Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Иностранные языки / Статьи / Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә экологик тәрбия
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә экологик тәрбия

библиотека
материалов

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә экологик тәрбия



Г.М.Сафиуллина, 81нче урта мәктәп, Казан шәһәре



Кеше гомере буе табигать белән тыгыз элемтәдә яши. Бүген кеше табигатькә бәйле дип әйтү генә дөрес булмас иде,чөнки табигатьнең язмышын кеше дә хәл итә, ул экологик тотрыклылыкны саклап калырга бурычлы.

Табигать ана яшел хәтфәдән чигелгән мендәренә башыбызны салдырып изрәтеп йоклата, йомшак җилләре белән биттән иркәли, тәмле сулы чишмәләре белән туендыра, телең йотарлык җиләк-җимешләре белән сыйлый. Әмма бүгенге көндә планетабызда табигатьтәге экологик проблемалар катастрофа дәрәҗәсенә җитте: суларыбыз пычранды, урманнарыбыз киселде, янды, сулар һавабыз агулы матдәләр белән зарарланды. Экологик белем һәм культураның түбән булуы, планетадагы катастрофаларның нәтиҗәләрен аңламау һәм күз алдына китерә белмәү – табигатьне саклау проблемаларына җавапсыз карашның иң беренче сәбәбе. Шуңа күрә бу өлкәдә эзлекле укыту системасын булдыру, экологик белем һәм тәрбия бирү мөһим мәсьәләгә әйләнде.

Мәктәп һәм экологик культура –бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булган төшенчәләр. Педогоглар алдында укучыларга экологик белем бирү: укучыларның дөньяга караш даирәләрен киңәйтү, аларны табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өйрәтү, туган җиребезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү - иң төп максатларның берсе. Аларны тормышка ашыру өчен, нәтиҗәле алымнар һәм ышандырырлык фактлар кулланып, эзлекле эш алып барырга кирәк.

Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү катлаулы һәм дәвамлы педагогик процесс. Экология, фән буларак, мәктәпнең укыту программасына кертелмәгән. Шуңа күрә экологик проблемаларны табигать фәне дәресләрендә һәм түгәрәкләрдә генә түгел, ә башка фәннәрдә дә, аерым алганда татар теле һәм әдәбият дәресләрендә дә өйрәнергә кирәк. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре экологик темага язылган бөтен әдәбиятны колачлый алмый, әлбәттә. Ләкин ул шактый күләмдәге әсәрләр белән таныштыра, экологик темаларга мөрәҗәгать итү алшартларын, аларның үзенчәлекләрен билгели. Моннан тыш, китаплар укырга мәҗбүр итә. Укучыларга милли, әхлаки тәрбия белән бергә, экологик белем һәм тәрбия бирүнең үрелеп баруы мөһим шарт булып кала.

Кеше табигатькә никадәр якынрак торса, аның күңеле дә шулкадәр сафрак була. Балалар белән эшләүче мөгаллим бу хакыйкатьне һәрвакыт исендә тотарга тиеш. Сабый баланың әйләнә-тирәдәге үзгәрешләргә карап соклануы, кошлар сайравын тыңлап тәэсирләнүе аның табигать белән кызыксынуын күрсәтә. Менә шул матурлыкны күрә, соклана белү сәләтен, нечкә хис-тойгыларны кечкенәдән үк үстерергә, ныгытырга кирәк.

Һәр сыйныфның әдәбият дәреслегендә халык авыз иҗатының нинди дә булса бер жанрына урын бирелә. Халык авыз иҗатында табигать һәм аны саклау – иң борынгы һәм киң урын алган темаларның берсе. Ул фольклорның барлык төр жанрларында диярлек бар. Халыкның тормыш тәҗрибәсе һәм табигатьне өйрәнү нәтиҗәсендә туган кыска, ләкин тирән мәгънәле өйрәтүләре, тәрбия алымнары бик гыйбрәтле. Әлеге өйрәтүләр татар халкының мәкаль һәм әйтемнәрендә аеруча күп тупланган һәм тирән мәгънәгә ия булган өйрәтү-киңәшләр формасын алган: “Хайваннарны җәберләгән рәхәт күрмәс”, “Яралы кошка таш атмыйлар”, “Кош йомыркаларын ватма, күз яшең түгәрсең”, “Яшь агачны сындырма, яшь гомерең өзелер”. Балаларда зирәклек, күзәтүчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүче табигать күренешләренә багышланган табышмаклар: “Төнлә баксам – күк тулган, иртән баксам – юк булган”, “Язын ямь бирә, җәй салкын бирә, көзен тәм бирә, кышын тун бирә” һ.б.; сынамышлар: “Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас”, “Җилгә каршы яуган яңгыр каты давыллы булыр” һ.б.; шәфкатьлелек, миһербанлык, игътибарлылык кебек хисләр тәрбияләүче әкиятләр, мәзәкләр, мәсәлләр дә шактый: “Умарта корты һәм чебеннәр”, “Кем көчле?” һ.б.

Әдәбият дәреслекләрендә урын алган күп кенә шагыйрьләребез әсәрләре дә экологик теманы күтәреп чыга. Шигърияттә бу темага урын бирмәгән шагыйрьне табуы кыендыр. Табигать темасына язылган шигырьләр исемлеге бай һәм төрле. Әлеге әсәрләр балаларны табигатьне аңларга, яратырга, аның байлыкларына сакчыл караш формалаштырырга, туган җирнең кадерен белергә өйрәтә. Шулай да мәктәп дәреслекләрендә зур урын бирелгән кайбер шәхесләребезне аерым әйтеп китү кирәктер: Г.Тукай, А.Алиш, Х.Туфан, Ш.Галиев, Р.Вәлиева һәм башкалар шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә Җир-анага игелек, хөрмәт хисләрен уяталар, шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ачып, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуын да искәртәләр.

Дәреслекләрдә язучыларыбызның да экологик темага багышланган әсәрләре зур урын били. Бу темага багышланган әсәрләрдә кеше, аның рухи дөньясы үзәктә тора: Л.Зөлкарнәй “Бичуралар һәм бичаралар”, И.Туктар “Урман букеты”, Ш.Маннапов “Су тәме”. Өлкән сыйныфларга тәкъдим ителгән зур күләмле әсәрләр арасында да әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау проблемаларын күтәргән повесть-романнар шактый. Боларга мисал итеп, Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”, “Җидегән чишмә”, М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә”, Р.Мөхәммәдиевнең “Ак кыялар турында хыял”, М.Әмирнең “Агыйдел” һәм башка шундый әсәрләрен китерергә була. Әдипләр бу әсәрләре белән борынгыдан килгән гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләргә, табигый байлыкларга сакчыл булырга, кадерен белергә, өлкәннәргә хөрмәт белән карарга чакыралар, шатлык-куанычларны, кешенең матурлыгын, кайгы-хәсрәтне, олы фаҗигаләрнең тирәнлеген табигать аша ачып салалар.

Туган туфракка сабый чакта җибәргән тамырлар гына кешене ватанлы итә, хәерле итә, бәхетле итә. Табигать баласы икәнлегеңне тою нәкъ шул чорда башлана һәм куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килүче кадерле кунак икәнлегең күңелгә мәңгегә берегеп кала. Язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең тирән эчтәлекле әсәрләре аша шушы хис-тойгыларны балаларның күңеленә җиткерү, сеңдерү – укытучының изге бурычы.


Кулланылган әдәбият:


  1. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000.

  2. Низамов А.М. Милли мәктәп тәрбия нигезләре.- Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

  3. Сәхипова Р.Ә. Халык педагогикасы нигезендә укыту һәм тәрбия бирү. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

  4. Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы. –Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000.


























































Автор
Дата добавления 25.05.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Статьи
Просмотров326
Номер материала ДБ-098514
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх