Мин бер гади укытучы булып
Хезмәт итәм бүген тормышта.
Һәр укучым – язылмаган роман,
Һәр дәресем – маяк тормышка.
1 слайд. Хәерле
көн, хөрмәтле коллегалар, жюри
әгъзалары. Мин, Шәвәлиева Лилия Фердинанд кызы, 54 нче номерлы белем бирү
мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты
фәннәреннән белем бирәм. Мин үземә педагогик кредо итеп 2 слайд Галимҗан
Ибраһимовның сүзләрен алдым : “Балага эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе
табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң
зурысыдыр” мөгаен .
Бүгенге заман шартлары уку процессының
гуманлылыгы, бала шәхесенә якын килүгә, анда иң яхшы сыйфатлар тәрбияләүгә
юнәлеш алу һәм күпкырлы шәхес формалаштыру белән характерлана. Бу мәсьәләне
гамәлгә ашыру балаларны яңача укыту һәм тәрбияләүне таләп итә. Укыту
укучыларның танып белү сәләтен формалаштыруга юнәлдерелә.
Бу
максатка ирешүне укучыларда коммуникатив – аралашу осталыгы формалаштырудан
башка күз алдына китереп булмый.
3
слайд. Минем чыгышымның темасы да: “Татар теле
һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясен (эшчәнлеген) кулланып, укучыларның
коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру” дип атала.
4
слайд. Төп компетенцияләрнең бер тармагы булып,
коммуникатив компетенция тора.
Коммуникатив
компетенция – аралашу максатын, урынын, вакытын, анда катнашучыларның социаль
хәлен исәпкә алып, фикерне төгәл һәм эзлекле итеп белдерә алу осталыгы .
5
слайд. Бу теманы тормышка ашыру өчен,
дәресләремдә проектлар методын, коммуникатив, информацион
һәм
уен технологияләрен кулланам.
6
слайд. Максатым -
яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә уен технологиясен
дәресләрдә актив кулланып, татар телен өйрәнү белән кызыксындыру, теләк уяту;
укучыларның танып белү активлыгын арттыру, укучыларны иҗади уйларга, фикер
йөртергә, авырлыклар алдында югалып калмаска,өйрәтү. Шушы
максаттан чыгып, мин үз алдыма
түбәндәге 7 слайд бурычларны
куйдым:
·
укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну
уяту;
·
аның танып белү активлыгын үстерү;
·
укучының иҗади мөмкинлекләрен
камилләштерү;
·
белемнәрен тирәнәйтү.
8 слайд. Хәзерге көндә
мәктәпләрдә уку-укыту процессын активлаштыру һәм интенсивлаштыру максатыннан
уен технологиясен түбәндәге очракларда файдаланам:
1) фәнне өйрәнүдә мөстәкыйль технологиясен
кулланам;
2) нинди дә булса технологиянең бер состав
өлешен өйрәнәм;
3) дәрестән тыш эшләр технологиясен еш
алып барам.
9 слайд. Педагогик эшчәнлеккә бәйле рәвештә түбәндәге уен төрләрен аерып күрсәтергә мөмкин: дидактик уеннар, тәрбияви уеннар, иҗади уеннар, коммуникатив
уеннар.
Болар
барысы да Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килә. Уеннарны,
уен ситуацияләрен дәреснең төрле этапларында файдаланам.
Дәресләрне
кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрү, балаларның фикерләү сәләтен, танып – белү активлыгын
үстерү, аларның белем алуга сарыф ителергә тиешле вакыты заяга китмәсен, уку –
язу эше авыр йөккә әйләнмәсен өчен, мин үз дәресләремдә төрле уеннар кулланам.
10
слайд. Дидактик уеннар балаларның сүзлек
запасларын арттыру белән генә чикләнми, программа материалын яхшырак
үзләштерергә ярдәм итә, татар теленең лексикасын, сөйләм материалын уен
формасында үзләштерергә мөмкинлек бирә, телгә карата кызыксыну уята.
Коммуникатив
уеннарны җөмләләр, диалоглар, хикәяләр төзегәндә
актив кулланам.
Иҗади уеннар башваткычлар,кроссвордлар татарча сөйләшергә
өйрәтүдә зур гамәли әһәмияткә ия булып тора.
Тәрбияви уеннар башлангыч
сыйныфларда татар теле дәресләрендә уку эшчәнлеген оештыруның югары нәтиҗәле
чарасы дип саныйм мин.
11 слайд. Тикшерү
проблемаларын анализлап, методик чыганакларны өйрәнеп, диагностика үткәрү һәм
йомгаклау аша көтелгән нәтиҗәләргә ирешәм.
Шушы нәтиҗәләргә ирешеп, уен технологиясен
кулланып, укыту сыйфатының соңгы 3 ел эчендә сизелерлек дәрәҗәдә артуын
ачыкладым.
12 слайд
(диаграмма, укыту сыйфаты 2014, 2015, 2016, укучыларның достиженияләре)
13 слайд. Уеннар
аша татар теленә кызыксыну артуның күрсәткече булып, укучыларның төрле
дәрәҗәдәге олимпиадаларда алган призлы урыннары, “Зирәк тиен”, “Умка”, “Йомшак
керпе”, “ТатарТеле.ИНФО” “Без булдырабыз!”, “Әдәби марафон”, сочиненияләр конкурслары
“Туган тел”, “Җиңү көне”, “Серле сандык”, шигырь конкурсларында “Илебездә,
телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек , “Шигырь яратучылар”, “Алиш эзләреннән”
конференциясендә күп кенә дипломнар, грамоталар белән бүләкләндем.
Укучыларымның уңышлары – ул минем дә
уңышларым. Укучылар белән бер рәттән үзем дә төрле бәйгеләрдә катнашып урыннар
яуладым.
Республика
күләмендә үткәрелгән “Яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану” конкурсында,
“Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә, дәрестән тыш эшчәнлектә интернет-технологияләрне
куллану” фәнни методик конференциядә, “Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә
укыту-методик комплекслары белән эшләү” түгәрәк өстәл утырышында, “Дәресләрдә
инновацион технологияләр куллану” методик эшкәртмәләр конкурсында катнашып, диплом
һәм грамоталар белән бүләкләндем.
14
слайд. “Уен – әйләнә-тирә мохит төшенчәләрен
баланың рухи дөньясына алып керүче зур якты тәрәзә ул. Уен – кызыксыну һәм
белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул”, - ди В. А. Сухомлинский.
15
слайд. Мин бу җир йөзенә укытучы булып хезмәт
итәр өчен туган.
Укытучылык
– тормышым бүләк иткән мактаулы хезмәтем. Мин шуның белән яшим, сулыйм,
яратам. Минем өчен иң зур бүләк – белемле укучымның җылы карашы.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.