Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ ТЕМАСЫНА ДОКЛАД

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ ТЕМАСЫНА ДОКЛАД

Скачать материал

                                                                 Мортазина Ч.Г.

                                                        Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия

                                                                                                    Әлмәт шәһәре

                       

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ

Татар халкының тарихында биниһая күп хезмәтләре һәм фидакяр гамәлләре белән тирән эз калдырган Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади һәм фәнни мирасы гаять күпкырлы. Киң эрудицияле, бөек талант һәм энциклопедик белем иясе, рухи тормышның төрле тармакларында йөзләгән хезмәтләр иҗат иткән шәхес буларак, Ризаэддин Фәхреддин XIX йөз азагы XX йөз башында татар тарихи әдәбияты, иҗтимагый фикер үсеше һәм мәдәниятендә үзәк урыннарның берсен биләп торучы асыл зат. Ул бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Гомере буена халкы күңеленә армый-талмый якты нурлар чәчеп яшәгән мәшһүрләрдән мәшһүр татар галиме, бөтен барлыгы, меңнәрчә тамырлары белән татар җире, татар рухы белән бәйләнгән зыялы,укымышлы нәсел вәкиле. Танылган  педагог та, журналист та, тарихчы да, философ та,олуг дин әһеле дә Ризаэддин Фәхреддин.

Киң карашлы мәгьрифәтче һәм педагог буларак, Р. Фәхреддин яшь буынның милли аңын һәм культура дәрәҗәсен үстерүне алгы планга куя.

 Бүгенге көндә укыту процессында да бөек галимебезнең тәрбия чыганакларын үзебезнең эшебездә кулланабыз, аның хезмәтләрен өйрәнәбез,әңгәмәләр үткәрәбез.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Р.Фәхреддин хезмәтләренә, фикерләренә мөрәҗәгать итәм. Беренчедән, укытучы нинди фән укытуына карамастан, галимнең «Адәбе тәгълим» («Укыту кагыйдәләре») китабын укырга, үзенең эш тәҗрибәсендә кулланырга тиеш.

         Татар әдәбияты дәресләрендә  аның хезмәтләреннән киң  файдаланам. «Тәрбияле ана», «Тәрбияле бала», «Шәкертлек әдәбе», «Нәсыйхәт» китапларын  кулланам.

         5 нче сыйныфта Ә.Еникинең «Матурлык» хикәясен укыганда мондый фикерләрне мисал итеп китерәм: «Холкы гүзәл булган бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер, ... укыган вә холкын тәрбияләгән бала – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр, ... мондый балалар – кардәш-кабилә өчен генә түгел, бәлки бөтен милләт өчен вә бөтен халкы өчен мактаныч булыр», «Бала чактан алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», дип дәлиллим.

 7 сыйныфта Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясен укыганда Р.Фәхреддиннең мондый  нәсыйхәтен мисалга китерәм: « Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез. Алар аягүрә торганда, сез утырып тормагыз!..»,Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр»,«И, газиз балалар! Көчегездән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез! »

8 нче сыйныфта Ш.Камалның «Буранда»хикәясен өйрәнгәндә. « Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш» дигән фикерне файдаланам.

10 нчы сыйныфта Г.Исхакыйның «Бай углы» повестын укыганда галимебезнең мондый сүзләре ярдәмгә килә: «Кайбер балалар булыр ки: аталарының малларына ышанып, һичбер кәсеп вә эш юлына кермәсләр, бәлки ялкаулыкка гадәтләнерләр. Ахырда бер көн килер, акчалары да бетәр.Тереклек итәр өчен кулда һөнәр дә булмас.Шуның өчен ата малына ышанып тормыйча, бәлки никадәр бай баласы булсагыз да- булыгыз, үзегезне кеше баласы санап, һөнәр өйрәнергә тырышыгыз!»

Шулай ук, татар теле дәресләрендә дә бу хезмәтләрнең файдасы искиткеч зур. Мәсәлән,6 нчы сыйныфларда сүз төркемнәре бүлеген үткәндә сүзләргә морфологик анализ ясау өчен күнегүләрне «Олуглар вә бөекләр өчен» китабындагы нәсыйхәтләрдән алам. Гомумән, Р.Фәхреддиннең нәсыйхәтләре- тиңсез хәзинә, файдалана гына белергә кирәк.

Һәрберебезнең изге бурычы – балаларны белемле итү генә түгел, тәрбияле, әхлаклы итү. «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас». Р.Фәхреддиннең бу сүзләре безне уйланырга һәм дөрес тәрбия бирүдә җаваплылыкны арттырырга мәҗбүр итә.

 

 

                     Әдәбият

                                                            

1. Балаларга үгет-нәсыйхәт.-Казан: «Дом печати» нәшрияты. -2001.-192    бит.

2.Ризаэддин Фәхреддин: тормыш юлы. Иҗади мирасы: Дәреслек-хрестоматия/Төз:Р.Ш.Шаһиев.-Казан РИЦ «Школа».2005.-272б.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ ТЕМАСЫНА ДОКЛАД"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель службы приёма заявок

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 143 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.11.2015 523
    • DOCX 35.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Муртазина Чулпан Галимзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Муртазина Чулпан Галимзяновна
    Муртазина Чулпан Галимзяновна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10604
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Медиаграмотность как форма работы с современным родителем

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 125 человек

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 770 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 831 человек

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 216 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 549 человек

Мини-курс

Продажи и управление клиентским опытом: стратегии и аналитика

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление коммуникациями в кризисных ситуациях

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление техническими ресурсами и экономикой предприятия

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе