Максат: 1) Тамыр һәм кушымчалар  буенча алган  

             белемнәрне кабатлау.

                2) Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту.

                3) Туган илгә, күренекле шәхесләребезгә карата

             мәхәббәт тәрбияләү

Җиһазлау: карточкалар, слайдлар

 

Дәрес барышы

l. Оештыру өлеше.

   - Исәнмесез, укучылар! Дәресебезне башлап җибәрәбез.

 

ll. Үткәннәрне кабатлау.

-      Без бүген тамыр һәм кушымчалар буенча алган белемнәребезне кабатларбыз. Әйдәгез, үткәннәрне искә төшерик әле.

-      Тамыр дип сүзнең кайсы кисәген атыйлар?

-      Әйтелешләре ягыннан кушымчалар ниндиләргә бүленә? (Калын һәм нечкә әйтелешле)

-      Мәгънәләре буенча нинди кушымчалар була? (Сүз ясагыч һәм бәйләгеч)

lll. Белемнәрне тикшерү.

    - Укучылар, әйдәгез хәзер белемнәребезне тикшереп алыйк. Сезнең алдыгызда тестлар ята. Игътибар белән сорауны укыгыз һәм дөрес җавапны табып, түгәрәк эченә алыгыз.

Укучыларга тест таратыла.

             Тест “Тамыр һәм кушымчалар”

1. Балыкчылыкны сүзендәге сүз ясагыч кушымчаларны күрсәтегез.

а) –лык, -ны                   б) –чы, -лык                  в) –чы, - ны

2. Кайсы сүз артык?

а) эшкә                            б) эшче                          в) эшчән

3. Кайсы сүз артык?

а) балыкны                     б) балыкчы                   в) балыктан

4. Авылдашларымнан сүзенә ничә кушымча ялганган?

а) 4                                  б) 3                                в) 5

5. Кайсы сүзнең тамыры калган икесенекеннән аерыла?

а) балкый                       б) балкыш                     в) балык

6. Ике ясагыч һәм бер бәйләгеч кушымча ялганган сүзне табыгыз.

а) урманчылыктан           б) урманчыларга           в) урманнарыннан

7. Кайсы сүзгә кушымча дөрес ялганмаган?

а) кырлар                          б) күлләр                         в) урамлар

 

   - Укучылар, хәзер күршеләрегез белән эшләрегезне алмаштырыгыз һәм экраннан карап, дөреслеген тикшерегез:

 

 

(Укучыларга билгеләр куела)

 

lll. Тема буенча эш.

    1) Мәкальләр буенча эш.

- Укучылар, экрандагы мәкальләрне укып чыгыгыз.

1.Дуслык таш коймадан зуррак.

 2.Дусны табу җиңел, саклавы авыр.

 3.Сүздә тору – зурлык,

    Сүздә тормау – хурлык.

 4.Үз анасын зурлаган

     кеше анасын хурламас.

-      Хәзер шулардан тамырдаш сүзләрне сайлап языгыз һәм тамырларын билгеләгез (Укучылар мөстәкыйль рәвештә эшлиләр һәм экранга карап дөреслеген тикшерәләр)

 

 

 

   

 

    3) Экранда шигъри юллар бирелә:

(Укытучы укып чыга)

- Укучылар бу юллар сезгә танышмы?

- Әйе, таныш. Бу юллар “Мин яратам сине, Татарстан” дигән җырдан алынган.

- Дөрес, укучылар. Бу җыр нәрсә турында?

- Җырда кемнәр турында сүз бара?

- Җырда Г.Тукай, С.Сәйдәшев, М.Җәлил турында сүз бара.

(Экранда әлеге шәхесләрнең портлары күрсәтелә)

            

- Сез Г.Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?

- Кем ул С.Сәйдәшев?

- М.Җәлил турында нәрсәләр беләсез?

 

- Укучылар сезнең алдыгызда әлеге шигъри юллар ята. Шуннан бер тамырга икешәр кушымча ялганган сүзләрне табып, асларына сызыгыз.

(Дөреслеген экранга карап тикшерәләр)

    4) Укучылар, әйдәгез барыбыз бергә “Мин яратам сине, Татарстан дигән җырны җырлыйк.

(Экранда җыр сүзләре һәм рәсемнәр)

 

  

 

   

 

   

 

lV. Йомгаклау

V. Өй эше (Карточкалар буенча эш)

    Текстны күчереп языгыз, кушымчалар ялганган предмет исемнәрен табып, асларына сызыгыз.

                                                      Иртә

   Көн башлануын күзәтеп тору бик кызык була. Күк йөзендә кояшның беренче нуры кабына. Төнге тынлык куе агач яфраклары арасына кача. Тау түбәләрен иркәләп елмая. Диңгез дулкыннары ак башларын калкыта. Алар барысы да кояшка башларын ия.

 

 

Краткое описание материала

Татар теле "Кушымчалар" (3 класс)

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Чукурумова Валентина Николаевна

Учитель начальных классов

  • На сайте: 11 лет и 3 месяца
  • Всего просмотров: 6524
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 5
  • 6524
    просмотров
  • 5
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Чукурумова Валентина Николаевна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~140

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: